Кан әйләнеше түгәрәкләре
план-конспект урока по биологии (8 класс) на тему

Ярхамова Минзиля Василовна

Укучыларга йөрәк һәм кан тамырлары катнашында бара торган катлаулы процесс – кан әйләнешен, кан әйләнешенең кечкенә һәм зур түгәрәкләрен аңлату.

Төп төшенчәләргә аңлатма бирү.

Кан әйләнеше органнарының төзелеше турында белемнәрне ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kan__ylneshe_tugrklre.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Кан әйләнеше органнары. Кан әйләнешетүгәрәкләре.

Биология 8 класс

Әдәбият:

1. Д.В. Колесов, Р.Д. Маш, И.Н.Беляев “Биология. Человек” Тематическое и поурочное  планирование к учебнику. -  М.: Дрофа, 2008

2. Уроки биологии Кирилла и Мефодия. “Человек и его здоровье”, 8 класс

Максат: Укучыларга йөрәк һәм кан тамырлары катнашында бара торган катлаулы процесс – кан әйләнешен, кан әйләнешенең кечкенә һәм зур түгәрәкләрен аңлату.

Төп төшенчәләргә аңлатма бирү.

Кан әйләнеше органнарының төзелеше турында белемнәрне ныгыту.

Метод: өлешчә - эзләнү.

Җиһаз: таблица, карточкалар, дәреслек.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

        1. Кан әйләнеше органнарын санап чык? (йөрәк, кан тамырлары)

        2. Йөрәк ничә өлештән тора? (2 – сул, уң).

        3. Кешенең йөрәге ничә камералы? (4).

        4. Кан тамырларына характеристика бирергә? Артерия, вена, капилляр...

        5. Таблица буенча: Укучылар йөрәкнең уң яртысында нинди кан? (веноз)

II. Яңа тема:

Әйе, йөрәкнең уң ягына кислородка ярлы  веноз кан килә. Уң карынчык, кыскарып канны үпкә артериясенә, этеп чыгара, шуннан ике тармакка аерылган үпкә артериясе буйлап кан үпкәләргә юнәлә. Үпкәләрдә алар тагын да ваграк артерияләргә тармакланып, күп санлылы үпкә куыкчыкларын чолгап алган капиллярлар хасил итәләр, капиллярлар 2нче башыннан веналарга тоташа, ә веналар йөрәккә килә. Шулай итеп, укучылар, кан әйлнеше хасил була.

Безнең бүген сезнең белән өйрәнәсе тема, нәкъ шулай атала.

Дәфтәргә теманы язабыз: Числоны поляга: Тема: Кан әйләнешенең зур һәм кечкенә түгәрәкләре.

Безнең максат: Кан әйләнешенең зур һәм кечкенә түгәрәкләренең үткән юлын, кайдан башланып кайда бетүен, канның составы ничек үзгәрүен һәм организм өчен әһәмияте нинди икәнен карап китәбез.

Кан әйләнешенең зур һәм кечкенә түгәрәкләре дидек, шулай булгач, организмда кан әйләнешенең  ничә түгәрәге бар? (2).

Искә төшерик әле, укучылар, алдагы елда үткән биологияне. Хайваннарның кан әйләнеше. Балыклар кан әйләнешенең ничә түгәрәге бар? (1). Бакалардан башлап кан әйләнешенең төзелеше катлаулана, 2 түгәрәк барлыкка килә (зур һәм кечкенә түгәрәкләр). Кешедә дә ике түгәрәк.

Кечкенә түгәрәк  уң карынчык кыскарудан башланып китә, веноз кан үпкә куыкчыкларына кереп, үзендәге углекислий газны үпкә куыкчыгына биреп, андагы кислородны үзенә кушып артериаль канга әйләнә. Аннары кан веналарга җыела һәм сул йөрәкалдына килә. Димәк, кечкенә тәгәрәкнең юлын характерлап китик:  канның уң карынчыктан башлап үпкә артеррияләре, капиллярлары һәм веналары аркылы сул йөрәкалдына кадәр үткән юлы үпкә кан әйләнеше яки кан әйләнешенең кечкенә түгәрәге дип атала.

- Сул йөрәкалды кыскарып кан сул карынчыкка канны этеп чыгара.

Сул карынчык кыскарып, артериаль канны аортага  кешенең иң эре артериясенә этеп чыгара. Аннан бөтен органнарга китә, үзендәге кислородны органнарга, күзәнәкләргә бирә, алардагы эшчәнлек продукты булган углекислый газны үзенә куша, веноз канга әйләнә, уң йөрәкалдына әйләнеп кайта.

Өске күп канлы вена, аскы күп канлы вена.

Ярым айсыман клапаннар – канның бер генә юнәлештә хәрәкәтен тәэмин итә. Нәтиҗә: Канның сул карынчыктан башлап бөтен органнар аша әйләнеп уң йөрәкалдына кадәр үткән юлы – кан  әйләнешенең зур түгәрәге дип атала.

- Кан әйләнешенең зур һәм кечкенә түгәрәкләре булуының нинди әһәмияте бар? – Организмны О2 белән тәэмин итә, СО2 газдан арындыра.

- Кан әйләнешенең кечкенә түгәрәге аша үткәндә кан ничек үзгәрә? – веноз кан → артериаль кан.

- Кан әйләнешенең зур түгәрәге аша үткәндә кан ничек үзгәрә? – артериаль кан → веноз кан.

III.  Йомгаклау.

Кан әйләнеше түгәрәкләре

Кан әйләнешен барлыкка китергән органнар

Канның төсе, составы

1. кан әйләнешенең кечкенә түгәрәге

Уң карынчык → үпкә артериясе → үпкә капиллярлары → сул йөрәкалды

куе кызыл веноз кан → сыек кызыл артериаль кан

2. кан  әйләнешенең зур түгәрәге

Сул карынчык → аорта → органнар → уң йөрәкалды

сыек кызыл артериаль кан → куе кызыл веноз кан

IV. Өйгә эш. § 21


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Организмда кан әйләнеше. Кан әйләнеше органнары

Бу дәрес укыту программасы буенча билгеләнгән дәресләрнең берсе....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Урок татарского языка для  русскоязычных  детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Урок татарского языка для  русскоязычных  детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....

Бөтендөнья су әйләнеше.

Презентация 6 классның гидросфера бүлегендәге "Бөтендөнья су әйләнеше" темасын узган вакытта дәрескә кызыксынуны, укучыларның иҗади эшләү сәләтләрен үстерү максатыннан кулланыла....

А.Хәлимнең "Казыктагы тальян" хикәясендәге образлар сурәтләнеше (фәнни эш)

А.Хәлим прозасы – яшәешебезнең көзгесе, милли сурәтебезнең гарип формаларга керүен татарның үзенә күрсәтү, ваемсызлык йокысына талган милләттәшне уяту идеясенең нечкә сәнгать алымнарына төренеп, әдәби...