Сценка "Гулливер и Лиллипут"
классный час по алгебре (6 класс)

Давлетшина Тагзима Махмутовна

Гулливер и Лиллипут спорит  1 кг картошки весит сколько килограмм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenka_gulliver_i_liliput.docx17.47 КБ

Предварительный просмотр:

            Гулливер белән Лилипут. (сценка)

А.Б. Көннәрдән бер кәнне Гулливер белән Лилипуд очрашканнар һәм сөйләшеп киткәннәр.

Гул. Мин синнән 12 тапкыр озынырак икән. Джонатан Стифт үзенең кипабында мине 6 фут, сине 6 дюм озынлыкта дип язган. Бер футта 12 дюйм., димәк мин 12 тапкыр озынырак. Син мине 1әрвакыт тыңларга тиеш.

Лил. Ярар, син миннән 12 тапкыр озынырак ди, әмма без бит икебез дә кешеләр. Син минем хокукларымны хөрмәт итәргә тиеш, без икебез дә бер тигез!

Гул. Ничек бертигез? Без икебез ике төрле!

Лил. Юк! Безнең уртаклыкларыбыз бик күп. Менә син дә картофель-фри ашап җибәрәсе иде дип уйлап торасыңдыр әле.

Гул. Дөрестән дә... Менә бит, без барлык бәрәңгене кичә ашап бетердек. Базарга барасы була инде.

А.Б. Гулливер белән Лилипут базарга бәрәнге алырга киттеләр. Алар 13 килограмм бәрәнге алдылар. Кем күпме күтәреп кайткандип уйлыйсыз? Ни өчен 13 дип уйлыйсыз? Кем күпме күтәреп кайткандип уйлыйсыз? (пауза) Дөрес, Гулливер12 кг, 1 кг дип уйлыйсыз. Шулай микән, биологтан сорап карыйк әле.

Биолог: Без биологлар күптән исбат иттек инде, мускул көче аның озынлыгына түгел, ә киселеш мәйданына пропорциональ. Мәйданны квадратта табалар. Димәк 13 килограммны 12:1 түгел, ә 12 квадратта:1, яисә 144:1 чагыштырмасында бүләбез. Моннан Гулливерга 12 килограмм 910 грамм, Лилипутка 90 грамм күтәреп кайтырга туры килер.

А.Б. Лилипут белән Гулливер өйгә кайткач та, бәрәнгене поварга тапшырдылар.

Повар: Бәрәнгеләрегезне аерым тартмаларга салырга кирәк булыр.

Лил. Монда уйлыйсы юк инде, миңа 1, Гулливерга 12 килограммы була.

Гул. Күтәреп кайтканда алай булмады бит.

Повар: Туктагыз! Гулливер Лилипуттан 12 тапкыр озынырак. Гулливерның ашказаны 12 кубна тапкыр зурырак булырга тиеш, чөнки ашказаны ул савыт, аның күләмен шулай табабыз. Димәк 13 килограммы без 12:1 чагыштырмасында түгел, ә 1728:1 чагыштырмасында табабыз. Шулай булгач Лилипут тартмасына 7,5 грамм, ә Гулливерга 12 кг 992,5 гр туры килер.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока английского языка " Гулливер в стране Лиллипутов.", 5 класс

Технологическая карта урока английского языка " Гулливер в стране Лиллипутов.", 5 класс p { margin-bottom: 0.25cm; direction: ltr; color: rgb(0, 0, 10); line-height: 120%; text-align: lef...