ТР Конституциясе
материал на тему

ТР Конституциясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tr_konstitutsiyase_1.doc181 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
КОНСТИТУЦИЯСЕ

Әлеге Конституция, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдырып, кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра, халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерүнең иреклелеге һәм бәйсезлеге принципларына нигезләнә, тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә, демократиянең ныгуына, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә, Россия Федерациясе халыкларының федерализм принципларында тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калуга шартлар булдыра.

I КИСӘК. КОНСТИТУЦИЯЧЕЛ КОРЫЛЫШ НИГЕЗЛӘРЕ

1 статья

1. Татарстан Республикасы – Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында" Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсе нигезендә Россия Федерациясе белән берләшкән һәм Россия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт. Татарстан Республикасы суверенитеты, Россия Федерациясе карамагындагы мәсьәләләрдән һәм Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, дәүләт хакимиятенең (закон чыгару, башкарма һәм суд) бөтен тулылыгына ия булуда чагыла һәм Татарстан Республикасының аерылгысыз хасияте була.

2. Татарстан Республикасы һәм Татарстан исемнәре бер үк мәгънәгә ия.

3. Татарстан Республикасы статусы Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең үзара ризалыгыннан башка үзгәртелә алмый. Татарстан Республикасы чикләре аның ризалыгыннан башка үзгәртелә алмый.

4. Татарстан Республикасы үз вәкаләтләре чикләрендә халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларда мөстәкыйль катнаша.

2 статья

Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре - иң зур хәзинә. Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тану, үтәү һәм яклау – Татарстан Республикасының бурычы.

3 статья

1. Татарстан Республикасында суверенитетка ия булучы һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның күпмилләтле халкы.

2. Халык үз хакимиятен турыдан-туры, шулай ук дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары аша гамәлгә ашыра.

3. Халык хакимиятенең иң югары турыдан-туры чагылышы – референдум һәм ирекле сайлаулар.

4. Татарстан Республикасы Конституциясе һәм аңа төзәтмәләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан яисә референдум юлы белән кабул ителә.

5. Беркем дә Татарстан Республикасында хакимиятне үзләштерә алмый. Хакимиятне яулап алу яисә хакими вәкаләтләрне үзләштерү федераль закон буенча эзәрлекләнә.

4 статья

1. Россия Федерациясе карамагындагы, Россия Федерациясе һәм аның субъектлары уртак карамагындагы мәсьәләләрдән тыш, Татарстан Республикасы, законнар һәм башка норматив хокукый актлар кабул итүне дә кертеп, үзенеž хокукый җайга салуын гамәлгә ашыра.

2. Федераль закон һәм Татарстан Республикасы карамагындагы мәсьәләләр буенча чыгарылган Татарстан Республикасы норматив хокукый акты арасында каршылык булган очракта, Татарстан Республикасы норматив хокукый акты гамәлдә була.

5 статья

1. Татарстан Республикасы территориясе бербөтен һәм кагылгысыз.

2. Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе субъектлары арасындагы чикләр аларның үзара ризалыгы буенча үзгәртелә ала.

6 статья

Татарстан Республикасы үз вәкаләтләре чикләрендә чит дәүләтләрнең субъектлары һәм административ-территориаль берәмлекләре, чит дәүләтләр белән халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларга керә, халыкара килешүләр төзи, вәкиллекләр алмаша, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.

7 статья

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары белән мөнәсәбәтләргә керә, шартнамәләр һәм килешүләр төзи, вәкиллекләр алмаша, уртак оешмалар эшчәнлегендә катнаша.

8 статья

1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.

2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигездә кулланыла.

9 статья

1. Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте закон чыгару, башкарма һәм суд хакимиятләренә бүленү нигезендә гамәлгә ашырыла. Закон чыгару, башкарма һәм суд хакимияте органнары мөстәкыйль.

2. Татарстан Республикасында дәүләт хакимиятен Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы судлары гамәлгә ашыра.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы министрлыклары, дәүләт комитетлары, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең бүтән органнары Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары системасын тәшкил итә.

4. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары үз вәкаләтләрен башкарганда Татарстан Республикасының тарихи, милли һәм башка үзенчәлекләрен исәпкә алалар.

10 статья

Татарстан Республикасында җирле үзидарә таныла һәм гарантияләнә. Җирле үзидарә үз вәкаләтләре чикләрендә мөстәкыйль. Җирле үзидарә органнары дәүләт хакимияте органнары системасына керми.

11 статья

1. Татарстан Республикасы – дөньяви дәүләт.

2. Дини берләшмәләр дәүләттән аерылган һәм закон каршында тигез.

12 статья

1. Татарстан Республикасында идеологик күптөрлелек таныла. Бернинди идеология дә дәүләтнеке яисә мәҗбүри буларак урнаштырыла алмый.

2. Җәмәгать берләшмәләре дәүләт эшләренә идарә итүдә дәүләт хакимиятенең сайлаулы органнарындагы һәм җирле үзидарә органнарындагы үз вәкилләре аша катнашырга хокуклы.

3. Максатлары яисә гамәлләре Татарстан Республикасының конституциячел корылышын һәм бөтенлеген көч кулланып үзгәртүгә, дәүләтнең иминлеген какшатуга, кораллы формированиеләр булдыруга, социаль, расачыл, милли һәм дини ызгышлар кузгатуга юнәлдерелгән җәмәгать берләшмәләре төзү һәм аларның эшчәнлеге рөхсәт ителми, шул максатларда массакүләм мәгълүмат чараларыннан, шулай ук башка чаралардан файдалану тыела.

13 статья

Татарстан Республикасы – сәясәте кешегә лаеклы тормыш һәм ирекле үсеш тәэмин итүче шартлар булдыруга юнәлтелгән социаль дәүләт.

14 статья

Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә.

15 статья

1. Татарстан Республикасы дәүләтләр һәм халыклар арасындагы бәхәсләрне хәл итү чарасы буларак көч куллануны һәм сугышны кире кага.

2. Татарстан Республикасында сугышны пропагандалау тыела.

16 статья

1. Татарстан Республикасында җир, җир асты байлыклары, су, урман ресурслары һәм башка табигый ресурслар, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы халыкның тормыш һәм эшчәнлек нигезе буларак файдаланыла һәм саклана.

2. Татарстан Республикасы бюджеты акчалары, дәүләтнең башка мөлкәте, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр һәм республиканың икътисадый үзҗитешлелеген, матди һәм рухи мәдәниятне саклап калуны тәэмин итәрлек бүтән мөлкәт – бөтен халык байлыгы.

17 статья

1. Татарстан Республикасы икътисадының нигезен социаль базар хуҗалыгы тәшкил итә, анда хуҗалык эшчәнлеге иреге һәм милекчелек рәвешләренең күптөрлелеге, аларны хокукый яклауның тигез шартлары закон нигезендә тәэмин ителә.

2. Икътисадый мөнәсәбәтләр граждан белән дәүләт, кулланучы белән җитештерүче, эшләүче белән эш бирүче арасындагы социаль партнерлыкка корыла.

3. Татарстан Республикасы, хуҗалык итүче субъектлар эшчәнлегенә тыкшынмыйча, икътисадый үсешне икътисадый һәм социаль үсеш программалары, бюджет, салым, структура, инвестиция, кредит, бәяләр һәм башка икътисадый сәясәт аша үз вәкаләтләре чикләрендә җайга сала.

18 статья

1. Татарстан Республикасында хосусый, дәүләт, муниципаль һәм милекнең башка рәвешләре бер үк дәрәҗәдә таныла һәм яклана.

2. Җир һәм башка табигать ресурслары хосусый, дәүләт, муниципаль һәм милекнең башка рәвешләрендә булырга мөмкин.

19 статья

1. Милек кагылгысыз. Законлы рәвештә булдырган мөлкәтен биләгәндә, аннан файдаланганда, аның белән эш иткәндә милекченең хокукларын чикләү, федераль законда каралган очраклардан гайре, рөхсәт ителми.

2. Милек дәүләт һәм җәмәгать мәнфәгатьләренә, кеше хокукларына, ирекләренә һәм абруена каршы кулланылмаска тиеш.

3. Милек объектларын ирексезләп тартып алу, федераль законда билгеләнгән очраклардан гайре, рөхсәт ителми.

20 статья

1. Татарстан Республикасында монополияләштерүгә һәм гадел булмаган конкуренциягә юнәлдерелгән икътисадый эшчәнлек рөхсәт ителми.

2. Дәүләт органнары кече һәм урта эшкуарлык үсешенә ярдәм күрсәтә.

21 статья

1. Татарстан Республикасының үз гражданлыгы бар.

2. Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданы – Татарстан Республикасы гражданы.

3. Татарстан Республикасы гражданы бер үк вакытта Россия Федерациясе гражданы да булып тора.

22 статья

Россия Федерациясе гражданнары Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, халыкара хокукның гомумтанылган принциплары һәм нормалары нигезендә барлык хокукларга һәм ирекләргә ия һәм бертигез бурычлы.

23 статья

Татарстан Республикасының үз дәүләт бүләкләре бар.

Аларны гамәлгә кую һәм бирү тәртибе закон белән билгеләнә.

24 статья

1. Татарстан Республикасы Конституциясе – республиканың Төп законы, Татарстан Республикасының хокукый системасында иң югары юридик көчкә ия, турыдан-туры гамәлдә һәм Татарстан Республикасының барлык территориясендә кулланыла. Татарстан Республикасы законнары һәм башка хокукый актлары, шулай ук җирле үзидарә органнарының хокукый актлары Татарстан Республикасы Конституциясенә каршы килмәскә тиеш.

2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, җәмәгать берләшмәләре, оешмалар, учреждениеләр, урындагы затлар һәм гражданнар Татарстан Республикасы Конституциясен һәм законнарын үтәргә бурычлы.

3. Татарстан Республикасы законнары рәсми рәвештә басылып чыгарга тиеш. Басылып чыкмаган законнар кулланылмый. Кеше һәм граждан хокукларына, ирекләренә һәм бурычларына кагылышлы теләсә кайсы норматив хокукый акт, гомуми танышу өчен рәсми рәвештә басылып чыкмаган булса, кулланыла алмый.

4. Халыкара хокукның гомумтанылган принциплары һәм нормалары – Татарстан Республикасы хокукый системасының состав өлеше.

25 статья

"Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында" Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсе – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хокукый системасының состав өлеше.

26 статья

1. Конституциянең әлеге кисәге нигезләмәләре Татарстан Республикасының конституциячел корылышы нигезләрен тәшкил итә.

2. €леге Конституциянең бернинди башка нигезләмәсе дә Татарстан Республикасының конституциячел корылышы нигезләренә каршы килә алмый.

II КИСӘК. КЕШЕ ҺӘМ ГРАЖДАННЫҢ ТӨП ХОКУКЛАРЫ, ИРЕКЛӘРЕ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

27 статья

1. Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре халыкара хокукның гомумтанылган принциплары һәм нормалары буенча һәм Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә таныла һәм гарантияләнә.

2. Кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре турыдан-туры гамәлдә.

3. Кешенең төп хокуклары һәм ирекләре тартып алынмый һәм аларга һәркем тумыштан ук ия.

28 статья

1. Закон һәм суд каршында һәркем тигез.

2. Дәүләт кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең тигезлеген чыгышына, социаль һәм мөлкәти хәленә, нинди расадан һәм милләттән булуына, җенесенә, белеменә, теленә, сәяси карашларына, дингә мөнәсәбәтенә, инануларына, шөгыленең төренә һәм характерына, яшәү урынына һәм башка шартларга бәйсез рәвештә гарантияли.

3. Ир-ат һәм хатын-кыз тигез хокукларга һәм ирекләргә, аларны гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләргә ия.

29 статья

1. Расачыл, милли һәм башка билгеләр буенча гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен чикләүнең яки аларга өстенлекләр билгеләүнең теләсә кайсы рәвеше тыела.

2. Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен дәүләт тарафыннан яклауның тигез хокукы гарантияләнә.

3. Конституциячел хокукларны һәм ирекләрне гамәлгә ашыру, саклау һәм яклау тәртибе законнар белән билгеләнә.

30 статья

Гражданнар шәхси, сәяси, социаль-икътисадый һәм мәдәни хокукларның һәм ирекләрнең бөтен тулылыгына ия.

31 статья

1. Һәр кеше яшәргә хокуклы.

2. Кеше гомере, аның сәламәтлеге, шәхси иреге һәм иминлеге дәүләт яклавында.

32 статья

Шәхеснең абруе дәүләт тарафыннан саклана. Аны төшерү өчен бернәрсә дә нигез була алмый.

33 статья

1. Татарстан Республикасында шәхес иреге һәм кагылгысызлыгы яклана.

2. Кулга алу, сак астына алу һәм сак астында тоту бары тик суд карары буенча гына рөхсәт ителә.

3. Татарстан Республикасында һәркем үз хокукларын һәм ирекләрен закон белән тыелмаган барлык ысуллар белән якларга хокуклы.

4. Әгәр хокукый яклауның дәүләт эчендәге барлык чаралары кулланылып бетсә, һәркем Россия Федерациясенең халыкара шартнамәләре нигезендә кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча дәүләтара органнарга мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

5. Хокук бозган өчен җаваплылыкка тартылучы һәркем, гаебе закон буенча һәм тиешле хокукый процедура кысаларында исбатланганчы, гаепсез дип санала.

6. Татарстан Республикасында һәркем квалификацияле юридик ярдәм алырга хокуклы. Законда каралган очракларда юридик ярдәм түләүсез күрсәтелә.

34 статья

1. Һәркем үзенең милләтен билгеләргә һәм күрсәтергә хокуклы. Беркем дә үз милләтен билгеләргә һәм күрсәтергә мәҗбүр ителә алмый.

2. Һәркем туган теленнән файдалану, аралашу, тәрбия, уку һәм иҗат итү телен ирекле сайлау хокукына ия.

35 статья

Торак кагылгысыз. Беркем дә, федераль законда билгеләнгән очраклардан гайре яисә суд карарыннан башка, торакта яшәүчеләр ихтыярына каршы килеп, торакка үтеп керергә хокуклы түгел.

36 статья

1. Һәркем шәхси тормышның кагылгысызлыгына, шәхси һәм гаилә серенә, үзенең намусын һәм абруйлы исемен яклауга хокуклы.

2. Һәркем хат язышу, телефон аша сөйләшүләр, почта, телеграф аша һәм башка төрле хәбәрләшүләр яшеренлегенә хокуклы. Бу хокукны чикләү бары тик суд карары нигезендә генә рөхсәт ителә.

37 статья

1. Һәркемгә вөҗдан иреге, дин тоту иреге, индивидуаль яисә башкалар белән бергә теләсә нинди динне тоту яисә берсен дә тотмау хокукын да кертеп, дини һәм башка төрле инануларны ирекле сайлап алу, аларга ия булу һәм аларны тарату, шулар нигезендә гамәл кылу гарантияләнә.

2. Дин тотуга бәйле рәвештә дошманлык, нәфрәт һәм милли ызгыш кузгату тыела.

38 статья

1. Гаилә, ана булу, ата булу, балачак һәм картлык дәүләт яклавында.

2. Никах хатын-кыз белән ир-атның ирекле ризалыгына нигезләнә; ир белән хатын гаилә мөнәсәбәтләрендә тигез хокуклы.

3. Дәүләт гаилә турында, ананың һәм баланың сәламәтлеген тәэмин итү һәм балаларны тәрбияләү турында кайгырта.

4. Балаларны кайгырту, аларны тәрбияләү – ата-аналарның тигез хокукы һәм бурычы.

5. Хезмәткә сәләтле балигъ булган балалар хезмәткә сәләтсез ата-аналарын кайгыртырга тиеш.

39 статья

Татарстан Республикасы территориясе чикләрендә ирекле күчеп йөрү, яшәү һәм тору урынын сайлау хокукы гарантияләнә. Бу хокукны чикләү федераль закон белән билгеләнергә мөмкин.

40 статья

1. Татарстан Республикасында һәркемгә аның хокукларын һәм ирекләрен, намусын һәм абруен, гомерен, сәламәтлеген һәм мөлкәтен суд тарафыннан яклау тәэмин ителә.

2. Беркем дә газаплауларга, көчләүгә, башка төрле рәхимсез яисә кешелек дәрәҗәсен кимсетерлек мөнәсәбәткә яки җәзага дучар ителмәскә тиеш.

3. Беркем дә, ирекле ризалыгыннан гайре, медицина, фәнни яисә бүтән төрле тәҗрибәләргә дучар ителә алмый.

41 статья

Дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, урындагы затларның, шулай ук җәмәгать берләшмәләренең карарларына һәм гамәлләренә (яисә гамәл кылмауларына) карата судка шикаять бирелергә мөмкин.

42 статья

1. Татарстан Республикасында һәркемгә сүз, матбугат, фикерләр һәм инанулар иреге, аларны каршылыксыз чагылдыру һәм тарату гарантияләнә.

2. Социаль, расачыл, милли яисә дини нәфрәт һәм дошманлык кузгатырлык пропаганда яисә агитация рөхсәт ителми. Социаль, расачыл, милли, дини яисә тел өстенлеген пропагандалау тыела.

3. Беркем дә үз фикерләрен һәм инануларын белдерүгә яисә алардан баш тартуга мәҗбүр ителә алмый.

43 статья

Татарстан Республикасында гражданнар закон нигезендә тыныч кына, коралсыз килеш, җыелырга, җыелышлар, митинглар һәм демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлаулар уздырырга хокуклы.

44 статья

1. Һәркем үз мәнфәгатьләрен яклау өчен, һөнәр берлекләре төзүгә хокукны да кертеп, берләшергә хокуклы. Дәүләт җәмәгать берләшмәләре эшчәнлегенә булышлык күрсәтә.

2. Җәмәгать берләшмәләренең эшчәнлек иреге гарантияләнә.

3. Беркем дә нинди дә булса берләшмәгә керергә яисә анда торырга мәҗбүр ителә алмый.

45 статья

1. Татарстан Республикасында гражданнар сәяси тормышта, дәүләт һәм җәмәгать эшләре белән идарәдә турыдан-туры да, үз вәкилләре аша да катнашырга хокуклы.

2. Татарстан Республикасында гражданнар дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына сайларга һәм сайланырга, шулай ук референдумда катнашырга хокуклы.

3. Суд тарафыннан хокуктан файдалануга сәләтсез дип танылган, шулай ук суд карары буенча иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучы гражданнар сайларга һәм сайланырга хокуксыз.

46 статья

Татарстан Республикасында һәркем дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына шәхсән мөрәҗәгать итәргә, шулай ук индивидуаль һәм күмәк мөрәҗәгатьләр җибәрергә хокуклы.

47 статья

Һәр гражданга закон нигезендә дәүләт хезмәтенә һәм муниципаль хезмәткә керүгә тигез хокук гарантияләнә.

48 статья

1. Һәркем теләсә нинди законлы ысул белән ирекле рәвештә мәгълүмат эзләргә, алырга, тапшырырга, әзерләргә һәм таратырга хокуклы. Цензура тыела.

2. Дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, урындагы затлар, әгәр законда башкасы каралмаган булса, һәркемгә аларның хокукларына, ирекләренә һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы үзләренең карарлары һәм башка материаллар белән танышу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш.

3. Законда каралган очраклардан гайре, затның ризалыгыннан башка аның шәхси тормышы турындагы мәгълүматны җыю һәм саклау, куллану һәм тарату рөхсәт ителми.

49 статья

Хосусый милек хокукы закон белән саклана.

50 статья

1. Хезмәт ирекле. Һәркем үзенең хезмәткә булган сәләтләре белән ирекле эш итәргә, эшчәнлек төрен һәм һөнәр сайлап алырга хокуклы.

2. Мәҗбүри хезмәт тыела.

3. Һәркем иминлек һәм гигиена таләпләренә җавап бирерлек шартларда хезмәткә, бернинди дискриминациясез һәм хезмәт өчен түләүнең законда билгеләнгән минималь күләменнән кимрәк булмаган түләүгә, шулай ук эшсезлектән яклануга хокуклы.

4. Индивидуаль һәм күмәк хезмәт бәхәсләрен хәл итүнең федераль законда билгеләнгән алымнарыннан файдаланып, индивидуаль һәм күмәк хезмәт бәхәсләренә хокук таныла, моңа забастовка хокукы да керә.

5. Һәркем ял итәргә хокуклы. Хезмәт шартнамәсе буенча эшләүчегә федераль законда билгеләнгән эш вакыты озынлыгы, ял һәм бәйрәм көннәре, ел саен түләүле отпуск гарантияләнә.

6. Дәүләт балигъ булмаганнарның, инвалидларның, социаль яклауга мохтаҗ һәм эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче бүтән гражданнарның хезмәткә хокукларын гамәлгә ашыру өчен шартлар булдыра, законда каралган очракларда аларны укытуны һәм аларның яңа квалификация алуларын оештыра.

51 статья

Татарстан Республикасы кулланучы мәнфәгатьләрен яклый һәм аның хокукларын яклау буенча иҗтимагый эшчәнлекне хуплый. Кулланучылар товар җитештерүчеләрнең, хезмәт күрсәтүчеләрнең китергән зыянын законда билгеләнгән тәртиптә түләттерергә хокуклы.

52 статья

1. Татарстан Республикасында һәркем, сәламәтлек саклауның дәүләт һәм бүтән учреждениеләре законда билгеләнгән тәртиптә күрсәтә торган медицина ярдәмен дә кертеп, сәламәтлеген саклауга хокуклы.

2. Дәүләт гражданнарның сәламәтлеген ныгытуга, физик тәрбияне һәм спортны үстерүгә ярдәм итә торган эшчәнлекне хуплый.

53 статья

1. Татарстан Республикасында һәркем уңайлы әйләнә-тирә мохиткә, аның торышы турында дөрес мәгълүматка һәм экологик хокук бозу аркасында сәламәтлегенә яисә мөлкәтенә китерелгән зыянны түләттерергә хокуклы.

2. Дәүләт экологик иминлекне һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалануны тәэмин итә, әйләнә-тирә мохитне саклап калу һәм савыктыру чараларын күрә, экология һәм санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итүгә булыша торган эшчәнлекне хуплый.

54 статья

1. Һәркемгә яше буенча, авырган, гарипләнгән, туендыручысын югалткан очракта һәм законда билгеләнгән башка очракларда балаларны тәрбияләү өчен социаль тәэминат гарантияләнә.

2. Дәүләт пенсияләре һәм социаль пособиеләр закон белән билгеләнә.

3. Ирекле социаль иминләштерү, социаль тәэминатның өстәмә рәвешләрен булдыру һәм хәйрия эшчәнлеге хуплана.

55 статья

1. Һәркем торакка хокуклы. Беркем дә торагыннан нигезсез мәхрүм ителә алмый.

2. Дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары торак төзелешен хуплыйлар, торакка хокукны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыралар.

56 статья

1. Татарстан Республикасында һәркем белем алуга хокуклы.

2. Татарстан Республикасында дәүләт яисә муниципаль мәгариф учреждениеләрендә һәм предприятиеләрдә мәктәпкәчә, төп гомуми, башлангыч һәм урта һөнәр белеме алу мөмкинлеге һәм аның түләүсезлеге, шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә белем алу гарантияләнә.

3. Татарстан Республикасында һәркем конкурс нигезендә дәүләт яисә муниципаль мәгариф учреждениесендә һәм предприятиедә түләүсез югары белем алырга хокуклы.

4. Төп гомуми белем мәҗбүри. Ата-аналар яисә аларны алыштыручы затлар балаларының төп гомуми белем алуын тәэмин итәләр.

57 статья

1. Татарстан Республикасында һәркемгә иҗатның әдәби, сәнгати, фәнни, техник һәм башка төрләре, укыту иреге гарантияләнә.

2. Авторларның, уйлап табучыларның һәм рационализаторларның хокуклары закон белән саклана.

3. Һәркем мәдәни тормышта катнашырга һәм мәдәният учреждениеләреннән, мәдәни хәзинәләрдән файдаланырга хокуклы.

4. Һәркем тарихи һәм мәдәни мирасны саклау турында кайгыртырга, тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне сакларга бурычлы.

5. Татарстан Республикасы интеллектуаль һәм сәнгать мирасын саклап калуны һәм яклауны, татар халкының мәдәниятен, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче башка халыклар вәкилләренең милли мәдәниятләрен саклап калуны һәм үстерүне тәэмин итә.

58 статья

1. Татарстан Республикасы Конституциясендә төп хокукларны һәм ирекләрне санап чыгу кешенең һәм гражданның гомумтанылган башка хокукларын һәм ирекләрен кире кагу һәм киметү буларак аңлатылмаска тиеш.

2. Татарстан Республикасында кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен юкка чыгаручы яисә киметүче законнар чыгарылмаска тиеш.

59 статья

Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыру башка затларның хокукларын һәм ирекләрен бозмаска, дәүләт һәм җәмәгать иминлегенә, җәмәгать тәртибенә, халыкның сәламәтлегенә һәм әхлагына зыян китермәскә тиеш.

60 статья

Татарстан Республикасында һәркем Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын, Россия Федерациясе Конституциясен һәм федераль законнарны үтәргә тиеш.

61 статья

1. Һәркем законда билгеләнгән күләмнәрдә һәм тәртиптә салымнар һәм җыемнар түләргә тиеш.

2. Яңа салымнар билгели торган яисә салым түләүчеләрнең хәлен начарайта торган законнар кире көчкә ия булмый.

62 статья

Һәркем табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне сакларга, табигый байлыкларга сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиеш.

63 статья

1. Татарстан Республикасында гражданнар федераль закон нигезендә хәрби хезмәт үтәргә тиеш.

2. Альтернатив граждан хезмәтен үтү тәртибе федераль закон нигезендә билгеләнә.

64 статья

1. Татарстан Республикасында һәркемнең бурычы – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символларын ихтирам итү.

2. Татарстан Республикасының дәүләт символларына карата ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәтү законда каралган җаваплылыкка китерә.

III КИСӘК. АДМИНИСТРАТИВ-ТЕРРИТОРИАЛЬ КОРЫЛЫШ

65 статья

1. Татарстан Республикасы территориясе республиканың административ-территориаль берәмлекләре сыйфатында районнарны һәм республика әһәмиятендәге шәһәрләрне үз эченә ала. Республика әһәмиятендәге шәһәр территориясе районнардан торырга мөмкин.

2. Татарстан Республикасын түбәндәге административ-территориаль берәмлекләр тәшкил итә:

районнар – Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алабуга, Алексеевск, Апас, Арча, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Балык Бистәсе, Баулы, Биек Тау, Бөгелмә, Буа, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче, Тукай, Түбән Кама, Чирмешән, Чистай, Чүпрәле, Югары Ослан, Ютазы, Яңа Чишмә;

республика әһәмиятендәге шәһәрләр – Азнакай, Алабуга, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Зәй, Зеленодольск, Казан, Лениногорск, Нурлат, Түбән Кама, Чаллы, Чистай.

3. Казан шәһәрен Авиатөзелеш, Вахитов, Идел буе, Киров, Мәскәү, Совет, Яңа Савиново районнары тәшкил итә.

66 статья

Татарстан Республикасының административ-территориаль корылышы һәм аны үзгәртү тәртибе Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.

IV КИСӘК. ДӘҮЛӘТ ХАКИМИЯТЕН ОЕШТЫРУ

I БҮЛЕК. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ

67 статья

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы – Татарстан Республикасы парламенты – Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең даими эшләүче иң югары вәкиллекле, закон чыгару органы.

68 статья

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

69 статья

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора.

2. Татарстан Республикасында 21 яшькә җиткән граждан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайланырга мөмкин.

3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар тәртибе Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.

70 статья

1. Дәүләт Советы депутатлары әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча башкаралар.

2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының профессиональ даими нигездә эшләүче депутатлары саны Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.

3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты үз вәкаләтләре чоры дәвамында, әгәр федераль законда башкасы каралмаган булса, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы, дәүләт хакимиятенең бүтән вәкиллекле органнары депутаты, судья була алмый, Россия Федерациясенең бүтән дәүләт эш урыннарын, федераль дәүләт хезмәтенең дәүләт эш урыннарын, Татарстан Республикасының бүтән дәүләт эш урыннарын яисә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенең дәүләт эш урыннарын били алмый, шулай ук сайлап куелучы муниципаль эш урыннарын һәм муниципаль хезмәтнең муниципаль эш урыннарын били алмый.

4. Профессиональ даими нигездә эшләүче Дәүләт Советы депутаты, укыту, фәнни һәм башка иҗат эшчәнлегеннән гайре, әгәр Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса, түләүле бүтән эшчәнлек белән шөгыльләнә алмый.

5. Дәүләт Советы депутаты үз статусыннан депутат вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле булмаган эшчәнлек өчен файдаланырга хокуксыз.

6. Дәүләт Советы депутаты сайлаучылары алдында җаваплы һәм алар алдында хисап тота. Сайлаучыларның ышанычын акламаган депутат законда билгеләнгән тәртиптә алар тарафыннан чакыртып алынырга мөмкин.

71 статья

1. Дәүләт Советы депутаты федераль закон нигезендә үз вәкаләтләренең бөтен чоры дәвамында кагылгысызлыкка ия.

2. Дәүләт Советы депутатын кагылгысызлыктан мәхрүм итү турындагы мәсьәлә федераль закон нигезендә хәл ителә.

3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы һәм аның эшчәнлеге гарантияләре федераль закон һәм Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.

72 статья

Дәүләт Советы депутаты Дәүләт Советы утырышларында Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә, Премьер-министрга, министрларга, Дәүләт Советы тарафыннан төзелә яисә сайлана торган башка органнарның (судлардан тыш) җитәкчеләренә таләп белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Үзенә таләп җибәрелгән орган яисә урындагы зат законда билгеләнгән тәртиптә һәм чорларда телдән яисә Дәүләт Советы депутаты таләбе буенча язмача җавап бирергә тиеш.

73 статья

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы беренче утырышка Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесе сайланганнан соң утыз көннән дә соңга калмыйча чакырыла. Татарстан Республикасы Президенты шушы вакыт эчендә үз инициативасы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советын беренче утырышка чакырырга мөмкин.

2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының сайлаулардан соңгы беренче утырышын иң өлкән яшьтәге Дәүләт Советы депутаты ача һәм Дәүләт Советы Рәисе сайланганга кадәр алып бара.

74 статья

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшенең төп рәвеше Дәүләт Советы карамагына кертелгән мәсьәләләрне хәл итә торган сессияләрдән гыйбарәт.

2. Әгәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында катнашса, бу утырыш тулы хокуклы була. 3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшен тәэмин итү өчен Дәүләт Советы Президиумы сайлана һәм комитетлары төзелә.

4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының эшчәнлек тәртибе Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты белән билгеләнә.

75 статья

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагына түбәндәгеләр керә:

1) Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү, аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү;

2) Татарстан Республикасы карамагындагы мәсьәләләрне һәм Россия Федерациясе һәм аның субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләрне Татарстан Республикасы вәкаләтләре чикләрендә закон чыгарып җайга салу;

3) Татарстан Республикасы законнарына аңлатма бирү;

4) Татарстан Республикасының эчке сәясәтен һәм тышкы эшчәнлек юнәлешләрен билгеләүдә катнашу;

5) Татарстан Республикасы бюджетын һәм аның үтәлеше турындагы хисапны раслау, Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын карау;

6) Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программаларын раслау;

7) Татарстан Республикасы салымнарын һәм җыемнарын федераль законнар нигезендә билгеләү 8) Татарстан Республикасының бюджеттан тыш һәм валюта фондларын төзү һәм аларның эшчәнлек тәртибен билгеләү, әлеге фондларның акчаларын тоту турындагы хисапларны раслау;

9) Татарстан Республикасы милкенә идарә итү һәм аның белән эш итү тәртибен билгеләү;

10) дәүләт хакимиятенең республика органнарын оештыру һәм аларның эшчәнлек тәртибен билгеләү;

11) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары арасыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисен, Рәис урынбасарларын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретарен сайлау;

12) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары арасыннан Дәүләт Советы Президиумын сайлау, Дәүләт Советы комитетларын төзү һәм сайлау;

13) Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары системасын билгеләү;

14) Татарстан Республикасы референдумын билгеләү;

15) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларны билгеләү;

16) Татарстан Республикасы Президентын сайлауларны билгеләү (гамәлдә булуы тукталып тора);

161) Татарстан Республикасы Президентына вәкаләтләр бирү;

17) Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы Президентына ышанычсызлык белдерү турында карар кабул итү;

18) Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча Премьер-министр кандидатурасын раслау; Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын билгеләп кую турындагы, Татарстан Республикасы министрлыкларын һәм дәүләт комитетларын төзү һәм бетерү турындагы тәкъдимнәрен килештерү;

19) Татарстан Республикасы Премьер-министрына һәм аның урынбасарларына ышанычсызлык белдерү;

20) федераль законда билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә җирле үзидарә органнарына сайлауларны уздыру тәртибен билгеләү;

21) Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларын сайлау; Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисен һәм Рәис урынбасарын билгеләп кую;

22) Татарстан Республикасының җәмәгать судьяларын сайлау;

221) Татарстан Республикасы законы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесен билгеләп кую;

23) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне сайлау;

24) Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларының яртысын билгеләп кую;

25) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча сайлау округларын төзү схемасын раслау;

26) Татарстан Республикасының административ-территориаль корылышын һәм аны үзгәртү тәртибен билгеләү;

27) Татарстан Республикасы чикләрен үзгәртүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү;

28) Татарстан Республикасы Прокуроры урынына кандидатура килештерү;

29) Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясенә закон нигезендә җәмәгатьчелек вәкилләрен билгеләп кую;

30) Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен гамәлгә кую, Татарстан Республикасының мактаулы исемнәрен билгеләү;

31) үзара эшләр алмашу һәм вәкаләтләр бүлешү турында шартнамә проектын хуплау;

32) Россия Федерациясе Конституциясендә, Татарстан Республикасы Конституциясендә, федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыру.

76 статья

1. Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советы депутатлары, Дәүләт Советы Президиумы һәм комитетлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары закон чыгару инициативасы хокукына ия. Шулай ук Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дә үз карамакларындагы мәсьәләләр буенча закон чыгару инициативасына ия.

2. Салымнар кертү яисә юкка чыгару, аларның Татарстан Республикасы бюджетына күчерелә торган өлешен түләүдән азат итү турындагы, дәүләт заемнарын чыгару турындагы, дәүләтнең финанс йөкләмәләрен үзгәртү турындагы закон проектлары, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән түләнүче чыгымнарны күздә тоткан башка закон проектлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча йә аның бәяләмәсе булганда карала. Татарстан Республикасы Президентының күрсәтелгән бәяләмәсе закон проектын алган көннән соң утыз көн эчендә тапшырыла.

77 статья

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы законнар һәм карарлар кабул итә.

2. Татарстан Республикасы законнары, әгәр әлеге Конституциядә башкасы каралмаган булса, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарлары, әгәр әлеге Конституциядә башкасы каралмаган булса, Дәүләт Советының сайланган депутатлары саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

78 статья

Татарстан Республикасы законнары проектлары һәм республика дәүләт тормышының башка аеруча мөһим мәсьәләләре Дәүләт Советы карары белән Татарстан Республикасының халык фикеренә чыгарылырга мөмкин.

79 статья

1. Дәүләт Советы кабул иткән Татарстан Республикасы законы ундүрт календарь көн эчендә Татарстан Республикасы Президентына җибәрелә.

2. Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы законына имза сала һәм аны халыкка игълан итә йә күрсәтелгән законны керү мизгеленнән алып ундүрт календарь көн эчендә кире кага.

3. Татарстан Республикасы законы Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кире кагылган очракта, күрсәтелгән закон элек кабул ителгән редакциясендә Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән ике күпчелек тавышы белән хупланырга мөмкин.

4. Элек кабул ителгән редакциясендә хупланган Татарстан Республикасы законы Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кабат кире кагыла алмый һәм җиде көн эчендә аңа имза салынырга һәм ул халыкка игълан ителергә тиеш.

80 статья

1. Татарстан Республикасы законнары татар һәм рус телләрендә кабул ителә һәм бастырып чыгарыла.

2. Законнарның татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәлләштерү уза.

81 статья

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнары билгеләгән чикләрдә һәм рәвешләрдә Татарстан Республикасы законнарының үтәлешен һәм башкарылуын, Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешен, Татарстан Республикасы милке белән эш итүнең билгеләнгән тәртибе үтәлешен тикшереп тора.

82 статья

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Советына җитәкчелек итә һәм аның утырышларында рәислек итә, Дәүләт Советы эшен оештыра, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка органнары һәм җирле үзидарә органнары, дәүләт хакимиятенең федераль органнары, башка дәүләтләрнең парламентлары, җәмәгать берләшмәләре белән мөнәсәбәтләрдә Дәүләт Советы исеменнән эш итә, Татарстан Республикасы Конституциясендә, законнарында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында каралган башка вәкаләтләрне тормышка ашыра.

2. Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Дәүләт Советы Рәисе тапшырган вәкаләтләр буенча аның аерым функцияләрен үтиләр һәм Рәис булмаган яисә ул үз вазыйфаларын башкара алмаган очракта аның эшләрен башкаралар.

3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Дәүләт Советы Аппаратына җитәкчелек итә.

83 статья

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә. Президиум Дәүләт Советы алдында хисап тота.

2. Дәүләт Советы Президиумы составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Рәис урынбасарлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре һәм Дәүләт Советы сайлап куйган Дәүләт Советы депутатлары керә.

3. Дәүләт Советы Президиумына Дәүләт Советы Рәисе җитәкчелек итә.

4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлар кабул итә.

84 статья

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы:

1) Дәүләт Советы сессияләрен чакыра һәм аның утырышларын әзерләүне оештыра;

2) Дәүләт Советы төзегән комитетларның һәм комиссияләрнең эшчәнлеген координацияли;

3) Дәүләт Советы депутатларына вәкаләтләрен башкарырга ярдәм итә һәм аларны кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итә;

4) Татарстан Республикасы законнары проектлары һәм республика дәүләт тормышының башка аеруча мөһим мәсьәләләре буенча халык фикерен әзерләүне һәм уздыруны оештыра;

5) Дәүләт Советы карарларын һәм Дәүләт Советы Президиумы карарларын бастырып чыгара;

6) Дәүләт Советы эшен оештыруның башка мәсьәләләрен хәл итә.

85 статья

Дәүләт Советының вәкаләтләр чоры тәмамлангач, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының сайлаулардан соңгы беренче утырышын чакыруны һәм әзерләүне оештыра.

86 статья

1. Закон проектлары эшен алып бару, Дәүләт Советы карамагындагы мәсьәләләрне алдан карау һәм әзерләү өчен Дәүләт Советы депутатлар арасыннан комитетлар төзи.

2. Дәүләт Советы комитетларын төзү, оештыру, аларның эшчәнлеге тәртибе һәм компетенциясе закон белән билгеләнә.

3. Дәүләт Советы, кирәк булганда, парламент тикшерүләре уздыра, ревизия комиссияләре һәм башка комиссияләр төзи.

87 статья

Татарстан Республикасы бюджетын үтәүгә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап палатасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән билгеләнә.

88 статья

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтләре түбәндәге очракларда вакытыннан алда туктатылырга мөмкин:

1) Дәүләт Советы үз-үзен таркату турында карар кабул иткәндә;

2) Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советын закон нигезендә таркатканда;

3) федераль законда каралган башка очракларда.

2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының үз-үзен таркату турындагы карары Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән бере инициативасы буенча Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан өчтән икесе тавышы белән кабул ителә.

3. Үз-үзен таркату турында карар кабул иткәндә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бер үк вакытта Дәүләт Советына чираттан тыш сайлаулар билгели, сайлаулар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының үз-үзен таркату турындагы карары үз көченә кергән көннән 120 көннән дә соңга калмыйча уздырыла.

4. Дәүләт Советы тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль законнарга, "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында" Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсенә каршы килүче Татарстан Республикасы законы, башка норматив хокукый акт кабул ителгән очракта, әгәр андый каршылыклар суд карары белән билгеләнгән булса һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы суд карары үз көченә кергән көннән соң алты ай эчендә аларны юкка чыгармаса, Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул итәргә хокуклы.

5. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылганда, Татарстан Республикасы Президенты бер үк вакытта Дәүләт Советына чираттан тыш сайлаулар билгели, сайлаулар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карар үз көченә кергән көннән 120 көннән дә соңга калмыйча уздырыла.

2 БҮЛЕК. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ

89 статья

Татарстан Республикасы Президенты – Татарстан Республикасының дәүләт башлыгы, иң югары урындагы заты.

90 статья

Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауны, Татарстан Республикасы Конституциясенең һәм законнарының, шулай ук Татарстан Республикасының халыкара килешүләренең, "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында" Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсенең һәм Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе субъектлары шартнамәләренең үтәлеше гаранты булып тора.

91 статья (гамәлдә булуы тукталып тора)

1. Татарстан Республикасы Президенты булып утыздан яшьрәк булмаган, сайлау хокукына ия һәм Татарстан Республикасының дәүләт телләрен белүче Татарстан Республикасындагы граждан сайлана ала.

2. Татарстан Республикасы Президенты гомуми тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә яшерен тавыш биреп сайлана.

3. Татарстан Республикасы Президенты биш елга сайлана.

4. Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар тәртибе Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.

5. Бер үк зат рәттән ике чордан артыгракка Татарстан Республикасы Президенты булып сайлана алмый.

91.1 статья

1. Татарстан Республикасы Президентына вәкаләтләр бирү федераль законда һәм Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган тәртиптә Россия Федерациясе Президенты тәкдиме буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Россия Федерациясе Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидатураны тәкъдим кергәннән соң 14 көн эчендә карый.

Татарстан Республикасы Президентына вәкаләтләр бирү турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары, аны яклап Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан яртысыннан күбрәге тавыш бирсә, кабул ителгән дип санала.

3. Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре чоры - биш ел.

92 статья

Татарстан Республикасы Президенты бер үк вакытта Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советы әгъзасы, судья була алмый, Россия Федерациясенең башка дәүләт эш урыннарын, федераль дәүләт хезмәтенең дәүләт эш урыннарын, Татарстан Республикасының башка дәүләт эш урыннарын яисә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенең дәүләт эш урыннарын, шулай ук муниципаль хезмәтнең сайлаулы муниципаль эш урыннарын һәм муниципаль эш урыннарын били алмый, әгәр Россия Федерациясе законнарында бүтәне каралмаган булса, мөгаллимлек, фәнни һәм бүтән иҗат эшчәнлегеннән гайре, башка түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнә алмый.

93 статья

1. Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар нәтиҗәләре турында рәсми белдерелгән көннән бер айдан да соңга калмыйча үз вазыйфасына керешә (гамәлдә булуы тукталып тора).

1.1 Татарстан Республикасы Президенты үз вазыйфасына аңа Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирү турында карар кабул ителгән көннән ике атнадан да соңга калмыйча керешә.

2. Татарстан Республикасы Президенты үз вәкаләтләрен үтәүгә ант итү мизгеленнән керешә һәм аларны үтәүне, үз вазыйфасында булу чоры тәмамлангач, яңа сайланган Татарстан Республикасы Президенты ант иткән мизгелдән туктата (гамәлдә булуы тукталып тора).

2.1 Татарстан Республикасы Президенты ант итү мизгеленнән үз вәкаләтен үтәүгә керешә һәм аларны үтәүне вәкаләтләр яңа гына бирелгән Татарстан Республикасы Президенты ант иткән мизгелдән туктата.

3. Татарстан Республикасы Президенты үз вазыйфасына керешкәндә Татарстан Республикасы халкына һәм Конституциясенә тугрылыклы булырга ант итә. Татарстан Республикасы Президентының ул үз вазыйфасына керешкәндәге антының тексты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан раслана.

4. Ант тантаналы шартларда ике дәүләт телендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары, Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары һәм чакырылган башка затлар барында бирелә.

5. Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Президенты Штандарты (флагы) - Татарстан Республикасында президентлык хакимияте символы була.

94 статья

1. Татарстан Республикасы Президенты:

1) Татарстан Республикасы гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен, Татарстан Республикасы суверенитетын, җәмәгать иминлеген һәм республиканың территориаль бөтенлеген, аның территориясендә законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итә;

2) Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнары системасына җитәкчелек итә һәм аларның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлегенә җитәкчелек итә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының отставкасы турында карар кабул итә;

3) Татарстан Республикасының эчке сәясәтен һәм тышкы эшчәнлек юнәлешләрен билгели;

4) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына карау һәм раслау өчен ел саен Татарстан Республикасы бюджеты турындагы, аның үтәлеше турындагы законнарның проектларын тәкъдим итә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ел саен Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджет проектын карауга кертә;

5) Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программаларын, шулай ук аларның үтәлеше турындагы хисапларны тәкъдим итә;

6) республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгать итә, Дәүләт Советына республика тормышының мөһим мәсьәләләре турында мәгълүмат бирә;

7) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын төзи, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасын раслау турында тәкъдимнәр кертә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килешү буенча Премьер-министр урынбасарларын билгеләп куя, Татарстан Республикасы министрларын, дәүләт комитетлары рәисләрен, башкарма хакимиятнең бүтән органнарының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары булып торучы җитәкчеләрен билгеләп куя. Татарстан Республикасы Премьер-министрын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларын вазыйфаларыннан азат итә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы министрлыкларын һәм дәүләт комитетларын төзү һәм бетерү турында тәкъдимнәр кертә;

8) Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт хакимиятенең башкарма органнары системасын закон нигезендә төзи;

9) Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары структурасын билгели;

9.1) Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе вазыйфасына кандидатура тәкъдим итә;

10) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил урынына кандидатураны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим итә;

11) Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларының яртысын билгеләп куя;

12) Татарстан Республикасы Прокуроры урынына кандидатура килештерә;

13) дәүләт хакимиятенең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары белән мөнәсәбәтләрдә һәм халыкара, тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы исеменнән эш йөртә; бу чакта Татарстан Республикасы исеменнән шартнамәләргә һәм килешүләргә имза сала; Россия Федерациясендә, аның субъектларында, чит дәүләтләр субъектларында һәм административ-территориаль берәмлекләрендә, шулай ук чит дәүләтләрдә һәм халыкара оешмаларда Татарстан Республикасы вәкилләрен билгеләп куя һәм чакыртып ала;

14) Татарстан Республикасы гражданлыгы мәсьәләләрен закон нигезендә хәл итә;

15) Татарстан Республикасы законнарына имза сала йә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул иткән законнарны кире кага. Законны кире каккан очракта Президент аны, ризасызлыклары белән бергә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кабат карау өчен кире кайтара. Әгәр Президент ундүрт көн эчендә законны кабат карауга кайтармаса, ул законга имза салырга тиеш. Имза салынган законнар Президент тарафыннан халыкка игълан ителә;

16) Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм законнарына, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Президенты указына каршы килгән очракта, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын һәм күрсәтмәләрен юкка чыгара;

17) Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкли;

18) Татарстан Республикасы премияләрен гамәлгә куя һәм аларны тапшыра;

19) Татарстан Республикасында ярлыкау мәсьәләләрен карау комиссиясен төзи һәм хөкем ителгән яисә суд белән билгеләнгән җәзаны узган һәм хөкем ителүе юкка чыгарылмаган затка карата ярлыкау акты куллануның максатка ярашлыгы турында Россия Федерациясе Президентына тәкъдим кертә;

20) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышын чакыруны таләп итәргә, шулай ук яңа сайланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советын шуның өчен билгеләнгән чор эчендә беренче утырышына чакырырга хокуклы;

21) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы эшендә катнашырга хокуклы;

22) Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка органнары белән эшчәнлеген координациялүне тәэмин итә һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының башкарма федераль хакимият органнарыны һәм аларның территориаль органнары, җирле үзидарә органнары һәм җәмәгать берләшмәләре белән хезмәттәшлеген оештыра;

23) Татарстан Республикасында президентлык хакимияте символы турындагы нигезләмәне раслый;

24) Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнары, федераль законнар белән үзенә йөкләнгән, шулай ук Татарстан Республикасының халыкара һәм тышкы икътисадый йөкләмәләреннән килеп чыга торган башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

2. Татарстан Республикасы Президенты үз функцияләрен гамәлгә ашыру өчен Президент Аппараты төзи.

95 статья

Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында" Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсе, федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, Россия Федерациясе Президенты норматив актлары, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә һәм аларны үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасының бөтен территориясендә үтәлеше мәҗбүри булган указлар һәм күрсәтмәләр чыгара.

96 статья

Татарстан Республикасы Президентының намусы һәм абруе закон белән саклана.

97 статья

1. Татарстан Республикасы Президентының вәкаләтләре түбәндәге очракларда вакытыннан алда туктатыла:

1) үз теләге белән отставкага киткәндә;

2) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан үзенә ышанычсызлык белдерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан үз вазыйфасыннан читләштерелгәндә;

3) сайлаучылар тарафыннан закон нигезендә чакыртып алынганда;

4) федераль законда каралган башка очракларда.

2. Татарстан Республикасы Президентының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карар, федераль законда билгеләнгән очраклардан гайре, Россия Федерациясе Президенты тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителә.

3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Президентына түбәндәге очракларда ышанычсызлык белдерергә хокуклы:

ул Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль законнарга, Татарстан Республикасы законнарына, "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында" Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсенә каршы килгән актлар чыгарганда, әгәр мондый каршылыклар суд карары белән билгеләнгән булса, ә Татарстан Республикасы Президенты суд карары үз көченә кергән көннән соң бер ай эчендә әлеге каршылыкларны бетермәсә;

Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен, федераль законнарны, Татарстан Республикасы законнарын, "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында" Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсен башкача тупас тиешле суд тарафыннан билгеләнгән бозганда һәм бу гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен массакүләм бозуларга китерсә.

Татарстан Республикасы Президентыны үз вазыйфасын тиешенчә үтәмәгәндә.

4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан Республикасы Президентына ышанычсызлык белдерүе турындагы карары депутатларның билгеләнгән саныннан кимендә өчтән бере инициативасы буенча депутатларның билгеләнгән саныннан өчтән икесе тавышы белән кабул ителә.

5. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Президентка ышанычсызлык белдерүе турындагы карары Татарстан Республикасы Президентын үз вазыйфасыннан читләштерү турындагы мәсьәләне хәл итү өчен Россия Федерациясе Президенты каравына җибәрелә.

6. Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан очракта, Татарстан Республикасы вазыйфасына кандидатура турындагы тәкъдим федераль законда билгеләнгән тәртиптә карала.

98 статья

1. Татарстан Республикасы Президенты үз вазыйфаларын вакытлыча (авыру сәбәпле яисәчираттагы ялына бәйле рәвештә) үти алмаган очракларда, аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры башкара.

2. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Татарстан Республикасы Дәүләт Советын таркатырга, Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында тәкъдимнәр кертергә, референдум үткәрү инициативасы белән чыгарга, шулай ук үз инициативасы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларын вазыйфаларыннан азат итәргә хокуксыз.

3 БҮЛЕК. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ

99 статья

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты – Татарстан Республикасы Хөкүмәте - Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма һәм күрсәтмә бирү органы.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты компетенциясе, аның эшчәнлек тәртибе, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең бүтән органнары белән мөнәсәбәтләре Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.

100 статья

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын Премьер-министр, Премьер-министр урынбасарлары, министрлар, дәүләт комитетлары рәисләре һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең бүтән башкарма органнары җитәкчеләре тәшкил итә.

101 статья

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы Президенты алдында җаваплы.

2. Яңа оештырылган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләре чорына билгеләнгән үз эшчәнлегенең программасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертә.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аерым мәсьәләләр буенча үз эше турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы алдында хисап тота.

4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Премьер-министрына, Премьер-министр урынбасарларына ышанычсызлык белдерергә мөмкин, бу аларның отставкасына китерә. Әлеге мәсьәләләр буенча карарлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының сайланган депутатлары саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

102 статья

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты:

1) үз вәкаләтләре чикләрендә кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыру, тәэмин итү һәм яклау, милекне һәм җәмәгать тәртибен саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыра;

2) Татарстан Республикасы бюджеты проектын, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программалары проектларын әзерли, Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын төзи;

3) Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешен тәэмин итә, аның үтәлеше турында хисап һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программаларының үтәлеше турында хисаплар әзерли, Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында хисап төзи;

4) Татарстан Республикасының комплекслы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү буенча гамәлләр әзерли һәм тормышка ашыра, финанс, мәдәният, мәгариф, фән, сәламәтлек саклау, социаль тәэминат, табигатьне саклау һәм экология өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен үткәрүдә катнаша; дәүләт иминиятен оештыру, исәпкә алуның һәм статистиканың бердәм системасын оештыру, хезмәт өчен түләүнең гомумдәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру чараларын күрүдә ярдәм итә;

5) Татарстан Республикасы милкенә – Татарстан Республикасы законнары нигезендә, шулай ук Татарстан Республикасы идарәсенә тапшырылган федераль милеккә федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары нигезендә идарә итә һәм алар белән эш итә;

6) тышкы икътисадый эшчәнлекне гамәлгә ашыра;

7) кирәк очракта, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында комитетлар, идарәләр һәм башка ведомстволар оештыра;

8) Татарстан Республикасы министрлыклары, дәүләт комитетлары һәм ведомстволары турында нигезләмәләр раслый;

9) җирле үзидарә органы, җирле үзидарәнең сайланып куелган яисә урындагы бүтән заты тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль законнарга һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларына, Татарстан Республикасы законнарына һәм бүтән норматив хокукый актларына каршы килә торган хокукый актлар чыгарылган очракта, җирле үзидарә органына, җирле үзидарәнең сайланып куелган яисә урындагы бүтән затына аларны законнарга яраклаштыруны тәкъдим итәргә хокуклы, шулай ук судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы;

10) үз вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыруны үзара алмашу турында башкарма хакимиятнең федераль органнары белән федераль закон нигезендә килешүләр төзи;

11) федераль законнарда, Татарстан Республикасы Конституциясендә һәм Татарстан Республикасы законнарында, шулай ук башкарма хакимиятнең федераль органнары белән килешүләрдә билгеләнгән бүтән вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

103 статья

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе Конституциясенең, Татарстан Республикасы Конституциясенең, федераль законнарның һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларының, Татарстан Республикасы законнарының һәм башка норматив хокукый актларының үтәлешен тәэмин итә, карарлар һәм күрсәтмәләр чыгара һәм аларның үтәлешен тикшерә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын һәм күрсәтмәләрен Татарстан Республикасының бөтен территориясендә үтәү мәҗбүри.

104 статья

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы министрлыкларының, дәүләт комитетларының, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең үзенә буйсынган бүтән органнарының актларын юкка чыгарырга хокуклы.

105 статья

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы министрлыкларының, дәүләт комитетларының һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең үзенә буйсынган бүтән органнарының эшен берләштерә һәм аңа юнәлеш бирә.

2. Татарстан Республикасы министрлыклары, дәүләт комитетлары һәм дәүләт хакимиятенең бүтән башкарма органнары тиешле идарә тармакларында яисә тармакара дәрәҗәдә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыралар.

4 БҮЛЕК. СУД ХАКИМИЯТЕ. ПРОКУРАТУРА

106 статья

1. Татарстан Республикасында хөкем итү бары тик суд тарафыннан гына гамәлгә ашырыла.

2. Судьялар бәйсез һәм законга гына буйсына.

107 статья

Татарстан Республикасында суд хакимияте Татарстан Республикасы Конституция суды, гомуми юрисдикциядәге федераль судлар, Татарстан Республикасы Арбитраж суды һәм җәмәгать судьялары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

108 статья

1. Татарстан Республикасы Конституция судын Татарстан Республикасындагы гражданнар арасыннан сайланучы 25тән дә яшьрәк булмаган, югары юридик белеме, юридик һөнәр буенча кимендә биш ел эш стажы булган алты Конституция суды судьясы тәшкил итә.

2. Конституция суды судьялыгына кандидатларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тигез санда Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе тәкъдим итә.

3. Конституция суды судьялары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына Конституция суды Рәисе һәм Конституция суды Рәисе урынбасары урынына кандидатлар буенча тәкъдимнәр кертәләр.

4. Конституция суды компетенциясе, оештыру һәм эшчәнлек тәртибе, судьяларының статусы федераль закон, Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.

109 статья

1. Татарстан Республикасы Конституция суды Татарстан Республикасының конституциячел корылышын, кешенең төп хокукларын һәм ирекләрен яклау, Татарстан Республикасы Конституциясенең Татарстан Республикасының хокукый системасында өстенлеген һәм аның бөтен территориясендә турыдан-туры гамәлдә булуын тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, аның Президиумы һәм комитетлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан биштән бере, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм җирле үзидарә органнары таләбе буенча түбәндәгеләрнең конституциячеллеге турындагы эшләрне карый:

1) Татарстан Республикасы законнарының;

2) Татарстан Республикасы Президенты һәм Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка органнары норматив хокукый актларының;

3) җирле үзидарә органнары норматив хокукый актларының;

4) Татарстан Республикасының халыкара һәм тышкы икътисадый багланышлар турында үз көченә кермәгән килешүләренең.

2. Татарстан Республикасы Конституция суды Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, аның комитетлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан биштән бере, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты таләпләре буенча Татарстан Республикасы Конституциясенә аңлатма бирә.

3. Конституция суды түбәндәгеләрнең компетенциясе турындагы бәхәсләрне карый:

1) Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасындагы;

2) Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән җирле үзидарә органнары арасындагы;

3) җирле үзидарә органнары арасындагы.

4. Татарстан Республикасы Конституция суды гражданнарның конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаятьләре буенча һәм судлар таләпләре буенча Татарстан Республикасы законының яисә аның аерым нигезләмәләренең, Татарстан Республикасы Президенты һәм Министрлар Кабинеты, шулай ук җирле үзидарә органнары норматив хокукый актларының конституциячеллеген тикшерә.

5. Конституциячел түгел дип танылган актлар яисә аларның аерым нигезләмәләре Татарстан Республикасы Конституция суды карары басылып чыккан көннән үз көчен югалта.

6. Татарстан Республикасы Конституция судының үз вәкаләтләре чикләрендә кабул ителгән карары катгый, башка суд тарафыннан яңадан карала алмый.

110 статья

Татарстан Республикасы Югары суды, район (шәһәр) судлары һәм хәрби судлар – гомуми юрисдикциядәге федераль судлар.

111 статья

1. Җәмәгать судьялары Татарстан Республикасының гомуми юрисдикциядәге судьялары булалар һәм Россия Федерациясенең бердәм суд системасына керәләр.

2. Җәмәгать судьяларының вәкаләтләре, эшчәнлек тәртибе һәм җәмәгать судьялары урынына сайлау тәртибе тиешле законнар белән билгеләнә.

112 статья

1. Татарстан Республикасы Арбитраж суды – икътисадый бәхәсләрне һәм арбитраж судлар карый торган башка эшләрне хәл итү юлы белән хөкем итүне гамәлгә ашыручы суд органы.

2. Татарстан Республикасы Арбитраж суды вәкаләтләре, оештыру һәм эшчәнлек тәртибе федераль конституциячел закон белән билгеләнә.

113 статья

Татарстан Республикасында судларда суд эшләре һәм эшләр башкару федераль закон нигезендә алып барыла.

114 статья

1. Татарстан Республикасы Прокуроры үз урынына, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килештереп, Россия Федерациясе Генераль прокуроры тарафыннан билгеләнеп куела.

2. Татарстан Республикасы Прокуроры һәм аңа буйсынган прокурорлар Россия Федерациясе Конституциясенең, Татарстан Республикасы Конституциясенең, федераль законнарның, Татарстан Республикасы законнарының үтәлешенә федераль закон нигезендә күзәтчелек итә.

3. Татарстан Республикасы прокуратурасының вәкаләтләре, оештыру һәм эшчәнлек тәртибе федераль закон белән билгеләнә.

115 статья

1. Гражданнарга һәм оешмаларга юридик ярдәмне – адвокатлар коллегиясе, ә законнарда каралган очракларда бүтән юридик оешмалар һәм аерым гражданнар күрсәтә.

2. Татарстан Республикасында адвокатураны оештыру һәм аның эшчәнлек тәртибе закон белән билгеләнә.

V КИСӘК. ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ

116 статья

1. Җирле үзидарә, закон нигезендә һәм үзенә җаваплылык алып, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне халыкның мөстәкыйль хәл итүен, муниципаль милекне биләвен, аннан файдалануын һәм аның белән эш итүен тәэмин итә.

2. Җирле үзидарә референдум, сайлаулар уздыру юлы белән, турыдан-туры ихтыяр белдерүнең башка рәвешләре аша, җирле үзидарәнең сайланулы һәм башка органнары, җирле үзидарәнең урындагы затлары аша гражданнар тарафыннан гамәлгә ашырыла.

3. Җирле үзидарәнең үз символикасы булырга мөмкин.

117 статья

1. Җирле үзидарә, тарихи һәм җирле башка традицияләрне исәпкә алып, шәһәр һәм авыл торак пунктларында һәм башка территорияләрдә гамәлгә ашырыла.

2. Җирле үзидарә органнары структурасы халык тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә.

3. Җирле үзидарә гамәлгә ашырыла торган территорияләрнең чикләрен үзгәртү шул территорияләр халкының фикерен исәпкә алып рөхсәт ителә.

118 статья

1. Җирле үзидарә органнары муниципаль милеккә мөстәкыйль идарә итәләр, җирле бюджетны төзиләр, раслыйлар һәм үтиләр, җирле салымнар һәм җыемнар билгелиләр, җәмәгать тәртибен саклауны гамәлгә ашыралар, шулай ук җирле әһәмияткә ия бүтән мәсьәләләрне хәл итәләр.

2. Җирле үзидарә органнарына закон белән дәүләтнең аерым вәкаләтләре тапшырылырга мөмкин, аларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле матди һәм финанс чаралары бүлеп бирелә. Тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру дәүләт контролендә була.

119 статья

Татарстан Республикасында җирле үзидарә суд яклавы, дәүләт хакимияте органнары тарафыннан кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән өстәмә чыгымнарны компенсацияләү хокукы, җирле үзидарәнең Россия Федерациясе Конституциясендә, Татарстан Республикасы Конституциясендә, федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән хокукларын чикләүне тыю белән гарантияләнә.

120 статья

Җирле үзидарә органнарының һәм җирле үзидарәнең урындагы затларының Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль законнарга һәм Татарстан Республикасы законнарына каршы килүче хокукый актлары суд тәртибендә юкка чыгарылырга тиеш.

VI КИСӘК. ДӘҮЛӘТ СИМВОЛЛАРЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БАШКАЛАСЫ

121 статья

1. Татарстан Республикасының Дәүләт гербы, Дәүләт флагы һәм Дәүләт гимны – Татарстан Республикасы суверенитетын, Татарстан халкының үзенчәлеген һәм традицияләрен чагылдыручы рәсми символлары бар.

2. Татарстан Республикасының дәүләт символларын тасвирлау һәм аларны рәсми куллану тәртибе Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.

122 статья

Татарстан Республикасы башкаласы – Казан шәһәре. Татарстан Республикасы башкаласының статусы Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.

VII КИСӘК. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕН КАБУЛ ИТУ ҺӘМ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕНӘ ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ ӨСТӘМӘЛӘР КЕРТҮ ТӘРТИБЕ

123 статья

Татарстан Республикасы Конституциясенең 1 статьясының һәм әлеге статьясының нигезләмәләре бары тик Татарстан Республикасы референдумы нәтиҗәләре буенча гына үзгәртелергә мөмкин.

124 статья

1. Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү турында референдумда кабул ителүче карарлар, Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон, әгәр алар өчен референдумда тавыш бирүдә катнашучыларның яртысыннан артыграгы тавыш биргән булса, кабул ителгән дип санала. 2. Татарстан Республикасы Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон, әгәр алар өчен Татарстан Республикасы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесенең күпчелек тавышы бирелсә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән дип санала.

125 статья

1. Референдум нәтиҗәсендә яисә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон ундүрт календарь көн эчендә халыкка игълан итү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Президентына җибәрелә.

2. Татарстан Республикасы Президенты ундүрт календарь көн эчендә Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы законга имза сала һәм халыкка игълан итә.

3. Референдум нәтиҗәсендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы законны Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кире кагу рөхсәт ителми.

126 статья

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында закон Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кире кагылган очракта, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан паритет нигездә килештерү комиссиясе төзелә.

2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесенең күпчелек тавышы белән элек кабул ителгән редакциядә хупланган Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кабат кире кагыла алмый һәм җиде көн эчендә халыкка игълан ителергә тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ел Конституциясы

Сабақтың барысы:І. Ұйымдастыру кезеңі.ІІ. Сабақтың мақсатын айту.ІІІ. Үй тапсырмасын тексеру.ІV. Бекіту. 1.     2-сабақта берілген жаңа сөздермен танысып, жұмыс істеу.2....

РФ конституциясе

РФ конституциясе...

Татарстан Республикасы конституциясе

Татарстан Республикасы конституциясе...

ТР Конституциясе

ТР Конституциясе...