Тезмә кушма җөмлә
презентация к уроку (9 класс)

Акашина Ниля Мухамедовна

Тезмә кушма җөмлә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tezme_kushma_zhoml.pptx177.62 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тезм ә кушма җөмлә

Слайд 2

Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала.

Слайд 3

Теркәгечле тезмә кушма җөмлә Гади җөмләләре үзара тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала. Өй эче инә табарлык булып яктырды, һәм, дөньяны җимергәндәй, каты итеп күк күкрәде.

Слайд 4

Җыючы теркәгечләр( һәм, да/дә, да-дә,ни-ни, янә-янә ) белән килгән тезмә кушма җөмлә. Гафиятулланың иске ачуы кабынып китте, һәм ул, йөрәген тыя алмыйча, бөтенесен бер ьюлы әйтте дә салды. Каршы куючы теркәгечләр ( ләкин, ә, әмма, тик, бары, бәлки ) белән килгән тезмә кушма җөмлә. Вакыт җитмәүгә сәгат ь гаепле түгел, бәлки без үзебез гаепле: вакытны бүлә белмибез. Бүлүче теркәгечләр ( я-я, яки, яисә , әллә-әллә , әле-әле ) белән килгән тезмә кушма җөмлә . Егет ашыкмады : әллә кыюлыгы җитмәде , әллә ышанып җитмәде .

Слайд 5

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән өтер белән аерыла. Лобачевский акылын туплап, үзен кулга алды,һәм аның иреннәре пышылдаудан туктады .

Слайд 6

Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә Гади җөмләләрне үзара бәйләүдә теркәгечләр катнашмаса, андый кушма җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала. Көне-төне кар ява, җил ы ж гыра, туктаусыз буран уйный.

Слайд 7

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр үзара санау һәм каршы кую интона ц иясе ярәмендә теркәләләр. 1.Санау интона циясе ярдәмендә бер үк яки төрле вакытта булган күренешләр санала. Каты эссе, һава бөркү, кыза дөн ья , сабыр җитми; җил исми аз гына да, бер генә яфракны да селкетми . 2.Каршы кую интона циясе ярдәмендә бер-берсенә каршы куела торган җөмләләр теркәлә. Хезмәтнең тире ачы-җимеше татлы.

Слайд 8

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә, гади җөмләләрне аеру өчен, өч төрле билге кулланыла: өтер, нокталы өтер һәм сызык. Малайның кәефе килгән, авыз ерык иде. Бер чыпчык, авызына йон кабып, оясына алып менеп бара; өй кыегында күгәрченнәр гөрләшәләр. Үпкә-дошман, гакыл-дус.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)

Бу -  рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга  телебезнең  байлыг...

Тезмә кушма җөмлә

"Тезмә кушма җөмлә" темасын үткәндә өстәмә материал....

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аннотация8нче сыйныфта  татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Тема: “Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”.Дәрес тибы : катнашБу дәрес яңа темага керү белән бергә  9 нчы с...

Тезмә кушма җөмләләр буенча тест

8 класста тезмә кушма җөмлә темасын үткәндә файдаланырга мөмкин...

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

 тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану.  2) иҗади фикерләү сәлатен үстерү.  3) туган җиргә олы хөрмәт, мәхәббәт хисләре, г...

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлауга тест сораулары.

 ) тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану. ...

Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Дәреснең тибы- кабатлау. дәрес барышында яңа мәгълүмати технологияләр, сингапур структурасы киң кулланылды....