Урок по физике "Сила"
методическая разработка по физике (7 класс) на тему

Хакимзянов Хамит Газимович

Урок физики в 7 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сила100.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “ Көч” темасы  буенча  кабатлау- йомгаклау, мәсьәләләр  чишү.

Дәреснең  формасы:   кабатлау- йомгаклау  дәресе.

Максат: 1.Көч  темасы буенча  тагын  да  тирәнрәк белемнәр  үзләштерү., белемнәрне                                                                                                                       системалаштыру, табигатьтәге  көчләрне  һәм  аларның кеше  тормышында  ролен  күрсәтү.

Бурычлар:   1. Алдагы  дәресләрдә  алган  белемнәрнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

                     2.Үткәрелгән тәҗрибә аша нәтиҗә чыгара белүләрен формалаштыру,танып-белү                                                                                                                  

                     активлыкларын үстерү.

                     3. Хезмәт тәрбиясе бирү,төгәл җавап бирүләренә ирешү,сәламәтлекләренә сакчыл

                      караш тәрбияләү.

Җиһазлау:  1.проектор,компьютер;

                     2.Физик  җиһазлар:динамометр,метал цилиндр,агач брус,йөкләр җыелмасы.

                                                           Дәрес барышы.

I. Оештыру  моменты.

II. Фронталь әңгәмә.

            Укытучы:  Укучылар! Көчләр  турындагы  белемнәрне  искә  төшереп һәм  кабатлап

            алыйк әле.

  1. Көч  нинди  үзгәрешләрне  сыйфатлый?
  2. Табигатьтә  безгә  нинди  көчләр  очрый?
  3.  Аларның  нинди  уртаклыгы  бар?
  4.  Алар  бер-берсеннән  нәрсә  белән  аерыла?
  5.  Көч  тәэсирендә  җисем  белән  нинди  үзгәрешләр  була?
  6.  Көч  вектор  зурлык. Ул  нәрсәне  характерлый?
  7.  Көчләрне  үлчәү  берәмлеге?
  8.  Көчләрне  үлчәү  приборы?

III. Аерым  көчләрнең  үзлекләрен  кабатлау.

Өстәлдә  шигырьләр язылган  карточка  бар. Укучылар  такта  янына  чыгып карточка  алалар, эчтәлеген  укып  җавап  бирәләр.( көчнең  табигате  нәрсәгә  бәйле,юнәлеше,ничек  үлчиләр)

IV. Презентация

V. Тест

I вариант

1.Җисемнәрнең  җиргә  тартылу  көче  нинди көч  дип  атала?

А) Эластиклык  көче,

Б) Җисемнәрнең  авырлыгы,

В) Авырлык  көче,

Г) Магнит  көче.

2. Деформация  нәтиҗәсендә  барлыкка  килгән  кисәкчекләрнең  күчешенә  каршы  көчне  нинди  көч  дип  атыйлар?

А) Эластиклык  көче,

Б) Ышкылу  көче,

В) Авырлык  көче,

Г) Авырлык.

3. Рәсемдә  нинди  көч  күрсәтелгән?

А) Авырлык.                                                      

Б) Авырлык  көче,

В) Эластиклык  көче,

Г) Ышкылу  көче.

4.  Көчне  нинди  прибор  белән  үлчиләр?

А) Термометр

Б) Диномометр

В) Барометр

Г) Спидометр.

5. Җисемгә  бердәй тәэсир  итүче  көчне  табарга.

А -20Н        20Н        8Н

Б -8Н

В- 28Н

Г -12Н  

6. Брусны  өстәл  буенча  тигез  тартып  барганда  диномометр 2Н  күрсәтә. Ышкылу  көче  күпме?

А)  2Н га  тигез,

Б)  2Н нан  зур,

В)  2Н нан  кечкенә,

Г)  0 гә  тигез

Тест

II вариант

1.Кәшәкә  белән  шайбага  сукканда  кайсы  зурлык  үзгәрә?

А) Шайбаның  массасы.

Б)  Шайбаның  тыгызлыгы

В)  Шайбаның  күләме

Г)  Шайбаның тизлеге.

2. Җирнең  тарту  көче  тәэсирендә  таянычка  яки  асмага  тәэсир  иткән  көч ничек  дип  атала?

    А) Эластиклык  көче,

    Б) Җисемнең  авырлыгы,

    В) Авырлык  көче,

    Г) Магнит  көче.

3. Деформация  нәтиҗәсендә  пружинаның  озынаюы  арта. Бу  вакытта  эластиклык  көче  ничек  үзгәрә?

    А) Кими,

    Б) Үзгәрми,

    В) Арта,

    Г) Берсе  дә  дөрес  түгел.

4. Рәсемдә  нинди  көч  күрсәтелгән ?

А) Авырлык  көче                                                      

Б) Авырлык ,

В) Эластиклык  көче,

Г) Ышкылу  көче.        F

5. Көчнең  җисемгә  тәэсир  итү  нәтиҗәсе  нәрсәгә  бәйле?

А) Көчнең  санга  кыйммәтеннән,

Б) Көчнең  куелу  ноктасыннан,

В) Көчнең  юнәлешеннән,

Г) Өчесе  дә  дөрес.

6. Көчләрнең  бердәй  тәэсир итешүен  табарга

          F           F

F1 = 1Н                              

F2  =  

А) 4Н

Б) 10Н

В) 7Н

Г) 3Н

Тест җаваплары

I вариант

II вариант

1-В

2-А

3-А

4-Б

5-Г

6-А

1-Г

2-Б

3-В

4-А

5-Г

6-А

6 эш  дөрес- “5”

5 эш  дөрес- “4”

3 һәм 4 эш  дөрес- “3”

0-2 эш  дөрес- “2”

VI.  Физкультминутка.

VII.   Практик  эш.  Укучылар  эшне  төркемнәрдә  эшли.

1 төркем   Динамометр  ярдәмендә    металл  цилиндрның  массасын  табарга.

2 төркем   Үлчәү  ярдәмендә  бруска  тәэсир  итүче  авырлык  көчен  табарга

VIII. Мәсьәләләр  чишү.

1) 7 сыйныф  укучысы  6 кг  йөкне, 11 сыйныфта  укучы  кыз 9 кг., ә 11  сыйныфта  укучы  ир  бала  16,4 кг  йөкне  күтәреп  күчереп  куя  ала. Һәр  очракта  күпме  авырлык  көче  тәэсир  итә?

Укучылар  мәсьәләне  3  вариантта  чишәләр. Укытучы  авыр  җисемнәрне күтәрүнең кеше  организмына  зарары  турында  сөйли.

2) Һәр  укучыга  төрле  авырлыктагы  мәсьәләләр  язылган эш  кәгазь бирелә. Беренче  мәсьәлә  авыр үзләштерүче  укучыга, икенчесе  уртача, өченчесе  яхшы  укучыга  исәпләнгән. Укучы  сайлап  алып  бер  мәсьәләне  чишә.

                                I вариант.

  1. 0,5  массалы  аюның  авырлыгын  табарга.
  2. Пружина 6Н көч  тәэсирендә  3 см.га  озынайса  аның  катылыгын  табарга.
  3. Мәктәп  яны  участогында  эшләүче  12 яшьлек малай  4 л су  күтәреп  ташый. Аңа  тәэсир  итүче  авырлык  көче күпме?
  4. Ике  эшче  арбаны  30 Н  һәм 45 Н  көч  белән  тартып  баралар. Хәрәкәткә  каршылык  көче  15Н. Арбага  бердәй  тәэсир  итүче  көчне  табарга. Сызымда  күрсәт.
  5. 8Н көч  тәэсирендә  пружина  5см га  кысыла. 32Н  көч  тәэсирендә  пружина  күпме  кысылыр?

                           

II вариант.

  1.  500 Н/м  катылыктагы  пру жинаны  2см га сузу  өчен  күпме  көч  кирәк?
  2. 0,15 кН  авырлыктагы  җисемнең массасын  табарга.
  3. Май  салынган  бочканың  массасы  10 кг., күләме 50л, майның  тыгызлыгы 900 кг/м3  булса  май  салынган  бочканың  авырлыгын  табарга.
  4. 70 кг массалы  парашюттан  сикерүче  самолеттан  сикерә. Җиргә  төшкәндә  аңа  600Н  каршылык  көче  тәэсир  итә. Бердәй  тәэсир  итүче  көчне  табарга. Сызымын  сызарга.
  5.  4Н  көч  тәсирендә  пружина  0,12 м га  озыная. 10Н көч тәэсирендә пружина  күпме  озынаер?

   IX.  Өй эше. Тест (ике вариантта)

  X.  Дәрескә йомгак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урокпо теме "Носители информации созданные в 20 веке"

Урок проводится с использованием элементов игры. У учащихся данного возраста игра вызывает  сильный эмоциональный отклик,  радость, удовольствие, заинтересованность, что способствует повышен...

Урокпо истории России: Альтернативы послевоенного развития СССР.

Сформировать у учащихся многоплановый конкретный образ послевоенного времени и познакомить их с открывшимися после войны перспективами развития СССР.  Оборудование: Раздаточный материал с историч...

Открытый урокпо физике в 8 кл. " ДВС.Экологические проблемы использования тепловых машин"

Тип данного урока- объяснение нового материала. Урок построен в соответствии с программными требованиями....