Разработка урока по географии 7 класс
план-конспект урока по географии (7 класс) на тему

Иванова Мария Ильична

1.Познакомить учащихся с внутренними водами Африки,  географической номенклатуры по теме.

2. Совершенствование навыков работы на компьютере, с картами атласа.

3. Воспитание чувства прекрасного и географически образованного человека.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon razrabotka_uroka_po_geografii_7_klass.doc86 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Тема “ Внутренние воды Африки”

Цели: 1.Познакомить учащихся с внутренними водами Африки,  географической номенклатуры по теме.

2. Совершенствование навыков работы на компьютере, с картами атласа.

3. Воспитание чувства прекрасного и географически образованного человека.

Задачи:

  1. углубить знания и умения, полученные на уроках по теме   «Африка»;
  2. раскрыть творческий потенциал учащихся.
  3.   способствовать развитию творческих способностей с учетом их индивидуальных  особенностей,
  4.  способствовать повышению интереса к предмету,
  5. формирование товарищеской взаимопомощи, дружбы, дисциплинированности.

Оборудование: компьютер, мультимедийный проект

  Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

Укучыларның дәрескә хәзерлеген тикшерү, дежур укучының рапорты .

 

II.Төп өлеш.

  1. Үткән теманы кабатлау.

а) Бер укучы компьютер янында номенклатура белән эшли, икенчесе урында тестка җавап бирә.

Тестның эчтәлеге:

  1. 2  к.к һәм 5  т.к.арасында нинди климат поясы урнашкан?
  2. 17-30  т.к.һәм -30  к.к.арасында нинди пояс урнашкан?
  3. Кайсы пояста ел буена эссе һәм коры климат?
  4. Кайсы пояста кыш көне җылы һәм коры, ә җәй көне җылы һәм яңгырлы?
  5. Ел буена җылы һәм яңгырлы булган пояс?
  6. Ел буена коры һава массалары, пассатлар исә?
  7. Җәй көне дымлы һава массалары, кыш көне коры?
  8. Җәй көне бик эссе, болытсыз, күләгәдә + 50  ?
  9. Явым-төшем бик аз, җәй һәм кыш көне 100мм?
  10. Урта диңгез климат

  1. Яңа тема аңлату

а) Укучылар, эчке суларның нинди төрләрен беләсез?

  • Бик дөрес.
  • б)Материк зур елгаларга бай. Елгаларның челтәре материк территориясе буйлап тигез бүленмәгән.(Елгалар таблицасы)
  •  Хәзер Нил елгасы турында сөйләргә бер укучыга сүз бирелә:
  • “Дөньяның иң озын елгасы- Нил (6671 км ). Ул Көнчыгыш Африка Яссы таулыгында башлана һәм Виктория күле аша агып чыга. Елга үзенең югары агымында шарлавыклар хасил итә. Тигезлеккә килеп җиткәч, ул әкрен һәм тыныч ага башлый һәм Ак Нил дигән исем ала. Хартум шәһәре янында ул иң зур кушылдык – Зәңгәр Нил сулары белән кушыла. Елга ике тапкыр киңәя һәм Нил исемен ала. Үткән заманнарда Нил Төньяк Африкада яшәүчеләр һәм Европалылар өчен серле табышмак булган. Алар чүлләр эченнән тулы сулы елга агып чыкканын күреп торалар. Елга үзенең күп суын парга әйләндереп һәм җиргә сеңдереп югалта, ләкин анда яңгырлар бөтенләй булмаса да, ул кипми. Ул агып үтә торган илләр хуҗалыгында Нилнең әһәмияте бик зур. Борынгы заманнардан бирле елганың суы Нил алып килгән ләм белән туенган уңдырышлы кырларны сугару өчен файдаланылган.
  • Конго, Нигер, Замбези елгалары турында да укучылар чыгыш ясый.

“Африканың иң тулы сулы ,ә озынлыгы ягыннан икенче урында торган елгасы – Конго (4320 км) . Күп сулы булуы һәм бассейныныңмәйданы ягыннан ул Амазонкадан гына калыша. Конго яссы таулыкларның киртләчләре буйлап ага, шуңа күрә анда бусагалар һәм шарлавыклар күп. Кайбер участоклары гына суднолар йөрешле.

Озынлыгы һәм бассейны мәйданы ягыннан Африканың өченче урындагы елгасы -  Нигер. Урта агымында ул тигезлек елгасы. Шактый зур өлешендә елга корылыклы территорияләрне кисеп үтә. Шуңа күрә ул сугару өчен бик зур әһәмияткә ия.

Замбези – Африканың Һинд океанына коя торган елгаларның иң зурысы. Биредә дөньядагы иң эре шарлавыкларның берсе – Виктория урнашкан. Шарлавыкның гөрелтесе әллә ничә километрдан ишетелә.Җирле халык шарлавыкны “гөрелдәвек төтен” дип йөртә. Шарлавыктан түбәндәрәк плотиналар, ГЭС һәм сусаклагычлар төзелгән.”

3) ПРАКТИК ЭШ:

   а)  Хәзер картаны кулланып , Африкадагы елгалар кайсы океан бассейнына керә, язып чыгыгыз:

Һинд океаны – Лимпопо, Замбези.

Атлантик океан – Сенегал, Нигер, Конго, Оранжевая.

  б)  Африка елгаларын кушылдыклары белән картада билгеләгез:

   в) Африка елгаларына характеристика бирәбез

Елганың исеме

Елганың башы

Койган урыны

Юнәлеше

туклану

Режим

КОНГО

Заирның көньяк- көнчыгышыннан

Атлантик океан

Көнбатышка

Яңгыр сулары

Ел дәвамында тулы

НИЛ

Кч. Африка яссы таулыгыннан

Урта диңгезгә

Төньякка

Яңгыр һәм җир

 асты сулары

Транзит елга

ЗАМБЕЗИ

11 к.к.. 24 кч. Оз..

Мозамбик бугазы

Кч ка

Яңгыр сулары

Җәйге су ташу

ОКОВАНГО

Квито һәм Кубанго елгалары кушылудан барлыкка килә

Калахари

К.- көнчыгышка

Яңгыр һәм җир

асты сулары

Җәйге су ташу

ЛИМПОПО

Югары Велд

Һинд океаны

Көнчыгышка

яңгыр

Җәйге су ташу

г) күлләргә характеристика укытучы бирә.(күлләр схемасы)

Танганьика - әгәр дә картада күлнең географик урынына игътибар итсәң аның озынча формада икәнлегенә ышанасың. Чыннан да ул дөньяда иң озын күл. Төньяктан көньякка 650 км, мәйданы 34000 км. Мәйданы буенча Африкада Танганьика 3 нче урынны алып тора. 1 нче урында – Виктория. Күлнең  әһәмияте үзенчәлеге мәйданында түгел, ә аның тирәнлегендә. 1946-1947 нче елларда Танганьика Бельгия галимнәре тарафыннан өйрәнелә. Һәм көнбатыш ярларында 1470 м тирән урыннар табыла. Тирәнлеге буенча ул Байкал күленнән генә калыша.

 Виктория күле – мәйданы 68000кв.км. Бу Бельгия һәм Нидерландия территорияләрен бергә алганга тигез. Уртача тирәнлеге – 40 м , максималь – 80м. Виктория күле диңгез өсте тигезлегеннән 1431м биеклектә ята. Кырыйдан яссы тигезлекләр белән әйләндереп алынган. Төньяк һәм көнбатыш ярлары буйлап тропик урманнар һәм сазлыклар сузыла, ә көньяктан – саванналар. Күлгә коючы елгалар елына 16 куб км су алып киләләр, ә явым – төшем белән кушсаң 114 куб км . Виктория балык тоту өчен дә иң мөһим сулык. Анда 100 төр балык исәпләнә.

 Рудольф күле – Африка күлләре арасыннан иң ахырдан өйрәнелгән күл. 1880 елда Венгрия тикшеренүчеләре Ш. Телики һәм Л. Хенельбу күлне ачалар. Бары тик бер Омо дигән елга бу күлгә коя. Күлнең тирәнлеге 120 м.

Чад күле – сай сулы күл , тирәнлеге 4-7 м Аның мәйданы явым – төшемнәр белән һәм үзенә агып төшә торган елгаларның ташуына бәйле рәвештә кискен үзгәреп тора. Яңгырлы чорда ике тапкырга диярлек зурая. Күлнең ярлары нык сазланган.

 д) Африка күлләрен контурлы картада билгеләргә.

 е) Халык тормышында елгалар һәм күлләрнең әһәмияте.

Африканың явым – төшемнәр аз була торган урыннарында эчке сулар сугару өчен файдаланыла. Бу яктан алганда Нил, Нигер, Замбези елгалары аеруча әһәмиятле. Нил елгасы буйлап бөтен Сахара чүле аша диярлек уңдырышлы җирле оазис сузыла, ул Нил сулары белән сугарыла. Африканың елгалары гидроэнергиягә бай. Аның запасы Конго елгасы бассейнында бигрәк тә күп. Күп елгалар һәм күлләр су юлы булып хезмәт итәләр. Елгалар һәм күлләр балыкка бай, ә ул Африкалыларныңтуклануында зур урын тота. Галимнәрнең исәпләвенчә, Сахараның үзәк өлешендә җир асты суларының запаслары гаять зур һәм авыл хуҗалыгы культуралары, бакчалар үстерү өчен җитәрлек.

4. КОМПЬЮТЕР БЕЛӘН ЭШ. Елгаларны дөрес итеп урыннарына урнаштыр.

ФИЗМИНУТКА

5. КРОССВОРД ЧИШҮ.

1.Африка яр буйларында урнашкан иң зур утрау. (Мадагаскар)

2. Көнчыгышта урнашкан таулылык.(Эфиопия)

3. Бер төрле температураларны тоташтыручы сызык.(Изотерма)

4.19 нчы гасыр уртасында Африкага беренче сәяхәт ясаучы Англия тикшерүчесе. (Ливингстон)

5. Үзәк һәм Көнчыгыш Африканы өйрәнүче рус галиме. (Юнкер)

6. Материкның иң кырый ноктасы. (Альмади)

 

А

Ф

Р

И

К

А

6. ГЕОГРАФИК ДИКТАНТ.

  1. Зурлыгы ягыннан икенче урында торучы материк. (Африка)
  2. Материкның иң югары нокталары. (Килиманджаро, Кения)
  3. Җир шарында иң эссе материк. (Африка)
  4. Иң озын елга. (Нил)
  5. Иң тулы сулы елга. (Конго)
  6. Дөнья буенча иң озын күл.(Танганьика)
  7. Африканың иң зур күле.(Виктория)
  8. Аз сулы күл.(Чад)

7. ФИКЕРЛӘҮГӘ МӘСЬӘЛӘ.

Легендада болай сөйләнә. Имештер, ходай Җирне барлыкка китергәндә, аның материалы артып кала. Ул аны планетаның иң ерак почмагына илтеп түгә. Шулай итеп, гаҗәеп бер ил барлыкка килә. Ул океан яры буенча, биек таулар итәгендә 4000 км га чаклы сузыла. Еш һәм әледән - әле булып тора торган җир тетрәүләр яр буе сызыкларын, җир өстен үзгәртә. Монда Норвегиядәге шикелле фьордлар һәм кыялы утрауларны, Швейцариядәге шикелле тау бозлыкларын, тропик чүлләрне һәм уртача поясның куе урманнарынкүреп була. Бу нинди ил? Мондагы таулар һәм чүлләр ничек атала?

(Анд, Атакама, Чили.)

III ДӘРЕС ТЕМАСЫН НЫГЫТУ.

Вариантлап тест эшләре бирелә:

  1. Африка материгында иң тирән күл - ...

а) Виктория

б) Ньяса

в) Танганьика

2. Африканың иң тулы сулы елгасы - ...

      а) Нил

      б) Замбези

      в) Конго

     3.Африкада мәйданы буенча иң зур күл - ...

      а) Чад

      б) Виктория

      в) Ньяса

     4.Бу күлнең мәйданы үзгәрүчән. Аның мәйданы явым – төшемнәргә һәм үзенә агып                                төшә торган елгаларның ташуына бәйле.     Бу күл - ...

      а) Чад

      б) Виктория

      в) Ньяса

     5. Зәңгәр Нил елгасы кайсы күлдән башлана ?

     а) Виктория

     б) Чад

     в) Тана

     6. Африкада иң биек шарлавык (933 м ) кайсы елгада урнашкан ?

     а) Замбези

     б) Тугела

     в) Оранжева

ДӘРЕСНЕ ЙОМГАКЛАУ.

  1. Өйгә эш бирү.

  1. Билге кую.

                                   

                                                     Кушымта

Эре шарлавыклар

Исеме

Биеклеге , м

Кайсы илдә урнашкан

Тугела

      933

     КАР

Каламбо

  427

Танзания – Замбия

Ауграбис

   146

     КАР

Виктория

  120

  Замбия – Зимбабве

Ливингстона

  60

 Конго - Заир

               Эре күлләр

Исеме

Мәйданы,мең кв. км

Тирәнлеге , м

Виктория

           68

       80

Танганьика

           34

       1470

Ньяса

           30,8

        706

Чад

           10-26

       4-7

Рудольф

          8,5

       73


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока по географии "Климат Африки" 7 класс

Урок составлен  с использование технологии личностно-ориентированного обучения.Цель урока: 1.     Определить особенности климата материка Африка, установить роль кл...

Методическая разработка урока в 6 классе по географии"Путешествие на воздушном шаре"

    В данной работе предлагается методика проведения урока в 6классе в курсе «География» при изучении темы «Атмосфера» (уроки : атмосфера и ее строение, атмосферные осадки, атмо...

Разработка урока по географии в 6 классе по теме "Ветер"

1. Знакомство с понятием «ветер».2 Сформировать представление об образовании ветра, роль ветра, познакомить с видами ветров ( с местными ветрами )  3. Развивать умения чертить розу ве...

Зачет-игра по теме «Природа России» (методическая разработка урока по географии в 8 классе)

Цель:обобщение и контроль знаний по теме «Природа России», подготовка к Г(И)А-9Основные ЗУН:  Знать размещение основных типов почв; видовое разнообразие растительного и животного мира, прим...

Разработка урока по географии 6 класс "Природные зоны"

Урок посвящен теме "Природные зоны мира",при изучение природных зон детям читаются стихи русских поэтов о разных природных зонах, которые предают уроку ноты лирики. Урок был показан учителям географам...

разработка урока по географии 9 класс коррекционная школа VIII вида по теме таджикистан

урочное планирование по географии 9 класс по теме таджикистан + презентация...

Разработка урока по географии 5 класс "Работа географа в полевых условиях"

Разработка урока по ФГОС по географии 5 класс "Работа географа в полевых условиях"....