Каен елый
методическая разработка (биология, 5 класс) по теме

Шайхиева Гулюса Саматовна

Укучыларга каен агачы турында мәгүлүмат бирү, аның кеше өчен файдалы булган якларын ачыклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaen_elyy1.docx49.95 КБ

Предварительный просмотр:

  Каен елый

Максат: 1. Укучыларга каен агачы турында мәгълүмат бирү.

                  2. Каен агачынын кеше өчен файдалы булган якларын ачыклау.

                  3. Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: плакатлар; картиналар (И.И.Левитан  “Осеннее солнце”, А.А.Пластов  “ Лесная речка”, А.К.Саврасов “Грачи прилетели”);    укучылар төзегән җыентык; “Арбор авылы тарихы” альбомы; компьютер, проектор, презентация.

Чара  барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  1. Энергизатор “Комплимент”.

           Укучылар басып, бер-берләренә карата матур сүзләр (комплимент) әйтәләр.

  1. Төп өлеш.
  1. Кроссворд чишү (Табышмаклар әйтү)
  •  Язын дөньяга килә,

             көзен саргаеп үлә. (яфрак)

  • Язын яшел, көзен сары, кышын ак,

           Үзе кансыз, озак яши, - уйлап тап. (агач)

  • Терт итә дә мерт итә.

           Суга карап көн итә. (зирек)

  • Үзе тауныӊ башында,

           Яшел күрке башында. (нарат)

Укытучы:  Укучылар нинди сүз килеп чыкты? Әйе, КАЕН.  

Укытучы: Укучылар, каен турында нинди табышмаклар һәм мәкальләр беләсез?

(укучылар өйдә әзерләп килгән табышмаклар һәм мәкальләрне әйтешәләр.)

Табышмаклар әйтешү  

Мәсәлән,

  • Өй каршында ак чикмәнле солдат.
  • Ак чикмәне аркаулы,

           Асты кызгылт астарлы

  • Ак киемен кигән , яшел чугын элгән.
  • Ак багана, яшел чатыр,

           Астында шабан(көтүче) ятыр.

Мәкальләр әйтешү

Мәсәлән,

-Каен тузы юеш булмый.

- Каен тузына масаер, имән үзенә масаер.

- Каен төбенә тал чыкмый.

- Каены бар кайгырмас, тимере бар тилмермәс.

     Укытучы: Укучылар, без бүген каеннар турында сөйләшербез, каеннар турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тупларбыз. Һәм бүгенге  чарабызны  “Каен елый”  дип атарбыз.  

    Мин сүземне үзебезнеӊ авылдашыбыз, яраткан шагыйребез Гарифҗан абый Мөхәммәтшинныӊ нәкъ менә Арбор авылы каеннары  турында язган шигыреннан башлар идем.

“Әтием кенлыгы” Г.Мөхәммәтшин (“Бәхет”, 83 бит).

Барсам-кайтсам басуларга

Һаман шушы каеннар

Йөгереп чыга да каршыма

Күкрәгемә сарыла.

Әткәй утырткан каенар –

Һәркайсы һәйкәл кебек,

Җил искәндә әкрен генә

Улым, дип әйткән кебек.

Әткәй утырткан каенлык,

Әткәй утырткан урман,

Каеннарның аклыгы да

Әткәйдән күчкән нурдан.

Барсам-кайтсам басуларга

Юлым үтә шушыннан –

Ак каеннар әткәй кебек

Дога укый пышылдап.

    -Укучылар, шигырьдә сүз кайсы каенлык турында бара? Әйе, Садыйк посадкасы. Бу каен полосасын Садыйк Мөхәммәтшин (Г.Мөхәммәтшинның әтисе) бригадир булып эшләгәндә, аның җитәкчелегендә утыртылган.

     Арбор авылы  тирәсендә каенлыклар бик күп. Шулардан:

- Атау каенлыгы (юл өстендәге урманчыкта Атау исемле кеше адашып үлгән. Шуңа күрә каенлыкны “Атау каенлыгы” дип атыйлар);

- Әкәй каенлыгы (бу урманчык янында бик салкын буранлы көндә күрше Мари авылы хатыны адашып өшеп үлгән. Мари хатын-кызларын бездә әкәйләр диләр. Бу каенлыкны шушы вакыйга белән бәйләнешле рәвештә “Әкәй каенлыгы” дип атыйлар);

- Сыер хуты каенлыгы (көтү төш чорында шунда төшеп төш иткән, исеме шуннан килеп чыккан);

 - Озын каенлык (урманчык тар озын булып сузылган, шуның өчен “Озын каенлык” дип атала);

- Кара каенлык (төрле агачлар үсүче бу каенлык шактый куе, эченә керсәң караңгы һәм адашырдай зур урман булып тоела);

- Мәхмүт каенлыгы (Беткән каенлык) (бу каенлыкта Мәхмүт дигән кеше адашып йөргән. Авыл бабайлары аны күреп чыгарып кайтарып җибәргәннәр. Соңырак бу каенлыкны бетереп, чәчү чәчәләр. Бүгенге көндә ул “Беткән каенлык” дип атала), һ.б.

(“Арбор авылы тарихы” альбомы белән таныштыру, слайдтан фотолар карау, атамаларның килеп чыгышы белән таныштыру).

Каеннар турында бик күп рәссамнәр картиналар язганнар. (картинала карау)

Укытучы: Каеннар турында шигырьләр, хикәялар бик күп. Табышмаклар һәм әйтемнәр дә җитәрлек.

Укучылар, ә каен нинди агач икән соӊ? Без аны беләбез микән?

  1 нче укучы: ( “Каеннарныӊ ак яктысы” Флера Зыятдинова)

Күӊелемә тулган моӊ-сагыштан

Ямансулап йөргән бер чакны,

Килеп чыктым каен урманына,-

Каен урманнары яп-якты.

Күӊелемә ак нур булып тулды

Каеннарныӊ ап-ак яктысы.

Шушы аклык, шушы гүзәллекне

Ахыргача иде саклыйсы.

Көзге юлдан атлыйм  акрын гына,

Моӊсуланып шаулый  яфраклар.

Ярый әле җирдә каеннар бар,

Ярый әле җирдә аклык бар.  

Каен турында мәгълүмат бирү. (укучылар чыгышы)

2 нче укучы:  Зифа буйлы ак каен – урман күрке, ул – яктылык сөюче, иң күп таралган агач. Илебездә яфраклы агачлардан беренче урында каен тора. Каен – планетабызда иң түбән температурага чыдам. Каен тузы озак еллар череми, су үткәрми. Шуңа күрә халык каенны шатлык агачы дип саный.

   Укытучы: Каен турында сүз кузгатканбыз икән, аныӊ кеше өчен дә файдасы бик зур. Ул дөньяда ак кабыклы бердән-бер агач. Аныӊ бу ак кабыгын туз диләр. Каен тузы составындагы бетулин дигән матдә аны ак төсле итә икән. Латин телендә каенныӊ үз исеме “бетула”.  Бетулин порошок төсле матдә. Үзе бик яхшы яна. Шуӊа күрә каен тузы белән учак тергезеп жибәрү бик җиӊел.

            Каенныӊ суы дәва буларак да файдалы. Каен суында җимеш шикәре, алма кислотасы, аксымнар, С витамины, натрий, кальций, тимер, бакыр тозлары була. Бөек Втан сугышы елларында балалар һәм  яралы солдатлар өчен кесәл һәм компот ширбәтләре әзерләнгән. Мәсәлән, 1944 елда гына каеннардан 4500 тонна шифалы су агызып алынган.

            Каенныӊ себеркесе дә үзе бер сихәт. Каенныӊ яфраклары ревматизм, радикулит, буыннар авырганда бик нык ярдәм итә. Шулай ук яшь яфракларыннан ясалган ванна керәләр һәм авырган җирләренә ябыштырып куялар. Каен яфраклары төнәтмәсен йөткерү һәм шешенүдән дә файдаланалар. Аныӊ кайнатмасы белән чәч коелганда баш юалар.

            Каенныӊ бөресе бик яхшы үт суы һәм сидек кудыргыч, авыртуны басучы, яраларны савыктыручы чара булып санала.

Каен урманы һавасында булган фитонцидлар төрле зарарлы вирусларны һәм бактерияләрне алоэ, сарымсак, суганга караганда көчлерәк һәм тизрәк юк итә. Каен агачы үз энергиясе  белән организмны терелтүгә сәләтле. Аныӊ янына килеп баскач энергия агышын тоясыӊ.

            Каеннан шулай ук метил спирты, ацетон, серкә һәм дегет эшкәртеп алына.

           Каен  агачыннан фанера һәм мебель ясыйлар. (слайдлар карау)

3        нче укучы: Илебездә каенның 40 төре үсә. Шулардан сөялле һәм бөдрә каеннар – иң киң таралганнары. Каеннар арасында кара, көрән, сары һәм ак кайрылылары да бар. Ерак Көнчыгышның иң көньяк өлешендә Шмидт тимер каены үсә. Аның үзагачы бик каты һәм ул суда бата. Тимер каен бик акрын үсә, ләкин 300-350 яшькәчә яши. Камчаткадагы таш каенның кайрысы – кара, ә кәүсәсе кызыл төстә. Исемнәренә карап каеннарның кай төбәктә үскәннәрен белеп була: маньчжур каены, Байкал каены, Памир каены, Алтай каены, Даурия каены һ.б. Һәркайсы тышкы кыяфәте белән бер-берсеннән аерылып тора.

Укытучы: Каенныӊ бер төре кызыл китапка кертелгән. Ул - Кәрлә каен. Татарстанда Әлки районында, Россиядә Себердә очрый.

(Укучыларны Татарстанныӊ кызыл китабы белән таныштыру).  

4        нче укучы Гәрәфи Хәсәнов язмасыннан өзек укый:

          Ак каеннар язны тоеп алды: зифа кәүсәләреннән татлы су агызды. Өстә, ботаклар киткән тирәдә, тишек тишеп, ул суны тукраннар татыды. Янәшә иттереп тагы берне тиште. Шулай бер-бер артлы тишә-тишә ак кәүсәне әйләнеп чыкты. Һәр тишектән алтындай саргылт су саркылды. Озак та үтмәде, ул су  куера башлады – ак каен, түгәрәк алтын кыршау кигәндәй боҗраланып калды.

Укытучы:  (К.Тәхау “Табигать мизгелләре”китабыннан өзек)

      Урман эче яктырып киткән. Урманга яз исе таралган. Табигатьнеӊ шушы вакытына хас хуш исләрне иснәп, каеннар арасында йөрим. Кинәт күзләрем кәүсәсе җәрәхәтләнгән агачка төбәлде. Кемдер каенга балта белән кизәнгән, суын эчкән. Хәзер урман сылуыныӊ ярасыннан яшь тама. Моннан бер минут элек күӊелем язгы хисләр белән тулган иде, шушы хәлне күргәч, йөрәгемдә нәфрәт уты кабынды. Үз гомерендә агач утыртып, аны күз карасы кебек кадерләп үстерсә, ул адәм мондый  вәхшилекне кылмас иде. Нәфесенә юл куеп, ак каенны харап иткән. Бер йотым су хакына гомере буена җитәрлек итеп яралаган. Кызганыч, шәһәр һәм авыл яны урманнарында мондый күренешкә еш тап буласын.

Укытучы:  Каен суын эчәбез дип каенны җәрәхәтлибез икән, аныӊ ярыкларына паразит гөмбаләр эләгә. Алар, каенныӊ үзәгенә кереп, аны черетә башлыйлар. Зәгыйфь агачка урман кортлары – төрле бөҗәкләр ябырыла. Тирә-юньгә ямь биреп үскән яшь каен бер заман әкренләп корый башлый.

(“Каен яшьләре” хакында сөйләшү)

5        нче укучы ( Р.Вәлиеваның “Япь-яшь кенә ап-ак бөдрә каен” шигырен укый).

6        нче укучы (Ф.Зыятдинованың “Яралы каен” шигырен укый).

 Укытучы:

  • Укучылар, каен нигә елый?
  • ...

-  Укучылар, әгәр да сезнеӊ юлыгызда шушындый күренешләргә тап буласыз икән, нишләргә кирәк? Бу күренешләргә берничек тә битараф калырга ярамый. Укучылар, һәрвакыт  кешеләргә, табигатькә, агачларга мәрхәмәтле булыйк. Чыннан да, урман – табигый байлыкларыныӊ иӊ әһәмиятлесе. Якындагы урман да, тау битендәге ялгыз каен да, болар барсы да Туган илебезнеӊ бер өлеше.  Шулай булгач, аларны саклау, кадерләү – Ватаныбызны кадерләү ул.

Урманнар җир шарындагы кислородныӊ өчтән бер өлешен бирә. Бу – Кеше өчен яшәү, тормыш чыганагы. Урман – җирне эрозиядән саклый, дым белән туендыра. Урманнар булмаса, елга-күлләр кибәр иде. Шуӊа күрә, урманнарыбызны сакларга, аларны тагы да ишәйтергә кирәк. Тормышыгызныӊ әһәмиятле вакыйгалары һәм бәйрәмнәр уӊаеннан үзегезнеӊ йортыгыз янына, парк яисә урамга агачлар утыртсагыз, нинди матур эш булачак бу!

Еллар узар, һәм сезнеӊ исемдәге миләш, юкә, каеннар үсеп җитәр. Каенныӊ гомере бик кыска, нарат 350-600, чыршы 300-350 ел яшәсә, юкәнеӊ гомере 600 ел исәпләнелсә, ә каен бары тик 40-120 ел гына яши. Шуӊа күрә туган ягыбыздагы бу нәфис агачка да кадер-хөрмәт, миһербанлык күрсәтик, аны күбрәк үстерик. Яшел океаныбызныӊ асыл заты булган каеннар саклауга һәм кадерләүгә лаек. Ак каеннар паркларны, шәһәр тирәләрен, авыл тирәләрен бизәсен, язын чук шәлен бөркәнгән, алтын алкаларын таккан зифа агачлар күзләрне иркәләсен. Кая гына барсак та, безне каен кызлары озатып йөрсен.

 Каеннар яшьләрен түкмәсеннәр, шәбәреп үссеннәр!

III.        Йомгаклау өлеше

“Туган як каеннары” җыры башкарыла.

 Балтач муниципаль районы

  Арбор төп гомуми белем бирү

 мәктәбенең география укытучысы

 Шайхиева Гөлүсә Саматовна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Портфолио Хлюпиной Елены Михайловны

В портфолио отражены основные направления деятельности педагога, а также их результативность....

Сценарий спортивного праздника «Звёзды победы» учитель физической культуры Марочкина Елена Николаевна, МОУ «СОШ № 30» г. Старый Оскол 4 – е классы

Данное мероприятие - комплексное, которое реализует задачи военно– патриотического воспитания и развития физических качеств младших школьников. В программу праздника входят как спортивные конкурсы, об...

Спортивное мероприятие «Весёлые игры дюймовочек» учитель физической культуры Марочкина Елена Николаевна, МОУ «СОШ № 30» г. Старый Оскол

Сегодня чудесный весенний день – канун    первого весеннего праздника, праздника наших мам, бабушек, сестер – 8 Марта. По обычаю, в праздничные дни мы ходим в гости или принимаем ...

Персональная запись Андреевой Елены (руководитель - Глухова Светлана Анатольевна) на Международной детской Доске почёта

Воспитанница МБОУ  ДОД "Янтиковская детская школа искусств" - Андреева Елена  (руководитель Глухова Светлана Анатольевна) за свои победы на конкурсах разного уровня решением кол...

Сылу каен ник елый.

Открытое поддгруппове логопедическое занятие с детьми подготовительной группы....