Публичное выступление директора
презентация по теме

Выступление директора школы на сходе граждан

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chygysh-2011.doc517.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН       РЕСПУБЛИКАСЫ

МАМАДЫШ  МУНИЦИПАЛЬ  РАЙОНЫ

КӨМЕШ-КҮЛ   ГОМУМИ    УРТА   БЕЛЕМ    БИРҮ   МӘКТӘБЕ

Мәктәп сулышы

Көмеш – Күл гомуми урта  белем  бирү мәктәбе  директоры

Кашапова Дания Таһир  кызының  җәмәгать тыңлауларында  ясаган чыгышы.

Көмеш-Күл

27 нче октябрь, 2011 нче ел.

Хәерле көн! Хөрмәтле  --------------------------, президиум,  җәмәгать тыңлауларында катнашучылар!

     Җәмгыять  үсешендә шәхеснең формалашуы төп фактор булу сәбәпле, хәзерге заманда  белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте үскәннән-үсә бара. Бүгенге көндә балаларда әхлакый һәм толерант сыйфатлар, патриотизм, гражданлык хисе, югары культуралылык тәрбияләү бик мөһим.

     Тормыш безнең алга яңадан-яңа бурычлар куя. Хәзерге көндә мәгълүматлы, югары белемгә ия булудан тыш, гамәли эшчәнлектә аларны уңышлы куллана белү дә зарур. Шуңа күрә мәгарифне үзгәртеп кору тормыш таләпләренең берсе булып санала. Бу үз чиратында һәр мәгариф хезмәткәренә зур җаваплылык йөкли.

    Укытучының элек-электән килгән мәрхәмәтле вазыйфазы – киләчәк буынны укыту һәм тәрбияләү. Укытучы  үзенең сәләте һәм осталыгы белән укучыларның йөрәкләрен ялкынландыра. Җәмгыять безгә иң кадерле нәрсәне – балаларның киләчәген, димәк, илебезнең киләчәген ышанып тапшыра.

     Көмеш – Күл гомуми урта белем бирү мәктәбендә шушы бурычларны тормышка ашыру буенча нәтиҗәле эш алып барыла.

     Мәктәбебездә үз эшен, укучыларны җаны-тәне белән яратучы, туган төбәгенең табигатенә, һәр үләненә, бөҗәгенә гашыйк, хезмәт сөючән укытучылар эшли. 66 бала укый, аларга 16 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Укытучыларның барысы да югары белемле, 5-югары, 8-беренче, 2-икенче категорияле. 16  укытучының  4-се Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән,  2 –се Россиянең күкрәк билгесе белән, район мәгариф бүлеге, район администрациясе,Татарстан Республикасы , Россия Федерациясенең   мәгариф  һәм  фән министрлыгы   грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Балалар фәннәр буенча 100% өлгереш бирәләр, 53% сыйфат, 5 укучы бары тик “5”  билгеләренә генә , ә 38-е “4” һәм “5” билгеләренә өлгерә.

      Коллективның эш нәтиҗәсе  булып инновацион  программаларны гамәлгә ашыручы  гомуми белем йортлары арасында Россия күләмендә үткәрелгән  конкурста җиңүче булып бер миллион сум  күләмендә акчалата премия белән бүләкләнү тора.

     “Мәгариф” дәүләт  проекты кысаларында белем бирү программаларын уңышлы гамәлгә ашыручы мөгаллимнәр арасында үткәрелгән конкурста 3 мөгаллимебез 100 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнделәр.

  Бу уку елында “Безнең яхшы укытучы” конкурсында  физика укытучысы Шакиров Ф.М. һәм  математика укытучысы Шакирова Ф.М. җиңүче булдылар.

    Укучылырыбыз  районда, республикада, Россиядә үткәрелә торган төрле бәйгеләрдә бик актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.

Укучыларыбыз  Бөтенроссия күләмендә   читтән торып үткәрелә торган   Авангард” олимпиадасында,  “Көнгерә” , “Зирәк тиен”, “Русский медвежонок”, “ Танып белү һәм иҗат”, “Кеше һәм табигать” дигән бәйгеләрдә бик актив катнаштылар. Башка елларда лауреатлар булсалар, бу уку елында инде җиңүчеләр дә бар.

    Балаларның җыр сәләтен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү юнәлешендә дә эшлекле чаралар күрелә. “Йолдызлык”, “Яшь талантлар”, “Дулкыннар”, “Нәүрүз гүзәле”, сәнгатьле сөйләм бәйгеләрендә укучыларыбыз бик теләп катнашалар һәм призлы урыннарны яулыйлар.

   Ел саен чыгарылыш сыйныф укучыларының 50-60% -ы югары уку йортларына керә. Укучыларыбыз Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Ижау  шәһәрләренең  уку йортларында белем алалар.

   Узган уку елында мәктәпне 8 укучы тәмамлады,1 –е көмеш медальгә ,  шуларның 8 се дә  югары уку йортларында   белем ала. Чыгарылыш сыйныф укучылары уку йортларына БДИ нәтиҗәләре белән керделәр, бүгенге көндә укуларын уңышлы гына дәвам итәләр. БДИна килгәндә, узган елгы нәтиҗәләр начар түгел, рус теленнән уртача 70,6; математикадан 61 балл.  Балалар шулай ук   физика(66,3),  җәмгыять белеме(59), биология (52),  химия(42)  дән БДИ бирделәр.   Шафигуллин Илназ физика фәне буенча 86 балл,Гаянов Азат рус теленнән 90 балл  җыйдылар. Район  буенча рус теленнән 1-че, математикадан 2-че, физикадан 4-нче урында торабыз.  9 класс нәтиҗәләренә килгәндә рус теленннән гомуми балл 31, математикадан 26.

    Мәктәбебездә сәләтле һәм мөмкинлекләре төрле булган балалар белем ала.

Педагогик коллектив һәр балага  иҗади якын килеп, шәхескә юнәлтелгән алымнар, яңа мәгълүмати һәм компьютер технологияләре кулланып эшли.

Укытучылар һәм укучылар  электрон компьютер челтәре, электрон почта ярдәмендә аралашалар. Һәр  укытучының өендә һәм кабинетында, ә укучыларның   84%да   компьютер бар. Бүгенгесе көндә электрон журналлар. электрон дневниклар белән эш итәбез. Балаларның дәрестә нинди билге алганнары әти-әниләрнең кәрәзле телефонына килеп тора.

   Мәктәптә физик тәрбиягә дә зур игътибар бирелә. Барлык спорт ярышларында да актив катнашабыз. Йөгерешчеләр көне, Татарстан чаңгы юлы,”Әти,әни һәм  мин- спорт гаиләсе” , көрәш ярышлары оешкан төстә үтә.. Узган  уку елында  үз көчебез белән  менә дигән хоккей  тартмасы  төзедек. Укучыларыбыз  гер күтәрү, чаңгы, волейбол, теннис, шашка, көрәш, хоккей  ярышларында призлы урыннар алдылар.

      Укучы баланың хезмәткә мөнәсәбәтен  билгеләүче төп күрсәткеч – аның хезмәтнең әһәмиятен аңлый белүе, башкарган эшнең нәтиҗәсе өчен җаваплылык тоюы, хезмәт сөючәнлеге һәм, әлбәттә, башкаларның, өлкәннәрнең хезмәтен ихтирам итә белүе. Мәктәбебездә укучылар шушы хакыйкатьны аңлап  үсәләр. Алар укытучылар, әти-әниләр белән  берлектә кулга-кул тотынышып  күмәк көч куялар.

     Хезмәтнең тире ачы булса да – җимеше татлы.Мәйданы 4,5 гектар булган мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән уңышларыбыз, кече фермадан алынган продукция  нәтиҗәсендә мәктәп аягында нык тора. Яшелчәләр беренче чиратта, мәктәп ашханәсе өчен саклауга салынды, ә артыгын сатып көн күрәбез. Мәктәпнең кече фермасында бүгенге көндә 4 мөгезле эре терлек, 2 яшь  үгез  асрала.     Балалар шулай ук “Мәктәп урманчылыгында” да зур эш башкаралар. Бу уку елында мәктәп урманчылыгы республика буенча конкурста 2 нче урынны алды.

   Шулай яшәү һәм эшләү бүгенге көн таләбе.

    Эшне җиренә җиткереп, булсын дип башкарырга,кеше,үзенең күзәтүчәнлеге ярдәмендә, бал кортларыннан бик яхшы гамәлләргә өйрәнә ала. Бал корты чәчәк таҗына ипләп кенә кунар, үзенә кирәген зур тырышлык, саклык белән генә җыяр һәм чәчәккә бернинди зыян китермичә очып китәр. Бу халәте бал кортының да хезмәтнең яшәү тамыры булуын аңлавы дип тамгаларга була. Җирдә без шулай яшәргә тиеш. Чәчәкнең хуш исе җил уңаена  гына таралса, игелекле кешенең изге гамәлләре җилгә бирешми – һәр тарафка тарала.

    Үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән педагогик коллектив, хезмәт сөючән, сәләтле укучыларыбыз исеменнән   иҗади һәм  һөнәри чәчәк ату, эшегездә уңышлар телим.

      Февраль  җилләре саулыкларыгызга ныклык, өегезгә иминлек, җаннарыгызга нур, ризыкларыгызга бәрәкәт, кесәгезгә сәмән өстәп, күңелләрегезгә якты илаһи рәхәтлек  алып килсен.

  Игътибарыгыз  өчен бик зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Публичный отчёт директора школы

 Краткая информация о проделанной работе за период 2010-2011 учебного года...

Публичный доклад директора школы

О работе школы за 2011 год....

публичный доклад директора школы

Сведения об образовательном учреждении КГКСКОУ ПЕРВОМАЙСКАЯ КШИ: сведения обособенностях образовательного процесса; цели и задачи деятельности; условия осуществления образовательного процесса; результ...

Публичный отчет директора ГБОУ СОШ № 538

За последние годы школа совершила технический скачок в деле совершенствования своей материальной базы. Но решены не все проблемы, четко определились шаги дальнейшей модернизации нашей школы:доос...

Публичный доклад директора КГКСКОУ Первомайская КШИ Грищенко Антонины Владимировны

2012год. Публичный доклад. 1.Общая характеристика  школы. 2.Особенности образовательного процесса. 3.Условия осуществления образовательного процесса. 4.Результаты деятельности. 5.Социа...

Публичный доклад директора школы 2012-2013 уч.г.

Публичный доклад МБОУ ООШ села Середниково по итогам 2012-2013 уч.г....

Конспект занятия "Публичное выступление. Этапы подготовки публичного выступления"

Цель: 1. Познакомить с этапами подготовки публичного выступления.2. Развивать навыки  публичного выступления.3. Воспитывать положительные коммуникативные отношения внутри коллектива.4. Поддержива...