гаилә бәхете-балада
методическая разработка по теме

Хафизова Дамира Мунировна

Сценарий музыкального выступления, посвященный семье на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gaile_behete-balada.docx19.45 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә бәхете – балада...

Бию

1.Исәнмесез, диеп сүз башлыймын,

Танышулар шулай башлана.

Исәнмесез, диеп сүз башласам,

Бәхетем арта, күңел шатлана.

2. Яшәгез сез гел муллыкта,

Гел тыныч булсын галәм.

Сөекле кунакларыбызга

Ялкынлы...

Бергә. Кайнар сәлам!

  1. Шатлыклар – күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә.

Рәхәтләнеп бөйрәм итик –

Гаилә бәйрәме бездә.

  1. Бу кичәбез гөрләп үтсен,

Истә калсын гомергә.

Бәйрәмнәрсез яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә...

  1. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

  1. Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм – балачак!

Бию

  1. Гаилә ул – бик олы сүз. Әти - әни, әби – бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Чөнки алар һәрвакыт безнең турыда уйлап, борчылып яшиләр.
  2. Тату гаиләдә һәр кеше бер – берсен ихтирам итә, кайгырта. Шуңа күрә андый гаиләдә яшәве дә күңелле.
  1. Әйе, әни – һәркемгә якын, изге, газиз кеше. Әниләрнең ягымлы, йомшак сүзләре балага гомер буена юлдаш була. Әниләр һәрвакыт сезнең янда – авырганда да, борчылганда да, шатланганда да.
  2. Гаиләдә иң зур, баш кеше - әтидер, дип уйлыйм мин. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турында кайгырта. Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли. Ул - өйнең терәге, таянычы. Әниегез сезне ягымлы сүзләре, мөлаемлыгы белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллыгы, дөн-ядагы бар нәрсәне белүе белән сөендерә.

Җыр “Мин кемнен улы?” Хәмитов Тимур.

Җыр “Баян” Йосыпов Илнар башкаруында

Хәерле көн теләп пәрдә ачам,

Хәерле эш телим һәркемгә.

Кылган гамәлебез изгелектән тора,

Изге эшләр кылыйк бүген дә.

Һәркөн шулай җырлар җырлап яшик,

Моңлы күңел һәрчак ак булсын.

Моңга тулган күңел һәрвакытта

Игелекләр белән уралсын.

Җыр “Хәерле көн” Хәмитов Алинур башкаруында.

Бию

Син, әнием, минем өчен

Бу дөн-яда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

Җыр “Әнкәм сүзе” Ахмаров Фидан

Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә, ә җит әле безнең барыбыз өчен дә бик кадерле булган икенче бер кешебез - әбиләребез бар. Безнең әбиләребез олы җанлы, киң күңелле, тәмле телле, йомшак куллы. Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөн-ядагы иң – иң ягымлы сүзләр белән юатасы, мең – мең рәхмәтләр әйтәсе килә.

                                 Җыр “Әнинең туган көне”

“Казаным”        5-6 сыйныф укучылары

                              “Җәй килә”

Әби – бабайларга бүген

Хөрмәт күрсәтү кирәк.

Никтер шушы кагыйдәне

Истә тотучы сирәк

Без күрсәткән игелекне

Тоеп яши бирсеннәр

Һәммәбезгә картлык килә,

Белмәгәннәр – белсеннәр.

“Әбиемне яратам” Мияссарова Диляра

Әтиләр сез, безнең газиз әтиләр сез, -

Нәсел күрке, дәүләтебез таянычы.

Матур узган бәйрәмнәрнең түрендә сез,

Иминлеге илнең, гаилә куанычы.

Әти булса, хәвеф – хәтәр дә юк,

Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның – тынычлыгын, әниләрнең

Саф, ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.

Үлем явын куып туган илебездән,

Тугрылыкны раслый алган гаскәр бит сез.

Киләчәге өчен газиз, олы йортның

Гомерегезне аямаган затлар бит сез.

Атомнарның куәте бар күңелегездә,

Яшибез без һәрчак яклау сездән көтеп.

Җиһан заман, Ватан, халык – бөтен дөн-я

Карый сезгә үзенең сакчылары итеп.

Җыр “Әткәйләр” Хамитов Алинур

Әтием, сина телимен

Исәнлек тә, саулык та,

Тазалык та, байлык та,

Яшә син тынычлыкта!

“Әтинен туган көне” Хәмитова Роза, Мардәнова Эл-вира

Бию

Әби. Син яраткан иң матур сүз,

Нинди сүз, әйт, бәбкәм?

Кыз. Иң назлы сүз, иң якын сүз,

Ул матур сүз - әнкәем!

Әби. Бар тагын бер иң матур сүз,

Һәрвакыт син әйткәнең,

Анысы нәрсә?

Кыз. Ул матур сүз - әткәем!

Әби. Үскәнем, я инде син әйт!

Кыз. Иң матур сүз – илкәем!

Анда син, мин, һәммәбез дә,

Анда әткәм, әнкәм.

Җыр “Туган якта” Хәмитова Роза, Хәмитов Алинур башкаруында

Бию

Җыр “Сау булыгыз” Хәмитов Алинур, Хамитова Роза


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"

Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү.      Җыелышның бурычлары:  Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...

Гаилә бәйрәме

Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

"Тәрбия- гаилә учагы"

ДокладБалаларга  әхлак тәрбиясе...

Гаилә татулыгының сере

Күп еллар мәктәптә эшләп, шул ук вакытта үрнәк гаилә булып яшәгән укытучыларыбызның юбилей кичәсе \сценарий\...

Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча)

Презентаөия ярдәмендә "Безнең гаилә" темасы буенча сөйләм телен үстерү...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...