23 нче февраль бәйрәме
занимательные факты (11 класс) по теме

23 февраль... Бу бәйрәмгә инде 80 елдан артык.80 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч ,түземлелек ,патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1nche_alyp_baruchy.docx17.12 КБ

Предварительный просмотр:

1нче алып баручы: 23 февраль... Бу бәйрәмгә инде 80 елдан артык.80 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч ,түземлелек ,патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә.Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла.Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул- ул халыкның тыныч тормышын саклау ,үз иленең намусын саклау.

2 нче алып баручы.“Армия “сүзе латинчадан “коралландырылган “  диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы  белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле.1945 нче елда Совет Армиясе Гитлер гаскәрләрен тар-мар итеп, Еврораны фашист илбасарларыннан азат итте.

1 нче алып баручы. Ә тыныч вакытта безнең армия Россиянең унар меңләгән километр коры җир , су һәм һава чикләрен саклый. Һәм һәрвакыт борынгы бабаларыбызның иң яхшы хәрби традицияләренә таяна.

2нче алып баручы. Александр Невский һәм Дмитрий Лонской, Козьма Минин һәм Дмитрий Пожарский, Александр Суворов һәм Михаил Кутузов, Георгий Жуков һәм Константин Рокосовскийның бөек җиңүләре  бүгенге солдатларны батырлыкка өнди, Ватанны  яратырга өйрәтә.

        

1нче алып баручы. Бүгенге бәйрәмебез Ватанны саклаучылар көненә багышлана.  Батыр һөнәр бар җирдә –

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине- һәркемне

Дошманнардан яклаучы.

Генералмы,мойормы,

Капитанмы йә сержант.

Барысының да исеме

Дөньяда бер- ул солдат.

Җыр: “Солдатта булган диләр”.   Самигуллина Э.

2 нче алып баручы: Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм диеп

Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә.

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

Ул солдатлар бәйрәме,

Без котлыйбыз аларны.

Әтиләрне ,абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.                                                       Бию.

1нче алып баручы. Сез саклыйсыз безне җил-давылдан

Сез барында күңел дә тыныч.

Илен сакларга да баса ир-ат,

Килеп туа калса куркыныч.

Без котлыйбыз сезне чын йөрәктән,

Гөрләп үтсен алгы көнегез.

Ак бәхетләр, шатлык, сәламәтлек ,

Озын гомер сезгә телибез.

 Хөрмәтле  укытучы абыйларыбыз: Рамил абый, Данис абый, Руслан абый, Нияз абый ! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.  Хәзер башкарылачак җыр сезгә музыкаль сәлам булып яңгырасын.

Җыр: Хакимова З.

2 нче алып баручы: Бәйрәмегез котлы булсын,        

Елмаеп,көлеп торсын.

Язгы кояш нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын

Дөньяда бар яхшылыкны

Килә сезгә бүләк итәсе.

Бәйрәмнәрдә генә түгел,һәрвакытта

Килә сезне хөрмәт итәсе.  

Кадерле егетләребез! Сезне барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.Сезгә кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек,яңа яуган кардай ак бәхетләр, иге-чиге булмаган шатлыклар телибез. Бу җырыбыз сезгә бәйрәм сәламе булып яңгырасын.

Җыр:

1нче алып баручы: Сабый бала йоклый бишектә ,

Уяна ул тавыш ишетсә.

Тыныч булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен тормышы

Сакта тора сизгер егетләр,

Барда алар лачын кебекләр.

Өскә кидең соры шинель

Аякка –кирза итек.

Ил чигендә сакта торасың

Ватанга хезмәт итеп.

Бүгенге көндә Ватанны саклаучылар арасында безнең мәктәбебезне тәмамлап чыккан егетләребез Шайхиев Рафил, Муртазин Рафил,Батталов Радик,Островский Стас, Турсунов Тимур,Хабибуллин  Газинур да бар. Аларның хезмәтләрендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез һәм аларга багышлап музыкаль сәлам юллыйбыз.

Җыр:                                                       “ Татар халык “биюе

2нче алып баручы: Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен!

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык куаныч,зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок мужества "Февраль. февраль солдатский месяц..."

Внеклассное мероприятие  посвящено 70годовщине Сталинградской битвы...

внеклассное мероприятие "Февраль-февраль, солдатский месяц"

внеклассное мероприятие посвященное 70-ти летию Сталинградской битвы для учащихся 9 классов...

Конспект внеклассного мероприятия "Февраль, февраль-солдатский месяц".

Внеклассное мероприятие, посвященное 70-летию Сталинградской битвы....

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...

Февраль, февраль - солдатский месяц

методическая разработка классного часа...

Презентация "Февраль, февраль - солдатский месяц".

Данная презентация была создана для открытого мероприятия, проходившего  в школе. Открытое мероприятие посвящалось 70-летию со дня победы в Сталинградской битве. На мероприятие были приглашены ве...

Открытый классный час"Февраль-февраль, солдатский месяц...."

Мероприятие,  посвящено 70 летию Победы под Сталинградом. Цель: показать значение Сталинградской битвы для хода Великой Отечественной войны; воспитывать чувство гордости за тех, кто "ковал П...