Кичке Яңа ел
материал (10 класс) по теме

Этот материал предназначен для проведения Новогоднего мероприятия для старшеклассников.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kichke_yana_el.docx49.48 КБ

Предварительный просмотр:

Кичке яңа ел

Беренче алып баручы:

Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

Икенче алып баручы:

Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче Яңа ел белән!

Беренче алып баручы:

Нигә якынлашып килүче генә булсын? Килеп җиткән ич инде... Яңа ел белән сезне!

Икенче алып баручы:

Ә ничегрәк булыр икән киләсе Яңа ел? Ул ниләр алып килер икән?

Беренче алып баручы:

Яңа елмы?

Яңа ел ул – үргә баскыч,

Бәхетеңә тәрәзә,

Яңа шатлык, яңа ачыш,

Яңа абруй, дәрәҗә.

Икенче алып баручы:

Яңа ел ул – күк йөзендә

Ил йөген иңдә йөртүче,

Җемелдәүче энҗеләр,

Ару белмәс кешеләр.

Беренче алып баручы:

Яңа ел ул – Кар кызлары,

Күңел бәйсезлеген хуплап,

Җирдә очкан аккошлар,

Бердәм купкан алкышлар.

Икенче алып баручы:

Яңа ел ул -

Киләчәктән бер илче,

Ямь сибүче залларга,

Без яшәгән заманга.

Җыр.Новогодние игрушки.

Икенче алып баручы:

Менә шулай җыр белән кичәбезне башлап җибәрдек. Бүгенге кичәдә җырларга да, биергә дә, төрле кызыклы хәлләр сөйләргә дә мөмкин булачак. Әзер булып торыгыз!

Беренче алып баручы:

Сизми дә калырбыз әле –

Яңа елга җитәрбез,

Тагын бер яшькә үсәрбез,

Тагын бәйрәм итәрбез!

Алдагы ел белән тагын

Якыная арабыз.

Тиз килсен дип, Яңа елга

Без үзебез барабыз!

Теләсәгез, әйдәгез,

Без сезне дә алабыз!

Икенче алып баручы:

Безгә 8 нче класс укучылары иярә.Чыгыш ясау өчен сүзне аларга бирәбез,рәхим итегез!
                                   
                          (
8нче класслар укучылары чыгыш ясый)

Беренче алып баручы:

Хөрмәтле тамашачылар , әйтегез әле,Яңа ел бәйрәмендә ни өчен чыршы агачы бизәлә?Ә башка агач  түгел?

(Жавап бируче булмаса,алып баручы үзе укый)

Икенче алып баручы:

Борынгы алманлылар чыршыда урман иясенең җаны яши дип ышанганнар.Менә шуңа да,чыршыны бизәп,аңа татлы ризыклар элеп,урман иясенә ярарга тырышканнар.
Инглизләр һәм голландиялеләрдә чыршыны мәңгелек яшьлек,көч символы итеп күргәннәр.

Россиядэ Петр1 1700 нче елның 1нче гыйнварында бөтен өйләрне чыршы ботаклары белән бизәргә кушып указ чыгара.Ә чыршы булмаган җирләрдә аны башка агачлар алмаштыра.

Беренче алып баручы:

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак мамыктай  йомшак кар белән,

Җирне калын юрганга төрде.

Икенче алып баручы:

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Бездә бүген  (бергә)  чыршы бәйрәме!

Беренче алып баручы:

Кичәбезне дәвам итәбез һәм чыгыш ясарга 9 нчы класс укучыларын чакырабыз.

(9класс укучылары чыгышы)

Рәхмәт сезгә, матур чыгышыгызга!Ә хәзер тамашачылар белән  бергә “Зәлидә” уенын уйнап алабыз.Бирегә 8 кешне чакырабыз,рәхим итегез!


Икенче алып баручы:

Яңа ел килә, Яңа ел, диеп
Өметләнеп көтә күңелләр.
Изге теләк теләшә дуслар,
Котлашалар абый-сеңелләр.

Яңа елда — яңа бәхет, дибез,
Былтыргысын кая куярга…
Искеләрен, коллекция итеп
Зур сандыкка әллә җыярга?


Беренче алып баручы:

Әйдәгез,телик теләкләрнең бары тик яхшысын гына.Берсе булмаса,берсе кабул булыр,шәт.

Чиратта 11нче класс укучылары чыгышы.

Алар, мәктәптәге соңгы Яңа ел бәйрәмендә  катнашабыз дип,фестивальгә әзерләнгәндәй, зур тырышлык куйдылар.Үзләрен сүз бирелгәнне зур түземсезлек белән көтәләр.Әйдәгез, зур алкышлар белән ,чыршы тирәсенә аларны чакырыйк.Рәхим итегез.


11нче классукучылары чыгышы чыгышы.

Беренче алып баручы:

Ә хәзер тагын 1 уен уйнап алабыз,бирегә 6 кешене чакырабыз.


(Уенның тәртибен  аңлатыла,күзне бәйләп, бер-берсенә йогурт ашату!)

Икенче алып баручы:

Кара әле,Илзирә,(сәгатенә карый)Кыш бабайдан килеп җитәм дигән хәбәр шактый күптән алынган иде,нишләп күренми соң әле ул?

Беренче алып баручы:

Әллә, безне таба алмыйча, эзләп йөриме?Әйдәгез,тавыш бирик,чакырыйк!

Бергә:

Кыш бабай,без монда,

Тизрәк килеп җит әйдә!

АУ-У-У. АУ-У-У. АУ-У-У.

Икенче алып баручы:

Һаман күренми бит әле.Әллә машинасына салынган бензины начар булып,ватылып ятамы?Ярдәмчеләр,барыгыз әле ,искәреп килегез.

(Ярдәмчеләр чыгып китәләр)

Беренче алып баручы:

Ярдәмчеләр Кыш бабайны эзләп киткән арада,сезнең белән уен уйнап алыйк  әле.Бирегә 4 кыз һэм 4 егетне чакырабыз.Рәхим итегез.

“Кыстыргыч”уеның барышы белән тыныштыру, җиңүчене бүләкләү.

Икенче алып баручы: 

Кичәбезне дәвам итәбез.

 (Машина тавышы ишетелэ)

Туктагыз әле,машина тавышы ишетелә түгелме соң? Кыш бабайдыр бу!

(Кыш бабай белән Кар кызы керә) 

Әйе,әнә чыннан, да үзләре.Әйдәгез аларны каршы алыйк. Рәхим ит,Кыш бабай, рәхим ит,Карчәчәк, әйдә , түрдән узыгыз.

Кыш Бабай:
Исәнмесез, кадерле дусларым.Исәнмесез,балакайларым (конфет чәчә).

Беренче алып баручы:

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире.

Шатланышып, җыр белән

Каршылыйбыз без сине.


Икенче алып баручы:

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез,

Безне көлдер, уйнат син.


КЫШ БАБАЙ:
 
Исәнмесез, балалар!

КАР КЫЗЫ: 
Исәнмесез, өлкәннәр!

КЫШ БАБАЙ: 
Яңа ел белән котлыйбыз!

КАР КЫЗЫ: 
Яңа уңышлар телибез!

КЫШ БАБАЙ: 
Бәхет керсен һәр өйгә!

КАР КЫЗЫ:
 Иминлек булсын җирдә!

КЫШ БАБАЙ: 
Шатлык килсен һәр көндә!

КАР КЫЗЫ:
Нур булып иңсен йөзгә!

КЫШ БАБАЙ:

Сәламәтлек булсын юлдаш!

КАР КЫЗЫ: 
Тыныч һәм бай булсын еллар!

КЫШ БАБАЙ:
Дусларым, менә мин яңадан сезнең янда. Бүген сезнең белән очрашканга төгәл бер ел. Сезнең кайбер шаяннарыгыз миннән көләргә дә мөмкин. Янәсе, Кыш бабай – әрәм тамак, ул елга бер генә көн эшли. Чынлыкта исә, күренеп йөрмәсәм дә, мин ел буе сезнең белән. Чөнки мин -яңа елның хуҗасы. Мин бу ел өчен җаваплы. Шуның өчен дә, яңа елда ирешелгәннәр турында сөйләгәндә, мин дә сезнең белән горурланам. Кимчелекләр турында сүз чыкса, сакалымның бөртекләренә хәтле кызара.Сездәге унышлар ничек сон?Мине кызартышлы түгелме?

Беренче алып баручы:
Юк,Кыш бабай,унышларыбыз шактый.Мәктәптә __ укучының - ....отличник ,ә .....ударник.Ел буена төрле чараларда катнашып алган грамоталарыбз да күп,кубокларыбыз да бар!Узең дә беләсеңдер,бабакай,хәзер бит укулар бик авыр,ЕГЭ ,ГИАга әзерләнеп,биреп,хәлдән таеп бетәбез!

Кыш Бабай: 
Шуңа да  мин сезгә ныклы сәламәтлек,зирәк акыл,тырышлык,түземлек һәм максатчан булуыгызны телим.


Икенче алып баручы:

 Рәхмәт ,бабай,яхшы теләкләреңә!Әйдә әле син,бабакай ,бераз утырып тор,ерак юлдан аякларың талгандыр!Ә без кичәбезне дәвам итәбез һәм ____________ башкаруында җыр тәкъдим итәбез.

(Җыр”Кыш Бабай бүләге” )

Кыш бабай: 
Рәхмәт,кызым.Бик матур җырлыйсың,күңелләрем нечкәреп китте,алга таба да талантыңны үстер!


Беренче алып баручы:

Ә хәзер 3 егет һәм 3 кызны бирегә чакырабыз.

                                                                   (“Кнопка” уены -3 пар белән башкарыла)

Кыш бабай:
Сездә бик күңелле икән,китәсе дә килми,тик Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады, ул инде юлга чыккандыр.

Кар кызы:

Әйе ,Бабакай!

Уй- фикергә хаклык төяп,

Кыш бабай:
Теләкләргә пакьлек төяп,

Кар кызы:
Ниятләргә ныклык төяп

Кыш бабай:
Кил син безгә, Яңа ел!

Икенче алып баручы:

Яңа яуган ап-ак кар өстеннән,

Йөгерә-йөгерә, килә Яна ел.

Ә Иске ел ипи һәм тоз белән

Каршысына чыккан сузып кул.

                                                     (Күңелле музыка уйный, Яңа ел килеп керә)

Яңа ел:
Исәнмесез, кадерле дуслар. Минем кебек яңа гына туган яшь иптәшләр һәм күпне күргән өлкәннәр! Сезгә яңа бәхетләр һәм яңа уңышлар алып килдем.

Кыш бабай:
Тукта, тукта улым,бик ашыкма,барыр юлың ерак,эшлисе эшләрең күп!Көчеңне чамалап тот!

Син бу эшләрне башкарырга әзерме,Яна ел?

Яна ел:
Мин һәрвакыт әзер, бабакай!

Кыш бабай:
Алай булса, рәхим ит, Яңа ел. Әле кайчан гына мин дә шулай яшь булып килеп кергән идем. Мине дә шулай шатланып каршы алганнар иде. Улым, барлык эшләрне дә мин сиңа тапшырам.

Яңа ел:
Ышанычыгызны аклармын. Ул эшләрне тап төшерми дәвам итәрмен.


Кыш бабай:
Әй,Яңа ел,сиңа ышанып, үземнең тылсымлы таягымны калдырам,саклап тот аны(таякны бирә).

Ә безгә,дусларым, китәргә дә вакыт җитеп килә. Күңелле ял итегез. Бер елдан без тагын килербез.

Икенче алып баручы:
Тукта әле,Кыш бабай, ашыкма,минем сиңа һәр елны бирәсем килгән соравым бар бит,нишләп син безнен янга Кыш әбине алып килмисең?

Кыш бабай:
Быел менә болай булды,сезнен мәктәптән бер малай телеграмма жибәргән «Кыш әбиеңә сәлам әйт,бабай узең утырмага кил,бүләкләреңне дә онытма!» -дигән .Быел карчыгым минем белән килде килүен,тик монда керергә читенсенеп,мине машинада көтеп утыра,сез чакырсагыз, бәлки, керер.

Икенче алып баручы:
Хәзер,бабай,чакырабыз!
(Чыгып китәби кер).

Әби:

Исәнмесез,балалар,исәнмесез,өлкәннәр!Сезнең  барыгызны да бәйрәм белән котлыйм,сезгә зурдан-зур унышлар телим! Мин бик читенсенәм инде,чөнки кеше арасына чыгып йөргәнем юк.

Беренче алып баручы:

Борчылма,әбекәй,читенсенмә!Әйдә бергәләп безнең белән чыршы тирәли биеп  күңел ач,сиңа да күңелле булыр,маскарад костюмы киючеләрне дә чыршы тирәсенә чакырабыз,бергәләп биербез!


(Музыка астында бию,маскарад киеме кигән кешеләргә алып баручылар бүләкләр бирәләр)

Кыш бабай:

Балалар, сез бәйрәмне дәвам итегез,безгә  юлга кузгалырга вакыт.

Беренче алып баручы:
Ашыкма әле,Кыш бабай,бәйрәм түрендә барыбызга да урын җитәрлек,безнең сиңа бер тәкъдимебез бар!Әйдәгез, бәйрәм беткәнче, безнең белән күңел ачыгыз,җырлагыз,биегез.Шәт үкенмәссез!

Кыш бабай:
Шулай дисеңме?Ни эшлибез,кызым,калабызмы?

Карчәчәк:
Мин риза,бабакай!


Кыш бабай:
Рәхмәт ул чагында ,без өс киемнәрен генә салып куйик ,сездә бик эссе икән!
(Кереп китәләр)

Икенче алып баручы:Көтәбез,Кыш бабай!

Беренче алып баручы:

 Шуның белэн “ЯНА ЕЛ  МАСКАРАДЫ” ның 1нче өлеше тәмам.Кичәдә катнашучыларга,бәйрәмгә килүчеләргә зур рәхмәт!Ә хәзер бәйрәмнең 2нче өлешен дәвам итәбез,барыгызны да дискотекага чакырабыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яраткан әкият геройларыбыз" "Our favourite characters of fairy-tales" (инглиз һәм татар теленең берләштерелгән ачык дәресе)  

МАКСАТ: Укучыларның инглиз hәм татар телендә сүз байлыкларын арттыру.Фикерне ике телдә бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белүләрен ирешү.Балаларның логик hәм иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.Әк...

Көзге әкият

Балалар белән үткәрү өчен кичә эшкәртмәсе...

Шалкан (Әкият)

Рус халык әкиятенә презентация...

Рәссам Фәридә Хәсьянова иҗаты. Әкият – милләтнең рухи дөньясына капка

Разработка урока по татарской литературе для татарских групп русских школ. После изучения татарских народных сказок из цикла устного народного творчества эта разработка урока поможет закрепить пройден...

Киьи олох олороору теруур эбээт... ( Н.Заболоцкай "Мааппа" кэпсээнинэн)

Описание заключительного урока в 9 классе по якутской литературе по рассказу Н.Заболоцкого "Мааппа"....

Милли кием

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресендә укучыларны милли киемнәр белән т аныштыру...

"Әкият иленә сәяхәт" 3нче сыйныфта уку дәресе

3нче сыйныфта интеграцияле дәрес. Татар һәм рус телендәге әкиятләрнең охшаш һәм охшаш булмаган геройларын чагыштыру. Эчтәлекләре буенча охшаш якларын билгеләү, аермаларын табу....