Творческие работы учащихся
творческая работа учащихся по теме
Бөек җиңүнең 65 еллыгына багышланган мәктәп газетасының бер санын тәкъдим итәм
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
1_bit._komesh_kalm.doc | 46.5 КБ |
4nche_bit.doc | 36.5 КБ |
2_nche_bit.doc | 40.5 КБ |
3_nche_bit.doc | 37 КБ |
6_nche_bit.doc | 43 КБ |
Предварительный просмотр:
КӨМЕШ
КАЛӘМ
Ә.Сәгыйди исемендәге
Кошман урта мәктәбенең
“Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге
Март 2010
№8 (119)
habarche@rambler.ru
Укучыларның иҗтимагый, ләкин сәяси булмаган газетасы
“Бөек Җиңүгә 65 ел” – махсус чыгарылышы
Бөек Ватан сугышы чоры балалары
Күпне күргән безнең өлкән буын
Иске кием кигән “яңартып”
Яши алар тере тарих булып ,
Туган җирне сөеп, яратып .
Көне-төне , ачлы-туклы эшләп.
Авырлыкка түзгән , кыенга.
Бөгелеп тә сыгылмаган өчен,
Рәхмәт яусын Өлкән буынга!
Хөрмәтле өлкәннәребез ! Без беләбез, сезнең яшьлек, балачак елларыгыз җиңел булмаган. Чөнки балачагыгыз,гүзәл яшьлек елларыгыз авыр сугыш елларына, сугыштан соңгы торгынлык елларына туры килгән. Һәрберегез авыр һәм сикәлтәле гомер юлы үткән. Тормыш- ның ачысын да , төчесен дә татыган. Хәзер Сез яшәгән еллар белән бүгенге тормышыбыз арасында җир белән күк аермасы.
Без сезгә соклананып карыйбыз. Җиңүгә керткән өлешегез әйтеп бетергесез зур. Рәхмәт Сезгә!
Редколлегия әгъзасы Лилия Насретдинова (10 сыйныф)
Предварительный просмотр:
Март 2010 КӨМЕШ КАЛӘМ 4 бит
Канлы сугыш кирәкми!
Җиңүчеләр кайта, һәйкәл булып, Һәйкәл булып баса батырлар... Р.Миңнуллин Халкыбызның иң якты бәйрәме – Бөек Җиңүнең 65 еллыгы якынлаша. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан ераклаша барган саен үз ирегеннән һәм бәйсезлеген саклап калган, кешелекне фашизм чиреннән азат иткән совет халкының үлемсез батырлыгы тагын да шанлырак булып тоела. Хәзер, үткәнебездәге күп нәрсәләргә караш үзгәргән чакта, Бөек Ватан сыгышындагы җиңүебезнең асылы тирәнәя, ул ватандашларыбыз аңына иң зур вакыйгага әверелер. Беркайчан да һәм беркем дә аның тарихи әһәмиятен киметә алмас. Биниһая озак дәһшәтле бу дүрт ел буена солдатлар һәм офицерлар фронтта, хатын- кызлар һәм яшүсмерләр заводларда һәм басуларда, кан коеп һәм тир түгеп, кыюлык һәм батырлык күрсәтеп, барлык көчләрен куеп, Бөек Җиңүгә хәленнән килгәнчә үз өлешләрен керттеләр. Бик күпләр шушы хәлләрдә, рух көчен саклап калып, дошман явына каршы торырлык куәт таптылар. 1941 нче ел... Сандугачлар сайрап торган июнь аеның 22 нче таңы атып килә. Балалар да, олылар да тирән йокыга талган. Бар җир тын һәм менә... кинәт шарлау. Безнең илебезнең тыныч күген кара төтен каплый. Фашистлар, безнең тынычлыкны бозып, илебез чикләренә үтеп керәләр. Тыныч җиребезгә бомбалар ява башлый, кинәт кенә чик өстеннән самолетлар очып уза. Артиллериядән, пулеметтан ут чәчелә. Ялкын телләре, әйтерсең лэ, күккү күтәрелә. Бөек Ватан сугышы башлана. Илебезнең барлык халкы Гитлер Германиясенә каршы бердәм һәм кыю рәвештә көрәш сафына баса. Сугыш, сугыш... Нинди куркыныч һәм шомлы бу сүз. Караган кинолардан, укыган китаплардан, туганым сөйләгәннәрдән чыгып, бөтен дөньяга кычкырасым килә: “Кирәкми, кирәкми безгә сугыш. Илебез тыныч, күгебез аяз | булсын. Бөтен җир шары балалары бу афәтне күрмәсеннәр...” Сугыш вакытларында ачлык бөтен җирдә хөкем сөрә. Авылда, илдә икмәк аз, игеннәр уңмый. Чөнки игеннәрне карап үстерергә кеше җитми. Хәтта мәктәптә укучы кайбер балалар берләшеп- берләшеп, берничә гектар җирдә иген чәчәләр. аны карап үстерәләр, уңышын җыеп алалар, фронттагы сугышчыларга җибәрәләр. Хәзер сугыш турында бик күп кенә кинолар төшерәләр, әсәрләр иҗат итәләр. Сугыш бик күп югалтулар китерә. Меңләгән кеше хәбәрсез югала, миллионлаганкеше яу кырында батырларча һәлак була. Бүгенгедәй хәтеремдә Кырык бишнең шул көне – Май иртәсе алып килде, Халкым көткән җиңүне. Китте елай, китте котлау, Җиңү белән бер-берен. Бүгенгедәй хәтер саклый, Ватанымның шул көнен. Халкыбызның сугыш афәтеннән соң җиңү шатлыгы кичереп яши башлавына тиздән 65 ел була. Җир шарында һәрвакыт кояш балкысын, ыңгыраш, әрнешләр ишетелмәсен, тормыш мул булсн иде. Җир йөзендә тынычлык хөкем сөргәндә генә, кешелек үзенең изге максатына ирешәчәк. Ә моның өчен бабайлар, әбиләр, әтиләр, әниләр, абыйлар, апалар, балалар бердәм буып көрәшергә тиешбез. Тамчылардан диңгез хасил булган кебек, безнең бердәм көчләр бөтеп җир шарында тынычлык урнаштырыр. Гел кояш булсын күкләрдә, Чыкмасын кап- кара болытлар. Тынычта яшәсен җир шары, Елмаеп уянсын балалар. Сафина Алия, 8 нче сыйныф |
Предварительный просмотр:
Март 2010 КӨМЕШ КАЛӘМ 2 бит
М Ә К Т Ә П С У Л Ы Ш Ы
- 15 нче февральдән 1 нче мартка кадәр “Илем – синең җиңүең” дигән темага плакатлар бәйгесе уздырылды.
- 7 нче февральдә Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшрылды.
- “Әти диеп әйтә алмадым” дигән темага сугыш чоры балалары белән очрашу уздырылды.
- Ел дәвамында “Сугыш тарихын беләбезме?” дигән темага эзләнүләр алып барыла.
- 1 нче марттан 10 нчы мартка кадәр “Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылап” дигән темага атналык уздырылды.
- Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган сочиненияләр конкурсы үткәрелде.
- Бүгенге көндә Ватан сагында торучы егетләргә багышланган стенд ясалды.
- Ветеран гаиләләренә булышу даими оештырыла.
Яңалыкларны Насретдинова Алия һәм Сафина Әлфия туплады
2010 ел – Бөек Җиңүгә 65 ел
Йөрәкләр сыкрана.
65 ел элек явыз Гитлер,
Безнең илгә сугыш башлады.
СССР ны юк итү өчен,
Шәһәрләрне җимерә башлады.
Ләкин дошман бик көчле булса да,
Безне буйсындыра алмады.
Совет халкын тоткын- коллар итеп,
Безне тез чүктерә алмады.
27 миллион гомер хисабына,
Илнең азатлыгы яуланды.
Исән калганнарның да хәзер,
Гомерләре калды санаулы.
Ветераннар! Сезнең батырлыклар,
Тарих битләренә язылган.
Сезнең фашистларны җиңүегез,
Онытылмаслык булып уелган.
Исән ветераннар саны,
Һәр яз саен азая бара.
Илнең бүгенге хәлен күреп,
Йөрәкләр сыкрана.
Сугышта без кулга-кул тотышып,
Илне дошманнардан сакладык.
Яндык, көйдек, үлдек...Тик барыбер
Бер аршин җирне дә сатмадык.
Ни өчен соң без сугыштык икән
Кайтара алмас корбаннар биреп.
Җәрәхәтләре кабат яңара,
Бүгенге көн тәртипсезлекне күреп.
Вәли Мершинов
сугыш һәм хезмәт ветераны
Тынычлык
Һәрвакыт булсын тынычлык!
Һәрвакыт булсын дуслык!
Җиргә тынычлык теләп,
Яшик ,дуслар, бергәләп.
Әтиләр дә, абыйлар да
Сугышканнар сугышта.
Ветераннар гомер итә
Минем туган авылда.
Җир йөзендә сугышлар
Кабатланмасын иде.
Тыныч, тату халык булып
Гөрләп яшәсәк иде.
Алия Насретдинова,
8 нче сыйныф
Предварительный просмотр:
3 бит КӨМЕШ КАЛӘМ Март 2010
“Һичкайчан шикләнми кабатлар телебез:
Халкыма, җиремә тынычлык телибез”
Батырларны онытмыйк!
Орденлы авылдашлар 1. Габдрахманов Рәхим Г. 2. Зәйнуллин Гариф В. 3. Мусин Фәйзерахман С. 4. Сәләхов Әгъзам С. 5. Хәйретдинов Әбрар Г. 6. Шәфиев Вәдыйк Х 7. Шибаев Барый Б. 8. Саттаров Кәбир Ф. Хәтер китабына 163 кеше кертелгән. 21 кеше кертелми калган, аларның исемлеге түбәндәгечә: 1. Аухадуллин Ибраһим Аухадуллович 2. Абсагитов Хәмидулла Миңнуллович 3.Бурганов Акмал Бурганович 4.Гатауллин Нәбиулла Гатауллович 5.Сәгунов Акмал Гарифуллович (1909) 6. Сәгунов Ярхәм Гарифуллович (1913) 7. Сафин Рәхим Сафинович (1899) 8. Салахов Зиатдин Салахович (1899) 9. Сабиров Хәлим Сабирович (1918) 10. Сабиров Кәбир Сабирович (1922) 11. Тимуршин Һади Тимуршинович (1924) 12. Хайбуллин Фасхутдин Хәйбуллович (1910) 13. Хайбуллин Газиз Лотфуллович (1924) 14. Зиганшин Зиннатша Зиннатович (1919) 15. Залялиев Ризатдин Камалутдинович 16. Идрисов Нигматулла Адиатович (1901) 17. Насыйбуллин Агъзам Кашапович (1918) 18. Гилязов Абзал Гилязович (1925) 19. Шакиров Рахим Шакирович (1909) 20. Яруллин асадулла Яруллович (1901) 21. Юзеев Ашрафзян Ахметзянович (1917) | Һәйкәл булып калка җиңүчеләр, Һәйкәл булып баса батырлар. Ә батырлар ике тапкыр үлми, Җирдә алар мәңге балкырлар. Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә Һәйкәлләрнең җаны таш түгел Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны, Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел. Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына, Өйрәнгәннәр алар тынлыкка. Һәйкәлләргә килик Гөлләр куйыйк! Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына. |
Предварительный просмотр:
Март 2010 КӨМЕШ КАЛӘМ 6 бит
Безнең аларны онытырга хакыбыз юк.
Ана сагышы. Туган илең сакларга дип, Киттең син балам. 65 ел үтеп китте Кайтмыйсың һаман. Мин көтәмен әле сине һаман Күзем алмый кичен-иртәсен. Нигә киттең мине калдырып, Килмәде бит синең китәсең. 65 яз, 65 көз Үтте дә китте. Баламны күрә алмадым Гомер көзләрем җитте. Көтә ана улын. Ялгыз ана көтә улын Тәрәзәдән карап көн дә. Төннәр буе саташа ул Тыныч йоклый алмый һич тә. Күзләрендә- сары сагыш Маңгаенда бик күп сырлар Үтә кышлар, килә язлар. Ә ананың күзе- юлда, Күңелендә өмет уты: Кайчан кайтыр шушы юлдан Аның сөекле, газиз улы ?! Хәйдәрова Гөлназ. | Батырларга дан! Җиңүгә алтмыш өч ел Моны барчабыз белә. Сугышта үлгәннәрне Зурлыйлар бөтен җирдә. Ирләр тынычлык өчен Яу кырына киткәннәр. Күпләре исән калганнар, Ә күпләре үлгәннәр. Бик куркыныч булса да Алар кыю булганнар. Дошманны юк иткәннәр Гел алга омтылганнар. Безнекеләр һәрвакыт Батырлык күрсәткәннәр. Шуңа күрә сугышта Фашистларны җиңгәннәр. Дан җырлыйбыз барыбыз Безне коткарганнарга. Рәхмәтле без гомергә, Сугышта булганнарга! Аларга!Тик аларга! Сафина Алия 8 нче сыйныф | Яшәсен тынычлык! Алып килә сугыш кара кайгы Аналарга газиз улларыннан. Өзелә бит солдат гомерләре Бандитларның канлы кулларыннан. Кемгә кирәк мондый мәгънәсезлек– Һәлак итү тыныч халыкны? Кайтарыгыз солдат абыйларны Торгызыгыз җирдә хаклыкны! Яшәсеннәр бары тынычлыкта Төрле милләт, иңгә-иң куеп, Сугыш,газап,үлем теләүчеләр Йөри алмасыннар җан кыеп! Сафин Айдар 11 нче сыйныф |
Көлке куа килә :)
Укытучы:
-Вәли, нигә өй эшен эшләп килмәдең?
Укучы:
- Апа, кичә бит әти Казанга киткән иде...
Биология укытучысы:
- Фил белән мамонт турында нинди нәтиҗә чыгарабыз инде?
Укучы, бераз уйлап торгач:
- Апа, алар бик дуслар булганнар...
Белдерүләр
- Мәктәп музее өчен сугыш чорында кулланышта булган көнкүреш кирәк-яраклары җыябыз..
- 21нче мартта “Нәүрүз” бәйрәме уздырабыз
.
- 23 мартта 13.00 сәгатьтә 8 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу уздыра. Очрашуга рәхим итегез.
Котлыйбыз!
Март аенда мәктәбебез җитәк-чесе Ләйсән Хәбир кызы Вильданованың ,укыту эшләре буенча директор урынбасары Рушания Мөхәммәтша кызы Нәфыйкованың,татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурания Фоат кызы Мотыйгуллинаның юбилейлары.
Без аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык телибез.
Озын булсын гомерегез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Зур шатлык белән таң атсын.
Укытучылар һәм укучылар.
Гамәлгә куючы: Ә.Сәгыйди исемендәге
Кошман урта мәктәбе
Җитәкчеләр: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Нурания Мотыйгуллина,
Резеда Сайранова –педагог -организатор
Редколлегия:Насретдинова Лилия,Сафина Алия,Насретдинова Алия.
Тираж: 120 данә
КАЛӘМ
КӨМЕШ КАЛӘМ
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Творческие работы учащихся
Творческие работы учащихся...
Творческие работы учащихся по геометрии, 6 класс
Представлены две работы учащихся 6 класса. Геометрический конструктор и пластилиновая геометрия....
Творческие работы учащихся
Сюда включены исследовательские работы, презентации,рефераты учащихся...
Творческая работа учащегося
Сочинение по теме " Безопасность труда профессии моих родителей".Каждая профессия налагает определенные требования, и каждый добросовестный работник обязан их выполнять. Безопасность труда- это особый...
Творческие работы учащихся и для работы с учащимися
Материал может быть использован на уроках истории и МХК...
Проектная работа - эффективное средство организации самостоятельной, творческой работы учащихся.
В своей работе я применяю метод проектов уже несколько лет и вижу, что он приносит свои положительные результаты. Тема работы, уровень сложности содержания выбирается в соответствии с интересами и уро...
Тема работы: «Символ верности, любви и надежды» - творческая работа учащихся
XVII городскаяолимпиада пошкольному краеведению,посвящённая 70-летиюПрохоровскоготанкового сражения...