География 6 класс.Атмосфера составы,төзелеше һәм аны өйрәнү
план-конспект урока по географии (6 класс) на тему

План конспект урока географии 6 класса по учебнику Т.П.Герасимовой,Н.П.Неклюковой на тему:"Атмосфера,состав,строение и изучение."

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл atmosferasostavytozeleshe_hm_any_oyrnu.docx42.33 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Атмосфера:составы,төзелеше һәм аны өйрәнү.

 Максат: 1. Белем бирү:  Җирнең һава сүрүе  турында яңа белем һәм төшенчәләр бирү.
        2. Күнекмәләр үстерү: 
        а) үз эшчәнлекләрен рациональ планлаштыруга өйрәтү;
       б) укучыларның индивидуаль төркемнәрдә эшләү   күнекмәләрен үстерү;
        в) компьютер белән эшләү күнекмәләрен үстерү.
       3. Тәрбия бирү максаты:
       а) укучыларда география дәресләренә мәхәббәт һәм   кызыксыну

       тәрбияләү;
       б) дәрестә укучыларның  үзара ярдәмләшү белән  бер-береңне хөрмәт итү хисе тәрбияләү.
Бурычлар:1.Атмосфера төшенчәсен бирү

                     2.Атмосфераны өйрәнү һәм аның әһәмиятен аңлату

                     3. Атмосфераның төзелеше һәм катлаулары турында күзаллау формалаштыру
Җиһаз:  дәреслек,карточкалар, таблицалар, глобус,ноутбок,проектор,презентация,тактага элү өчен сораулар язылган болыт макетлары

Дәрес тибы: яңа белем һәм  күнекмәләр бирү.

Дәрес төре: катнаш дәрес.

 Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.1) Психологик уңай халәт булдыру.
- Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез ничек? Бер-беребез белән исәнләшик,елмаеп карыйк бер-беребезгә.Бүген узачак көнегез файдалы һәм күңелле узсын.
2) Һава торышы( дежур укучының кыскача һава торышы турындагы чыгышы ).

II. Актуальләштерү.

Тактада магнит ярдәмендә болыт макетлары эленгән,һәр макетта сорау язылган.

.  Укытучының кереш сүзе.                                                                                                                                              

-Укучылар барыгызда тактага карагыз әле,нәрсәләр күрәсез?  (болытлар)

-Бу болытлар серле, аларның серен без бергәләшеп ачарбыз,аның өчен безгә болытларга язылган сорауларга дөрес итеп җавап бирергә һәм аларның икенче ягын әйләндерә барырга кирәк.Әйдәгез әле такта янына чыгып сорауларга җавап бирик. (Укучылар берәм-берәм чыгып сорауларга дөрес итеп җавап биргән саен ,болытларның икенче ягы әйләндерелә)

1.Нәрсә ул елга?

2.Агымлы күл агымсыз –дан ничек аерыла ?

4.Нинди суларны грунт сулары дип атыйлар?

                       

3.Нәрсә ул сазлык?

        

Җаваплар:1.Елга ул үзе ясаган батынкылык-елга юлы буйлап агучы су .

2.Агымлы күлдән  елга агып чыга.

3.Бик нык дымланган һәм дым яратучы үсемлекләр белән капланган җир участогы.

4.Өстәнсуга чыдамлы токымнар белән капланмаган су йөртүчән катламдагы суларны грунт сулары диләр.

Укытчы:Укып карагыз әле нинди сүз тезмә килеп чыкты.

һәм аны өйрәнү

Төзелеше

Составы

Атмосфера

        

Бу укучылар безнең бүгенге темабыз,хәзер дәфтәрләргә теманы язып куябыз.

                                                   III.Яңа материал үзләштерү.

      (сыйныф алдына проблемалы сорау кую)

  • Ә хәзер сезгә  табышмак сорау.

 

Бармы икән шундый юрган

Җир шарын каплап алган?

Бар җиргә дә әйбәтләп җиткән

Шуның өстенә үтә күренмәле

Өтерептә, җәептә,

Тотып карап та булмаслык.

Яңгыр,кар һәм яктылыкта

Бары да үтеп чыгарлык.

Уйлап карыйк әле бармы ул юрган,

Әллә юктамы?   (Җирнең һава сүрүе)

Укучыларның җаваплары тыңлана.

       -Молодцы! Бик дөрес җавап бирдегез,бу җирнең һава сүрүе.

-Җирнең һава сүрүен ничек атыйбыз? (атмосфера )

Укытучы сөйләме.-  (1-2 слайд.) Дөрес, атмосфера-җирнең һава сүрүе.Һәм ул Җирнең иң өске сүрүедә. Атмосфераның калынлыгы 3 мең км чамасы.Атмосфераның аскы чиге булып Җир өслеге тора,ә өске чиге юк.Атмосфера һавасы Җир өслегендә тау ярыкларында да суда да бар.Җирнең тарту көче атмосфера һавасын планетабыз тирәли тотып тора.Галимнәр,атмосфера һавасы моннан 1млрд. ел элек барлыкка килгән дип исәплиләр.

-Атмосфера турында сөйләшеп без беренче болытның серен ачып бетердек.,хәзер икенче болыт серләренә төшенә башларга вакыт җитте.

-Һаваның составы нинди икән,моны ачыклау өчен дәреслекнең 105 нче битендәге  2 нче пунктны укыйбыз һәм карточкадагы 2 биремне үтибез.(1.Бирелгән карточкаларны туры китерегез.   2.Диаграмма төзегез.)

1.                                                                            

2.

  Үзбәя бирәбез.

- Атмосфераның составын дөрес ачыкладык,игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт.(3 нче слайд)

Һаваның газлар составын  француз галиме Антуан Лавуазье өйрәнә.Ул һава составында азот һәм кислород барлыкны ачыклый.Соңрак һава составында бик аз күләмдә булса да башка газлар да барлыгы ачыклана.                                                                                                                                                    - “Һава кебек кирәк “дигән әйтемне барыгызның да ишеткәне бардыр инде.Ләкин аның нинди мәгънә аңлатуын уйлап караганыгыз бармы икән? Кеше һавасыз берничә минут кына яши ала.Һава Җирдәге тере организмнар тереклеге өчен дә кирәк. Укучылар атмосфераны тереклек,тормыш сүрүе дип әйтергә була,ни өчен икән?Атмосфераның әһәмияте нидә?

Әйдәгез әле дәреслекнең 106-107 нче битендәге 4 нче пунктны укып атмосфераның әһәмияте турында 3 мисал табыгыз.Кем нинди мисаллар табар?

(укучыларның җавабы тыңлана һәм 4 нче слайд буенча тикшерелә.)

Атмосфераның әһәмияте турында  дәфтәрләргә язып куябыз.

-Рәхмәт бик дөрес,шулай итеп без тагы бер болыт серен ачтык,алдагы болытны карыйк әле.

-Ул нинди болыт әле?  (төзелеше)

-Хәзер шул болыт серләрен ачыкларга керешербез.(слайд 5-6 )

-Укучылар атмосфера берничә катлаудан тара.Нинди катлаулардан торганын ачыклау өчен группалап эшләп алыйк әле.

1нче группа :п.35нең 3 нче бүлегеннән тропосфера турында табып укыгыз һәм 67 нче рәсемне дә файдаланып бирелгән план буенча сөйләргә әзерләнегез.   (план 3 группагада бер үк төрле)                                                                                                                                                                   А)тропосфераның калынлыгы.                                                                                                                                                                                              Б)температурасы                                                                                                                                                                                                                                В)бу катламда нинди күренешләр барлыкка килә.                                                                                                                                                                              Г)күбрәк нинди газлар өстенлек итә.

2 нче группа стротосфера катлавы турында план буенча әзерләнә.

3 нче группа югары  катлау турында план буенча әзерләнә. (7 нче слайд буенча җаваплар тикшерелә)

Укучылар сизәсезме икән соңгы болытка җиттек.

Кешенең хезмәт эшчәнлеге атмосфера белән тыгыз бәйләнештә,шуңа күрә галимнәр аның барлык үзлекләрендә өйрәнәләр.Хәзерге вакытта атмосфераны өйрәнүдә Бөтендөнья метеорология оешмасы җитәкчелек итә;бу оешмага Россия дә керә.Атмосфераны өйрәнү Җир өслегеннән дә, һава шарлары,метеорологик ракеталар,ясалма иярченнәр ярдәмендә дә алып барыла. Җир өстендә меңләгән метеорологик станцияләр эшли.Анда түлегенә дүрт тапкыр тропосфера торышын билгеләүче приборларның күрсәткечләрен язып алалар. Атмосфера калынлыгын өйрәнү өчен,радиозондлар беркетелгән һава шарлары җибәрәләр. (слайд 8-9)                                                                                  

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

IY.  Ныгыту өлеше

-Укучылар без бүген болытларның нинди серләрен ачтык әле? (Атмосфера:составы,төзелеше һәм аны өйрәнү турында таныштык.)

-Атмосфераның  нинди катлауларын өйрәндек? (тропосфера,стратосфера,югары катлау дигән катламнарын өйрәндек.)

- Һава массасының 80 % атмосфера катлавының  кайсысында тупланган? ( тропосферада)

-Болытлар кая хасил була? (тропосферада)

-Кайсы катлау Кояшның зарарлы нурларыннан саклый? (стратосфера)

-Тропосфераның калынлыгы? (экваторда18-20 км,уртача киңлекләрдә 10-12 км,поляр киңлекләрдә 8-10 км)

-Стратосфераның калынлыгы? (50 км чамасы)

-һава торышы турындагы мәгълүмат кая туплана?(метеорологик  станцияләрдә)

-Тропосфера һавасы биеклек үзгзрү белән ничек үзгәрә?( 1км менгән саен температура 6 градуска төшә)                                                                                                                                                                                     Дөрес укучылар, бу закончалык безгә мәсәлә чишкәндә кирәк булачак.Хәзер мин һәр партага  мәсәләләр язылган карточкалар таратам,сез парлап шул эшләрне башкарасыз.

Ахырдан җаваплар тыңлана,үзбәя бирелә.

Рефлексиф -бәяләү. Укучылар тактага карагыз әле бүген нинди тема үттек шуны әйтегез.(тышкы рефлекция) -Безгә нинди максат һәм бурычлар куелган иде? -Һәм без дәрестә ниләр турында сөйләштек? -Бүген алынган белемнәрне кайда кулланып була? -Дәрестә мин ничек эшләдем?

Тест эше. (слайд 10-11 )

Гомуми нәтиҗә чыгару,билгеләр кую.

Y.Өй эше .п.35. 108 бит 5нче бирем.,атмосфера турында шигырь табарга яисә үзең чыгарырга.

(приложение 1)

Карточка № 1.

1. Җир өслегендә +12 градус, ә самолет очкан биеклектә температура -30 градус. Самолет нинди биеклектә оча?

2. Июль аенда Памир тавы итәгендә  һава температурасы +36 градус булса, Памирда температура күпме? Памирның биеклеге 6 км.

Карточка № 2.

1. Тау итәгендә +26 градус,ә тау башында – 10 градус булса, тауныңбиеклегекүпме?

2. 8 км. биеклектәһаватемпературасы -18 градус булса ,Җирөслегендә температура күпме?

Карточка № 3 

 1.Тау итәгендә +26 градус,ә түбәсендә -10.Таның биеклеген табыгыз?

2.Самолет җирдән күтәрелгәдә Җирдә +10 градус иде.Әгәр самолет күтәрелгән биеклек температурасы -30 градус булса,самолет нинди биеклектән оча?

                                                                                                                          (Приложение 2)

1 Атмосфера- это оболочка

А)газовая    Б)Водная   В) Соленая

2.Самый нижний слой атмосферы.

А) стратосфера   Б)тропосфера      В)мезосфера

3.Кислорода в воздухе содержится

А) 30%      Б)   21%                 В)78%

4.В тропосфере образуется

А)облака    Б)грунтовые воды     В)Ультрофиолетовые лучи

5.Температура в тропосфере на каждые 1000 метров высоты

А)повышается на 6 градусов

Б)понижается на 6 градусов

В) понижается на 3 градуса

6.Верхние слои атмосферы это:_______________, ___________________.  ________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

инструктивная карточка география 7 класс атмосфера

7 классТема: АтмосфераИнструктивная карточка1.     Внимательно прочитайте текст учебника на с.33-34.2.     Выпишите в тетрадь определение парникового эффекта.3....

география 6 класс атмосфера

Тема: Атмосфера, ее состав, строение и изучение.Задачи: Сформировать представления об атмосфере, ее строении, значении и методах изучения.Термины: Атмосфера, тропосфера, стратосфера, мезосфера, термос...

Конспект урока по географии 8 класс "Атмосфера. Циклоны и антициклоны"

Представление об атмосферных фронтах, циклонах, антициклонах  и их влияние на погоду и климат. ...

Урок географии 6 класс " Атмосфера"

Данный урок разработан в соответствии с ФГОС второго поколения. В этой разработке представлен конспект урока, лист самостоятельной работы учащихся, задания для рабочих групп ....

Тест по географии 7 класс. Атмосфера и климат.

Тест по географии 7 класс. Атмосфера и климат....

Конспект урока по географии в 6 классе «Атмосфера» Учитель географии: Табунова Т. Ю.

Предмет: география Класс: 6Тема урока: Атмосфера и ее состав. Значение атмосферы.урока по теме: урок № 1 в теме «Атмосфера» Цель: сформировать представление об атмосфере, её гран...