Конспект мультимедийного урока по физике 9 класса на тему:"Колебательное движение".
план-конспект урока по физике (9 класс) по теме

Тема: Тирбәнү хәрәкәтен характерлаучы зурлыклар.

Максат:

1.  Компьютер кулланып укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүенә шартлар тудыру.

2. Тирбәнү хәрәкәте, ирекле тирбәнешләр, тирбәнү системалары, маятник һәм тирбәнү хәрәкәтенең кулланылышы турындагы белемнәрне ныгыту.

3. Тирбәнү хәрәкәтен характерлаучы зурлыклар (тирбәнешләр амплитудасы, периоды, ешлыгы , фазасы) белән таныштыру, алар арасындагы бәйлелекләрне мәсьәләләр чишүдә куллана өйрәтү. Укучыларның  логик фикерләүләрен һәм иҗади активлыкларын, сәләтләрен үстерү.

4. Әйләнә - тирә дөньяга күзәтүчәнлек һәм игътибарлылык, бер – береңә һәм өлкәннәргә, бигрәк тә әти - әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Актаныш районы

Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе.

(9 класста комьютер кулланып бирелгән дәрес планы)

                                                                                 Төзеде:

                                                                                 Физика – информатика укытучысы

                                                                                 Фатихова Дания Ахтямовна

Тема: Тирбәнү хәрәкәтен характерлаучы зурлыклар.

Максат:

1.  Компьютер кулланып укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүенә шартлар тудыру.

2. Тирбәнү хәрәкәте, ирекле тирбәнешләр, тирбәнү системалары, маятник һәм тирбәнү хәрәкәтенең кулланылышы турындагы белемнәрне ныгыту.

3. Тирбәнү хәрәкәтен характерлаучы зурлыклар (тирбәнешләр амплитудасы, периоды, ешлыгы , фазасы) белән таныштыру, алар арасындагы бәйлелекләрне мәсьәләләр чишүдә куллана өйрәтү. Укучыларның  логик фикерләүләрен һәм иҗади активлыкларын, сәләтләрен үстерү.

4. Әйләнә - тирә дөньяга күзәтүчәнлек һәм игътибарлылык, бер – береңә һәм өлкәннәргә, бигрәк тә әти - әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

1.  Перышкин А.В., Физика – 9. -  Казан: ТаРИХ, 2003.

2.   Лукашик В.И., Иванов Е.В. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы: 7  – 9 нчы сыйныфлар өчен/ Казан: Мәгариф, 2001.

3. Мультимедиа программалары: “Открытая физика”, “Большая энциклопедия”, “Физика”.

4. Терәк схемалар.

Уздыру урыны:  информатика кабинеты.

Дәрес планы.

  1. Укучыларны дәрескә оештыру.(1 мин.)
  2. Белемнәрне актуальләштерү.(6мин.)
  3. Яңа теманы өйрәнүгә әзерлек. (3 мин.)
  4. Яңа теманы өйрәнү. (10 мин.)
  5. Яңа белемнәрне ныгыту. (20 мин.)
  6. Дәресне йомгаклау. (5 мин.)

Дәрес барышы.

I Укучыларны дәрескә оештыру.

  1. Хәерле көн хөрмәтле укучыларым һәм килгән кунаклар. Физика дәресн бүген бик Илнар Сәйфиев башкаруындагы “Талбишек” җырын тыңлаудан башлыйк әле. Дәресне шулай башлауның сере нәрсәдә икәнлеген сез җырны тыңлаганнан соң белерсез.

Язмадан Илнар Сәйфиев башкаруындагы “Талбишек” җырын тыңлау.

  1. Укучылар,  сернең чишелешен кем аңлата ала?

Укучы:

 Бу җыр яшь балаларны тибрәтеп йоклату өчен файдаланылган  талдан үреп ясалган бишек турында. Ул безне кечкенә чагыбызга кире кайтаргандай итә, балачакның матур мизгелләрен искә төшерә. Ә бишек тирбәнеше ул – тирбәнү хәрәкәте, бишек  пружиналы маятникның бер моделе дисәк тә була.

Укытучы:

- Бүген без сезнең белән тагын тирбәнү хәрәкәте турындагы белемнәрне тулыландырырбыз һәм тирбәнү хәрәкәтен характерлаучы зурлыклар белән танышырбыз, мәсьәләләр чишәрбез. Мин сезне физика фәненең чынлап та бик кызыклы фән икәнлегенә ышануда тагын бер адым алга атларсыз дип ышанам. Физика ул коры кагыйдәләр һәм формулалар гына түгел, ә бик күп ачышлар, эпохалар һәм язмышлар тарихы да. Бөек рус язучысы Л.Н.Толстой да : “Җирнең түгәрәк икәнен белү мөһим түгел, ә аның шулай икәнлеген ачыклау буенча узган юл мөһимрәк”,- дигән.

II Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы:

  1. Ә хәзер укучылар тирбәнү хәрәкәте турында белемнәребезне системага салыйк әле, моның өчен без тест биремнәренә җавап язарбыз һәм эшләрне тикшерербез.

Компьютерда н тест сорауларына җавапларбиръ һәм мониторда чыккан җаваплар буенча эшләрнең дөреслеген тикшерү, баллар кую . (Һәр дөрес эшкә - бер балл)

III Яңа теманы өйрәнүгә әзерлек.

Укытучы:

  1. Без  “Кәкресызыклы хәрәкәт” темасын өйрәнгәндә әйләнә буенча тигез хәрәкәт итүче җисемнең  х һәм у координатлары кыйммәтләренең вакытка бәйле рәвештә периодик рәвештә кабатлануын, яки тирбәнеп торуын күргән идек, әйләнү периоды һәм әйләнү ешлыгы төшенчәләре белән танышып, ул зурлыклар кергән мәсьәләләрне чиштек. Бүген исә тирбәнү хәрәкәтен характерлаучы зурлыклар белән мөстәкыйль  танышырбыз, зурлыклар арасындагы бәйләнешләрне табарбыз. Талбишекнең сабый баланы изрәтеп йоклатып җибәрүнең сәбәбе нәрсәдә икән соң укучылар, шул сорауга да җавап табарга тырышыгыз әле.

IV Яңа теманы өйрәнү.

1. “Тирбәнү хәрәкәтен характерлаучы зурлыклар” исемле программа  өстендә эш. (“Программа frontpage2003”тә төзелгән)

  1. Тема белән танышу, формулаларны язып алу.
  2. Соруларга җавапны эзләп табу.

Физкультпауза. Күзләргә ял гимнастикасы уздыру:

  1. Күзләрне 1 – 4 кә санаганчы  йомып тору, күзләрне ачып1-6 га кадәр санаганы еракка карау.
  2. 1- 4 кә санаганчы борын очларына карап тору, 1-6 санаганчы еракка карау.(Күнегүне берничә тапкыр кабатлау)

Укытучы:

-  Ә хәзер,“Тапкырларга табышмак” уенын уйныйбыз. Җавапны әйтеп, аның нинди физик зурлык белән бәйле булуын аңлатырсыз.

Йөрәге юк җанлы,

Авызы юк – телле,

Көн – төн йөри,

Телен сөйри. (сәгать)

           Унике туган чаба

         Һәрвакыт алга таба;

       Берсен – берсе җитә алмый

       Куып узып китә алмый

       Ел саен шулай алар,

       Ягез, кайсыгыз табар? (унике ай)

Җәрәхәте юк – авырта,

Төтене юк – яна. (йөрәк) 

V  Яңа белемнәрне ныгыту.

1 . Дәреслек белән эш,  мәсьәләләр чишү һәм  компьютердан  тикшерү.

Укытучы: укучылар сезгә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителә, сез үзегез булдыралганнарын чишәсез һәм дөреслеген тикшерәсез, моның өчен сезгә 5 минут вакыт бирелә.

  1. 24 күнегү - №2  (2балл)
  2. №3 (2 балл)

Мәсьәләләр җыентыгы буенча.

  1. №855 (3 балл)
  2. №858  (3 балл)

VI  Дәресне йомгаклау

  1. Физик диктант. Монитордан күрсәтелгән нигезләүләрнең дөреслеген яки дөрес түгеллеген билгеләү (“+” яки “–“  тамгалары кую). Эшләрне тикшерү.
  2. Өй эше:  26 сорауларының  җавапларын белергә, 24 күнегү - №7;
  3. Дәрестә җыелган балларның гомуми санын билгеләү.
  4. Җыелган балларга карап билгеләр кую.

Укытучы:  Укучылар, бу тема турында күбрәк белемнәр тупларга теләсәгез, интеренттан  www.fizika.ru адресы буенча өстәмә мәгълүматлар белән таныша аласыз.

  1. Физика фәне ул коры фән дисәләр дә, кеше гомеренең бер периоды булган балачак турындагы җыр белән бүгенге дәресебезне төгәллибез.

Гәбделфәт Сафин башкаруындагы “Балачак” җыры яңгырый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект мультимедийного урока по физике 7 класса на тему: "Сила"

Тема: Көч.Максат: 1. Укучыларны көч һәм вектор зурлык төшенчәләре белән таныштыру.2. Җисемнең тизлеге үзгәрүе  аңа тәэсир итүче көчкә бәйле булуын, ягъни табигать  күренешләренең үзара бәйле...

ПЛАН-КОНСПЕКТ ОТКРЫТОГО УРОКА ПО ИСТОРИИ СРЕДНИХ ВЕКОВ ТЕМА: «ГУСИТСКОЕ ДВИЖЕНИЕ В ЧЕХИИ» 6 КЛАСС

ПОЗНАКОМИТЬ УЧАЩИХСЯ С ПРИЧИНАМИ     ГУСИТСКОГО ДВИЖЕНИЯ В ЧЕХИИ, С ХОДОМ    ГУСИТСКИХ ВОЙН, ИХ ИТОГАМИ И  ИСТОРИЧЕСКИМ  ЗНАЧЕНИЕМ. ...

Сценарий урока в 9 классе "Величина, характеризующие колебательное движение"

Урок соответсвует всем требованиям ФГОС. Урок изучения нового материала полностью построен на совместной деятельности учителя и учащихся, выводы делаются детьми на основе самостоятельно  проделан...

План конспект открытого урока в 10 класс по теме: "Прием и передача мяча при встречном движении"

Открытый урок в 10 классе по теме: "приём и передача мяча при встречном движении" с применением ИКТ...

План конспект открытого урока в 10 класс по теме: "Ловля и передача мяча в движении"

План конспект открытого урока в разделе Баскетбол по теме : " Ловля и передача мяча в движении"...

Технологическая карта урока по физике 9 класс на тему колебательное движение

Колебательное движение. Свободные колебания. Колебательные системы. Маятник...