"Габдулла Кариев" музее түгәрәгенең эш программасы
календарно-тематическое планирование на тему

Гарафутдинова Алия Гумаровна

"Габдулла Кариев" музее түгәрәгенең эш программасы 6 нчы сыйныф (11-13 яшь) укучылары өчен 1 елга  исәпләнә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.kariev_muzee_tugrgenen_esh_programmasy.doc86.5 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы  

“121 нче лицей” Муниципаль автономияле

гомуми белем бирү учреждениясе

                                                                                               

   КАБУЛ ИТЕЛДЕ                                                РАСЛЫЙМ:

   педагогик киңәшмә советы                                Казан шәһәре Совет районы

   Беркетмә № ____________                178 нче мәгариф үзәгенең директоры

            _____________ В.К.Хәйретдинова

                                                                                «____»___________20_____ел    

                                                                         

“Габдулла Кариев музее”

түгәрәгенең эш программасы

        

                    Берләшмәгә йөрүчеләрнең яше – 6 сыйныфлар (11-13 яшь)

                   

Программа 1 елга исәпләнә

                                                                                       

                                                                 

                                                                                                                 Программа авторы:

Казан шәһәре

Совет роайоны

178 нче мәгариф үзәгенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гарәфетдинова Алия Гомәр кызы

    Казан – 2015

                                                   

Эчтәлек

  1.      Аңлатма язуы

          1. Максат һәм бурычлар.

                2. Программаны тормышка ашыру шартлары

                3. Көтелгән  нәтиҗәләр

               4. Белем һәм күнекмәләрне бәяләү формалары

  1.  Программаның тематик бүленеше

     IV. Өстәмә белем бирү программасының  методик яктан тәэмин ителеше

     

     V. Куллану өчен әдәбият

Аңлатма язу

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

 Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
 Театр — яктылыкка, нурга илтә, 
 Кире юлга җибәрми, уңга илтә..                                                 Габдулла Тукай

                                                                                                                                                         

        Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз. Ә  ул үз чиратында, туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала.

        Татар театр сәнгате – ХХ гасыр дөнья мәдәниятенең тирән игътибарга лаеклы аерым өлеше. 22 декабрь татар театрының туган көне. Төрки телле халыклар сәнгатендә беренчеләрдән барлыкка килгән бу театрның бүген инде бай тарихы, зур казанышлары, дөньякүләм танылу алган олуг шәхесләре бар. Бу уңышларда, һичшиксез, татар театрының атасы, режиссер һәм актер Габдулла Каривның да роле гаять зур.

Г. Кариев тормышын тулысы белән татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлый һәм милли театрның нигез ташын салучыларның берсе булып таныла. Ул үзенең актерлык мәктәбен тудыра. Бу мәктәпне Касыйм Шамил, Гөлсем Болгарская, Зәйни Солтанов, Фатыйма Ильская, Шакир Шамильский, Хәлил Әбҗәлилов һәм башка күренекле татар актерлары үтте. Кариев мәктәбе хәзерге чорда иҗат итүче талантлы татар яшьләренең сәнгатендә дә яши. 

        Г.Кариев музеенда үткәрелгән очрашулар, экскурсия, дәресләр, татар театрына кагылышлы материалларны өйрәтү аша балалар күңеленә патриотизм орлыклары салына. Мәктәптә үткәрелгән әдәби кичәләр – укучыларга чын-чынлап илһам чыганагы. Балаларга алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәтү, тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру кебек  максатларга ирешү өчен музей материаллары – чиксез бай хәзинә.

Театр тарихын өйрәнү халыкның иҗади көчен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен тулысынча өйрәнүне күздә тота. Укучы үзе яши торган төбәкнең театрын, сәнгатен, әдәбиятын, аның үзенчәлекләрен аеруча яхшы белергә тиеш.

Тарихны сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый. Бала эшчәнлеккә үзе катнашканда гына , үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына үзе өчен ачышлар ясый һәм белмәгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала.

“Г.Кариев музее” түгәрәге түбәндәге максаттан чыгып оештырыла:

         – үз халкының рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү;

– укучыларда эзләнү-тикшеренү, материалны системага салу күнекмәләре формалаш-тыру;

– театр тарихы белән кызыксынуларын үстерү һәм мәхәббәт тәрбияләү;

– театр тарихына бәйле шәхесләр белән кызыксыну һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла:

– укучыларга татар театры тарыхына кызыксыну уяту;

– театр тарихына  бәйле шәхесләрне, сәнгать тарихын эзлекле өйрәнү;

– укучыларда милли үзаң формалаштыру;

  • Г.Кариев театрына экскурсия үткәрү.

                     Өстәмә белем бирү буенча бу программа  6 нчы класс укучылары өчен атнага

1 сәгать исәбеннән  35  сәгатькә, бер уку елына  төзелде.

 

     Программаның актуальлеге укучыларда театр тарихы, аңа нигез салучы бөек шәхесләрнең иҗаты буенча белем туплау өчен куелган максат, бурычлардан чыгып билгеләнә.

Программаны тормышка ашыру юллары

Түгәрәктә татар театры, әдәбияты, сәнгате, Г.Кареевның иҗаты белән кызыксынган балалар шөгыльләнә. Программа үзенең эчтәлеге белән татар театрының тарихын үткәннән алып бүгенгесенә кадәр үз эченә ала. Театр тарихын өйрәнү юллары һәм методлары төрле: семинар, экскурсия, очрашулар, төрле уеннар, эзләнү–тикшеренү эшләре һ.б. Аларны үткәрү укучының яшеннән, әзерлек дәрәҗәсеннән, түгәрәк эшләренең максатыннан тора. Бигрәк тә экскурсияләр укучыларда зур кызыксыну уята. Укучыларның түгәрәк белән кызыксынулары артсын өчен, укытучы үткәрү формаларын чиратлаштырып барырга тиеш. Балалар мөстәкыйль рәвештә документаль  чыганакларны өйрәнеп, тикшеренү эшләре алып барырга омтылалар. Тикшеренү эшләре укытучы җитәкчелегендә алып барыла. Эшне оештырган укытучы үзе дә, беренчедән, театр тарихы буенча төп чыганакларны белергә тиеш. Икенчедән, үзе дә тикшеренү эше белән шөгыльләнергә, укучының эше белән кызыксынырга, өченчедән, театр тормышын, тарихын өйрәнү буенча класстан тыш  эшләрдә оештыручы булырга тиеш.

Укучыларны бигрәк тә театр белән, актер һәм режиссёрның тормышы, иҗаты белән бәйле вакыйгалар кызыксындыра. Шуңа да әдәбият дәресләрендә тарихи вакыйгалар турында сөйләгәндә, бу вакыйганың театр, сәнгать өлкәсенә нинди мөнәсәбәте  булуын  аңлату кирәк.

        Бу прогамма укучыларга татар театрының тарихы, сәнгате, әдәбияты турында  тирәнрәк  аңларга, төрле формадагы эзләнү эшләренә – гади язмадан башлап, фәнни-тикшеренү эшләренә кадәр –  өйрәнергә мөмкинлек бирә. Программа буенча эшчәнлек нәтиҗәләре укучылар тарафыннан  иҗади эшләр, реферат, фәнни-тикшеренү эшләре, презентацияләр һ.б. формасында тәкъдим ителә.

                     

Көтелгән нәтиҗәләр:

“Г.Кареев музее” түгәрәгендә  шөгыльләнгән бала:

–  татар театры тарихына хөрмәт белән карый, горурлану хисләре кичерә;

–  мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясый,

–  материал җыя, гомумиләштерә, мәктәп музеен тулыландыра;

–  эзләнү эше алып бара, материалны анализлый, системалаштыра, гомумиләштереп, нәтиҗәләр ясый;

–  уеннар вакытында өйрәнгән материалны ныгыта;

–  татар әдәбияты, театры, тарихы буенча белемнәрен арттыра;

–  фәнни-тикшеренү эшләренә өйрәнә;

–  үз – үзендә патриотизм, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли;

–  Г.Кареев, халыкның театрына, тарихына, әдәбиятына, сәнгатенә бәйле булган башка күренекле шәхесләре белән горурлана.

   

Казан шәһәре Совет районы “121 нче лицей”ның

“Г.Кариев музее” түгәрәге эшен

20152016 нчы уку елына тематик планлаштыру 

                                                                                                                                                 

п/п

Эш төре

Сәгать

саны

Үткәрү

Вакыты

1.

Музейны тәртипкә китерү.

1

Сентябрь.

2.

Музей әгъзаларын музейның эш планы, алда торган бурычлар белән таныштыру.

1

-/-.

3.

Экскурсоводлар әзерләү.

2

-/-

5.

Театр тарихын өйрәнү.

4

Октябрь

6.

Музей тарихы (визит карточкасы ясау)

1

Ноябрь

7.

Республика күләмендәге семинарда катнашу.

1

-/-

8.

Г.Кариев иҗатын һәм театрга бәйләнешле  күренекле шәхесләрне барлау, аларның тормыш юлын өйрәнүне дәвам итү.

4

Декабрь

9.

Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры турында мәгълумат бирү.

2

-/-

10.

Музейны яңа материаллар белән тулыландыру.

2

Январь

11.

Музей экспонатларын тәртипкә китерү, экспонатларның язуларын яңарту.

2

Февраль

12.

Яшь экскурсоводларның  эшчәнлеге - музейда очрашулар

Айга бер мәртәбә

-/-

13.

Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары белән очрашуга әзерләнү.

3

-/-

14.

Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары белән очрашу.

1

Март

15.

Г.Кариев иҗаты буенча фәнни эшне тәмамлау.

2

-/-

16.

Укучыларның проект эше буенча эшчәнлекләрен тикшерү.

Айга бер мәртәбә

Апрель

17.

Музейда очрашулар

2

-/-

18

Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына экскурсия

1

19.

Укучыларның проект эшләрен яклавы.

3

Май

20.

Йомгаклау дәресе

1

-/-

Барысы:

35

Музей программасының  методик яктан тәэмин ителеше

1.   2004 - 2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы //Мәгариф. – 2005. - №1. – Б. 38.

2. Татар  мәктәпләрендә татар балаларына татар теле һәм әдәбияты укыту программалары. – Мәгариф, 2010.    

3. “Мәгариф”журналлары

4. Интернет-ресурслар: “Татарстан Республикасы Милли китапханәсе”, “Татар-информ”, “Казанская энциклопедия” “Белем ru.” һ.б сайтлар.

5. DVD  дисклар: “Татар театры – 100 яшь”, “Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре” һ.б.

        

        Куллану өчен әдәбият исемлеге:

  1. Абдулла  Кариев (1886-1920) // Татар драматурглары : биобиблиографик белешмәлек / төз. Ф.Ганиева, Ф.Яруллина, А.Саттарова. – Казан : Татар.кит.нәшр., 2007. – Б.143-144.
  2. Арсланов, Г. Тылсым. Татар театры: режиссерлар һәм драматурглар / Г.Арсланов. – Казан : Мәгариф, 2008. – 287 б.: фото. «Татар театрының атасы»: Габдулла Кариев. – Б.41-51.
  3. Габдулла Кариев : тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. М. Г. Арсланов. – Казан: Җыен, 2011.- 608 б. – (“Шәхесләребез” сериясе).
    4. Габдулла Кариев: мәкаләләр, истәлекләр, документлар / [төз. Х.Гобәйдуллин]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1976. – 232 б.
  1. Габдулла Кариев турында истәлекләр / [төз. Х.Гобәйдуллин]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 168 б.Гарифуллина,Ф."Театр яктылыкка, нурга илтә": [Г.Кариев иҗатына багышланган кичә] / Ф. Гарифуллина // Сәхнәдән әйтер сүз: 5-11 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. – Казан : Мәгариф, 2008. – Б.78-82.
  2. Краеведение в школе. – Педагогическая энциклопедия, т.2.М., Советская энциклопедия, 1965, с. 518-520.
  3. Мәхмүтов, Һ. Г. Кариев биографиясенә штрихлар / Һ. Мәхмүтов // Октябрьга кадәрге татар театры : очерклар / Һ. Мәхмүтов, И. Илялова, Б. Гыйззәт ; СССР ФА КФ,Г.Ибраһимов исем.ТӘТИ; редкол.: Н.Г.Ханзафаров (ф.ред.) һ.б. - Казан : Татар.кит.нәшр., 1988. – Б.54-55. 
  4. Татар театры (1906-1926) / [кереш сүз язучы М.Госманов]. - Тулыл.2 нче басма. – Казан : Мәгариф, 2003. - 308б. : рәс.б-н. – Күрс.:б.260-269. 
    2. В.Е.Туманов. Школьный музей – хранитель народной памяти. М., 2006.
  5.  Музей материаллары.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле түгәрәгенең эш программасы

Татар телендә эшләп килә торган "Яшь талантлар" түгәрәгенең эш программасы...

Анализ повести Олега Ждана «Гений».Конспект урока по повести Олега Ждана «Гений».

Вид урока: урок художественного восприятия.Форма урока: урок-беседа.Методы обучения:словесные (эвристическая беседа),проблемный. Оборудование:Распечатка повести О.Ждана «Гений».Толковый сло...

Габдулла Тукай әсәрләрен сыйныфтан тыш өйрәнү. Авторлык программасы.

Габдулла Тукай әсәрләрен  сыйныфтан тыш өйрәнү. Авторлык программасы....

Татар теле түгәрәгенең эш программасы

Тата теленә кызыксыну уяту һәм аны инновацион яктан бай эчтәлекле итеп өйрәнү максатыннан оештырылган түгәрәкнең эш пргораммасы....

"Сәхнә осталыгы" түгәрәгенең эш программасы

quot;Сәхнә осталыгы" түгәрәгенең эш программасы 5 нче  сыйныф (11-12 яшь) укучылары өчен 1 елга  исәпләнә...

Әдәби туган як түгәрәгенең эш программасы

quot;Әдәби туган як" түгәрәгенең эш программасы 5 нче  сыйныф (11-12 яшь) укучылары өчен 1 елга  исәпләнә...