Внеклассное мероприятие "Устами младенца"
методическая разработка по алгебре (5 класс) по теме

Маннапова Роза Агллуловна

Мероприятие проведенная на Неделе математики в 5-7 классах

Скачать:


Предварительный просмотр:

         «Устами младенца «Сабый теле белән

1 нче уен “Рассуждалки» “Фикер йөртүләр”

Сүзне беренче тапкырдан  табучыга  15 очко,икенче тапкырдан -10 очко, өченче тапкырдан- 5 очко.

команда

Табасы сүзләр

Сүзлзрнең аңлатмасы

    1

нокта

  1. Җөмләдә була, карта да ,кешеләр битендә булырга мөмкин
  2. геометриянең төп фигурасы
  3. Җөмлә ахырында куела

    2

  Кисемтә

  1. Тигез, туры
  2. Озын яки кыска була
  3. Башы һәм ахыры бар.

    1

  Почмак

1.Өйдә дә, шкаф та да, парта да була.

2.Анда балалар да булырга мөмкин. Аңа бәрелеп синяк алырга мөмкин.

3.Нокта һәм ике нурдан торган геометрик фигура

    2

    Тамыр

  1. Агачларда, үсемлекләрдә була.
  2. Җөмлә тикшергәндә аны билгеләргә кирәк.
  3. Тигезләмәне дөрес тигезлеккә әйләндерүче сан.

2 нче уен.”Загадалки” “Табышмаклар”

1 минутта  һәр команда ничә җавап бирә ала. Һәр дөрес җавапка бер очко.

Сорау:                                                                       Җавап:

1. Вакланмада бар                                                  санаучы яки ваклаучы

2. Мичкәнең төбе                                                    түгәрәк

3. Квадратның диагональәре                                 тигез

4. Турыда була                                                         нокта

5. Журналга куялар                                                билге

6. Әйләнәдә була                                                    диаметр яки радиус

7. Аны беркем дә яратмый                                     “2” яки “1”

8. Санаганда кулланалар                                       цифрлар

9. Өчпочмакта була                                               як, түбә, почмак

10. Әйләнәнең ике ноктасын тоташтыра            хорда

   Икенче парга сораулар:

1. Квадратның почмаклары                                  туры

2. Стаканның   төбе                                               түгәрәк

3. Тапкырга кире гамәл                                        бүлү

4. Аны барысы да ярата                                        “5”

5. Аның белән әйләнә сызалар                             циркуль

6. Чиктәш почмаклар үзлеге                                 суммасы 180

7. Ромбның диагональләре                                   перпендекуляр

8. Бәхетсез сан                                                        13

9. Бирелгән сорауга алалар                              җавап

10. Кушканда чыга                                            сумма

 III.Объяснялки.

Сүзне ике тапкырдан табу, 1 дән -10 очко, икенчедән 5 очко

“Сызым өчпочмагы”

  1. Укучыларның сумкасында була. Алар аны математика дәресендә куллана.Берничә төрле булырга мөмкин.
  2. Яклары һәм почмаклары тигез булмаска мөмкин. Аның белән перпендекуляр төзиләр.

“Параллель турылар”

  1. Аларны һәр кешенең дә күргәне бар. Поезда яки трамвайда барганда күрергә мөмкин.Алар безнең класста да  күп.
  2. Алар беркайчан да кисешмиләр.

“Мәйдан”

  1. Аның белән квартира сатып алганда кызыксыналар. Зур булса сөенәләр.
  2. Барлык күппочмакларда да була.Формула белән исәплиләр.

“Әйләнә”

  1. Без аны күп җирдә очратабыз.Чәй эчкәндә дә күрәбез.Көнкүрештә дә бик күп алар.
  2. Йомык сызык. Яссылыкның бер ноктасыннан тигез ераклыкта ятучы нокталар күплеге .

IY .”Обгонялки» “Куышлы”

Сорау ике командага да бер үк бирелә, флажок күтәреп җавап бирәләр.

Һәр табылган сүзгә 5 очко.

БИЕКЛЕК . Кешеләрдә дә була,өйләрдә дә, агачларда да. Зур да , кечкенә дә була. Ул сездә дә , миндә дә бар.Очпочмаклар да да бар.Өчпочмак түбәсе белән каршы яткан якны эченә алган турыга үткәрелгән перпендекуляр кисемтәсе.

ЦИЛИНДР.

Агач кәүсәсенә охшаш фигура. Элегрәк ирләр шул исемдәге  баш  киеме  киеп йөргәннәр.Пространство фигурасы.Чиләккә дә охшаш үзе..

Почмак

Алдына бер сан куйсаң, ул бик тәмле ашамлык була.Үзе геометрик фигура.

Бик күп геометрик фигураларда бар. Зурлыгы градусларда үлчәнә. Бер ноктадан чыгучы ике нур белән төзелә.

Китап.

Борынгы заманда алар бөтенләй булмаган, соңрак аларны төреп куя торган булганнар.Бүген алар бик күп. Укучыларда да, укытучыларда да. Күп кешеләрнең планшетларында да бар.Аларны махсус кибетләрдә дә саталар, мәктәпләрдә бушлай бирәләр..Алар белем чыганагы.”Агач түгел яфраклы, тун түгел тегелгән”

Калькулятор.

Укучылар аны бик яраталар, чөнки аларның эшен җиңеләйтә. Күбрәк өйдә кулланырга тырышалар. Кайбер имтиханнар вакытында аны кулланырга рөхсәт итәләр. Элекке исеме абак.

Укучылар укытучы күрмәгәндә парта астыннан , телефондагы дан кулланалар.

Штрих

   Бик күп укучыларда ул бар. Укытучылар аны кулланырга кушмый.Элек аның урынына башка әйбер кулланалар иде. Язма эшләр өчен кирәк. Хаталы язсаң, бозсаң бигрәк тә.Төзәткәч ап-ак булып кала.

Устами младенца.

6,7,8. класслардан 10 ар укучы катнаша.

Алып баручылар кечкенә балалар булып киенгән 11 сыйныф укучылары .

Жюри  математика укытучысы һәм 11 сыйныф укучылары.

Уен тәртибе

  1. Рассуждалки :Һәр командага икешәр бирелә, беренче юлында ук тапсалар -15 балл, икенчедән -10, 3 –дән -5 балл куела.
  2. Объяснялки : Һәр командага берәр. Беренчедән җавап бирсәләр -10 балл, икенчедән – 5 балл
  3. Загадалки : чират буенча 3әр табышмак әйтелә, дөрес җавапка 10 балл.
  4. Обгонялки. Алдан сигнал биргән команда җавап бирә, дөрес җавап 5 балл.
  5.  Йомгак ясау. Җиңүчеләрне билгеләү.

I конкурс”Рассуждалки»

5 класска  “Яссылык”

а) Бик тигез өслек, кабарып та , батып та тормый.

б) Аның кырыйлары юк, ул барлык якларга да җәелә.

в) өстәл өслеге, такта, тәрәзә пыяласы аны күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.

  6 класска: “Түгәрәк”

а) Аның башы да ахыры да юк, ул бик матур һәм кызыклы .

б) Әгәр аның буенча барсаң, чыгып киткән урыныңа кире кайтасың.

в) аны көймәләрдә, параходларда , корабльәдә очратырга мөмкин. Аларда аны “коткаручы” дип атыйлар.  

  7 класска: “Тигезләмәләр”

а) ул шундый әйбер, башта нәрсәнедер белмисең, аны кулланып табып була

б) кайбер мәсъәләләр бары тик аның ярдәмендә генә чишеләләр

в) башлангычта алар гади, 7 дә сызыкча, 8дә квадрат, 10 да тригонометрик булалар  

5 класска “Цифра”

а) бик борынгы заманда алар  бер генә төрле булган

б) аның зурлыгы кайда торуына бәйле

в) алар барысы унау, алар ярдәмендә сезгә билге куялар.

6 класска “Ваклаучы”

а) ул кешенең үз- үзен бәяләүен күрсәтә

б) ул бөтен әйберне ничә кисәккә бүлгәнне аңлата

в) вакланмада була

7 класска: “ Нокта”

а) ул механикада, физикада , геометриядә иң кирәкле , төп әйбер

б) Аны баш хәреф белән генә язяляр

в) аның үлчәме дә, зурлыгы да юк, геометриянең төп төшенчәсе

II конкурс “Объяснялки»

5 класс “Терсәк”

Ул борынгы үлчәү   берәмлеге ,аны күп халыклар кулланган,аның озынлыгы 38см дан 46 см га кадәр,Русиядә 11 гасырдан бирле кулланыла .Урта бармактан алып терсәккә кадәр ераклык .

6 сыйныфка “Сажин”

Русия халыкларының  борынгы үлчәү берәмлеге, 11 нче гасырдан бирле кулланышта, тәрҗемәсе “буй җитмәслек” мәгънәсендә, , элекке бригадирларның эш коралы булган, ике төрле була , берсе кыек дип атала.  

7 сыйныфка “Чакрым” “Верста” 

 Борынгы үлчәү берәмлеге , олырак кешеләр әле дә кулланалар .Русчасы әйләндерү “вертеть” мәгънәсендә, бу исемдә юл баганалары да булган . Озынлыгы 1 км дан озынрак.

III  конкурс “Загадалки”

5 класска  “Ноль”

Бер тиенгә ярамаган, мәгънәсез кешегә шулай эйтәләр.

6 класска “Циркуль”

Бу инструмент борынгы казылмалар вакытында да табылган

Геометрия дәресләрендә аның белән ике нокта арасындагы ераклыкны үлчиләр. Әйләнәне аңардан башка сызып булмый.

7 класска  “Пирамида”

Балалар уенчыгы.

Дөньядагы җиде могҗизаның берсе.

Куппочмаклардан төзелгән  күпкырлык

5 класска “Квадрат”

Аны шакмак дип тә атыйлар.

Ул геометрик фигура. Барлык яклары да тигез турыпочмаклык.

 6 класска “Вакланма

Лев Толстой  кешене шулай атаган.

Ике санның чагыштырмасы.

7 класска. “Счет”

Иң гади калькулятор.Элегрәк башлангыч класста аның белән санарга, кушарга һәм алырга өйрәнәләр иде.

Аны кибеттә әле дә кулланалар.

5 класска “Нур”

Алар безгә кояштан 8 минутта килеп җитәләр. Санлы һәм координаталы булалар. Бер башы бар, икенчесе   юк.

6 класска “Саннар”

Алар гади һәм төзелмә булалар. Так һәм җөп булырга мөмкиннәр.Натураль һәм рациональ булырга мөмкин.

7 класска “Градус

Бу үлчәү берәмлеге. Без җәен дә, кышын бигрәк тә аның белән кызыксынып торабыз.Спиртлы эчемлек бутылкаларына да язалар.Аның белән почмак зурлыгын үлчиләр.

 IY  конкурс Обгонялки” Куышлы

                          “Дәрес”

 1. Кайбер кешеләр аның тизрәк бетүен кәтөләр, уйныйсылары, сикерәселәре килә, ә ул бетми дә бетми. Кемдер аны ярата, ә күпчелеге яратмый.Кайвакыт эшлисең, эшлисең, ә эшеңне тикшергәч, аңа начар билге куялар, дөрес булмаган диләр. Ә бәлки вакыт җитмәгәндер, ул бит 45 минут кына

                     “Плюс”

2.Аны ике таяктан да ясап була, аны батареяләрдә дә күрергә мөмкин. Математикада ул гамәл тамгасы.

3.    “Тәнәфес”

Аны балалар бигрәк тә ярата, бигрәк тә начар укучылар. Ул театрда да бар. Анда ул берәү генә була. Бездә ул 5 яки 6. Звонок белән башлана һәм бетә.

              “Дәфтәр”

4.Ул беренче класс укучысына да унберенче классныкына да кирәк, аны бик кечкенәләр дә ярата. Өлкән класс укучыларында ул күбрәк, ә кайберләрендә берәү генә дә булырга мөмкин.Борынгы заманнарда алар булмаган, сугыш вакытында алар урынына гәҗит кулланганнар.12, 18 яки 48 битле булалар.

    “Көндәлек”

5.Ул укучыларга кирәгрәк, ләкин кайбер кешеләр, бигрәк тә кызлар, язучылар аны яза.Начар укучылар аны бик яратмый, бигрәк тә ата-анасы сорый башласа Директор яки завуч сораса гына сумкадан чыга кайбер укучыларда..Хәзер ул ике төрле., берсен укучы тутыра, берсе үзе тула.Аңа билге куялар.

6.”Форма”

         Ул укучыларда да , хәрби кешеләрдә дә була. Спорт өчен аерым булырга тиеш.аны һәр мәктәп үзе сайлый, ләкин ул бердәм булырга тиеш.

7.ГИА яки  ЕГЭ.Имтихан

 Алар һәр төрле уку йортларында да була.  Елга икешәр дә була әле.Аның белән беренче класстан ук куркыта башлыйлар. Дүртенчеләр аның белән Яңа елга кадәр үк очраша. Саннарын һаман арттыра торалар.Бердәм дип тә атыйлар аларны.

8.Почмак

Алдына бер сан куйсаң, ул бик тәмле ашамлык була.Үзе геометрик фигура.

Бик күп геометрик фигураларда бар. Зурлыгы градусларда үлчәнә. Бер ноктадан чыгучы ике нур белән төзелә.

9. Китап.

Борынгы заманда алар бөтенләй булмаган, соңрак аларны төреп куя торган булганнар.Бүген алар бик күп. Укучыларда да, укытучыларда да. Күп кешеләрнең планшетларында да бар.Аларны махсус кибетләрдә дә саталар, мәктәпләрдә бушлай бирәләр..Алар белем чыганагы.”Агач түгел яфраклы, тун түгел тегелгән”

10. Калькулятор.

Укучылар аны бик яраталар, чөнки аларның эшен җиңеләйтә. Күбрәк өйдә кулланырга тырышалар. Кайбер имтиханнар вакытында аны кулланырга рөхсәт итәләр. Элекке исеме абак.

Укучылар укытучы күрмәгәндә парта астыннан , телефондагы дан кулланалар.

11. Штрих

   Бик күп укучыларда ул бар. Укытучылар аны кулланырга кушмый.Элек аның урынына башка әйбер кулланалар иде. Язма эшләр өчен кирәк. Хаталы язсаң, бозсаң бигрәк тә.Төзәткәч ап-ак булып кала.

Y. Йомгаклау. Җиңүчеләрне билгеләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по математике для учащихся 7-8 классов Игра «Устами младенцев»

Внеклассное мероприятие по математике  для учащихся 7-8 классов Игра «Устами младенцев»...

"Устами младенца" внеклассное мероприятие по математике

Математическая игра "Устами младенца" для учащихся 5-9 классов...

Внеклассное мероприятие "Устами младенца"

Физическая игра для уащихся 7 класса...

Внеклассное мероприятие по физике Игра «Устами младенца»

Окружающий мир материален. Материальны все физические тела и вещества, а также частицы, входящие в состав атомов, материален свет, звук, радиоволны, физические поля. Все, что происходит вокруг, очень ...

Внеклассное мероприятие с родителями учащихся 1-4 классов "Устами младенца"

Разработка внеклассного мероприятия "Устами младенца" ...

Внеклассное мероприятие " Устами младенца"

Внеклассное мероприятие « Устами младенца»Цель:  формирование  целостного  восприятия  природы,  осознание  необходимости  чуткого,  бережного  отношения...