Укучыларны биологиядән БДИ га хәзерләгәндә С өлеше биремнәрен чишү
статья по биологии (11 класс) по теме

 

Доклад

Тема: « Укучыларны биологиядән БДИ га хәзерләгәндә С өлеше биремнәрен чишү.”

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon s_tibyndagy_biremnrne_bashkaru.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

Район методик берләшмәсе.

Доклад

Тема: « Укучыларны биологиядән БДИ га хәзерләгәндә С өлеше биремнәрен чишү.”

С тибындагы биремнәрне башкару

3 нче өлеш киңәйтелгән җавап бирүне таләп итүче биремнәрне үз эченә ала. Алар барысы да белем дәрәҗәсенең югарылыгын тикшерәләр. БДИда катнашучылар арасында С тибындагы биремнәрне башкаручылар елдан ел күбәя бара, укучыларның хәзерлекләре яхшыра бара.С өлеше үз эченә 6 сорауны ала. С1 өчен 2 балл куелса, С2-С6 өлешләренең дөрес чишелеше өчен 3 балл куела.

С1 - биологик белемне практик ситуациядә тикшерүгә юнәлтелгән сорау.

С2 - югары дәрәҗә белемнәрне тикшерүче бирем, текст, рәсем, график белән эшләү, тексттан хаталарны табып, дөрес вариантын язарга кирәк .

СЗ - организмнарның күптөрлелеге турындагы белемнәрне гомумиләштерү һәм куллануны тикшерүгә юнәлтелгән сораулар..

С4 - биологик системалар турында белемнәрне гомумиләштерү һәм куллану..

С5 - цитология, экология, эволюциядән белемнәрне яңа ситуациядә куллана белүне тикшерүгә юнәлдерелгән биологик мәсьәләләр чишү.

С6 - генетикадан белемнәрне яңа ситуациядә куллана белүне тикшерүгә юнәлтелгән мәсьәләләрне чишү.Генетика бүлеген узган вакытта укучылар белән моногибрид(А- өлешендә), дигибрид, Морган законы, билгеләрне җенескә тоташып күчү законнарына, рәсем буенча бирелгән мәсьәләләргә тиешенчә игътибар итү кирәк. Быелгы уку елында полимериягә карата да мәсьәләләр дә тәкъдим ителде.  

 БРИга укучыларны әзерләгәндә 6 нчы сыйныфтан алып, барлык материалны кабатлап чыгарга тырышабыз, берничә авторның дәреслекләрен, ботаникадан, зоологиядән, анатомиядән кулланырга  туры килә. Чөнки Сонин дәреслекләрендә систематика начар яктыртылган, гигиена да юк дәрәҗәсендә. Төрле дәреслек бер-берсен тулыландыра гына, схема, рәсемнәр дә төрлелеген күзәтеп була. Һәрбер параграфтан соң бирелгән сорауларга җавап бирү, игътибар белән рәсемнәрне, схемаларны, аларга бирелгән аңлатмаларны өйрәнү  укучыларда  БДИ тапшырганда ышанычны арттыра.Төрле темаларга караган чагыштырма таблицалар төзү, мәсәлән, үсемлек һәм хайван күзәнәкләренең төзелешен, өч тип суалчаннарның төзелешен һәм яшәешен, бер һәм ике өлешле үсемлекләрне чагыштыру материалны яхшырак истә калдырырга һәм укучыларның логик фикерләвен үстерергә ярдәм итә. Катлаулы темаларны узганда дәрестә таблицалар, схемалар белән дәрес материалын  аңлаешлы, гади итеп укучыга ирештерү дә укытучының төп бурычы булып тора.Терминнарга, аларның ясалышына игтибар итү дә бик мөһим..

Аеруча кыенлык тудырган, органик дөньяның классификациясе, матдәләр алмашы, тере табигатьнең үсеш дәрәҗәләре, эволюциянең этәргеч көчләре, юнәлешләре һәм нәтиҗәләре, экологик закончалыклар һәм башка авыр сорауларга игътибар итәргә кирәк. БРИга укучыларны әзерләгәндә цитология, генетика мәсьәләләре, эволюция, экологиягә караган сораулар югары дәрәҗәдә катлаулы булырга тиеш. Шулай ук текст белән эшләүне күз алдында тоткан биремнәргә де игътибар итәргә кирәк. (Мәсәлән, текста хаталарны табу).

Төп биологик закончалыкларны, тәгълиматларны, биологик төшенчәләрне, мәсәлән, Мендель законнарын, Н.И.Вавиловның гомологик рәтләр, яралгыларның охшашлыгы законнарын кабатларга һәм аларны конкрет биремнәр өстендә кулланып карарга тәкъдим итәм, чөнки укучылар, законнарны белгән очракта да, мәсьәләләрне чишкәндә һәм сорауларга җавап биргәндә еш кына үз белемнәрен куллана алмыйлар.

Имтиханга әзерләнгәндә проблемалы эш алымнарын кулланырга кирәк: белемнәрне яңа ситуацияләрдә куллану, чагыштыру, сәбәп-нәтижә бәйләнешен ачыклау, практик эшләр башкару. Мәсәлән, сөйрәлүчеләрнең тышкы һәм эчке төзелешен кабатлаганда түбәндәге проблемалы сорау куярга мөмкин: рептилияләр коры җирдә яшәүгә ничек җайлашканнар, судан аерылуга нәрсә мөмкинлек биргән? Мондый сорау рептилияләрнең тән өслеге, сулыш алу системасы һәм үрчүләре турында күзаллауларны билгеле бер логикага сала. «Ни өчен?» дигән сорау биология дәресләрендә еш кабатланырга тиеш, чөнки бу сорау органнарның функцияләре, организмның төзелеше, яшәеше һәм табигатьтәге әһәмияте арасында сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыкларга ярдәм итә.

  БДИ га укучыларны яхшы  әзерләү өчен,  укытучыдан үз фәнен тирәнтен белүне, фән өлкәсендәге яңалыкларны үзләштереп баруны, күп төрле фәнни әдәбият, ЕГЭ буенча чыккан китаплар белән танышып баруны, үз белемен күтәрү өстендә һәрдаим шөгыльләнүне таләп итә.   БДИ ны  укучының уңышлы тапшыруы  иң беренче чиратта укучының  тырышып хәзерләнүеннән дә тора. Белемнең нигезе нык булган очракта укучы экзаменда да сынатмый. Укучылар никадәр иртәрәк БДИ га хәзерлекне башлыйлар,шулкадәр  отышлырак. Уку елы азагындарак кына исләренә төшкән укучылар да кайвакытта очраштыргалый. Бу очракта нәтиҗә дә югары була алмый.

С өлешен уңышлы башкарып чыгу өчен фәнне яхшы белү кирәк.  

Иң беренче чиратта укучы сорауны дикъкат белән укып чыгып , нәрсә соралганын аңларга тиеш. Кайчак укучы читкә китеп кирәкмәгән ,соралмаганны  яза, бу очракта җавапка балл да куела алмый. Укучыларга җавапны кыска, төгәл, итеп язарга фикернең  тирәнтен чагылышына ирешү өчен күнекмәләр булдыру өстендә эш алып барам. Дәресләрдә кечерәк класслардан ук укучыларның белемнәрен бәяләгәндә БДИ эшләре буенча тестлар, сораулар буенча укучыларның белемнәрен бәяләргә тырышам . Генетика, аксым  биосинтезы,экологиягә карата төрле таратма карточкалар эшләнде,алар шушы темаларны узганда, өстәмә әзерлек эшләре вакытында кулланыла. БДИ бирүче укучылар белән дәрестә генә түгел, дәрестән тыш вакытта да, түгәрәкләрдә  дә эш алып барам. Сәләтле бала белән фән олимпиадаларына хәзерлек эшләре дә белем фундаментын ныгытырга ярдәм итә. ЕГЭ буенча чыгарылган СД -дисклар, махсус программалар компьютерда  укучыга шөгылләнергә уңай, укучы үз мөмкинлекләрен дә чынбарлыкта чамалый ала, күбрәк эшләгән саен укучыда белем ягыннан  ныгый, психологик яктан да тренировка ала. Яр буенда утырып, йөзәргә өйрәнеп булмый дигән халык мәкален истә тотып эшләү зарури.Укытучы укучыга булдыралмыйсың дип түгел, тырышсаң булдырырсың дип якын килеп эшләргә, психологик яктан  укучыны әзерләргә тиеш.Күбрәк төрле материал белән эшләгән саен сорауларга дөрес җавап бирү мөмкинлеге дә арта бара, охшаш сорауларны да очратырга мөмкин.Бала сәләтле булган саен, укытучыга С биремнәрен аңлату, төшендерү җайлырак. Авыр үзләштерүче укучылар бу биремнәрне түбән дәрәҗәдә эшлиләр, чөнки биремнәр  көчле логик фикер йөртүгә корылган. Укытучы җавап язу тәртибен дөрес төшендермәгән очракта, яртылаш эшләнгән эш тә эксперт тарафыннан бәяләнмичә калырга мөмкин. Мәсәлән С2 дә укучы җөмләләр арасындгы ялгыш җөмләләрне күрсәтеп тә ,дөреслеген аңлатып бирмәгән очракта балл куелмый.

 С2 Бирелгән тексттагы хаталарны табыгыз. Хаталы җөмләләрнең номерларын билгеләп, хаталарын төзәтеп языгыз.

1.  Барлык тере организмнардагы кебек үк үсемлекләрдә дә матдәләр алмашы бара.

2. Алар үсәләр һәм үрчиләр, сулыйлар, тукланалар.

3. Сулаганда алар углекислый газ йоталар һәм кислород бүлеп чыгаралар.

4. Алар тереклек итүләренең беренче елында гына үсәләр.

5.  Барлык үсемлекләрдә туклану төре буенча автотроф организмнар. Алар орлыклар ярдәмендә таралалар һәм үрчиләр.

(3,4,5- аңлату ...)

 

Шулай ук С2 дә текст буенча критерийларны билгеләргә кирәк булган сорауны тикшерик.

С2 Йорт тычканы - тычканнар ыругына керүче имезүче хайван. Башлангыч ареалы -Төньяк Африка, Евразиянең тропик һәм субтропиклары, кеше белән бергә һәркайда таралган. Табигый шартларда тереклек итә, орлыклар белән туклана. Төнлә һәм эңгер-меңгердә бик актив, һәр үрчүдә 5тән алып 7гә кадәр балалары туа. Текста төрнең нинди критерийлары характерлана? Аңлатып бирегез

(географик-ареал; экологик- туклану үзенчәлеге, активлыгы үзгәрү;физиологик- үрчемдәге балалар саны.)

Укучы критерийларны дөрес санап та, кайсы җөмләдә моның чагылганын язмаса,шулай ук эксперт тарафыннан балл куелмый. Соңгы елларда БДИ эшләрендә генетик мәсәләләрне укучыларның дөрес итеп чишүләрен билгеләп үтү кирәк. С өлешенә керешмәгән, җавап язмаган укучы юк диялек. БДИ эшләрендә дә ел саен диярлек үзгәрешләр булып тора, алар белән укытучы танышып барырга тиеш. Интернет буенча махсус сайтта БДИ буенча сорауларга җаваплар  табарга мөмкин.

3 нче өлеш

Бу өлеш биремнәрен (С1 - С6) үтәү өчен 2 нче номерлы җаваплар бланкын кулланыгыз. Башта биремнең номерын (С1 һ. б.), соңыннан аңын җавабын языгыз. С1 биременә - ирекле формада кыска җавап, ә С2 – С6 га тулы җавап языгыз.

С1. Ни өчен җирне сөрү, культуралы үсемлекләрнең яшәү шартларын яхшырта?

С2 Йорт тычканы - тычканнар ыругына керүче имезүче хайван. Башлангыч ареалы -Төньяк Африка, Евразиянең тропик һәм субтропиклары, кеше белән бергә һәркайда таралган. Табигый шартларда тереклек итә, орлыклар белән туклана. Төнлә һәм эңгер-меңгердә бик актив, һәр үрчүдә 5тән алып 7гә кадәр балалары туа. Текста төрнең нинди критерийлары характерлана? Аңлатып бирегез.

СЗ Хайван күкәй күзәнәгенең төзелешен һәм функциясен аңлатып бирегез.

С4 Коры җирдә үсүче үсемлекләрдә, коры җирдә яшәүгә бәйле рәвештә нинди җайлашулар бар?

С5     Ароморфозга билгеләмә бирегез. 1-2 мисал китерегез.

С6. Рәсемдә таныштырылган, нәселдә кара төс белән күрсәтелгән билгенең нәселдән нәселгә күчү характерларын күрсәтергә (доминант яки рецессив, җенес белән тоташкан яки тоташмаган) ата-аналарның һәм балаларның беренче һәм икенче буында генотибын билгеләгез.

С1     Ни өчен кайнар цехларда эшләүчеләргә тамак кибүен басу өчен тозлы су эчәргә кушалар?

С2 Бирелгән тексттагы хаталарны табыгыз. Хаталы җөмләләрнең номерларын билгеләп, хаталарын төзәтеп языгыз.

1.  Барлык тере организмнардагы кебек үк үсемлекләрдә дә матдәләр алмашы бара.

2. Алар үсәләр һәм үрчиләр, сулыйлар, тукланалар.

3. Сулаганда алар углекислый газ йоталар һәм кислород бүлеп чыгаралар.

4. Алар тереклек итүләренең беренче елында гына үсәләр.

5.  Барлык үсемлекләрдә туклану төре буенча автотроф организмнар. Алар орлыклар ярдәмендә таралалар һәм үрчиләр.

СЗ     Ни өчен бактерияләрне эукариотларга кертеп булмый?

С4     Кешенең тормыш эшчәнлегендә канның әһәмияте нинди?

С5     Идиоадаптациягә билгеләмә бирегез. 1-2 мисал китерегез.

С6 Кызыл җимешле томатны сары җимешлесе белән кушылдырганда беренче буында(F1) 1/2 өлеш кызыл җимешле, 1/2   өлеш сары җимешле токым алынган. Ата-ана һәм гибрид организмнарның генотиплары нинди?

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларны бердәм дәүләт тестларына әзерләү алымнары

9 сыйныф укучыларын бердәм дәүләт тестына әзерләгәндә кулланырга була...

Укучыларны Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләүнең алшартлары.

БҮЛЕК. УКУЧЫЛАРНЫ ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘҮНЕҢ АЛШАРТЛАРЫ1.1.     Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең торышы  ..........................61.2....

Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен биремнәр варианты

Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен биремнәр варианты. Биремнәр Ә.Ш.Юсупова, Г.Р. Мөгътәсимова һ.б. "Татар теле. 9 нчы сыйныф: Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма"га( Казан: Г...

Аттестация буенча тестированиега әзерләнү өчен биремнәр

Аттестация буенча тестированиега әзерләнү өчен биремнәр...

БДТ С өлеше буенча сочинение язарга әзерләнү.

Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен ныгыту. Әхлак нигезләренә игътибар итү; кеше елмаюының көче, матурлыгы, ...

Рус телле укучыларны БДИ әзерләү материаллары

9 сыйныфның рус телле укучылары белән эшләүче укытучылар өчен....

Укучыларны олимпиадага әзерләү

Олимпиада школьников представляет собой интеллектуальное соревнование между учащимися, увлеченными определенной сферой знаний....