Электр тогы белән үткәргечләрнең җылынуы. Джоуль-Ленц законы
презентация к уроку по физике (8 класс) на тему

Хисамиев Альфред Мунавирович

Дәреснең технологик картасы һәм презентациясе. Конкурска 20 минутлык дәрес планы 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zakon_dzhoulya-lentsa.rar1.33 МБ

Предварительный просмотр:

Фән

Физика

Сыйныф

8 сыйныф

Дәрес темасы

   Электр тогы белән үткәргечләрнең җылынуы. Джоуль-Ленц законы 

Дәрес тибы

    Яңа белемнәр үзләштерү.    

Максат

    Үткәргечләр аркылы электр тогы узганда, үткәргечләрнең җылыну сәбәпләрен ачыклау, җылыну механизмын аңлату,  Джоуль-Ленц  законын чыгару.

 Дәреснең бурычлары

 Белем алу

Тәрбияви

Үстерешле

Яңа материал белән танышу: Үткәргечләр аркылы электр тогы узганда, үткәргечләрнең җылыну сәбәпләрен ачыклау, җылыну механизмын аңлату,  Джоуль-Ленц  законын чыгару.

   

Бөек галимнәр үрнәгендә  дөньяга дөрес, фәнни  караш тәрбияләү.  Патриотлык  хисләре булдыру.

 Игътибарлылык һәм үз-үзеңә бәя бирү.

Әхлак тәрбиясе:

-үзара иптәшләрчә ярдәмләшү хисләре;

- төркемнәрдә эшләү этикасы;

   

 

Мөстәкыйль уйлау һәм интеллектны үстерү;

Дөрес телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү;

Эксперименталь эш күнекмәләрен үстерү;

   Гади механизмнарның эшләү принцибын аңлау, фәнни- эзләнү эшләренә кызыксындыру һәм фикерләү сәләтләрен үстерү ;

Өйрәнелгән материал буенча нәтиҗәләр чыгару.

Укытучы: Хисамиев Альфред Мунавирович, югары категорияле физика, математика һәм информатика укытучысы.

Белем бирү учреждениесе: Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Байлангар авылы Р.И.Зарипов исемендәге урта гомуми   белем   бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предметлы

Метапредметлы

Шәхескә кагылышлы

  Үткәргечләр аркылы электр тогы узганда, үткәргечләрнең җылыну сәбәпләрен ачыклау, җылыну механизмын аңлату,  Джоуль-Ленц  законын чыгару.

 Сыйфат һәм эксперименталь мәсьәләләр чишү күнекмәләрен  үстерү.

Дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү,  үзләштерелгән белемнәрне төрле яңа шартларда куллану.    

Мөстәкыйльлекне һәм шәхси җаваплылыкны үстерү; иптәшләреңнең фикерләренә ихтирамлы караш тәрбияләү; кешелеклелек һәм әхлаклылык сыйфатларын ныгыту.

Укыту ярдәмлекләре

интернет-ресурслар  

фәнни һәм методик әдәбият

техник чаралар

 http://school-collection.edu.ru

ЦОР

Физика 8 сыйныф (автор Перышкин А.В.),  

 

 Презентация, физик приборлар

 Универсаль уку гамәлләре (УУГ) формалаштыру

 Танып-белү

УУГ

Регулятив  

УУГ

Коммуникатив  УУГ

 Шәхескә кагылышлы УУГ

Дәреснең белем алу максатын күрә белү; кирәкле информация туплау; эффектив чишелеш юлларын сайлау; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.

  Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; күмәк төзелгән план буенча эшләү;  дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген күрә белү; үз фикереңне дөрес итеп әйтү.

  Үз  фикереңне тулы һәм төгәл итеп аңлата белү; тема буенча сораулар бирү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү; партнерларыңның эшчәнлегенә күзәтчелек (бәя бирү, төзәтү).  

   Уку эшчәнлегенең уңышлар критериесе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

  Эш төре

Фронталь, индивидуаль, коллектив,  группалап һәм парлап эш

Үткәрү формасы

 Эзләнүле, проблемалы

 Җиһазлау

 Ноутбук, проектор, интерактив  такта, презентация, физик приборлар.

Методик кулланмалар

  1. Марон А.Е. Физика. 8 класс: Учебно-методическое пособие - М.: Дрофа, 2010
  2.  Электронные средства учебного назначения Кирилла и Мефодия
  3. Классная физика ЦОР

Үткәрү технологиясе

 Дәрес этаплары

мин

 

 Эшчәнлек

 укытучы

укучы

1

 Оештыру.  

 Уңай психологик халәт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә юнәлтү; Фәнгә кызыксыну уяту.

 

2

 

  • Исәнмесез, хөрмәтле укучылар! Рәхмәт. Төз итеп утырыгыз. Әйдәгез, таныш булыйк.   Мин, Хисамиев Альфред  Мунавир улы. Кукмара районының Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар авылы гомуми белем бирү мәктәбеннән.

Белгәнегезчә, 2015  ел- Республикабызда ФИЗИКА елы дип игълан ителде.

 Бөек рус галиме М.В.Ломоносов  

  • “Химия – физиканың   уң   кулы,  ә  математика  аның   күзе”

-дигән.  Бөек галим бу сүзләре белән нәрсә әйтергә теләгән?

   Бер-берсен  сәләмләү

Физика фәне башка фәннәр белән тыгыз бәйләнештә.

Физика фәннәр арасында төп урынны алып тора.

Физика бик кирәкле фән.

2

Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: үткән материал буенчаалган белемнәрен тикшерү.

  Логик фикерләүне үстерү

 4

  1. Әйдәгез әле укучылар игътибар белән карыйк:  Бөек галимнәр портреты артында нинди   физик формула  яшерелгән икән?

  Галимнәрнең исемнәрен әйтегез!

    Кайсы ил галимнәре?

2. Экрандада сез төрле физик приборлар күрәсез.  Электр тогының  эшен нинди приборлар белән үлчиләр?

  1. Электр лампасы егәрлеген ничек исәпләп табарга?

 

  1. Ом законы

-француз физигы  Андре Мари Ампер.

- Италия физигы Алессандро Вольта,

- Немец физигы Георг Ом

2. - Амперметр, вольтметр, сәгать;

- Ваттметр һәм сәгать;

- счетчик.

3.  Р=U*I    Вт

   

3

 

Дәреснең темасын, максатын ачыклау, проблемалы сорау кую.

Нинди лампа куллансаң экономияле?

Үткәргеч аркылы ток узганда нәрсә була?

4

 

  1. Тәҗрибә үткәрү. Өч төрле лампа.
  2.  Яктырту лампаларының кайсылары экономик яктан файдалырак?  Ни өчен?
  3. 1 мин та һәр лампа күпме эш башкара? Күпме энергия кирәк булыр? 1, 2, 3 рәт.
  4. Ни өчен кыздырма кыллы лампага күбрәк энергия кирәк? Сәбәбе нәрсәдә?
  1. - Кыздырма кыллы лампа
  • Энергия саклаучы
  • Яктылык - диодлы
  1. 1) 4500,  2) 900 , 3) 420 Дж

3. Димәк электр тогы узганда үткәргечләр җылына, аның эчке энергиясе арта. Җылынган үткәргеч үзенең җылысын әйләнә-тирәдәге җисемнәргә җылылык күчерү ысулы белән бирә.

4

Яңа материалны аңлату.

Үткәргечләр аркылы электр тогы узганда, үткәргечләрнең җылыну сәбәпләрен ачыклау, җылыну механизмын аңлату,  Джоуль-Ленц  законын чыгару.

Мәсьәлә чишү.

 

 4

Димәк, бүгенге дәреснең темасы “Электр тогы белән үткәргечләрнең җылынуы. Джоуль-Ленц законы”.

  1. Үткәргечләр ни өчен җылыналар? Сәбәбен ачыклыйк.
  2. Барлык үткәргечләр бертөрле җылынамы? Тәҗрибә үткәрик.
  3. Үткәргечнең җылынуы нинди физик зурлыкларга бәйле булыр? Кайчан ныгырак җылыныр?
  4.  Кемнәр өйрәнгән ? Алар нинди нәтиҗәгә килгәннәр? Джоуль-Ленц  законын чыгару.
  5. Мәсьәләләр чишү

Джоуль Джеймс Прескотт

       (1818 – 1889)- инглиз физигы һәм  

Ленц Эмилий Христианович

 (1804 – 1865) -  рус физигы.

Токлы  үткәргечтә аерылып чыккан җылылык микъдары ток зурлыгы квадраты белән үткәргеч каршылыгы һәм вакытның тапкырчыгышына тигез.

 

6.

Ял минуты

2

 

1. Мин сезгә фикерләр  әйтәм. Бу фикерне дөрес дип уйласагыз, иптәшегезнең кулын кысасыз.

Дөрес булмаса торып басасыз.

  1. Әгәр сорауның  җавабы   «амперметр»,  булса кулларны “А “ хәрефе ясап өскә күтәрәбез, әгәр  «вольтметр», булса  “V” тамгасы ясыйбыз.
  1.  Чылбырга параллель тоташтырыла (V)
  2.  Ток зурлыгын үлчи (А)
  3.  Чылбырга бер-берартлы тоташтырыла (А)
  4.  Көчәнешне үлчи (V)
  5. Егәрлекне үлчибез (V, А)
  1. Үткәргеч озынырак булган саен каршылыгы күбрәк. (әйе)
  2.   Үткәргечнең каршылыгы матдә төренә бәйле түгел.(юк)
  3. Токлы үткәргечтә аерылып чыккан җылылык микъдары ток зурлыгының квадратына туры пропорциональ.(әйе)
  4. Егәрлекне исәпләү өчен көчәнешне, ток зурлыгына бүләргә кирәк.(юк)

7

Өйрәнгәннәрне ныгыту

ОГЭ һәм ЕГЭ мәсьәләләре чишү

3

 

  1.   Ике электр лампасы үзара бер-бер артлы ток чыганагына тоташтырылган. Беренче лампаның каршылыгы икенчесеннән кечкенәрәк. Кайсы лампа яктырак яначак?
  2. Ике электр лампасы үзара параллель ток чыганагына тоташтырылган. Беренче лампаның каршылыгы икенчесеннән кечкенәрәк. Кайсы лампа яктырак яначак?       

8

Рефлексия.  Дәресне йомгаклау

 2

 Өйгә эш. § 53 сорауларга җавап (телдән), 27 нче күнегү, 125 бит

 Бүгенге дәрестән сез нинди яңалык алдыгыз?

Сез куелган максатка ирештегезме?

Нинди сораулар туды?

 Барсыда аңлашылдымы?

Дәресне смайлик ясап бәяләгез.  Исемегезне язып,  үзегезгә билге куегыз.

  •  Дәрестә мин белдем………..
  •  Мин аңладым………..
  •  Миңа авыр булды………
  •  Мин хәзер беләм……….
  •  Мин өйрәндем…….
  •  Мин эшли алам ………


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нагревание проводников электрическим током. Закон Джоуля–Ленца

Урок физики в 8-м классе по теме"Нагревание проводников электрическим током. Закон Джоуля–Ленца"В архиве находится разработка урока +презентация по теме...

Бинарный урок по физике, информатике и технологии сварочного производства на тему "Закон Джоуля-Ленца"

Физика – фундаментальная наука. В основе всех технических наук, так или иначе, лежат физические законы и явления. В настоящее время все больше и больше уделяется внимания подготовке высококвалифициров...

Разработка урока: Нагревание проводников электрическим током. Закон Джоуля-Ленца. Лампа накаливания.

Урок физики в 8 классе с использованием электронных образовательных ресурсов....

Конспект урока физики в 8 классе по теме "Нагревание проводников электрическим током. Закон Джоуля - Ленца"

Предлагаю конспект урока по развитию информационной и коммуникационной компетентностей учащихся посредством работы с технологической картой учащегося, работы друг с другом, с учителем, с учебником. Не...

Урок по теме "Нагревание проводников электрическим током. Закон Джоуля - Ленца".

Урок №50 для 8 класса из раздела "Электрические явления"....

Урок – лаборатория по теме: «Экспериментальная проверка закона Джоуля – Ленца»

Данный интегрированный урок,  урок – лаборатория по теме: «Экспериментальная проверка закона Джоуля – Ленца», содержит информацию о разработанном и опробированном методе получения практических...

урок по теме "Закон Джоуля-Ленца"

Конспект урока по физике в 8 классе с использованием ресурсов 1С:Образование 4. Школа....