Электр корылмасы һәм яшен
материал по физике (9 класс) по теме

Юсупова Алсу Харисовна

Яшен табигатьнең иң куркыныч күренешләреннән берсе. Шуңа күрә дә борынгы кешеләр аннан курыкканнар, яшен вакытында кая да булса качарга, яшеренергә тырышканнар. Кешеләр озак вакытлар яшеннең һәм күк күкрәүнең килеп чыгу сәбәпләрен аңлата алмаганнар. Динчеләр, кешеләрнең наданлыгыннан файдаланып бу күренешне кешенең гөнаһлары өчен алла тарафыннан җибәрелгән җәза дип аңлатканнар.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yashen.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кайбыч муниципаль районы Борындык төп белем бирү мәктәбе

                            “Электр корылмасы һәм яшен”

                    (Физика атналыгында уздырылган чара)

(8, 9 класслар өчен)

 

                                                                                             II квалификацион категорияле        

                                                                                                   физика укытучысы                

                                                                                                 Юсупова Алсу Харисовна

 Дәреснең  максты: - терек булмаган  табигатьтә укучылар тормышы, сәламәтлеге өчен куркыныч        

                                        булган шартлар белән таныштыру;

  1.  укучыларның тормыштагы шартларга яраклашуларын тикшерү.

.

Дәрес тибы: яңа мәгълүмат алу.

Җиһазлар: презентация «Молния, гроза»,  “У природы нет плохой погоды» дигән җыр язмасы

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.
  2. Дәреснең темасы максаты белән таныштыру.

Слайд 1. (Гром и молния)

 Салмак кына «У природы нет плохой погоды» дигән җыр куела.

Укучылар  1 елда 365 көн. Шул көннәр арасында  кояш кыздырган, кар яуган, көчле яңгыр яуган көннәр дә була. Яшенле яңгыр табигать күренеше.  Табигатьтә булган  күреншләр арасында кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булганнары да бар. Бүгенге дәресебездә шуларның берсе турында сөйләшербез.

“Электр корылмасы һәм яшен”

2 слайд

 1 укучы  

Яшен табигатьнең иң куркыныч күренешләреннән берсе. Шуңа күрә дә борынгы кешеләр аннан курыкканнар, яшен вакытында кая да булса качарга, яшеренергә тырышканнар. Кешеләр озак вакытлар яшеннең һәм күк күкрәүнең килеп чыгу сәбәпләрен аңлата алмаганнар. Динчеләр, кешеләрнең наданлыгыннан файдаланып бу күренешне кешенең гөнаһлары өчен алла тарафыннан җибәрелгән җәза дип аңлатканнар.

     Кешеләр яшеннән саклану өчен төрле чаралар уйлап чыгарганнар. Шуларның берсе- чиркәү чаңын сугып, яшеннән саклану. Чаң тавышы ишетеп, күк күкрәү качарга тиеш, янәсе. Нәтиҗәдә 18 гасырның 33 елы эчендә генә 386 чиркәү манарасы җимерелә, 121 чаң сугучы үлә. 1718 елның җәендә көчле яшен вакытында Британия яры буйлап бер көнне 24 чиркәүне яшен суга.

  Яшен- диңгезчеләр өчен дә куркыныч күренеш. 1793 елдан 1832 елга кадәр яшеннән 250 судно зарарлана, 200 диңгезче һәлак була.

    Безнең планетада ел саен 16 млн.нан артык, ягүни тәүлеккә 44 меңнән артык яшен хасил була. Җирне секунд саен 100 гә якын яшен суга.

2 укучы

Нәрсә соң ул яшен?

3 слайд

4 слайд

     Яшеннең табигате 18 гасырда рус галимнәре М.В.Ломоносов, Г.В.Рихман, америкалы В.Франклин тикшеренүләреннән соң гына ачыкланды. Франклин мондый тәҗрибә ясый. Яшенләп килә торган болытка озын ефәк лента белән “елан” җибәрә. Лентаның “елан” бәйләнгән башына очлы металл чыбык, аскы башына металл ачкычлар бәйли. Яшенле яңгыр вакытында лента чыланып үткәргечкә әйләнә һәм лентаның аскы башына тагылган ачкычлардан электр очкыннары чыга. Шуннан чыгып Франклин лабораториядә табылган электр очкыннары белән яшен вакытында барлыкка килгән очкыннарның табигате бер үк булырга тиеш. Дигән нәтиҗә ясый.

5 слайд

      Франклин яшеннән саклану чарасы- яшен уздыргыч уйлап таба. Ләкин бу ачышның практик әһәмиятен аңлау өчен аңа күп көч куярга туры килә. Франклинның тикшеренүләре төрле илләрдә галимнәрнең игътибарын үзенә тарта.

  Атмосферадагы электр күренешләрен Россиядә бөек рус галиме М.В.Ломоносов һәм профессор Г.В.Рихман тикшерә башлый. Җитди эзләнүләр белән 10 ел үтеп китә. Ләкин тәҗрибәләр вакытында Рихманны яшен суга һәм ул һәлак була. 1753 елның 26 нчы ноябрендә фәннәр Академиясе утырышында Ломоносов доклад белән чыга. Ломоносов бу докладында күпъеллык күзәтүләргә һәм тәҗрибәләргә таянып, яшеннең һәм күк күкрәүнең физик асылын фәнни нигездә дәлилли.

    Атмосферадагы электр күренешләрен өйрәнүдәге хезмәтләре өчен рус фәне М.В.Ломоносов белән лаеклы рәвештә горурлана ала.

Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз-аз,
Ерактан, әллә кайдан, иштелә күк күкрәгән аваз!

   Яшен- табигатьтә очрый торгн иң көчле электр бушануы. Ләкин ул бик кечкенә электр корылмалары нәтиҗәсендә барлыкка килә. Яшен ничек барлыкка килә соң? Эссе җәйге көннәрдә кайнар һава белән Җирдән бик күп дым күтәрелә. Өскә күтәрелгән саен су парлары суына һәм куера, кечкенә су тамчылары барлыкка килә. Зәңгәр күктә аксыл болытлар күренә. Алар үсә, калыная һәм кояш нурларын начар уздыра башлый. Хәзер инде болытлар кара булып күренә. Болыттагы су тамчылары кечкенә булганда алар һавада эленеп торалар, зурая башлагач, авыраеп, аска төшәләр һәм яңгыр барлыкка килә. Өскә күтәрелгән җылы һава агымы су тамчыларын электрлый. Болытта уңай корылмалы тамчылар күп булса, болыт уңай корылмалы, тискәре корылмалы тамчылар күп булса, тискәре корыла болыт була.

Яшен яшьни, күк күкри,
Бөтен дөнья тетри.
Яңгыр гына ява алмый,
Бер тамчы да тамалмый.

  Капма- каршы корылмалы ике болыт бер- берсенә якын килгәндә алар арасында көчле электр бушануы- яшен барлыкка килә.

1 укучы «И снова о грозе» дигән шигырь укый”

Грозы такой не видела еще,
Трясется дом, как-будто на вулкане.
А гром гремит, как грозный Бог войны.
Гроза, как виноград, бросает в землю капли.
Спать невозможно при такой грозе,
Раскаты грома так неутомимы.
А молния сверкнет в окно ко мне,
Шепчу я, Господи, помилуй.

4 укучы        

6 -13 слайд                                                      

  Яшен бигрәк тә Индонезиядә еш була, ә Ява утравында ул көн саен диярлек булып тора. Яшеннең озынлыгы, гадәттә, 2-3 км, ә кайбер очракларда 40 км га җитә. Ике болыт арасындагы яшенне класста да булдырып була. Румкорф кәтүгенең полюсларына ике болыт рәсеме беркетелә. Полюсларны бер- берсенә якынайтканда ике болыт рәсеме беркетелә. Полюсларны бер- берсенә якынайтканда ике “ болыт” арасында яшен барлыкка килә.

 Яшен болыт белән җирдәге теләсә нинди җисем, мәсәлән йорт арасында булырга мөмкин. Хәзер шундый күренешне карыйк. Румкорф кәтүгенең бер очы йорт моделенең түбәсенә беркетелә, шунда ук спиртка чыланган мамык куела. Румкорф  кәтүгенең икенче полюсына беркетелгән “болытны” йорт түбәсенә якынайтканда яшен барлыкка килә, кәгазь йорт янып китә.

5 укучы

  Без электр корылмалары океанында яшибез. Безне табигый корылмалар һәм ясалма рәвештә барлыкка китерелгән корылмалар әйләндереп алган. Корылмаларны станоклар, машиналар һәм кеше үзе дә тудыра. Кеше чәч тараганда да йөргәндә дә электр корылмалары хасил итә Киенгәндә һәм чишенгәндә электр корылмалары барлыкка килә. Атмосферадагы электрга караганда бу корылмаларның куәте бик кечкенә. Шуңа күрә күп вакытта без аны сизмибез дә. Тормышта барлыкка килгән зур булмаган яшеннәрнең ясалу шартларын  һәм алардан саклану чараларын белмәү күп кенә зыяннар китерергә мөмкин. Атмосферада була торган көчле яшен белән электр утюгында яки радиоприемникта контакт начар булганда була торган электр очкынының табигате бер үк. Электр корылмалары күпчелек очракта ышкылу аркасында барлыкка килә. Кояшлы күчергеч кулланылган станокларда, мәсәлән, шкив белән каеш ышкылып, шактый зур микъдарда электр корылмасы туплана. Әйтик, резина әйберләре җитештерү промышленностендә резина материалы зур тизлек белән әйләнгән валга ышкылып, статик электр корылмалары хасил итә. Бу корылмаларны бетерү чараларын күрмәгәндә, очкын чыгып пожар ясарга мөмкин. Сыеклык белән каты җисем ышкылганда да статик электр корылмалары хасил була. Мәсәлән, торбадан сыеклык акканда, өистерналарда сыеклык ташыганда бу хәл еш күзәтелә. Цистерналарда янучан сыеклык: бензин, керосин һ.б. булганда бу күренеш бигрәк тә куркыныч.

    Җисемнәрнең деформацисе вакытында да электрлану күренеше күзәтәбез.

Текстиль промышленностенда электрлану күренеше производствода өстәмә кыенлыклар тудыра. Тукымалар бер- берсен ышкылып, яки тукыма һәм кисәкчекләр ышкылып, статик корылмалар барлыкка китерәләр. Бу корылмаларны югалтып тормаганда по;ар куркынычы чыга, яки, тукымалар бер- берсенә тартылып, производствоны туктатырга мөмкин.

   Шикәр комы, он, порох, химик реактивлар кебек кечкенә кисәкчекләрдән торган матдәләрне агызганда да статик электр барлыкка килә. Монда да өстәмә чаралар күрергә кирәк.

6 укучы

Слайд 14,15

Яшен вакытында үтәлергә тиешле  кагыйдәләр

1.Яшен яшьнәп, күк күкрәгәндә өйдәге тәрәзәләрне ябып куярга.

2. Электр үткәргечләреннән ераграк торырга, металл әйберләргә кагылмаска, әгәр дә өегезгә шарсыман яшен шары керә калмаса тынычлыкны сакларга, кузгалмаска.

3.Кырда яки юлда калсагыз, ялгыз үскән  юан. Биек  агачка ышыкланмаска, чөнки юан агачның тамырлары да юан була. Аларда дым күп, җиргә  зур мәйданда тиеп торалар һәм яхшы үткәргечләр булып саналалар.

2 укучы М. Чикина «О молнии» дигән шигырен укый.

Молния в высокое дерево метит,
Жизнь это наша не раз подтвердила.
Она разрушает, не греет, не светит,
И много великих деревьев сгубила.

4.Су коенганда яшен яшьни башласа, судан тизрәк чыгарга һәм су яныннан ераграк китәргә кирәк.

5. Яшен яшьнәгәндә велосипедта яки мотоциклда барырга туры килсә тимер атларны туктатып торырга һәм алардан 30 метр читкә китеп торырга киңәш итәләр.

6.Әгәр дә машинада барырга туры килсә, шулай ук туктап торырга, тәрәзәләрне ябып куярга, антеннаны төшерергә кирәк.

4. Күк күкрәгәндә, яшен яшьнәгәндә кәрәзле телефон белән сөйләшү сәламәтлеккә зур зыян китерүен Англия врачлары берничә мисал белән дәлилләп күрсәткәннәр.

Яшенле яңгыр вакытында  Лондон паркында калып кәрәзле телефоннан сөләшеп торган 15 яшьлек кызның эчке органнары җәрәхәтләнә, һәм 1 елдан инвалид коляскасына утыра.Кәрәзле телефон торган колагы аша яшен корылмасы уза колак пәрдәсен ерта һәм баш миенә зыян китерә. Врачлар әйтүләренә караганча мондый мисаллар Кытайда, Көньяк Кореяда күп күзәтелгән, хәтта яшен вакытында телефоннан сөйләшүчеләр арасында үлүчеләр дә булган.

Югарыда санап кителгән кагыйдәләрне барысын да төгәл үтәсәң тормышыгызга бернинди дә куркыныч янамас.

III.  Материалны ныгыту.

1.Яшен кайтаргычны (Молниеотвод) үзең ясарга ярыймы?

(Ярамый, чөнки нәрсәсендер дөрес эшләмәсәң тормышыңа тагын да күбрәк куркыныч яный)

2. Ни өчен яшен кайтаргычның икенче башын җиргә тирәнгәрәк күмәргә кирәк?

Класстан тыш чарабыз тәмам. Катнашучы укучыларга рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок "Электро - магнитная индукция, индуктивность, энергия электро - магнитного поля"".

Урок - игра для 11 класса. Проводится с целью отработать приемы решения задач....

Урок - решение задач "Электро - магнитная индукция."

Урок хорошо использовать для тех учащихся, которые не слишком сильны в физике. Ситуация успеха обеспечивается базовым уровнем задач, коллективным видом деятельности. Урок удовлетворяет современным дид...

“Электр күренешләре”

Галимнәр турында нәрсәләр беләсез?...

Тест "Электро-магнитная индукция"

ЦОР выполнен для проверки знаний по физике в 9 и 11 классах при мзучении темы "Электро-магнитная индукция". Предназначен для системы голосования в программе Mimio studio/...

Тест "Электро-магнитные волны"

ЦОР "Электромагнитные волны" предназначен для быстрого опроса в системе Mimio studio. Используется на уроках физики в 9 и 11 классе при изучении темы "Электромагнитные волны"....

Күңелемдә яши яшеннәр

Шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулла  белән очрашу кичәсе....

Разработка урока по тексту "Яшен".

План урока составлен по алгоритму, предложенному на мастер-классах, с использованием сингапурских структур....