Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен биремнәр варианты
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен биремнәр варианты. Биремнәр Ә.Ш.Юсупова, Г.Р. Мөгътәсимова һ.б. "Татар теле. 9 нчы сыйныф: Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма"га( Казан: Гыйлем, 2016) нигезләнеп, шул үрнәк буенча эшләнде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен биремнәр варианты

Эшләде: Мингазова И.Р., Усманова Э.М.

Әлмәт шәһәре 16 нчы урта мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

1 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 1-20 нче биремнәрне үтәгез.

                                                                Әни ялга киткәч.

      1) Безнең әби күрше авылда тора. 2) Ял алгач та, әни әбиләргә кунакка китте. 3) Әни  булмагач, өй эче дә караңгыланып киткәндәй булды. 4) Кечкенә сеңлем Фәүзия дә күңелсезләнде.

     5) Бөтен эш әти белән минем өскә калды.6) Әни өйдә буганда, мин аңа бик булышмый идем.7) Өй эшенең күплеген дә белми идем. 8) Хәзер генә мин әнинең эше күп икәнлеген аңладым һәм аңа ярдәм итмәгән өчен үземне ачуландым.

   9) Иртә торабыз. 10) Мин Фәүзияне юындырам. 11) Киемнәрен табып бирәм, кайберләрен үзем кидерәм, кайберләрен үзенә кияргә кушам.

     12) Аннары, форточкаларны ачып, идәнне себерәм.13) Әти чәй кайната һәм бергәләп чәй эчәбез. 14) Мин Фәүзияне балалар бакчасына илтеп кайтам һәм мәктәпкә китәм, ә әти эшкә китә.

    15) Мин өйгә әтидән иртәрәк кайтканга күрә, аш та пешереп куя идем. 16) Бу эш миңа башта бик авыр булды. 17) Ашны я күп итәм, я бик аз була. 18) Кайвакыт  аш бик тозлы була, кайчак тоз салырга онытам. 19) Шулай да тәмле аш пешерергә өйрәндем.    

     20) Беркөнне минем чалбар төймәм төште. 21) Мин, азапланып булса да, үзем тактым.

      22) Бөгәрләнгән күлмәк белән дәрескә барып булмый бит инде. 23) Кулны пешерә-пешерә,үтүкләргә дә өйрәндем.

      24) Көннәр үткәч, бүлмәбезнең идәне дә пычранды. 25) Әйбәтләп, чалбар балакларын сызганып куйдым да әйдә юарга!

      26) Менә әни  кунактан кайтты. 27) Эшләремне сөйләп < >  мин аны көлдереп бетердем.

     28) Ул:

      - Бик яхшы иткәнсең. 29) Эшең безгә булса, өйрәнүең – үзеңә. 30) “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - дигәннәр бабайлар. 31) Бу- бик дөрес,- диде.

    32)  Шуннан соң мин буш вакытларымда әнигә булыша башладым.

                                                                                                             (Абдулла Алиштан)

1-20 нче биремнәрне укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.

1.Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була?

Әни ялга киткәч, малай нәрсәгә өйрәнә?

1)Ул буш вакытларында әнисенә булыша башлый.

2)Әни  кунактан кайтты.

3)Көннәр үткәч, бүлмәбезнең идәне дә пычранды.

4)Малай эшкә өйрәнә.

________________________________________

2. Метафора булган җөмләне табыгыз.

1) Эшең безгә булса, өйрәнүең – үзеңә.

2)Кулны пешерә-пешерә,үтүкләргә дә өйрәндем.

3) Әни  булмагач, өй эче дә караңгыланып киткәндәй булды.

4) Бөтен эш әти белән минем өскә калды.

______________________________________

3.  5 нче җөмләдән әйтелеше  язылышына  туры килмәгән сүзне язып алыгыз.

_______________________________________

4.  8 нче җөмләдән әйтелеше  язылышына  туры килмәгән сүзне язып алыгыз.

_________________________________________

5. 32 нче җөмләдән ярдәм итә  сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

__________________________________

6.  20 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

___________________________________

7.  5-8 җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

_____________________________________

8.  22-25 нче җөмләләр арасыннан тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

_______________________________________

9. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Аннары,(1)форточкаларны ачып,(2)идәнне себерәм. Мин Фәүзияне балалар бакчасына илтеп кайтам һәм мәктәпкә китәм, (3) ә әти эшкә китә.

___________________________________

10. Кушма җөмләләр арасына куелган өтернең номерын языгыз.

            Мин өйгә әтидән иртәрәк кайтканга күрә, (1) аш та пешереп куя идем. Ашны я күп итәм,(2) я бик аз була.

___________________________________

11. 14 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

___________________________________

12. 27 нче җөмләдә < > тамгасы урынына  нинди тыныш билгесе куела? Җавапны сүз белән языгыз.

__________________________________

13. 5-8 нче җөмләләр арасыннан инкарь җөмләнең номерын языгыз.

14. Тиңдәш кисәкләргә  бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Киемнәрен табып бирәм,(1) кайберләрен үзем кидерәм,(2)кайберләрен үзенә кияргә кушам. Аннары, (3) форточкаларны ачып, (4) идәнне себерәм.

________________________________

15. 4 нче җөмләдән шатланды сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

________________________________

16. 18 нче җөмләдән сыйфатны табып языгыз.

__________________________________

17. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

Бөгәрләнгән  күлмәк белән дәрескә барып булмый бит инде.

___________________________________

18. 20 нче җөмләдән кушма сүзне табып языгыз.

____________________________________

19. 27 нче җөмләдән [э] авазы   [ө]ләшеп әйтелә торган сүзне табып языгыз.

____________________________________

20. 8 нче җөмләдән иялек килеше  кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

_____________________________________

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки 21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез.

21.1. Ул:

      - Бик яхшы иткәнсең. Эшең безгә булса, өйрәнүең – үзеңә. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - дигәннәр бабайлар. Бу- бик дөрес,- диде.

Текстта китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинение күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

21.2. Нәрсә ул һөнәргә өйрәнү? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” дигән темага сочинение языгыз. Тезисны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәсеннән чыгып формалаштырыгыз.Сочинение күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Единое республиканское тестирование  по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ для обучающихся, изучающих татарский язык      в русских группах общеобразовательных   организаций     ...

Рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына  татар теленнән бердәм республика тестын үтүгә тест (1 вариант)....

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А-Е и заголовками 1-8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок....

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге 9нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты...

Бердәм республика тесты

Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?...

Бердәм республика тесты.

Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?...