Исәнмесез кошкайлар!
методическая разработка (география, 8 класс) по теме

Хафизова Резида Фердинантовна

Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кошларны танып белергә өйрәтү, фикерләү сәләтен үстерү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isnmesez_koshkaylar.docx15.78 КБ

Предварительный просмотр:

                           Исәнмесез, кошкайлар!

                                             Кошлар көненә багышланган уен.

Максат:Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кошларны танып белергә өйрәтү, фикерләү сәләтен үстерү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһаз: компьютер, проектор, слайдлар, интернеттан материаллар.

      Зал бәйрәмчә бизәлгән. Кошлар турында газета чыгарылган. Кошларның рәсемнәре куелган.

Бәйрәм башлана .Әкрен генә кошлар, су тавышы язылган көй яңгырый.

        Кереш сүз. Бүгенге кичәбез кошлар көненә багышлана. Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы кош яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200ләп, кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны кырыс антарктида да, биек тау кыяларында да, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе колибри, ул берничә грамм авырлыкта гына. Ә иң зурысы тәвә кошы, авырлгы 90 кг га җитә. Кошлар табигатьнең күрке. Нәфис гәүдәле, ялтыравклы матур каурыйлы кошларны рәссамнарыбыз картиналарында чагылдырган. Күңелгә ятыш җыр-моңнарын, сайрауларын тыңлап, күренекле композиторларыбыз музыкаль әсәрләрен иҗат иткән.  

 Музыкаль тәнәфес: җыр башкарыла.

        Уеныбызны башлар өчен 6 укучыны сәхнәгә чакырабыз. Кемның бу уенны уйныйсы килә? Кем үзенең белемен күрсәтә?

 6 укучы катнашырга әзер. Уенны башлыйбыз.

1нче конкурс: ТАБЫШМАК ТАП.

Гөлдер, гөлдер, гөлдер бу, кызыл тәпи кемдер бу. (Күгәрчен)

Агач башында йорты, эчендә яши кошы. (Сыерчык)

Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч, ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)

Кечкенә генә берәү, артында озын терәү. (Саескан)

Ханның кызын алыр идем, кашым кызыл булмаса. (Көртлек)

Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. (Чыпчык)

Ука, ука таш кына, су коена инештә, очалса да җирдә йөри, ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк)

 Бер кошым бар тынмый, агачка оя кормый, өе җирдә, җыры күктә. (Тургай)

Тап, тап табагач, табагачта бер калач. Койрыгы бер колач. (Саескан)

Бар нәрсә йокыга талгач, бакчалар тынып калгач, куактан куакка кунып сайрый сары.... (Сандугач)

2нче конкурс: БАРЛЫК УКУЧЫЛАРГА  КРОССВОРД БИРЕЛӘ.

Музыкаль тәнәфес: җыр башкарыла.

3нче конкурс: КАЙСЫ КОШ АРТЫК?

1) Козгын, ябалак, лачын, гриф. (ябалак артык) 2) Каз, аккош, дүдәк, үрдәк. (дүдәк артык) 3) Чәүкә, күкшә,тукран, суер. (чәүкә артык) 4) Песнәк, карабүрек, сандугач, чыпчык. ( сандугач артык)

Музкаль тәнәфес: җыр башкарыла.

4нче конкурс: Иң күп белүче укучы.

Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта? (кара карга)

Иң күп ашаучы кошның исемен әйтегез.  (песнәк)

Кайсы кош каты тешли? (кошның теше юк)

Нинди кош тавышсыз оча? (ябалак)

Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (саескан)

Иң матур койрыклы кош. (тавис)

Нинди кошлар кар астында төн куна? (көртлек)

Дөньяда сан ягыннан иң күп таралган кошлар. (чыпчык)

Кайсы кош иң озын гомерле? (козгын)

Нинди кош “калай” була? (әтәч)

Сандугачның икенче исеме нинди? (былбыл)

Сыерчыкның оясы кайсы якка карап торырга тиеш? (көньякка)

Нинди кош кызыл төсне “яратмый”? (күркә)

Нинди кошлар йомырка салмый? (ата)

Дөньядагы иң бәләкәй кош нинди? (чебен кош - колибри)

5нче конкурс: КЕМ КҮБРӘК УЕНЫ.

Ике, өч иҗектән торган кош исемнәрен язарга: (карга, торна, чукыр, чыпчык, песнәк һ.б.) (Сыерчык, карлыгач, күгәрчен, саескан, ябалак, акчарлак һ.б.)

Музыкаль тәнәфес

6нчы конкурс: КОШЛАР ТУРЫНДА БЕР КУПЛЕТ ШИГЫРЬ ЧЫГАРЫРГА.

Тамашачылар катнашында күңелле тәнәфес.

1. Кайсы кош бик тиз йөгерә? (страус) 2. Кайсы кошның өе кар астында? (көртлек) 3. Кайсы кош ауга төнлә чыга? (ябалак) 4. Җәй буена ике тапкыр бала чыгаручы кош?  (песнәк) 5. Кошларның йөрәге ничә камералы? (4камералы)

6. Нинди кошны барабанчы диләр? (тукран) 7. Кайсы кошлар гомерлеккә парлаша? (аккошлар)

8. Кошларның уртача тән температурасы нинди? (42градус) 9. Иң зур томшыклы кош? (пеликан)

10. Канатсыз кош? (киви) 11. Кайсы кош дөньяда иң тиз оча? (лачын) 12. 2 яшь тулгач каз нишли? (өченчегә чыга)

7нче конкурс: КАРЛЫГАЧ СҮЗЕННӘН КЕМ КҮБРӘК СҮЗ ТӨЗИ?

8нче конкурс:  Кем игътибарлы уены

Кошлар турында презентация карау. Каралганнар буенча сорау бирелә.

Сүз жюрига бирелә. Менә “Исәнмесез, кошкайлар» уены тәмамланды. Сүз уенда җиңүчегә бирелә.  Игьтибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исәнмесез, кошкайлар!

Яз  һәм  кошлар кайтуына багышланган кичә....