"Экоүзәк утырышы сценарие презентациясе.
методическая разработка по экологии по теме

Вагизова Фарида Гибадулловна

Лицеебызда оештырылып эшләп килүче "Яшел патруль" экоүзәге утырышының сценарие презентациясе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл herle_kon_ukuchylar.docx24.11 КБ
Файл ekotsentr_utyryshy.pptx1.8 МБ

Предварительный просмотр:

Яңа Чишмә муниципаль районы

Зирекле лицее

Районыбызның директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары

семинарына  оештырылган ачык чара

                                                                   Экоүзәк җитәкчесе: Вәгыйзова Ф.Г.

Ноябрь, 2017

Максаты: Укучыларның экологик үзаңнарын үстерү, районыбызда булган саклаулы зоналар – табигать хәйкәлләре белән таныштыру.

Бурычлары: Укучыларда экология темасын өйрәнүгә, үзләреннән табигатьне саклауга өлеш кертергә теләү мотивын уяту.

Җаваплылык, самостоятелҗностҗ , кызыксынучанлык тәрбияләү.

Коллективта эшли белү күнекмәләрен үстерү.

Хәерле көн укучылар. Я ничек кәефләр? Чираттагы утырышыбызны башлыйбыз димәк.

Саләмләшү ритуалы. Табигатьне  халәкәткә итәр -

                                          Битарафлык, салкын карашлар.

                                          Син дә, мин дә әгәр тырышмасак

                                         Табигатьне кем  соң, кем саклар!

Дусларым, бүгенге утырышыбызны мин күңелле хәбәрләрдән башлыйм әле, дөрес сез инде бу хәбәрне ишеткәнсездер. Барыбыз да белә, районда төрле фәннәр буенча Бөтенрәсәй фән олимпадалары бара... Ә күптән түгел генә экология фәненән дә олимпиада узды һәм бу олимпадада сезнең дусларыгыз да катнашты.... Алай гына да түгел – җиңүләр яулап кайттылар. Кемнәр алар беләсезме??? Әйе,бу 11сыйныфтан Кадыров Булат, 10 сыйныфтан – Галеева Камилә, 9 сыйныфтан Зарипова Әлфинә – төп җиңүчеләр, 7 сыйныфтан Хаметвалеева Динә беренче күрсәткечне яулады. Ә 8 сыйныф укучысы Гаффарова Илизәгә җиңү өчен нибары 2балл гына җитмәде. Җиңүчеләребезне котлыйк әле. Булат та, Камилә дә 3- 4 ел буе безнең экоүзәгебездә эшләделәр һәм нәтиҗә – ел саен җиңү. Тырышлык бушка китми.

Ә бүгенге утырышыбызга флагны күтәрү хокукын мин Динәгә тапшырыр идем... Беренче ел гына олимпиадада катнашып та яхшы нәтиҗәгә ирешү зур шатлык бит ул. Рәхим ит Динә. Сиңа тагын да зуррак уңышлар телибез. Киләсе елга җиңүче булуыңны көтеп калабыз.

Флаг күтәрү.

Ә хәзер әйдәгез утырышыбызның тәртибе белән танышыйк:

  1. Отчетлар буенча чыгышлар көтелә.
  2.  Киләсе айга эш планын билгелү.
  3. Яңалыклар тукталышы.
  4. Саубуллашу.

Кем дә кем шушы регламентка риза кулларыбызны күтәрәбез. Барыбыз да риза. Димәк,  отчетлар буенча сүзне Зиләгә бирәбез.

  • Зилә, батарейкалар буенча нинди нәтиҗәләр бар?

Зиләнең җавабы тыңлана.

  • Макулатура җыю буенча эшләр ничек тора? Сыйныфларда макулатура алып килү, җыю процессы барамы икән?(фикер алышу)
  • Кызлар, узган утырышта 24-е турында фикерләр туплап килегез дигән идем.... я нинди фикерләрегез бар? Нинди көн әле ул безнең? Әлфинә, Динә ниләр әйтерсез?

(Әлфинә, Динә чыгышы- моржлар көненә башлангычларга презентация күрсәтү, иртәдән буклетлар тарату. Буклетларны карау, презентацияне анализлау)

  • Ярар, яхшы... 24-е көнне иртәрәк килергә кирәк булачак бит инде димәк.

  • Кызлар, егетләр, игътибар, Зиннур, Али безгә теге көнне нинди мәъглүмат турында әйткән иде әле....(батарейкалар җирдә яталар ) 
  • Чынлап та без монда үзебез генә нидер эшләргә тырышып йөрибез, ә проблема хәл ителми..  Авылыбыз территориясендә бик күп экологиягә зыян салучы матдәләр туплана ничек хәл итәргә? Һич югы менә  шушы батарейкалар проблемасы буенча гына булса да... Кемдә нинди фикерләр бар?

(Авыл халкына мөрәҗәгать белән чыгарга – игъланнар язып эләргә.

Кибет,почта кебек кешеләр күп йөри торган урыннарга батарейкалар җыю өчен контейнерлар куярга

Почта аша яки укучылар аша информацион листоклар таратуны оештырырга)

Ә эчтәлегендә ниндиерәк фикер чагылдырырга? Әйдәгез бергәләшеп уйлашыйк әле.

  • Каршы фикерләр булмаса, көн тәртибенең икенче пунктына күчик.

Димәк, тиз арада бу мөрәҗәгатьне тормышка ашыру өстендә эшләргә. Камилә бу эшне сиңа тапшырсак һәм сиңа ярдәмчеләр дип Зиннур белән Мәдинәне дә тартсак, җиңеп чыга алырсызмы.

Батарейкалар җыю буенча җаваплы итеп Нурислам бу айда сине билгеләрбез...

Киләсе экологик дата – 10 декабрьдә – “Международный день акций за принятии Декларации прав животных».  Зилә, бу көн өчен информация табуны Инсаф белән икегезгә йөкләрбез.

Каршылар юкмы? Димәк шуның белән официаль өлешне тәмамлыйбыз.

 Гадәттә без сезнең белән утырышларыбызда нинди дә булса берәр төрле яңалык турында сөйләшәбез... Ә бүген сөйләшәсе теманы мин сезгә уен рәвешендә тәгъдим итәм...

“Где логика?” уены. Заповедные территории – саклаулы зоналар.

Нинди төрләре була? (Заповедник, заказник, милли парк)

Менә бу гомум кабул ителгән саклаулы зоналардан тыш, тагын бер төрле сакланулы зона белән таныштырып үтәсем килә. Бу табигать һәйкәлләре – памятники природы.  Табигать һәйкәлләре - Па́мятники приро́ды — уникаль, кабатланмас, экологик, фәнни, мәдәни –эстетик яктан гаять кыйммәтле булган табигать комплекслары, шулай ук табигый һәм ясалма рәвештә барлыкка килгән, китерелгән табигать объектлары.  

 Ә бүгенге төп тема үзебезнең районыбыз территориясендәге саклаулы зоналар белән танышып китү. Андый территорияләр районыбызда өчәү :

  • Шушма елгасы – нәкъ менә шушы елгабыз, табигать һәйкәле булып санала да инде. Ул Кама елгасының сул кушылдыгы. Башлангычын Самара өлкәсендә алса да Татарстан районнары буйлап агып Түбән Кама районының Иске Шешма (Старошешминск) авылы янында Кама елгасына кушыла.

 Икенчесе – үзебездә – Зирекле авылы җирлегенә караган Өргәнчә авылының төьягында (47нче квартал дип атала инде ул җирләр) Язгы өргәзимбай – Горицвет весенний яки Адонис весенний дип аталган чәчәкләр үсә торган территория. Чөнки бу чәчәк МСОП – Международный Союз Охраны Природы оешмасының «Конвенция о международной торговле видами дикой фауны и флоры, находящимися под угрозой исчезновения» дип аталган җыентыгы исемлегенә кергән.

Ә өченчесе – Красный Октябрь авылы территориясендә урнашкан сырт. Анда башка территорияләрдә очрамый торган үсемлекләр барлыгын рус ботанигы, академик С.И. Коржинский Рус Волчья авылыннан Яңа Чишмә авылына таба барган чакта очраклы рәвештә генә 1988 елда ачыклаган. Бу территориядә 93 төрле типик дала үсемлеге очрый, шуларның 23-е Татарстанның башка бер генә районында да очрамый.

Качим высочайший, Астрогал Цингера, Голуха восточная, Лук шаровидный, миндаль низкий һәм тагын күп төрле үсемлекләр .

Бүгенге утырышыбызны тәмамлап шуны әйтәсем килә – Без монда туган, монда үсәбез, димәк, иң элек үз туган ягыңның кадерен белергә,аны сакларга, якларга кирәк. Шуның белән утырышыбыз тәмам.

Саубуллашу ритуалы: Бүгенге утырышыбызда ишеткән белемнәребез күңелләребездә озак саклансын, алай гына да түгел... ашка күңелләргә дә безнең аша тапшырылсын иде теләк белән хушлашу очкынын җибәрәм ( “Очкын” ритуалы).

                                          Табигатьне  халәкәткә итәр -

                                          Битарафлык, салкын карашлар.

                                          Син дә, мин дә әгәр тырышмасак

                                         Табигатьне кем  соң, кем саклар!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

« М антыйк к ая ?» «Где логика?»

Слайд 2

САКЛАУЛЫ ЗОНАЛАР Заповедник Заказник Милли парк Табигать һәйкәлләре - Па́мятники приро́ды — уникаль , кабатланмас , экологик , фәнни , мәдәни –эстетик яктан гаять кыйммәтле булган табигать комплекслары , шулай ук табигый һәм ясалма рәвештә барлыкка килгән , китерелгән табигать объектлары .

Слайд 3

Районыбыздагы саклаулы зоналар

Слайд 4

№ Наименование Статус Дата прис-воения Местоположение 21 Река Шешма (левый приток реки Кама ) Памятник природы регионального значения 1978 год Лениногорский , Черемшанский , Альметьевский , Новошешминский , Нижнекамский, Чистопольский районы. Исток в Самарской области, устье у села Старошешминск Нижнекамского района. 132 Урганчинский ботанический заказник по сохранению адониса весеннего Государственный природный заказник регионального значения биологического (ботанического) профиля 1991 год Новошешминский район, западнее с. Урганча . ГБУ « Заинское лесничество», Урганчинское участковое лесничество, кв. 100 133 Склоны Коржинского Государственный природный заказник регионального значения биологического (ботанического) профиля 1991 год Новошешминский район, в 1,5 км от ОПХ «Красный Октябрь»

Слайд 5

Шушма елгасы – табигать һә йкәле (Кама елгасының сул кушылдыгы)

Слайд 6

Өргәнч ә авылы территориясендәге “Язгы өргәзимбай”- “Гори цвет весенний ” ч әчәген саклау заказнигы

Слайд 7

Коржинский сырты – т абигый заказнигы

Слайд 8

Качим высочайший Астрогал Ц ингера Голуха восточная Лук шаровидный Миндаль низкий

Слайд 9

Утырыш тәмам . Игътибарыгыз ө чен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем сүз төркемен кабатлау.Дәрес презентациясе.

6 нчы сыйныф (рус төркеме) исем темасына дәрес презентациясе....

"Туган як табигатен тасвирлау" темасына ачык дәрес - сәяхәт эшкәртмәсе һәм презентациясе

Хәзерге заманда укучыларыбыз күбрәк компьютер, телевизор артында утыралар, кесә телефонында казыналар. Әйләнә - тирә мохит , табигать белән бик аз кызыксыналар. Җитмәсә, урам тәрбиясе балаларыбы...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

"Дөнья могҗизалары" презентациясе

Дөнья могҗизалары буенча презентация...

Хәмәтҗанова Гөлинә Илдар кызының презентациясе

Әлеге презентация минем эшчэнлегем турында...

"Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эшенең презентациясе

В слайдах презентации даются  несколько фотографий  татарского народного писателя Г. Афзала,  также поэта-патриота М.Джалиля, которому автор посвящает свои стихи....

"Яшел патруль" экоүзәге утырышы

Лицейда оештырылган экоүзәк эшчәнлеген чагылдыручы утырыш сценарие....