Рәссам Фәридә Хәсьянова иҗаты. Әкият – милләтнең рухи дөньясына капка
план-конспект урока (5 класс) по теме

Газизова Альфия Ильсуровна

Разработка урока по татарской литературе для татарских групп русских школ. После изучения татарских народных сказок из цикла устного народного творчества эта разработка урока поможет закрепить пройденный материал.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Алабуга шәһәре 4нче гимназия
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Газизова Әлфия Илсур кызы

Тема:        Рәссам Фәридә Хәсьянова иҗаты. Әкият – милләтнең рухи дөньясына капка

Максат: Рәссамның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; картиналарыннан репродукцияләр карау; иҗатының үзенчәлекләре турында сөйләшү; халкыбызның әкиятләрдә чагылган тапкырлыгы, уңганлыгы, зирәклеге һәм бай фантазиясе турында фикер алышу; рәссам иҗатына карата кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: рәссамның портреты, картиналардан репродукцияләр, Р. Батулла “Бишек хикәятләре”, 1989; матбугат материаллары; борынгы кул эшләре үрнәкләре; рәссам бизәгән дәреслекләр, балалар китаплары күргәзмәсе; “Идел” журналының төрле саннары.

Дәреснең барышы:

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү.

1. Укытучының кереш сүзе:

– Сез кечкенәдән татар халык әкиятләрен яратып укыйсыз. Халкыбызның тылсымлы әкиятләрен укыганда, я кемдер аларны безгә сөйләгәндә, нинди генә сурәтләр күз алдына килми! Ә инде алдыбызда яраткан әкиятебез буенча оста рәссам кулы белән ясалган рәсемнәр дә булса, без бигрәк тә бәхетле. Менә шундый осталарның берсе – күренекле рәссам Фәридә Хәсьянова. (2нче слайд)

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты, “Идел” журналының баш рәссамы Фәридә Шаһимәрдән кызы Хәсьянова 1953 нче елда туган. Бала чагыннан ук рәсем ясарга яраткан ул. Бигрәк тә татар һәм рус әкиятләре буенча. Кайбер рәсемнәре төрле конкурсларда җиңеп тә чыга әле хәтта.

Ун яшеннән ул Казандагы 1 нче балалар сәнгать мәктәбенә йөри башлый. Бик күренекле һәм талантлы укытучылар кул астында рәсем сәнгате өлкәсендә беренче күнекмәләр ала. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Казан сынлы сәнгать училищесының театр декорациясе бүлегенә укырга керә. Әле 2 нче курста укыганда ук аңа Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек итәргә туры килә. 1987 нче елда аңа нәшриятта баш рәссам вазифасын ышанып тапшыралар. Училищеның соңгы курсында укыган яшь рәссам архитектура тарихын, милли кием үзенчәлекләрен тырышып өйрәнә, шушы өлкәдә фәнни хезмәтләр укый, халкыбыз тарихы, мәдәнияте белән тагын да ныграк кызыксына башлый.

Узган гасырның 90 нчы елларында рәссамның искиткеч матур натюрмортлары, портретлары һәм башка нәфис сәнгать әсәрләре күргәзмәләргә куела башлый. (3 нче слайд)

2001 нче елда аның зур күргәзмәсе Дәүләт Советы бинасында уздырыла. Ә 2003 нче елда, рәссамның 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Сынлы сәнгать музеенда шәхси күргәзмәсе зур уңыш белән уза.

II. Яңа дәрес материалын өйрәнү.

Укытучы:

Укучылар, Фәридә апагыз Хәсьянова исеме сезгә тагын ничек таныш?

- Ул балалар өчен чыгарылган китапларны бизәүче дә бит әле. Мәсәлән, Р. Миңнуллинның “Күчтәнәч”, “Алма бабай”, “Энекәш кирәк миңа”, “Безнең авыл зоопаркы”; Р. Харисның “Әбәк”, Лап-лап”; Ш. Галиевның “Көләч көзге”; Батулланың “Бишек хикәятләре”; Ф. Кәримнең “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” әкияте һ.б. бик күп китапларны матур итеп бизәгән ул.

- Укучылар, сез Фәридә апагыз бизәгән дәреслекләр бар икәнен дә беләсезме?

- Әйе, 90 нчы елларда рус балалары өчен чыгарылган татар теле дәреслекләрен дә Фәридә апа бизәгән. “Әлифба”, рус-татар-инглиз телләрендә чыккан “Тел ачкычы”, балалар бакчалары өчен чыгарылган “Матур сүз” китабы да шундый кызыктыргыч матур итеп бизәлүе белән күренекле рәссам Фәридә апа Хәсьяновага бурычлы.

- Укучылар, ә менә бу китап сезгә танышмы?

- Әйе, бу – “Татар халык әкиятләре”, ул 2007 нче елда чыккан. Китап искиткеч матур, чөнки анда һәр кием өлгесе, һәр бизәк музейларда сакланучы борынгы киемнәргә карап эшләнгән. Бу китаптагы рәсемнәр аша әкият геройларының гына түгел, ә борынгы бабаларыбызның яшәү рәвешен дә, традицияләрен дә, кием-салымнарын да күреп-белеп була.

(Китапка кереш сүз язган шагыйрь Ренат Харис сүзләрен проектор аша экранда күрсәтү:

“...Әкият – халкыбызның рухи дөньясына керү өчен иң уңайлы капка, чөнки ул мифларыбызга, гореф-гадәтләребезгә, тарихыбызга гына түгел, ә көнкүрешебезгә дә, азык-төлек, кием-салым, савыт-саба, эш һәм ау коралларыбызга да барып тоташкан. Без әкиятләрдә халкыбызга хас тапкыр тел, мәкальләр, табышмаклар, логик мәсьәләләр, җыр-такмаклар белән дә очрашабыз. Яратырга һәм нәфрәтләнергә, кирәгендә күндәм, йә башбирмәс булырга, ялкауланмаска, масаймаска, итагатьле булырга да безне әкиятләр өйрәтә...”.)

Укучылар, ничек уйлыйсыз, “Татар халык әкиятләре” китабын бизәүне ни сәбәптән нәкъ менә Фәридә Хәсьяновага тапшыралар?

– Казан шәһәренең 1000 еллыгына багышланган һәм алданрак уздырылган китап күргәзмәсендә Татарстан президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев тә була. Ул башка китаплар арасында Фәридә апа Хәсьянова бизәгән татар әкиятләре җыентыгын аеруча нык ошата. Әлеге китап инглиз теленә тәрҗемә ителгән була. Президент китапны бик ошата һәм әкиятләрне татар телендә зуррак итеп чыгарырга тәкъдим итә. Бизәү эше, билгеле инде, Фәридә апа Хәсьяновага тапшырыла. Ул бу тәкъдимне шатланып кабул итә, чөнки моңарчы халкыбызның милли культурасын бик нечкәләп өйрәнгән бу-ла. Үзе белгәнне сәнгать теле белән халыкка кайтарырга тели ул. Рәссам әлеге эшкә 3 еллап вакытын, бөтен осталыгын, күңел җылысын салып эшли һәм нәтиҗәдә менә шушы искиткеч матур китап килеп чыга.

– Укучылар, “Мәдәни җомга” газетасында әлеге китап чыгу уңаеннан Миләүшә Галиуллинаның “Әкият – милләтнең рухи дөньясына капка” дигән бик матур язмасы бар. Әйдәгез, бергәләп укыйк әле, рәссам үзе бу хакта ниләр уйлый икән?

Язмадан өзек уку: “...Әкият китаплары – балаларга гына түгел, аларның ата-аналарына да зур мәктәп ул. Шуңа күрә аларны бүтән телләргә тәрҗемә итеп чыгару татар милләтен дөньяда танытуда әйбәт нәтиҗәләр бирер иде, дип уйлыйм. Китап бизәү эшендә хыял байлыгы гына җитми, халкыбызның гасырлар буена җыела килгән традицияләренә таяну сорала. Татар хатыннарының кул эшләренә маһирлыгын күрсәтер өчен, мәсәлән, мин музейларыбыз тупланмаларында саклана торган кул эшләрен җентекләп өйрәндем һәм андагы бизәкләрне үземнең рәсемнәремә күчердем. Йорт интерьерларын, костюмнарны сурәтләгәндә дә зур төгәллек таләп ителә. Безнең халыкның иң ярлы катламы да өстен-башын тузгытып йөрмәгән, һәрчак чисталык-пөхтәлекне саклаган. Ирләребез алъяпкыч, җиңсә, балтыр өсте япмалары кия торган булган. Урманга киез башлыксыз чыгу булмаган. Киез эшләпәнең урман бетеннән саклану җәһәтеннән файдасы зур булган. Татар авылларында чишмәләрнең каралган булуы, озак еллар кешеләргә хезмәт итүе дә халкыбызның уңганлыгын, булганлыгын күрсәтә. Әкияти патшаларга махсус рәвештә Мономах бүреге дип йөртелә торган Казан ханнары таҗын кидертәм. Балаларыбыз нинди бай мәдәниятле икәнебезне, хак тарихыбызны белеп үссен, дим” (“Мәдәни җомга”, 15.02.08).

III. Үтелгән материалны ныгыту.

Укытучы:

– Укучылар, ә хәзер мин сезне әкиятләр иленә кунакка – китап белән якынрак танышырга чакырам. (Әкиятләргә карата ясалган рәсемнәрне карау, рәсем буенча әкиятнең эчтәлеген сөйләү, фикер алышу).

IV. Өйгә эш бирү:

а) әкиятләрне укып бетерергә;

б) яраткан әкиятеңнең эчтәлеген сөйләү өчен дәфтәрдә план төзергә;

в) берәр әкияткә карата рәсем ясарга (ирекле).

V. Дәресне йомгаклау.

Дәрескә йомгак ясала, билгеләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Милли кием

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресендә укучыларны милли киемнәр белән т аныштыру...

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру....

Әҙәби – музыкаль композиция «Мостай Кәрим – милләтебеҙҙең рухи йондоҙо»

Уҡыусыларҙа тыуған еребеҙ, арҙаҡлы шәхестәребеҙ менән ғорурланыу тойғоһо, М.Кәримдең үҙенә һәм ижадына ҡарата һөйөү, хөрмәт тәрбиәләү, уның әҫәрҙәренә ҡарата ҡыҙыҡһыныу һәм уларҙы өйрәнеүгә ынтылыш уя...

Милләтебеҙҙең рухи йондоҙо - Мостай Кәрим

Башҡортостандың халыҡ шағиры Мостай Кәримдең тормош юлы һәм ижады менән яҡындан танышыу...