Проект "Батарей зыяны"
проект по экологии

Ганиева Лейсан Фаргатовна

Кулланылган батарейкаларның табигатькә һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл batareyka_proekt.docx30.81 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

“Күәм урта гомуми белем мәктәбе”

 

 

 

 

 

 

Кулланылган батарейкаларның табигатькә һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысы

 

                                                                             

 

 

 

 

 

Башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы

 Ганиев Ренат Ленар улы

Җитәкчесе: Химия укытучысы

Ганиева Ләйсән Фәргать кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

Күәм 2023

Кереш

Без тормышта батарейкалар белән эшли торган бик күп приборлар кулланабыз. Алар сәгатьләрдә, калькуляторларда, уенчыкларда, пультлы машиналарда һәм башка бик күп җиһазларда. Без алардан башка яшәп булмый торган заманда яшибез. Уйлап карасаң, алар никадәр күп файда китерә. Ләкин, әлеге электр чыганакларының начар яклары да күп. Гади батарейкаларның үзендә күпме куркыныч саклаганын бик сирәк кешеләр генә белә.

Әлеге эшнең актуальлеге батарейкалар составына кергән химик матдәләрнең кеше сәламәтлегенә һәм табигатькә начар тәэсир итүе белән бәйле.

Эзләнү эше кулланылган батарейкаларны үтильләштерү проблемасына игътибар итү, аларны җыюны һәм тиешле пунктларга тапшыруны оештыруны хәл итү белән бәйле.

Тикшерү объекты:  гади батарейка

Проблемалы сорау: Кулланылган батарейкалар әйләнә - тирәгә тискәре йогынты ясыймы?

Эшнең максаты: кулланылган батарейкаларның кеше сәламәтлегенә һәм табигатькә йогынтысын, үтильләштеру ысулларын ачыклау. Аларны җыюны һәм үтильләштерү пунктларына тапшыруны оештыру.

Максат нигезендә түбәндәге бурычлар куелды:

•                    Махсус әдәбият нигезендә кулланылыштан чыккан батарейкаларның кеше сәламәтлегенә, табигатькә йогынтысын һәм шулай ук аларны үтильләштерү ысулларын ачыклау;

•                    Сорашулар нигезендә мәктәп укучыларының кулланылган батарейкаларның кеше сәламәтлегенә һәм табигатькә ничек йогынты ясавы турындагы белемнәрен ачыклау;

•                    Укучыларны табигатьне саклауда үз өлешләрен кертүгә җәлеп итү.

Батарейканың зарары нәрсәдә?

Еллар үткән саен кешелек экологик проблемаларның кискенләшә баруын ныграк сизә бара. Ләкин күпләр табигать хәлатенең безнең көндәлек тормышта үз-үзебезне ничек тотуыбызга бәйле икәнлеген аңлап бетерми. Күп очракта кешеләр табигатькә генә түгел, үзләренең сәламәтлегенә дә битараф карыйлар, үз-үзләрен тотышлары белән тормышларына куркыныч тудыралар.

Һәркем  кулланган  батарейкаларны, эшләми башлагач  яки ташлый,  яки җыеп бара. Һәр очракта  батарейкалар  әйләнә тирәгә  зур зыян сала. Аннан бүленеп чыккан  агулы кушылмалар  һаваны,  суны, туфракны  пычрата һәм агулый. Кеше сәламәтлегенә зур зыян килә.  Авыр металлар йогынтысы нәтиҗәсендә куркыныч авырулар барлыкка  килергә  мөмкин. Чүп савытына ташланган гади бер батарейка, якынча 20 квадрат метр туфракны, якынча 400 л суны авыр металлар – кургаш, төрекөмеш, кадмий, никель, цинк, марганец, литий белән зарарландырырга сәләтле. Югыйсә, гади батарейкаларда, гадәттә чүп савытына ташламаска дигән билге тора бит. Урман зонасында бу ике агач, ике  сукыр тычкан,  бер керпе һәм берничә мең яңгыр суалчаны яши торган территория. Әлеге металлар, бик кечкенә күләмдә дә, кеше һәм хайван организмнарында тупланып, аларның сәламәтлегенә  зур зыян сала. Батарейкаларга  игътибар белән карасак, анда чүп  савытына салмагыз дигән махсус  тамга бар. Җитештерүчеләр кулланучыларны  кисәтә. Батарейка кирәкле    булса да, аның  төрле химик  матдәләрдән торуын   онытырга ярамый.

Составы буенча:

Аерым тозлардан торган (солевые) батарейкалар киң кулланыла. Электролит  сыйфатында составларында  марганец  диоксиды һәм   аммоний хлориды, цинк  хлориды бар.

 Селтеле  (щелочные) батарейкаларда   электролит сыйфатында  селте бар. Катод сыйфатында  марганец  диоксиды, анодта   цинк  кушылмалары бар

 Көмешле (оксид серебрянные) батарейкаларда  катод сыйфатында  көмеш оксиды, селтеле электролит бар.

 Иң куркыныч металларнын берсе булган, төрекөмеш, кеше организмына турыдан-туры судан яки агуланган үсемлекләр һәм хайваннар белән тукланганда үтеп керә. Чөнки бу металл организмда туплану сәләтенә ия. Ул бавырга, бөерләргә, нерв системасына һәм баш миенә зур йогынты ясый, сулыш органнары системалары авыруына, хәрәкәт аппараты бозылуга, күрү – ишету сәләте начарлануга китерә.

Кургаш нигездә бөерләрдә тупланып аның эшчәнлеген зарарлый, баш мие һәм нерв системасы авыруларына китерә, буыннар сызлавы, мускул авыруларына сәбәпче булып тора, яралгыда бала үсешенә тискәре йогынты ясый.

Кадмий – канцероген матдә һәм ул яман шеш авыруларына сәбәпче булып тора. Ул калкансыман биздә, сөякләрдә, бөерләрдә һәм бавырда туплана. Барлык органнар системасының  эшчәнлегенә начар йогынты ясый.

Литий терәк хәрәкәт  системасы    органнарын, калкансыман биз эшчәнлеген  зарарлый.

          Марганец  оксиды  белән агулану баш миен заралый

    Никель  кушылмалары тире өчен заралы, агуланган очракта  дерматит, пешү,  витилиго күзәтелә.

Батарейкалардагы зарарлы матдәләр ничек тарала.

Чүп савытына ташланган батарейкалар да , ягу заводларында да  атмосферага диоксин – агулы кушылмалар бүлеп чыгаралар. Алар яман шеш һәм үрчү, бүлеп чыгару органнары системасы бозылуга, балаларның сәләмәтлегенә, аларның үсешенә начар тәэсир итә.  .

Туфракка эләккән  батареяның үсемлекләрне агулый. Үсемлекләр кислород чыганагы булып тора, бу  очракта  кислород барлыкка килү  процессы  акырыная, кими. Туфрак уңдырышсызга әйләнә. Агуланган туфракны кабат яңаруы өчен дистә еллар кирәк. Туфрактагы    авыр металлар, грунт суларын да зарарлый. Пычранган грунт сулары елгаларга ага. Андагы  барлык тереклеккә куркыныч яный.

 Шулай ук диоксиннар  туфрактан  үсемлекләргә күчә, үсемлекләрдә тупланалар, ә үсемлекләр белән уз чиратында кешеләр туклана. Атмосфера һәм гидросфера  киңлекләрендә   агулы кушылмалар  бик ерак араларга таралалар. Суны кайнату да, тере микроорганизмнар белән чагыштырганда, авыр металлардан арынырга булышмый. Батарейкаларны яндырмаган очракта да, алар вакыт үтү белән чериләр, таркалалар, шул сәбәпле алардагы агулы матдәләр барыбер  әйләнә - тирәлеккә эләгергә мөмкин. 

Батарейкаларны яндырып юк иткәндә газсыман  матдәләр бүленеп  чыга. Алар  атмосферага эләгә, явым төшем  булып кабат   тереклеккә зыян сала. Экологиягә зур зыян килә,  фауна флорага   начар  йогынты ясый.

Начар тәэсирне ничек киметергә.

Без  җирлегебездә кулланылыштан чыккан батарейкаларны җыя торган  урыннар барлыкка килде. Чөнки туган ягыбыз экологиясенә битараф булырга  ярамый, дөрес фикерләүче кешеләр саны арта бара.  Мондый эш Казандагы  күп кенә кибетләрдә һәм оешмаларда оештырылган, соңрак аларны махсус үтильләштерү пунктларына тапшыралар. Без  мәктәп укучылары да  үзебездә җыелган батарейкаларны шуларның контейнерларына сала башладык,    җыелган батарейкаларны  җыю  акцияләрендә    актив катнаштык.

Начар тәэсирне киметү максатыннан тагын бер киңәш: батерейкаларны сатып алган вакытта төрекөмеш һәм кадмий кулланылмаганнарын алу кулайрак. Һәм инде билгеле кабат энергия җыя торганнарын кулланырга тырышыгыз.

Батарейкаларны яңадан эшкәртү

Батарейкаларны яңадан эшкәртү – бу батарейкаларда кулланылган материалларны киредән яңаларын эшләүгә, башка продуктлар җитештерү өлкәләрендә куллану. Әлеге процессның төп максаты булып электроэнергияне һәм җитештерү өчен киткән материалларны экономияләү тора. Тик проблема шунда, аларны яңадан эшкәртү  чималны сатудан кыйммәтрәк тора. Батарейкаларны утилизацияләү мәсьәләсе төрле илләрдә төрлечә хәл ителә.

Эзләнү - тикшеренү эше

  Кулланылган батарейкаларның әйләнә -тирәлеккә һәм кеше сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә зыян салулары турындагы белем дәрәҗәләрен ачыкладык.  Нәтиҗәләр түбәндәге таблицаларда күрсәтелгән.

“Искергән, кулланылыштан чыккан батарейкаларны кая куясыз?”

2022 нче ел декабрь

 

Сораштыруларда катнашучылар

 

Укучылар

Укытучылар

Әти әниләр

Контейнерларга салам

7%

32%

30%

Чүп чиләгенә салабыз

53%

40%

35%

Җиргә күмәбез

36%

28%

30%

Банкага тутырып җиргә күмәм

4%

0%

2%

Сораштыруларга караганда - күпләр кулланылыштан чыккан батарейкаларның зыяны һәм аларны үтильләштерү турында мәгълүматларны белеп бетермиләр. Бу  юнәлештә  аңлату эшләрен дәвам итәргә кирәк.

Әти-әниләрнең һәм укучыларның экологик грамотлылыгын арттыру максатыннан без түбәндәге эшләрне башкардык.

·        Классларда кулланылыштан чыккан батарейкаларның зарары турында материаллар әзерләнде, әңгәмәләр үткәрелде;

·         “Кулланылыштан чыккан батарейкаларның зарары”- дигән темага  информация тупланды;

·        Мәгълүмат  буенча, буклетлар ясадык. (Кушымта № 1);

 

 

Нәтиҗә

Чыгышыбызның башында әйткәнебезчә: “Чүп савытына ташланган гади бер батарейка,    туфракны якынча 400 л суны авыр металлар белән зарарландырырга сәләтле.

Чүп савытына ташланган батарейкалар, ягу заводларында атмосферага агулы кушылмалар бүлеп чыгаралар. Алар яман шеш һәм үрчү органнары системасы бозылуга, балаларнын сәламәтлегенә, аларнын үсешенә начар тәэсир итә.”

 Аңлатулардан соң батарейкаларны чүп савытына салучылар күпкә кимеде. Бу, үз чиратында, авылыбыз экологиясенә уңай йогынты ясагандыр дип ышанабыз.

  

Кулланылган әдәбият:

1.     http://akkumulatori.ru/index.php/istoriya-sozdaniya-batareek.html

2.     http://centrecon.ru/event/71

3.     http://eikenclub.ru/9062-istoriya-himicheskih-istochnikov-toka.html

4.     http://innovatory.narod.ru/battery

5.     http://nechtoportal.ru/istoriya-veshhey/istoriya-batareek.html

6.     http://www.pererabotka-musora.ru/hazardous_waste.shtm

7.     http://www.сдайбатарейку.рф


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кесә телефоннарының сәламәтлеккә зыяны.

Кесә телефоннарының сәламәтлеккә зыяны...

Класс сәғәте "Һүгенеүҙең һаулыҡ өсөн зыяны"

Уҡыусыларҙы насар һүҙҙәрҙән арындырыу. Һаулыҡ өсөн зыянлы икәнлеген аңлатыу, һүгенеүҙең тормошҡа үтеп ингән тарихы менән таныштырыу. Әҙәп-әхлаҡ сифаттары, һаулыҡҡа һәм бер-береңә ...

Презентация "Укучыларга интернетның файдасы һәм зыяны"

Презентация "Укучыларга интернетның файдасы һәм зыяны"...

Класс сәғәте. Тәмәкенең зыяны.

Класс сәғәте. Тәмәкенең зыяны....