Татар теленнән өстәмә сәгать
элективный курс на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Өстәмә сәгать планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Өстәмә сәгать планы40.33 КБ

Предварительный просмотр:

                                                          

« Каралды »

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының МБ   җитәкчесе

________      /Мусина Г.Ш./

1 нче санлы беркетмә

«      »  август  2016 нчы ел

«Килешенде »

Директор урынбасары                        

___________ /Бачкова Э.В./

«     » _________________2016 ел

« Расланды»

Мәктәп  директоры

_____________     /Зыятдинова Г.Р./

Боерык № ______

«      »    ______________ 2016 ел

                                                                                                                                         

9 нчы сыйныфның татар  төркеме өчен

татар теленнән

 өстәмә эш программасы

“Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы Әйшә  урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Төзүче: Бачкова Эльвира Васильевна

югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик совет утырышында гамәлгә керде

1 нче   беркетмә, “29” нчы  август 2016 ел                              

                                                                                     

2016-2017 нче уку елы

        

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 16370/14 нче номерлы “Туган телләрне өйрәнү өчен өстәмә сәгатьләр кертү  турында”гы хаты (19.08.2014)
  2. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  3. Россия Федерациясенең273-Ф3 номерлы Законы (2012 ел, 29 декабрь).
  4. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы» (татар балалары өчен).Төзүче авторлар: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова. Казан, «Мәгариф», 2011 ел.

    Эш программасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 19.08.2014 нче елда чыккан 16370/14 нче номерлы “Туган телләрне өйрәнү өчен өстәмә сәгатьләр кертү  турында” гы хаты нигезендә төзелде.

    Программа Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел буларак  өйрәнүче 9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тесты биремнәренә нигезләнеп төзелде.  

Программаның максаты:

  • Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну(мотив) тәрбияләүнең яңа технологияләрен тудыру;
  • Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну(мотив) тәрбияләүнең эш системасын булдыру;
  • Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелүенә ирешү (уку күрсәткечләре яхшыру, еллык өлгереш һәм белем сыйфаты күтәрелү);
  • Алган белемне тормышта куллана белү, креативлык, конкурент булырга сәләтлелек.

Программаның бурычлары:

  • Укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләү, кайсы темаларга тукталырга кирәклеген ачыклау өчен контроль кисем үткәрү;
  • Укучылар киләчәктә хаталарын төзәтә алсын өчен, җавапларга аңлатма бирү;
  • Дәресне оештырганда текст белән эшләү төрләрен дә исәпкә алырга кирәк; укучыларны төп фикерне билгели белергә; үз вакытыңны тиешле файдалана белергә өйрәтү;
  • Дәрес материалын аңлатканда күрсәтмә материаллардан актив файдаланырга.

Фәнне авыр үзләштерүче укучылар белән үткәрелгән контроль кисем нәтиҗәләре нигезендә авыр үзләштерелә торган темалар билгеләнде. Бу темаларны өйрәнү өстәмә вакыт таләп итә һәм киләчәктә  тапшырыласы ЕРТ биремнәренең нигезен тәшкил итә.

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар теле укыту түбәндәге нәтиҗәләргә китерә:

  • Россия Федерациясе һәм аның төрле регионнарының тел һәм мәдәният ягыннан бердәм һәм күп төрле булуы турында башлангыч мәгълүмат бирелә;
  • укучылар телнең милли мәдәнияткә каравын, аның төп аралашу чарасы булуын аңлый;
  • әдәби нормаларга туры килгән телдән һәм язма сөйләмгә ия булган кешегә уңай мөнәсәбәт тәрбияләнә, аның культуралы шәхес булуы аңлатыла;
  • татар теленең орфоэпик, лексик, грамматик нормалары һәм сөйләм әдәбе турында башлангыч мәгълүмат бирелә, аралашу өчен кирәкле тел материалын сайлап кулланырга өйрәтә;
  • татар теле буенча алган белемнәрне укучы танып-белү һәм аралашу өчен тиешенчә куллана белә.

Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә, укучылар түбәндәгеләрне өйрәнә:

  • Россия Федерациясендәге телләр һәм мәдәниятләрнең күп төрле булуы турында башлангыч мәгълүмат ала, телнең милли үзаңны белдерүгә нигез булуын күзаллый;
  • укучыларда телдән һәм язма сөйләмне дөрес итеп төзүгә уңай караш тәрбияләнә, алар аны шәхеснең тәрбияле булу билгесе итеп кабул итә;
  • туган телдә (татар телендә) башлангыч орфоэпик, лексик һәм грамматик төшенчәләрне, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үзләштерә, аралашуның максат һәм бурычларыннан чыгып, тиешле тел берәмлекләреннән урынлы итеп файдалана белә;
  • аралашу вакытында өйрәнелгән тел берәмлекләрен танып-белү һәм гамәли максатлардан чыгып файдалана.

Рус һәм татар телләрен өйрәнү нәтиҗәсендә, укучылар телнең аралашу чарасы булуына төшенәләр, аны милли мәдәни күренеш буларак кабул итәләр. Тел өйрәнү укучы өчен белем алуның төп нигезе, аны уйларга һәм күзалларга өйрәтүдә, иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә төп чараларның берсе булып тора. Шул ук вакытта, укучылар телдән һәм язма формада аралашу өчен, төрле мәгълүмати чараларның мөмкинлекләреннән киңрәк файдалана белергә дә өйрәнәләр. Башлангыч сыйныфларны тәмамлаганда, укучылар телдән һәм язма сөйләмнең дөреслеге кешенең гомуми культурасы дәрәҗәсен билгеләвен дә аңлыйлар. Алар туган телдәге башлангыч орфоэпик, лексик һәм грамматик төшенчәләрне, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үзләштерәләр.

Укучылар  хатасыз яза белүне гомуми үсеш дәрәҗәсенең күрсәткече буларак кабул итә; орфографик кагыйдәләрне, тыныш билгеләрен урынлы куллана белү җөмлә төзегәндә һәм бирелгән җөмләләрне тикшергәндә кирәк булуына ышана; тел белеме бүлекләре – фонетика, графика, лексикология, сүз төзелеше, морфология һәм синтаксис буенча башлангыч мәгълүмат ала, тиешле күләмдә тел берәмлеге буларак аваз, хәреф, сүзнең мәгънәле кисәкләре, сүз төркемнәре, җөмлә кисәкләре, гади җөмләләрне табарга, аларга характеристика бирергә һәм чагыштырырга өйрәнә, бу исә үз чиратында укучыга алга таба катлаулырак төшенчәләр белән эш итәргә таяныч була. Нәтиҗәдә укучыда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну барлыкка килә, һәм ул алдагы сыйныфларда татар теле буенча алачак белемнең нигезен тәшкил итә. 

Методик ярдәмлекләр:

  1.  Э.Н.Денмөхәммәтова, Р.Ә.Абдуллина, Р.Г.Кәримова. Җыйнакландырылган изложение һәм сочинение-фикерләмәне язарга өйрәнәбез.“Гыйлем” нәшрияты, 2016 ел
  2. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Белем сыйфаты мониторингының республика үзәге. Татар теле. Бердәм республика тесты уздыру өчен әзерлек. Казан, 2014
  3. Ә.Ш.Юсупова, Г.Р.Мөгътәсимова, Г.Ә.Нәбиуллина, Г.С.Хафизова, Н.Г.Якубова. Татар теле. 9 сыйныф. Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма Казан “Гыйлем” нәшрияты. 2016.

Программаның эчтәлеге

Төп темалар

Программадагы сәгать саны

1

Кереш контроль кисем

1

2

Графика һәм орфография

3

3

Лексикология

2

4

Сүз ясалышы

2

5

Морфология

10

6

Синтаксис

5

7

Пунктуация

4

8

Сочинение фикерләмә язу

5

9

Контроль тест

1

10

Йомгаклау

1

Барысы

34

Төркемнең исемлеге:

1. Әхмәтгалиев Айнур Алмаз улы

2. Гарипов Эмиль Әльфрит улы

3. Захарова Арина Владимир кызы

4. Мингалиева Сабина Радик кызы

5. Юзеев Владислав Иван улы

6. Мозафаров Алмаз Әнәс улы

          Программа елга 34 сәгатькә исәпләнә, сәгатьләр күләме атнага 1 сәгать.

Календарь-тематик план

Тема

Сәг. саны

Дәрес тибы

Укучыларның эшчәнлек төрләре

Контроль  төре

Көтелгән нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План  

буенча

Факттик үтәлеш

1

Кереш контроль кисем

1

белемнәрне тикшерү

Кереш контроль эш эшләү

 

 

 

2

Графика һәм орфография

Авазларны язуда күрсәтү.

О, ө, ы, э(е) хәрефләренең дөрсе язылышы.

1

Кабатлау, ныгыту.

Алфавитны яттан сөйләү

Сүзлек диктанты язу

Сүзлек диктанты

Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләр алфавит булуы. Татарча алфавитны яттан белү: анда 38 хәреф ( 12 сузык, 24 тартык, 2 хәреф – ъ, ь аваз белдерми ) булуы. Рус алфавиты белән татарча алфавит арасындагы аерманы аңлата алу.

О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә кулланылуын белү. Тар һәм киң әйтелешле [э] сузыкларын белдерә торган э һәм е хәрефләренең беренчесе, нигездә, сүз башында гына кулланылуын аңлау. Кушма һәм алынма сүзләрдә о, ө, э хәрефләре язылышына караган бу кагыйдәнеңсакланмавын белү. Әлеге кагыйдәләрне язуда куллана белү.

 

 

3

[к] һәм [ғ] авзларының язуда белдерелүе.

1

Кабатлау, ныгыту

 Бу  авазларга караган кагыйдәләрне искә төшерү;

 Сүзлек диктанты язу

Сүзлек диктанты

к] һәм [ғ] авазларын белдерүче к һәм г хәрефләре кергән сүзләрне язуда дөрес куллана белү.

4

Ъ, ь хәрефләренең дөрес язылышы

1

Кабатлау, ныгыту

Сүзлек диктанты язу

Ъ, ь хәрефләренең дөрес язылыш кагыйдәләрен искә төшерү

Татар телендә ъ һәм ь хәрефләренең функцияләрен аңлау, аңлата белү, әлеге хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу.

5

Лексикология

Синоним, антоним,омоним сүзләр.

Күчерелмә мәгънә төрләре.

1

Кабатлау, ныгыту

Бермәгънәле һәм күпмәгънәле сүзләрне искә төшерү; Синоним, антоним, омонимнарны, метафора, метонимия һәм синекдоханы табуга күнегләр эшләү

Сүзнең мәгънә төрен билгели белү; Синоним, антоним, омонимнарны, метафора, метонимия һәм синекдоханы бер-берсеннән аера һәм тексттан таба белү.

6

Татар теленең сүзлек составы

1

Кабатлау, ныгыту

тексттан гомумкулланыш сүзләрен, алынмаларны, искергән сүзләр, тарихи сүзләр, архаизмнарны һәм неологизмнарны табу

тексттан гомумкулланыш сүзләрен, алынмаларны, искергән сүзләр, тарихи сүзләр, архаизмнарны һәм неологизмнарны таба белү.

7

Сүз ясалышы

Сүз ясалыш ысуллары

Сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы

1

Кабатлау, ныгыту

Карточкалар белән эшләү, Сүз ясалыш ысулларын искә төшерү, аларны аерырга өйрәнү

Сүзләрнең ясалыш ысуллары турында гомуми мәгълүматка ия булу.

Сүз ясагыч кушымчаларның тамыр нигезгә дә, ясалма нигезгә дә ялгануын белү.

8

Сүзләр кушылу ысулы

Сүзләрне кыскарту ысулы

1

Кабатлау, ныгыту

Сүз ясалыш ысулларын искә төшерү, аларны аерырга өйрәнү, карточкалар белән эшләү,

тест

Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләрнең ике яки өч сүзне кушып, теркәп, тезеп ясалуын аңлау. Ике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерүе кушма сүз булуын, дөрес язу нормаларын белү, мисаллар ярдәмендә аңлата алу. Парлы сүзләрнең бер-берсенә я мәгънәдәш, я капма-каршы мәгънәле, аваздаш ике сүзне теркәү, яисә кабатлау юлы белән ясалуын белү, парлы сүзләрнең сызыкча аша язылуын аңлау, дөрес язу күнекмәләренә ия булу. Тезмә сүзләрнең ике яки берничә сүздән тезелеп ясалуын һәм һәрбер сүзнең аерым язылуын белү, дөрес язу

Кулланылыштагы тезмә сүзләрне кыскарту ысулы белән яңа сүзләр ясалуын аңлау.

9

Морфология

Исем сүз төркеме.

1

Кабатлау, ныгыту

Исем категорияләрен искә төшерү; сорауларга җавап бирү, карточкалар белән эшләү

тест

Исем – предметны һәм затларны белдерүче сүз төркеме. Исем сүз төркеменең сораулары. Бер төрдән булган предметлар, затлар өчен уртак исемнәрнең уртаклык исем, бер төрдән булган предмет һәм затларның берсенә генә бирелгән исемнең ялгызлык исем булуы. Ялгызлык, уртаклык исемнәр. Исемнәрнең күплек төренә -нар, -нәр кушымчалары ялгану үзенчәлеген белү.

10

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

Кабатлау, ныгыту

Исемнәрнең тартым белән төрләнеш үзенчәлекләрен искә төшерү, төрләндерү,

Исемнәрнең предмет, затның башка бер предметка, затка караганлыгын тартым кушымчалары аша белдерүе. Тартым кушымчаларының предмет яки затның сөйләүчегә (мин,без), тыңлаучыга (син, сез), сөйләмдә катнашмаган затка яки предметка (ул, алар) караганлыгын белдерүен аңлау.

11

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Кабатлау, ныгыту

Исемнең килеш белән төрләнешен, килешләрне искә төшерү; тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерү, җөмләләр төзү

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләр. Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерү, тартымсыз исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге аерманы табу.

12

Фигыль сүз төркеме.

1

Кабатлау, ныгыту

тексттан фигыльләрне табу, сораулар кую; эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләргә бүлү

Фигыльләрне эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләргә бүлү. Фигыльнең башлангыч формасы һәм барлык-юклык төре.

13

Фигыльнең  төркемчәләргә бүленеше.

1

Кабатлау, ныгыту

таблица белән, карточкалар белән эшләү.

тест

Фигыльләрнең төрләнеше һәм җөмләдәге роле буенча 7 төркемчәгә: хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив фигыльләргә бүленүе.

14

Сыйфат сүз төркеме.

1

Кабатлау, ныгыту

тексттан сыйфатларны табу, сораулар кую; сыйфатланмышы белән аерып чыгару; дәрәҗәләрен күрсәтү, җөмләләр төзү.

тест

Сыйфатны предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирүе. Аның исемне ачыклап килүе. Сыйфат ачыклаган исемнең сыйфатланмыш булуы. Сыйфатның җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүе. Татар телендә дүрт сыйфат дәрәҗәсе булуы.

15

Рәвеш.

Рәвеш төркемчәләре

1

Кабатлау, ныгыту

тексттан рәвешләрне табу, сорау кую, төркемчәләрен билгеләү, җөмлә кисәге ягыннан тикшерү

тест

Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? күпме? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган сүз төркеменең рәвеш дип аталуы. Рәвешнең җөмләдә күбрәк фигыльне, сирәгрәк сыйфатны һәм рәвешне ачыклап килүе, хәл кисәк булуы. Рәвешнең төрләнми торган сүз төркеме булуы.

Мәгънәләре ягыннан рәвешнең 6 төркемчәгә: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләргә бүленүе.

16

Сан

Сан төркемчәләре.

1

Кабатлау, ныгыту

карточкалар белән эшләү.

саннарны төркемчәләргә аеру, җөмләләр төзү, саналмышны табу.

тест

Предметның санын, исәбен беледереп, ничә? күпме?никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булган сүз төркеменең сан дип аталуы. Җөмләдә санның күбрәк исемне ачыклап килүе, аергыч булуы. Сан белән ачыкланган сүзнең саналмыш булуы. Санның күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелүе. Гарәп һәм рим цифрлары һәм аларны куллану.

Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш ( төп, тәртип, чама, бүлем, җыю) төркемгә бүленүе.

17

Алмашлык

Алмашлык төркемчәләре

1

Кабатлау, ныгыту

карточкалар белән эшләү.

алмашлык төркемчәләрен барлау, алар белән җөмләләр төзү; тексттан аерып чыгару.

тест

Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә торган сүз төркеменең алмашлык дип аталуы. Алмашлыкларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алуы.

Мәгънәләре буенча алмашлыкларның җиде төркемгә: зат алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, сорау алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, тартым алмашлыкларына

бүленүен белү

18

Морфология бүлеген кабатлау.

1

Кабатлау, ныгыту

тест эшләү

тест

Өйрәнгән темаларны белү

19

Синтаксис

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше: ияртүле һәм тезүле бәйләнеш

1

Кабатлау, ныгыту

Җөмләдән үзара бәйләнешкә кергән сүзләрне аерып алырга өйрәнү, ияртүле һәм тезүле бәйләнешкә мисаллар китерү, җөмләдән табу.

Тезүле бәйләнеш булганда, бер сүзнең  икенче сүз белән тигез хокуклы булуы, буйсынмавы. Ияртүле бәйләнеш булганда, бер сүзнең икенчесенә ияреп, буйсынып килүе.

20

Сүзтезмә.

Фигыль сүзтезмә

1

Кабатлау, ныгыту

Сүзтезмәләрне тикшерү, төркемчәләрен билгеләү

Үзара бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмәнең сүзтезмә булуы. Сүзтезмәнең аерым бер төшенчәгә конкретлык, төгәллек бирүе.

Ияртүче сүзнең фигыль булуыннан чыгып, фигыль сүзтезмәләр барлыкка килүе. Иярүче сүзнең ияртүче сүзгә килеш кушымчалары, бәйлекләр, бәйлек сүзләр, янәшәлек ярдәмендә бәйләнүе.

21

Исем һәм

сыйфат сүзтезмәләр.

1

Кабатлау, ныгыту

Сүзтезмәләрне тикшерү

Ияртүче сүзнең исем булуыннан чыгып, исем сүзтезмәләр барлыкка килүе. Иярүче сүзнең ияртүче сүзгә килеш кушымчалары, бәйлекләр, бәйлек сүзләр, янәшәлек ярдәмендә бәйләнүе.

Ияртүче сүзнең сыйфат булуыннан чыгып, сыйфат сүзтезмәләр барлыкка килүе. Иярүче сүзнең ияртүче сүзгә килеш кушымчалары, бәйлекләр, бәйлек сүзләр, янәшәлек ярдәмендә бәйләнүе.

22

Алмашлык һәм

рәвеш сүзтезмәләр.

1

Сүзтезмәләрне тикшерү

Ияртүче сүзнең алмашлык булуыннан чыгып, алмашлык сүзтезмәләр барлыкка килүе. Иярүче сүзнең ияртүче сүзгә килеш кушымчалары, бәйлекләр, бәйлек сүзләр, янәшәлек ярдәмендә бәйләнүе.

Ияртүче сүзнең рәвеш булуыннан чыгып, рәвеш сүзтезмәләр барлыкка килүе. Иярүче сүзнең ияртүче сүзгә килеш кушымчалары, бәйлекләр, бәйлек сүзләр, янәшәлек ярдәмендә бәйләнүе.

23

Сан сүзтезмә һәм

Хәбәрлек сүз сүзтезмә

1

Сүзтезмәләрне тикшерү

Ияртүче сүзнең сан булуыннан чыгып, сан сүзтезмәләр барлыкка килүе. Иярүче сүзнең ияртүче сүзгә килеш кушымчалары, бәйлекләр, бәйлек сүзләр, янәшәлек ярдәмендә бәйләнүе.

Ияртүче сүзнең хәбәрлек сүз булуыннан чыгып, хәбәрлек сүз сүзтезмәләр барлыкка килүе. Иярүче сүзнең ияртүче сүзгә килеш кушымчалары, бәйлекләр, бәйлек сүзләр, янәшәлек ярдәмендә бәйләнүе.

24

Пунктуация

Нокта, сорау, һәм өндәү билгеләре, күп нокталар, куштырнаклар куела торган очраклар.

1

Тыныш билгеләрен барлау, аларга кагылышлы кагыйдәләрне искә төшерү, карточкалар белән эшләү

Ноктаның куелышын күнегүләр ярдәмендә ныгыту. Сорау, өндәү билгеләрнең куелышын күнегүләр ярдәмендә ныгыту. Күп нокталарның цитаталарда төшереп калдырылган сүзләр яки җөмләләр урынына, төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен куела. Куштырнакларның диалог формасында язылмаган туры сөйләмне; китап, газета, журнал һәм төрле оешма, предприятие исемнәрен; гадәти мәгънәсеннән башкарак мәгънә белдергән сүзләрне аеру өчен кулланылуы. Предпреятие яки оешма исемнәреннән соң исемендәге сүзе килсә, куштырнакларның куелмавы.

25

Өтер, нокталы өтер, ике нокта куела торган очраклар.

1

карточкалар белән эшләү

Өтернең кыскарак паузаны белдерүе һәм түбәндәге урыннарда куелуы: тиңдәш кисәкләр арасына; аерымланган кисәкләрне аеру өчен; кереш сүзләрне, артык җәенке булмаган кереш җөмләләрне, тынычырак тавыш белән әйтелә торган эндәш сүзләрне, ымлыкларны һәм әйе, юк сүзләрен аеру өчен; тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына; иярченле кушма җөмләдәге җөмләләр арасына; мәгънәне көчәйтү өчен кабатланып килгән сүзләр арсына куелуы. Нокталы өтернең үз эчендә өтер белән аерыла торган кисәкләре булган зуррак синтаксик берәмлекләр арасына куелуы. Ике ноктаның санап кителә торган тиңдәш кисәкләр алдыннан көттерү паузасы ясалган урында; фигыль белән бирелгән хәбәргә ияргән аныклагычлар алдында ягъни, башкача әйткәндә, шул исәптән, шул җөмләдән кебек ярдәмче сүзләр килмәгәндә, шул урынга; бәйләгечсез иярченле кушма җөмләдәге җөмләләр арасында көттерү паузасы ясалган урынга; автор сүзләреннән соң (туры сөйләм алдыннан) көттерү паузасы ясалган урынга куелуы.

26

Сызык һәм җәяләр куела торган очраклар

1

карточкалар белән эшләү

Сызыкның түбәндәге очракларда куелуы: җөмләдә исемнәр һәм исемнәр урыныда йөри торган сүзләр үзләре генә хәбәр булып килгәндә, ия белән хәбәр арасына; ияне аергыч дип тану куркынычы булганда, иядән соң; кискен каршы куюны белдергән теркәгечсез тиңдәш кисәкләр һәм җөмләләр арасына; тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүзләр алдыннан; аныкланмышы исем белән белдерелгән аныклагыч алдыннан; аныклагыч тиңдәшяки бик җәенке булып, аның чиген билгеләү укучыда кыенлык тудырырлык булса, аныклагычның ике ягына да; текстның укылышына зыян китерердәй кереш җөмләләрне аеру өчен; хәбәре әйтелмәгән я ким җөмләнең пауза ясала торган урынында; ике чикне күрсәтә торган сүзләр арсына; туры сөйләм диалог формасында язылганда, һәрбер реплика алдыннан. Туры сөйләм уртасында һәм аннан соң килгән автор сүзләре янында сызыкның башка билгеләр белән бергә куелуы. Җөмләләр арсында кискен каршы куюны белдергән барыбер сүзе алдыннан сызыкның өтер белән бергә куелуы. Җәяләрнең куелу очраклары: сөйләм башында гына кисәтеп, өстәмә аңлатма биреп китә торган кереш сүз һәм кереш җөмләләрне аеру өчен; аныкланмышның тәрҗемәсен яки башка исеме булган аныклагычларны аеру өчен; өземтәнең авторы яки чыганагы күрсәтелгәндә; драма әсәрләрендә диалоглар эченә кертелгән автор ремаркаларын (аңлатмаларын) аеру өчен.

27

Пунктуация бүлеген кабатлау.

1

тест эшләү

тест

28

29

30

31

32

Сочинение –фикерләмә язу

5

Сочинение-фикерләмә язу тәртибе белән танышу, сочинение-фикерләмә  язып карау; бер-береңнең эшен бәяләү

Укылган текстка нигезләнеп, сочинение-фикерләмә язу тәртибе. Сочинениенең кереш, төп, йомгаклау өлешләреннән торуы.

сочинение

33

Контроль язма эш.

1

Йомгаклау контроль эше эшләү.

контроль эш

34

Йомгаклау.

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...