Урок "Грибы-паразиты"
план-конспект урока по биологии (5 класс)

Гарифуллина Фарида Шараповна

Урок  "Грибы-паразиты" на татарском языке

Скачать:


Предварительный просмотр:


Дәрес темасы: Паразит гөмбәләр.

Дәреснең эчтәлеге:

Дәреснең этаплары

Укыту материалының эчтәлеге, укытучының эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлегенең формалары һәм төрләре

1.Оештыру

моменты

Укытучы дәрескә уңай психологик халәт булдыра.

Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. (Урман һәм кош тавышлары)

Укучылар, карагыз һәм тыңлагыз әле. Без сезнең белән каяда хәзер?

Ә урман белән  сезнең үткән атналарда өйрәнгән  дәрес темалары  арасында нинди бәйләнеш бар соң? (Без сезнең белән нинди организмнарны өйрәнәбез?)

Бүген безнең үзенчәлекле дәрес. Бүген без сезнең белән урманга гына түгел, ә басуларга, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларына сәяхәткә барырбыз. Ә сәяхәткә чыгар алдыннан “Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын”, - дигән мәкалъгә нигезләнеп, бер-берегезгә иптәш сайлагыз әле. Моның өчен без “Клок Баддис” ысулын кулланырбыз.

Сезнең партада фломастерлар һәм кәгазьләр, аларны алабыз  һәм сәгать ясыйбыз: түгәрәген сыздык , цифрблатларын язып куйдык. 9,12,3,6 саннарын түгәрәклибез һәм шушы вакытларда сез иптәшкә кемне сайлар идегез, шуларны ачыклыйбыз.

Ә хәзер сәгать 9 да парлашкан парлар минем янга килеп үзләренең статусларын  сайласыннар әле. (Аналитиклар, практиклар, тикшерүчеләр)

Сез сәяхәт вакытында урманчылар, агрономнар, врачлар ролендә булырсыз.  Төрле профессия кешеләренә  ныклы белемнәр кирәк.

-Сез нинди белемнәр тупладыгыз соң, әйдәгез шуларны тикшереп карыйк әле.

Укучылар торып басалар һәм утыралар.

Тыңлыйлар һәм җавап бирәләр

Кулларын күтәреп җавап бирәләр.

Тыңлыйлар һәм эшлиләр

Укучылар статусларын килеп ала.

2. Белемнәрне тикшерү

-Укучылар, без сезнең белән нинди организмнар патшалыгын өйрәнәбез?

- Хәзерге вакытта гөмбәләрнең ничә төре билгеле?

- Гөмбәләр өйрәнә торган фән ничек атала? Кем белә?

Ә хәзер мин һәр төркемгә биремнәр бирәм.

1 төркем – аналитиклар

2 төркем – тикшерүчеләр

3 төркем – практиклар

Укучылар җавап бирәләр

Укучылар биремнәрне алалар һәм эшли башлыйлар

3. Белемнәрне актуальләштерү, дәреснең темасын һәм максатын билгеләү

Экранга игътибар: видеофрагмент күрсәтелә.

Кем моны “Бу – сихер” дип уйлый кызыл түгәрәкне күтәрә.  Кем моны “Бу – авыру” дип уйлый – яшел түгәрәкне күтәрә.

Кем җавап бирергә кыенсына – сары түгәрәкне күтәрә.

10 с. уйлагыз һәм җавап бирегез.

- Укучылар, гөмбәләр ничек тукланалар?

- Туклану характеры буенча гөмбәләр нинди ике группага бүленә?

- Сапрофитлар ничек тукланалар?

- Ә нәрсә ул симбиоз?
- Нинди организмнар паразитлар дип атала??

- Без сезнең белән нинди гөмбәләрне өйрәндек?

- Ә бүген нинди гөмбәләрне өйрәнәбез?

Дәфтәрләрегезгә числоны һәм дәрес темасын язып куегыз.

100 меңләп төр гәмбәнең 10 меңнән артык төре паразит гәмбәләргә керә. Алар үсемлекләрне зарарлап, уңышны киметәләр, кешедә һәм хайваннарда авырулар китереп чыгаралар, торакларны җимерәләр.

- Шуңа күрә безнең алда нинди проблема барлыкка килә соң?

Дәфтәрләргә язып куегыз.Бу сорауга без яңадан өйләнеп кайтырбыз, әлеге сорауга җавап бирү безнең дәреснең нәтиҗәсе булыр.

Әйдәгез бергәләп дәреснең максатын һәм бурычларын билгелик.

  • Без нәрсә өйрәнәчәкбез?
  • Үз алдыгызга сез нинди бурычлар куясыз?

Укучылар җавап бирәләр

Укучылар үз фикерләрен түгәрәкләр ярдәмендә күрсәтәләр

Дәреснең темасын әйтәләр һәм дәфтәрләренә язып куялар «Паразит гөмбәләр»,

Проблема формалаштыралар:

 Паразит гөмбәләргә каршы ничек көрәшергә?

Укучылар дәреснең максатын һәм брычларын билгелиләр.

4. Яңа материалны өйрәнү

Паразит гөмбәләр бик күп организмнарны зарарлыйлар, шул исәптән кеше организмын да. Организмның авырганын ничек билгеләргә була соң?

Дөрес, күп кенә авыруларны тышкы билгеләре буенча билгеләргә мөмкин. Паразит гөмбәләр китереп чыгарган авыруларны да тышкы билгеләре буенча билгеләргә була. Һәм бу билгеләрне  белергә дә кирәк.

Паразит гөмбәләрне өйрәнү өчен сез нинди план төзер идегез?

План:     1. Паразит гөмбәнең исеме

  1. Зарарлаучы организмнар һәм тышкы билгеләре
  2. Көрәш һәм саклану чаралары

Ә шундый зур информацияне ничек итеп системага салырга булыр?

Әйе , без алар турында информацияне таблицага  тутырырбыз.

Ул таблица сезнең эш дәфтәрегездә  бар – 35 биттәге 55 биремне ачыгыз әле.

Таблиц өч баганадан тора

Паразит гөмбәнең исеме

Зарар күрүче организмнар

Билгеләре

Көрәш чаралары

Мин хәзер һәр өч парга биремнәр бирәм. Сез шул биремнәрне үтәп, таблицага  өйрәнгән гөмбә турында мәгълүматне язып куегыз. Сезгә 5 минут вакыт бирәм.

Беренче пар басуларда, икенче пар – яшелчә бакчаларында, өченче пар – җиләк-җимеш бакчаларында очрый торган гөмбәләр белән танышалар.

Беренче группа өчен бирем:

  1. § 16 (82 бит) “Каты кисәү” текстын укы һәм таблицага кирәкле информацияне яз.
  2. Дәреслектән “Арыш анасы” текстын һәм өстәмә информацияне укы, дәреслектә арыш анасы рәсемен кара һәм таблицаны тутыр.
  3. Ни өчен арыш анасы белән агулануны  “убыр тартышуы”  яки “Антония уты “ дип  атаганнар?

Икенче  группа өчен биремнәр:

  1. Яшелчәләрнең паразит гөмбәләре турында өстәмә информацияне өйрәнегез, аларның рәсемнәрен китаптан табыгыз.
  2. Бәрәңгедә тагы нинди авырулар була. Дәреслек текстыннан ул авырулар турында укып танышыгыз (83 бит).
  3. Алар турында  таблицага языгыз.

Өченче группа өчен биремнәр:

  1. Җиләк-җимешләрнең паразит гөмбәләре турында өстәмә информацияне өйрәнегез, аларның рәсемнәрен китаптан табыгыз.
  2. Петри чашкасындагы алмалар нинди гөмбә белән зарарланганнар? Дәлилле җавап бирегез.
  3. Алар турында таблицага языгыз. 

Эшчәнлеккә  көйләү

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Укучылар җавап бирәләр.

Укучылар планның бүлекләрен әйтәләр

Укучылар җавап бирәләр.

Таблицаны  өйрәнәләр, төзәтмәләр кертәләр

Укучылар биремнәрне үтиләр таблицаны тутыралар, җавап бирергә әзерләнәләр

5.  Группаларның

эшен тикшерү

Физкультминутка.

Безнең беренче сәяхәтебез басуга булыр. Укучылар, сез безнең басуларда үсүче нинди иген культураларын беләсез?

Аларны нинди паразит гөмбәләр зарарлыйлар икән?  Беренче парны тыңлап китик әле. Сез нинди гөмбәләр белән таныштыгыз.

Аларны игътибар белән тыңлагыз, алар сөйләгән гөмбәләр турында таблицагызга язып куегыз.

Безнең алдагы сәяхәтебез – урманга. Урманга без сезнең белән бергәләп барырбыз. Ә урманга барганда бераз зарядка да ясап алырбыз.

Әйдәгез, матур итеп парта кырыена чыгып басыйк, минем белән бергә сез дә кәрсәткән күнегүләрне кабатлагыз:

Без барабыз урманга,

Гөмбәләр үскән анда.

Гөмбәне без алабыз

Һәм кәрзингә салабыз.

Тагы берне алабыз,

Һәм кәрзингә салабыз.

Өченчесен алабыз,

Анысын да салабыз.

Бер алып һәм бер салып,

Кәрзиннәрне тутырып,

Иркенләп һава сулап

Эшлик хәзер утырып.

Ә игътибар сезнең – экраннарда. Игътибар белән видеофрагментны карагыз, анда нинди гөмбә турында сөйләнә.

(Каты гөмдә – трутовик турында видеофильм кәрсәтелә)

Каты гөмбәләрнең төрләре бик күп. Сез аларның кайберләрен 52 рәсемдә күрәсез. Дәреслекнең 82 битендәге “Каты гөмбәләр” тексты белән танышып,  алар турында таблицага язып куегыз.

Ә хәзер безнең сәяхәт - Яшелчә бакчасына. Без икенче парны тыңлап китербез. Алар нинди паразит гөмбәләр белән таныштылар икән?

Бәрәңгедә тагы нинди авырулар була соң?

Сәяхәтебезне җимеш бакчасында дәвам итәбез. Анда җимеш агачларын нинди паразит гөмбәләр заралый микән, тыңлап китик әле. Сүз өченче парга.

Сезнең алда тәлинкәдәге алмалар нинди паразит гөмбә белән зараланган соң?

5. Кешедәге гөмбә авырулары

Паразит гөмбәләр хайваннарны һәм кешене дә зарарларга мөмкин.

Микозалар   (от др.-греч. μύκης — «гриб») – паразит гөмбәләр китереп чыгара торган авырулар. (дәфтәргә язу). Бу гөмбәләр төрле тире авырулары китереп чыгаралар. Әгәр үзегездә авыру билгеләре күренсә, кичекмәстән врачка барырга кирәк. Хәзер без  врач-дерматологны тыңлап китербез

- Бу авырудан ничек сакланырга кирәк соң?

Укучылар җавап бирәләр

Беренче пар укучыларның чыгышларын тыңлыйлар, дәфтәрләренә кирәкле мәгълүматларны язалар

Укучылар күнегүләрне ясыйлар

Укучылар фильмны карыйлар, 52 рәсемне карыйлар, текст белән танышалар, таблицаны тутыралар.

Икенче пар укучылары караяк һәм фитофтора турында сөйлиләр.

Җавап бирәләр.

Укучылар  җимеш череге, соры черек, парша турында сөйлиләр.

6.Материалны ныгыту

1. Дәрес башында без нинди проблема куйган идек?

- Паразит гөмбәләргә каршы ничек көрәшергә соң?

2. Сезнең алда агач, ул каты гөмбә – трутовик белән зарарланган. Укучылар, өйдәгез аңа ярдәм итик әле. Агачка паразит гөмбәдән арынырга сезнең белемнәрегез ярдәм итәр.

3. “Ышанам- ышанмыйм”

Укучылар алган беләмнәрен гомумиләштерәләр.

Укучылар җавап бирәләр.

7. Үзконтроль

Ә хәзер алган белемнәрегезне тикшерерне тест ярдәмендә тикшереп карарбыз.

Укучылар  тест сорауларына җавап язалар..

8. Рефлексия

Экранда сез тәмамланмаган җөмләләрне күрәсез. Аларны тәмамлап үз фикерләрегезне әйтегез әле.

Укучыларның фикерләре тыңлана.

8. Өй эше

Өй эшен языгыз:

1.§16, дәфтәрдәге язмаларны укырга,

84 биттәге сорауларга җавап бирергә

2. Иҗади бирем  – өйрәнгән терминнарны кулланып кроссворд төзергә  

3. Индивидуаль бирем –  презентация әзерләргә:

«Үсемлекләр дөньясындагы рекордлар»

«Кеше тормышында үсемлекләрнең

әһәмияте»

Укучылар өй эшен язалар.

9. Үзбәяләмә

Дәрескә йомгак ясау

Укучыларның эшчәнлеген бәяләү.

Безнең агачка карагыз әле, сез аны үзегезнең белемнәрегез белән каты гөмбәләрдән арындырдыгыз. Бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне алга таба да кулланып, табигатьне саклаучы, аны яратучы булып калыгыз, табигатьнең чын дуслары булыгыз.

Укучылар бәя бирәләр.

Умеют видеть связь между деятельностью и результатом.

Адекватно оценивают себя, видят что усвоено, что подлежит усвоению.