"Иң көчсез звено" уен
план-конспект занятия по алгебре (8 класс) на тему

Ахметова Ильсояр Хадисовна

Математикадан " Иң кечкенә звено"  уены. Командалар ярышы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon " Иң көчсез звено" уены.57.5 КБ

Предварительный просмотр:

   Тема:  “Иң көчсез звено” уены.

     Максат: 1. Укучыларның математика буенча алган белемнәрен

                     тикшерү, уен барышында куллану.

                     2. Укучыларның тиз һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

                     3. Математика фәненә кызыксыну тәрбияләү.

    Метод:  уен

     Җиһазлау: катнашучыларның исемнәре язылган карточкалар.

                   I   Уен барышы аңлатыла.

         Беренче турда бер минут эчендә чират буенча сигез уенчыга сорау-  

  лар бирелә.Бер минут үткәннән соң нәтиҗә ясала: уенчылар иң начар    

  җавап бирүчене уеннан төшереп калдыру өчен үзләре шушы уенчы

  исеме язылган карточканы күтәрәләр. Кемнең исеме иң күп, шул уеннан

  төшеп кала. Башка турларда да шулай ук. (6 тур уйналына.)

         7 нче турда калган ике уенчы арасында гына ярыш үткәрелә. Чират-

  лап сораулар бирелә. Кайсы уенчы күбрәк сорауга дөрес җавап бирә шул

  җиңүче була. Әгәр очколар саны тигез булса, өстәмә сорау бирелә.  

                   II Уен барышы.

                                           Беренче тур.

  1. Бер ноктадан чыгучы ике нур белән төзелгән фигура? (почмак)
  2.  а2- в2 ның таркалышы? (а-в)(а+в)
  3. Геометриянең пространстводагы фигураларны өйрәнә торган өлеше?  (стереометрия)
  4. у = ах2 функциясенең графигы?   (парабола)
  5. 676 дан квадрат тамыр?    (26)
  6. Фалес – грек галимеме, француз галимеме?  (грек)
  7. Синуслар теоремасы?
  8. У =  функциясе ничек атала? (кире пропорциональлек)
  9.  Нәрсә ул вектор? (юнәлешле кисемтә)
  10. Параллелограмм мәйданы? (S=a*h)
  11. Дискриминант табу формуласы? (в2-4ас)
  12. Беренче электрон исәпләү машинасын төзүче совет галиме?  

            (Лебедев)

  1. 25 нең квадраты? (625)
  2. Сызыкча функцияләрнең графиклары кайчан параллель?  

                 (коэффициентлары бертөрле булса)

     Алып баручы: Кем сезгә уен барышында сораулар буенча фикер йөр-

  тергә тыгызлый? Сезнеңчә кем уенны бәреп китәргә тиеш? “Самое

  слабое звеноны” билгеләргә вакыт җитте. Сезнеңчә фикер..., нигә  

  син  аны чыгарырга уйладың?

                   Икенче тур.

  1. Ике туры кисешкәндә килеп чыккан почмак? (вертикаль)
  2. Герон формуласы?
  3. Туры пропорциональлек функцияләренең графиклары кая кисешә? (координаталар башлангычында)
  4. Түгәрәк мәйданы? (        )
  5. Тетраэдрның ничә кабыргасы?  (6)
  6. 1 сәгатьттә ничә минут?   (60)
  7. 113 гади санмы, төзелмәме?   (гади)
  8. Түгәрәкнең ике радиус белән чикләнгән өлеше?  (сектор)
  9. а33 формуласының таркалышы?    (а-в)(а2+ав+в2)
  10. Дәрәҗәне дәрәҗәгә күтәргәндә нишләргә?  (дәрәҗә күрсәткечләрен тапкырларга)
  11. Трапециянең урта сызыгының озынлыгын ничек табалар?  (нигезләрен кушалар, икегә бүләләр)
  12. Шар кисемендә нинди фигура?    (түгәрәк)
  13. Нәрсә ул тангенс?  (sin ның сos ка чагыштырмасы )

     Алып баручы: Сезнеңчә, кем уенны дәвам итә алмый. Кемне үз ара-  

  гыздан калдырасыгыз килми. “Самое слабое звено”ны билгеләргә вакыт  

  җитте.

                   Өченче тур.

        1) Нинди почмак җәенке була?  (90  тан зур, 180  тан кечкенә)

      2) Өчпочмакның түбәләре әйләнә өстендә ятса, әйләнә камаучымы,  

  камаулымы? (камаучы)

      3) Әйләнә озынлыгы формуласы?   (     )

           4) 1 метрда 100 см, ә 1 км ничә сантиметр?  (100000)

      5) 8 килеп чыксын өчен икене нинди санга бүләргә кирәк?  (   )

      6) Өчпочмакның бер почмагы 90 , икенчесе 46 , өченчесе күпме? (44)

     

          Алып баручы: Кемгә бераз ял итеп алырга кирәк. Кем “самое слабое  

  звено” булырга тиеш? Аны сайларга вакыт җитте.

                   Дүртенче тур.

  1. sin2 x+cos2 x нәрсәгә тигез? (1)
  2. Теләсә нинди өчпочмакта ягына үткәрелгән биеклек медиана да, биссектриса ба булып тора. Бу дөресме?   (юк)
  3. Куб параллелепипед буламы? (әйе)
  4. Нәрсә ул түгәрәк секторы? (түгәрәкнең ике радиус белән чиклән-гән өлеше, яки үзәк почмак эчендә яткан өлеше)
  5. Нинди саннар 9 га бүленә? (әгәр санның цифралары суммасы 9 га бүленсә, ул сан 9 га бүленә)

     Алып баручы: Кемнең җитәрлек дәрәҗәдә белеме юк? Кем бернәрсә-

  сез китәргә тиеш? “Самое слабое звено”га кемне күрсәтәсез?

                   Бишенче тур.

      1) 196 дан квадрат тамыр?   (14)

     

      2) Билгесез кушылучыны ничек табалар?  (суммадан билгеле кушылу-  

  чыны  алабыз)

      3) 2 гә бүленми торган саннар? (так)

      4) Өчпочмакның мәйданын табу формуласы?  (S= ah)

      5) Арифметик прогрессиянең аермасы?   (d)

      6) sin 90 нәрсәгә тигез?  (1)

     

     Алып баручы: Кем белән ярышуның кызыгы бетте? “Самое слабое

  звено”ны билгеләргә вакыт җитте.

                   Алтынчы тур.

            1) Әйләнә тигезләмәсе?     (х22=R2)

      2) Алгебра һәм анализ башлангычлары китабының авторы?  

               (А.Н. Колмогоров)

      3) tg х белән сtg х ның тапкырчыгышы нәрсәгә тигез?  (1)

               Алып баручы: Ниһаять, төп уенчыларыбызны билгеләргә вакыт җитте.  

  Кемне арагыздан төшереп калдырырга кызганмыйсыз.”Иң көчсез звено-  

  ны” билгеләргә вакыт җитте.

                   Җиденче тур.

             Алып баручы: Хәзер ярышны икегез арасында гына алып барабыз.

  Кайсыгыз көчлерәк икәнлеген билгеләү өчен сорауларга җавап бирерсез.

  1. Әгәр почмакның якларын кисүче параллель турылар аның бер ягында тигез кисемтәләр кисеп алса, бу турылар аның икенче ягында да тигез кисемтәләр кисеп ала. Бу кем теоремасы?  (Фалес)
  2. Яссылыкта кертелгән х, у координаталарын кем координаталары дип атыйлар? (Декарт)
  3. Векторларның скаляр тапкырчыгышын ничек табалар?  (ике вектор озынлыгын алар арасындагы почмак косинусына тапкырлыйлар.)
  4. Өчпочмаклар охшашлыгының берәр билгесен әйт.
  5. Турыпочмаклы өчпочмакта почмакның косинусын ничек табалар? (почмакны төзүче катетны гипотенузага бүләләр)
  6. 1 квадрат метрда ничә квадрат сантиметр?  (10000см2)
  7. “Математика – фәннәр патшасы, арифметика – математика патшасы”. Бу кем сүзләре?    (К.Ф. Гаусс)
  8. “Математик мәгълүматларны укучы үзе мөстәкыйль рәвештә аңлап, иҗади үзләштергәндә генә аларны оста һәм файдалы итеп куллана ала”. Кем сүзләре?  (А.Н. Колмогоров)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

"Иң көчсез буын" 8класс.

Материкларның мәйданнарын,тауларның кайда урнашуын,иң зур утрауларны кабатлау....