Бердәм республика тесты
материал (9 класс) по теме

Хамаева Гульфина Азгаровна

Хат үрнәкләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hatlar.docx38.81 КБ

Предварительный просмотр:

9 нчы сыйныф укучыларына ДЙА эшендә хат язу алгоритмы.

  1. Биремне игътибар белән укыгыз. Терәк хаттагы сорауларны ачыклагыз.

  1. Хатның башлам өлешен языгыз. Башлам өлешендә исәнләшү була, хатны язучының исеме әйтелә, хәлләре сорала, алынган хат өчен рәхмәт белдерелә.

  1. Терәк хаттагы мәгълүматка фикерегезне белдерегез. Андагы мәгълүматны сылтама буларак файдаланыгыз.

  1. Терәк хаттагы сорауларга җавап языгыз. Җавабыгызда шулай ук терәк хаттагы гыйбарәләрне куллана аласыз.

  1. Хатыгызны йомгаклагыз. Йомгак өлешендә үз сорауларыгызны да яза аласыз. Саубуллашырга, җавап хаты көтүегезне белдерергә онытмагыз. Шулай ук хатны язучының исемен (үз исемегезне) һәм хат язылу көнен күрсәтергә кирәк.

1 нче вариант.  Имтихан.

        Исәнме, дустым Артем! Сиңа хат яза дустың Валерий. Хәлләрең ничек? Әти – әниең, энең ничек? Чирләмиләрме? Аларга сәлам әйт. (18 сүз)

        Артем, имтиханнарга әзерләнәсеңме? Репетиторга йөрисеңме?

        Минем хәлләр әйбәт.  Мин татар теле белән тарихтан имтиханга әзерләнәм. Миңа телдән имтиханнар ошый, чөнки, сөйләгәндә, хаталар күренми. Имтиханнарга без көн саен әзерләнәбез. Көн саен консультацияләр була, репетиторга йөрибез. Өйдә барлык материалны тагын бер кат укыйм, сөйлим; татарча диктантлар язам һәм сүзлек белән тикшерәм.

Ярый, дустым, сау бул! Имтиханнарыңны яхшы гына бир. Сиңа уңышлар телим.  Миңа хат яз. Кабат сәлам белән Валерий. (18 сүз)

2 нче вариант. Ял.

Исәнме, дустым Артем! Сиңа хат яза дустың Валерий. Хәлләрең ничек? Әти – әниең, энең ничек? Чирләмиләрме? Аларга сәлам әйт. (18 сүз)

        Минем хәлләр әйбәт. Менә укулар да башланды. Җәйге каникуллар бик тиз үтеп китте. Ялларны  мин авылда үткәрдем. Анда әбигә булыштым, түтәлләргә су сиптем, чүп утадым. Малайлар белән балыкка йөрдем, урманга гөмбәгә бардык.

Каникуллар вакытында  Казанга экскурсиягә дә бардык. Анда универсиада карадык. Миңа Казанда бик ошады. Шәһәр бик матурланган, чиста. Ә август аенда өйдә булдым. Әти – әнигә булыштым.  Миңа җәйге каникуллар бик ошады.  

Ярый, дустым, сау бул! Яхшы укы! Хат яз. Кабат сәлам белән Валерий. (12 сүз)

25 нче сентябрь,  2014 нче ел.

3 нче вариант.Туган көн.

Исәнме, дустым Артем! Сиңа хат яза дустың Валерий. Хәлләрең ничек? Әти – әниең, энең ничек? Чирләмиләрме? Аларга сәлам әйт.

        Дустым, туган көнем – минем дә яраткан бәйрәмем. Минем туган көн май аенда. Без минем туган көнне үткәрдек. Дусларым безгә кунакка килделәр. Без бергәләп уйнадык, күңел ачтык. Ә бәйрәм ахырында торт ашадык. Тортны әнием үзе пешерде.

        Миңа Яңа ел, 8 нче март бәйрәмнәре ошый. Бу бәйрәмнәрне без гаиләбез белән үткәрәбез. Тәмле ризыклар пешерәбез, бер – беребезне котлыйбыз, бүләкләр бирәбез.

        Дустым, синең үзеңә нинди бәйрәмнәр ошый? Син бәйрәмнәрне яратасыңмы?

Ярый, дустым, сау бул! Яхшы укы! Хат яз. Кабат сәлам белән Валерий.

4нче вариант. Шигырь бәйрәме.

Исәнме, дустым Артем! Сиңа хат яза дустың Валерий. Хәлләрең ничек? Әти – әниең, энең ничек? Чирләмиләрме? Аларга сәлам әйт.

Минем хәлләр әйбәт. Яхшы гына укып йөрим.  

Безнең дә мәктәптә төрле чаралар үткәрелә, без дә катнашабыз.  Әле яңа гына Муса Җәлилгә багышланган кичә үткәрдек. Аның шигырьләрен сөйләдек, әсәрләрен сәхнәләштердек. Рәсемнәр конкурсы булды. Мин беренче урын алдым.  Шулай итеп, Муса Җәлил иҗаты белән якыннан таныштык.

Минем яраткан шагыйрем -  Фәнис Яруллин. Миңа аның шигырьләре, хикәяләре ошый. Фәнис  Яруллинның үз тормышы белән танышкач, шигырьләре тагын да ошый башлады.

Дустым, синең үзеңә кайсы шагыйрь ошый? Син шигырьләр  яратасыңмы?

Ярый, дустым, сау бул! Яхшы укы! Хат яз. Кабат сәлам белән Валерий.

5 нче вариант. Спорт.

Исәнме, дустым Артем! Сиңа хат яза дустың Валерий. Хәлләрең ничек? Әти – әниең, энең ничек? Чирләмиләрме? Аларга сәлам әйт.

Минем хәлләр әйбәт. Яхшы гына укып йөрим.  Дәресләрдән соң спорт секциясенә йөрим.  Мин хоккей белән шөгыльләнәм. Көндә тренировкага йөрим. Без әле яңа гына Чаллыда ярышларда булдык, Чаллы командасын җиңдек.  Тиздән Азнакайга барачакбыз. Аларның командасы көчле, бераз куркыта.

Ярый, дустым, сау бул! Яхшы укы! Сиңа   йөзү ярышларында  җиңүләр телим.  Хат яз. Кабат сәлам белән Валерий.

6 нчы вариант. Компьютер.

Исәнме, дустым Артем! Сиңа хат яза дустың Валерий. Хәлләрең ничек? Әти – әниең, энең ничек? Чирләмиләрме? Аларга сәлам әйт.

Минем хәлләр әйбәт. Яхшы гына укып йөрим.  Миңа төрле фәннәр ошый. Бигрәк тә, физика, информатика дәресләре.  Мин дә  компьютер белән “дус”. Информатика дәресләрендә без компьютерда эшләргә өйрәнәбез. Электрон почта белән танышабыз, презентацияләр ясыйбыз.

Электрон почта аша мин күбрәк укытучым белән аралашам. Миңа ул төрле биремнәр җибәрә, ә мин җавапларны җибәрәм. Мине син “сыйныфташлар” челтәреннән таба аласың. Минем анда дусларым күп. Без төрле темаларга сөйләшәбез, фикерләребез белән уртаклашабыз.

Ярый, дустым, сау бул! Яхшы укы! Сине “сыйныфташлар” челтәрендә көтеп калам.   Кабат сәлам белән Валерий.

7 нче вариант. Һөнәр. (Профессия)

Исәнме, дустым Артем! Сиңа хат яза дустың Валерий. Хәлләрең ничек? Әти – әниең, энең ничек? Чирләмиләрме? Аларга сәлам әйт.

Минем хәлләр әйбәт. Яхшы гына укып йөрим.   Мин дә киләчәк турында уйлыйм. Миңа төрле һөнәрләр ошый. Мәсәлән, программист, электрик, дизайнер. Ләкин мин программист булырмындыр, чөнки әтием программист булып эшли. Ул  инде миңа бу һөнәр турында күп сөйләде, мине өйрәтте. Минем апам да компьютерчы.  Ул мәктәптә эшли.

Ә син кем булырга телисең? Сиңа нинди һөнәрләр ошый?

Ярый, дустым, сау бул!  Кабат сәлам белән Валерий.

8 нче вариант. Дуслык.

Исәнме, дустым Артем! Сиңа хат яза дустың Валерий. Хәлләрең ничек? Әти – әниең, энең ничек? Чирләмиләрме? Аларга сәлам әйт.

Минем хәлләр әйбәт. Яхшы гына укып йөрим.

Минем дә дусларым күп. Ләкин иң якыны  берәү генә. Без аның белән бергәләшеп дәрес әзерлибез, компьютерда уйныйбыз, урамга чыгабыз. Без бик дуслар. Ул миңа авыр чакта булыша, хәлләремне сорый, киңәшләр бирә. Мин дә дуслык, дуслар кирәк дип саныйм, чөнки җирдә дусларсыз яшәп булмый. Мин дә дуслыкның кадерен беләм, чөнки без үземнең дустым белән балалар бакчасыннан ук бергә уйныйбыз, аралашабыз.

Ярый, дустым, сау бул! Син дә үзеңнең дустың турында яз! Кабат сәлам белән Валерий.

9 нчы вариант. Казан.

Исәнме, дустым Артем! Сиңа хат яза дустың Валерий. Хәлләрең ничек? Әти – әниең, энең ничек? Чирләмиләрме? Аларга сәлам әйт.

Минем хәлләр әйбәт. Яхшы гына укып йөрим.  

Дустым, минем Казан шәһәрендә булганым бар. Казан – бай тарихлы зур шәһәр. Аңа 10 – 11 нче гасырларда нигез салынган. Анда истәлекле урыннар күп. Мәсәлән, Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Универсиада авылы.

Узган ел Казанда үзгәрешләр күп булды. Универсиада өчен спорт биналары, ял итү урыннары төзелде. Метро станцияләре артты.

        Дустым, мин сиңа быел Казанга барырга киңәш итәм. Сау бул! Миңа хат яз! Кабат сәлам белән Валерий.

10 нчы вариант.

Исәнме, дустым Артем! Сиңа хат яза дустың Валерий. Хәлләрең ничек? Әти – әниең, энең ничек? Чирләмиләрме? Аларга сәлам әйт.

Минем хәлләр әйбәт. Яхшы гына укып йөрим. Бу атнада гаиләбез белән табигатькә чыктык.  Минем дә туган ягым бик матур.  Безнең якта урманнар күп, мул сулы елгалары бар. Балыклы Ык елгасы үзе генә дә ни тора?! Матур аланнарда җиләкләр күп, урманнарында гөмбәләр үсә. Шул байлыкны сакларга гына кирәк.

Без, гаиләбез белән ял иткәч, чүп – чарларны җыйдык. Әтием белән мин корыган агачларны бер җиргә чыгарып куйдык. Без үзебездән табигатьне саклауга өлеш керттек.

Ә син табигатьне, туган ягыңны яратасыңмы? Туган якның гүзәллеген саклыйсыңмы?

Ярый, дустым, сау бул! Миңа җавап хаты яз! Кабат сәлам белән Валерий.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Единое республиканское тестирование  по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ для обучающихся, изучающих татарский язык      в русских группах общеобразовательных   организаций     ...

Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен биремнәр варианты

Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен биремнәр варианты. Биремнәр Ә.Ш.Юсупова, Г.Р. Мөгътәсимова һ.б. "Татар теле. 9 нчы сыйныф: Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма"га( Казан: Г...

Рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына  татар теленнән бердәм республика тестын үтүгә тест (1 вариант)....

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А-Е и заголовками 1-8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок....

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге 9нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты...

Бердәм республика тесты

Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?...

Бердәм республика тесты.

Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?...