Бердәм республика тестлары
материал для подготовки к егэ (гиа) по теме

Бачкова Эльвира Васильевна

Бердәм республика тестларын бергәләп язабыз

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Тестлар36.89 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендәге

IX сыйныф укучыларына  ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

КОД 22

Эш башкару өчен күрсәтмә

           Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар 2 бүлектән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче бүлек  20 биремне (1 - 20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә.

1 – 20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз (сүзтезмә), саннар ярдәмендә языгыз.

Хаталы җавап язсагыз, аны сызыгыз да янына дөресен язып куегыз.

Икенче бүлек  шул ук текст нигезендә эшләнелә.

Икенче бүлектәге биремнәрне эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән ике биремнең (21.1 яки 21.2) берсен генә сайлап алыгыз һәм дәлилле киңәйтелгән җавап языгыз.

Бу биремнәр кулланмада – махсус калдырылган буш юлларда, ә тест үтәү вакытында, җаваплар бланкында эшләнә.

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне үтәгәндә, карамаладан файдаланырга ярый. Шуны истә тотыгыз: карамаладагы язмаларыгыз эшне бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!

Бачкова Эльвира Василий  кызы,

«Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

Әйшә урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

1нче вариант

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

1 нче бүлек

Кем җырлады?

1) Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

2) Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон, очрашып, янәшә туктадылар. 3) Боларның берсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде.

4) Теплушкаларның берсендә каты яралы яшь лейтенант – татар егете ята. 5) Егетнең хәле авыр, уң аягы тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңарда гангрена башланды. 6) Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. 7) Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. 8) Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа. 9) Ләкин бу озакка бармый.

10) Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң, егет тагын бер мәлгә һушына килде...

11) Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде.

12) Татарча җыр!.. 13) Егет кисәк  тынып калды. 14) Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? 15) Я Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң?

16) Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. 17) Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына – Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады. 18) Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, Туган ил җыры... 19) Ах, моңардан да кадерле һәм ләззәтле нәрсә булырга мөмкинме?

20) Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан кузгалып китте - егет моны сизмәде. 21) Ул инде яңадан аңына килә алмады.

22) Поезд китте, ялгыз кабер торып калды...

23) Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. 24) Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. 25) Шунда ук, ашыгып, кояш карады.26) Нарат төбендәге кабер өсте әйтерсең егетнең җирдә калган <…> үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары белән кинәт нурланып балкыды.

27) Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.

                                                                                                                           ( Ә. Еникидән*)

*Әмирхан Еники  (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев, 1909-2000) – күренекле прозаик. Геройның күңел серләренә тирән үтеп керә белү осталыгы, фикернең фәлсәфи үткенлеге, фикерләүдә милли үзенчәлекләргә бай булуы - болар Ә. Еники талантының төп сыйфатлары.

1 – 20 нче биремнәрне  укылган текст нигезендә башкарыгыз.  Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, буш урынсыз, өтерсез һәм башка билгеләрсез языла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Җырлаучы кыз кем була?

1) Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын.

2) Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.

3) Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына – Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады.

4) Я Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң?

2. Метафора булган җөмләне табыгыз.

1)  Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде.

2)  Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан кузгалып китте -  егет моны сизмәде.

3)  Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады.

4)  Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң, егет тагын бер мәлгә һушына килде...

3. 19 нчы җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. Җавап:____________________

4. 25 нче җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. Җавап:____________________

5. 19 нчы җөмләдән газиз сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:____________________

6. 13 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

   Җавап:___________________

7. 11-13 нче җөмләләрдән тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

8. 11-13 нче җөмләләр арасыннан тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

9. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтерләрнең номерын языгыз.

Кинәт җил исте,(1)биек нарат,(2) эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп,(3) салмак кына башын чайкады.

 Җавап:____________________

10. Кереш сүзгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Хәер,(1) кем җырласа да барыбер түгелмени,(2) тик җыр булсын,(3) җыр туктамасын.    Җавап:___________________

11. 23 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:____________________

12. 26 нчы җөмләдә <…> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:____________________

13. 7-9 нчы җөмләләр арасыннан инкяр җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

14. Баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Искиткеч таныш,(1) якын тавышны ишетеп,(2) беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: (3) ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды.(4)

Җавап:_____________________________

15. 7 нче җөмләдән җиңел сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:____________________

16. 10 нчы җөмләдән сыйфатны табып языгыз.

Җавап:____________________

17. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.

Җавап:_______________

 18.  18 нче җөмләдән кушма сүзне табып языгыз.

Җавап:_______________

19.  2 нче җөмләдән  [ э ] авазы  [ ө ] ләшеп әйтелә торган сүзне табып языгыз.

Җавап:_______________

20.  20 нче җөмләдән төшем   килеше кушымчасы ярдәмендә  бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап:_____________________

Барлык җавапларны, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз.

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки  21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез. Әлеге биремнең җавабын 2нче номерлы җаваплар  бланкына языгыз.  Яза башлар алдыннан сайлаган биремнең номерын күрсәтегез.

21.1  Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Туган ил җыры... Ах, моңардан да кадерле һәм ләззәтле нәрсә булырга мөмкинме? Текстта китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне тулысынча языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 21.2 Җырның кеше тормышындагы ролен сез ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, Җырның кеше күңеленә тәэсире, тормыштагы әһәмияте темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

Сочинениенең күләме 100 сүздән  дә ким булмаска тиеш.

 Сочинениене  пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен билге куелмый (ноль балл куела).

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендәге

IX сыйныф укучыларына  ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

КОД 22

Эш башкару өчен күрсәтмә

           Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар 2 бүлектән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче бүлек  20 биремне (1 - 20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә.

1 – 20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз (сүзтезмә), саннар ярдәмендә языгыз.

Хаталы җавап язсагыз, аны сызыгыз да янына дөресен язып куегыз.

Икенче бүлек  шул ук текст нигезендә эшләнелә.

Икенче бүлектәге биремнәрне эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән ике биремнең (21.1 яки 21.2) берсен генә сайлап алыгыз һәм дәлилле киңәйтелгән җавап языгыз.

Бу биремнәр кулланмада – махсус калдырылган буш юлларда, ә тест үтәү вакытында, җаваплар бланкында эшләнә.

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне үтәгәндә, карамаладан файдаланырга ярый. Шуны истә тотыгыз: карамаладагы язмаларыгыз эшне бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

1 нче бүлек

Туган тел

1) Якшәмбе көнне Мәскәү татарлары Измаил паркына җыелалар. 2) Өч ел буе шушы паркка мин дә йөрдем.

3) Йөз яшьлек юкә агачлары урап алган мәйданда өздереп тальян гармун уйный. 4) Яшь егетләр, яшь кызлар гармунга кушылып җырлыйлар, әйлән-бәйлән уйныйлар, бииләр. 5) Авылда чакта уен җырларын күп тыңладым мин. 6) Авыл җирендә күбрәк мәхәббәт, яшьлек турында, аның заяга үтүе, бәхетнең кыска гомерле булуы турында җырлыйлар иде. 7) Бу бакчада исә авылны сагыну<…>туып үскән җирләрне юксыну моңнары өстенлек итә. 8) Югыйсә минем милләттәшләрем монда үзләре теләп килгәннәр. 9) Әйе, шәһәрдә тормыш уңайрак. 10) Эш-хезмәте дә җиңелрәк. 11) Монда - музейлар, театр, концерт заллары. 12) Ә шулай да татарлар һәр атна менә шушында җыела. 13) Туган телдә сөйләшә, җыр тыңлый.

14) Туган тел! 15) Үзәкнең иң түренә кереп утырган әрнүле, татлы бер тылсым! 16) Синең гармун ыңгырашуы аша колакка килеп бәрелгән бер сүзең яшәүнең мәгънәсен көчәйтеп җибәрә, күңелне пакьләндерә, хыял-өметләрне тергезә, тормыштагы авырлыкларны, гаделсезлекләрне жиңеп чыгарга көч өсти. 17) Кыскасы, «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!» - дип, юкка гына әйтмәгән бөек шагыйрь.

(М.Юныс буенча*)

* Миргазиян Юныс (Миргазиян Мөхәммәтзакир улы Юнысов) - талантлы прозаик, публицист, сынчы буларак халык хөрмәтен казанган шәхес. Анын диңгезче хезмәтен, чит ил халыкларының тормыш- көнкүрешен сурәтләгән әсәрләре укучылар тарафыннан бик жылы кабул ителде. Ул - «Тозлы җил», «Тимер фил», «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» һәм башка китаплар авторы.

1 – 20 нче биремнәрне  укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз

А1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Авыл җирендә нәрсә турында җырлыйлар иде.

  1. Яшь егетләр, яшь кызлар гармунга кушылып җырлыйлар, әйлән-бәйлән уйныйлар, бииләр.
  2. Авылда чакта уен җырларын күп тыңладым мин.
  3. Авыл җирендә күбрәк мәхәббәт, яшьлек турында, аның заяга үтүе, бәхетнең кыска гомерле булуы турында җырлыйлар иде.
  4. Бу бакчада исә авылны сагыну, туып үскән җирләрне юксыну моңнары өстенлек итә.

А2. Метафора  булган җөмләне табыгыз

  1. Якшәмбе көнне Мәскәү татарлары Измаил паркына җыелалар.
  2. Туган телдә сөйләшә, җыр тыңлый.
  3. Синең гармун ыңгырашуы аша колакка килеп бәрелгән бер сүзең яшәүнең мәгънәсен көчәйтеп җибәрә, күңелне пакьләндерә, хыял-өметләрне тергезә, тормыштагы авырлыкларны, гаделсезлекләрне жиңеп чыгарга көч өсти.
  4. «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!» - дип, юкка гына әйтмәгән бөек шагыйрь.

А3. 9 нчы җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. Җавап:____________________

А4. 12 нче җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. Җавап:____________________

А5. 16 нчы  җөмләдән чистарта сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:____________________

А6. 1  нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

   Җавап:___________________

А7. . 3-5 нче җөмләләрдән тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

А8. 15-17 нче җөмләләрдән туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

А9. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

”Бер керсәң, (1) аннан аерыла алмыйсың”,(2)-дип әйтәләр музыка турында.

Җавап:____________________

А10. Кереш сүзгә бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

17) Кыскасы, (1)  «И туган тел, (2)   и матур тел, (3)    әткәм-әнкәмнең теле!» (4)    - дип, (5)   юкка гына әйтмәгән бөек шагыйрь. (6)  

   Җавап:___________________

А11. 4  нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:____________________

А12. 7 нче җөмләдә <…> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:____________________

А13. 15-16 нчы  җөмләләрдән тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

А14. Эндәш сүзгә бәйле куелган  тыныш билгеләренең номерларын языгыз.

 Синең,(1)   дустым,(2)   гармун ыңгырашуы аша колакка килеп бәрелгән бер сүзең яшәүнең мәгънәсен көчәйтеп җибәрә, (3) күңелне пакьләндерә,(4) хыял-өметләрне тергезә,(5)тормыштагы авырлыкларны, (6) гаделсезлекләрне жиңеп чыгарга көч өсти.

Җавап:____________________

А15. 6 нчы җөмләдән азрак сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:____________________

А16. 6 нчы җөмләдән сыйфатны табып языгыз.

Җавап:____________________

А17. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

 Бу бакчада исә авылны сагыну <…>туып үскән җирләрне юксыну моңнары өстенлек итә.

1) сыйфат фигыль

2) хәл фигыль

3) исем фигыль

4) инфинитив

А 18.  13-16 нчм җөмләләрдән  парлы   сүзне табып языгыз.

Җавап:_______________

А19. 9 нчы җөмләдән  [ ы  ] авазы  [  о]   лашып әйтелә торган сүзне табып языгыз.

Җавап:_______________

А20.  2 нче  җөмләдән юнәлеш   килеше кушымчасы ярдәмендә  бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз

Җавап:_____________________

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки  21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез.

21.1. «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!» - дип, юкка гына әйтмәгән бөек шагыйрь» юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне тулысынча языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

      21.2  Туган телне ярату сүзләрен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, “Туган телне ярату” темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

        Сочинениенең күләме 100 сүздән  ким булмаска тиеш. Сочинениене  пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бердәм республика тестларына әзерлек

Бердәм республика тестларына әзерлек...

9 сыйныфта бердәм республика тестлары

9 сыйныфта  бердәм республика тестлары...

11 сыйныф. Бердәм республика имтиханы - 2015

11 сыйныф.  Бердәм республика имтиханы - 2015...

Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерлек.

Татар теленнән үрнәк БРИ контроль үлчәү материаллары...

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Единое республиканское тестирование  по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ для обучающихся, изучающих татарский язык      в русских группах общеобразовательных   организаций     ...

"Бердәм республика имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшыру мөмкинлекләре һәм кыенлыклар"- укытучыларның август киңәшмәсендә чыгыш

       БРИ һәм ДЙА- ул укучыларның мәктәп курсы өчен дә, шулай ук алга таба укуын дәвам итәчәк уку йортының сынау имтиханын да үз эченә ала. Ә татар теле һәм әдәбияты буенча...

Бердәм республика тестлары

Бердәм республика тестларын бергәләп язабыз...