Презентация "Укучыларга интернетның файдасы һәм зыяны"
презентация к уроку на тему

Василова Эльмира Саматовна

Презентация "Укучыларга интернетның файдасы һәм зыяны"

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Укучыларга интернетның файдасы һәм зыяны .

Слайд 2

Сораштыру һәм күзәтүләр нәтиҗәсе буенча, Россиядә 2000 елда: 20% кеше интернетның ни икәнен дә белми; 37,3% кеше интернет турында ишетеп белә, ләкин аңа билгеләмә бирә алмый; 3,6% кеше интернеттан даими файдалана.

Слайд 3

2016 елда Россияда: атнага: 1 тапкыр 60 млн. кеше 2 тапкыр 40 млн. кеше 3-5 тапкыр 25 млн кеше даими рәвештә 10-12 млн. кеше интернеттан файдалана.

Слайд 4

Интернетның файдасы. Өстәмә белем алырга ярдәм итә; Мәгълүмат эзләүне җайлаштыра; Еракта яшәгән дуслар, туганнар белән аралашырга булыша; Телләрне өйрәнергә булыша; Объектны тиз эзләп табарга ярдәм итә. Документация эшендә ярдәм итә.

Слайд 5

Укучылар арасында узган тест нәтиҗәсе. Тест 2015 елның ноябрь аенда Олы Әтнә урта мәктәбендә 2-11 сыйныфларда 187 укучы арасында аноним рәвештә үткәрелде. «Билгеләнгән вакыттан артык онлайнда утырганыгыз бармы?» дигән сорауга 49 укучы (26%) « беркайчанда артык утырмыйм» ; 138 укучы (73,8%) «һәрвакыт артык утырам» дигән җавапны бирде.

Слайд 6

Тест нәтиҗәсе. «Тере аралашуга караганда компьютер аша сөйләшүгә өстенлек бирәсезме?» дигән сорауга 5-11 сыйныфтан 97 укучы арасында 67 укучы (69%) «беркайчанда өстенлек бирмим» ; 58 укучы (59,8%) «һәрвакыт өстенлек бирәм» дигән җавапны бирде.

Слайд 7

Тест нәтиҗәсе 22 укучының (11,8%) компьютерга ныклы бәйлелеге билгеле булды: Малайлар-11 Кызлар-11

Слайд 8

Әти- әниләр белән сөйләшүдән мәгълүмат. Исемнәр үзгәртелде. Әни кеше: «Минем улым Марселгә 15 яшь. Ул наркоман кебек компь- ютерга бәйле. Ул үзе яхшы укый, миңа да һәрчак булыша. Улым төне буе компьютерда утырып, йокламыйча мәктәпкә китә. Берничә тапкыр ачлыктан аңны югалтып егылды, чөнки мин эштә булганда, пешереп калдырган ризыкны ашарга аның «вакыты юк».

Слайд 9

Әти кеше: «Минем кызым Гөлнур төннәр буе компьютерда утыра. Аңа 17 яшь. Ул бик матур кыз. Күзләре начар күрә, миопия белән чирли. Шул компьютер аркасында гына инде...» (Әти кешенең күзләрендә яшь)

Слайд 10

Әти кеше: «Мин кызыма 5 яшь туган көненә ноутбук бүләк иттем. Ул балалар бакчасына йөри иде. Менә 3 ай инде киреләнеп елап бакчага йөрми. Аның аппетиты бозылды, төнне начар йоклый башлады, сүз тыңламас булды... Мин интернеттан компьютерның организмга зыяны турында укыдым һәм ноутбукны кыздан тартып алдым. Ул бер атна минем белән сөйләшми. Мин ноутбук сатып алып ялгышуымны аңладым. Зур курчак бүләк итәсем калган икән....».

Слайд 11

Ничек интернет корбаны булмаска.

Слайд 12

Вакытны дөрес файдалы итеп бүлергә өйрәнергә тырыш. Компьютер янында бирелгән вакыт аралыгында гына утырырга өйрән.

Слайд 13

Компьютер өстәле артында дөрес утыр.

Слайд 14

Интернеттан кирәкле мәгълүматны гына эзлә.

Слайд 15

Буш вакытны компьютер янында түгел, саф һавада күбрәк уздыр.

Слайд 16

Тере аралашуны социаль челтәргә һәм компьютер уеннарына алыштырма.

Слайд 17

Шикле виртуаль уеннарга, группаларга кермә.

Слайд 18

Электрон почтага килгән хатны сак кына ач. Таныш булмаган кешедән килгән хәбәрне игътибарсыз калдыр.

Слайд 19

Үзең, туганнарың турында тулы мәгълүматны интернетка урнаштырма. Чит кешегә фотографияләрне, телефон номерларын җибәрмә.

Слайд 20

Интернет сиңа укуда ярдәмче һәм дус булсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

описание опыта работы по теме "Использование ИКТ и материалов сети Интернетна уроках английского языка"

Сегодня всё большее внимание уделяется человеку, как личности – его сознанию, духовности, культуре, нравственности, а также высокоразвитому интеллекту и интеллектуальному потенциалу. Таким образом, в ...

Классный час на тему "Урок ИНТЕРНЕТНОЙ безопасности"

Классный час на тему "Урок ИНТЕРНЕТНОЙ безопасности"...

Кесә телефоннарының сәламәтлеккә зыяны.

Кесә телефоннарының сәламәтлеккә зыяны...

Класс сәғәте "Һүгенеүҙең һаулыҡ өсөн зыяны"

Уҡыусыларҙы насар һүҙҙәрҙән арындырыу. Һаулыҡ өсөн зыянлы икәнлеген аңлатыу, һүгенеүҙең тормошҡа үтеп ингән тарихы менән таныштырыу. Әҙәп-әхлаҡ сифаттары, һаулыҡҡа һәм бер-береңә ...

Класс сәғәте. Тәмәкенең зыяны.

Класс сәғәте. Тәмәкенең зыяны....

Проект "Батарей зыяны"

Кулланылган батарейкаларның табигатькә һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысы...