" Атмосфера" темасы буенча контроль эш
тест по географии (6 класс)

Галимуллина Лилия Галимҗан кызы

Контрольная работа по теме "Атмосфера" на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл atmosfera.docx40.39 КБ

Предварительный просмотр:

“Атмосфера” темасы буенча контроль эш ( 6 класс)

1 вариант

  1. Атмосфераның газ составы

а) азот- 78%, кислород- 21%, углекислый газ- 1%

б) азот- 75%, кислород- 20%, углекислый газ- 3%

в) азот- 70%, кислород- 15%, углекислый газ- 13%

    2.  Атмосфераның калынлыгы:

а) 550 км                               б) 650 км                                    в) 1000км

   3. Явым- төшемнәр атмосфераның кайсы катламында була?

а)  тропосфера                              б) стратосфера                            в) мезосфера

4. Җир өслегеннән күтәрелгәндә, һава температурасы тропосферада һәр километр саен ничә  градуска төшә бара?

а)  7                                 б) 6                                       в) 5

5. Ниндидер вакыт аралыгында ( тәүлек, атна, ай, ел)  һаваның иң югары һәм иң түбән һава температуралары арасындагы аерма ничек атала?

а) температура амплитудасы        б) температура  аермасы      в)  температура  кушылмасы

6. Нормаль атмосфера басымы?

а) 770 мм                              б) 750 мм                                            в) 760 мм

7.  Җил ул:

а) һаваның вертикаль хәрәкәте                                  б) һаваның горизонталь хәрәкәте            

8. Бриз нинди җил?

а) тәүлек эченә ике тапкыр юнәлешен капма- каршы якка үзгәртми торган җил

б) тәүлек эченә ике тапкыр юнәлешен капма- каршы якка үзгәртә торган җил

в) тәүлек эченә  дүрт тапкыр юнәлешен капма- каршы якка үзгәртә торган җил

9.  Көндезге бриз нинди җил:

а) сулыктан коры җиргә исүче;  б) коры җирдән сулыкка исүче;  в) турыга исүче җил

10. Су парының су тамчыларына әверелү процессы ничек атала?

а) конверсия                    б) конфискация                         в) конденсация

11. Яңгыр, пыскак яңгыр нинди явым- төшемнәр

а) каты                                 б) сыек                                 г) газсыман

12. Болыттан ява торган явым- төшемнәр:

а) боз, яңгыр, кар                                             б) чык, бәс, томан

13. Билгеле бер урында, билгеле бер вакыт өчен атмосфераның хәле?

а) һава басымы                             б) һава торышы                     в) һава агымы

14. Түбәндәге температураларны  күрсәткечләре кими  бару тәртибендә языгыз:

- 15,      - 25,      -  30,      - 5  ,   - 3

15. Түбәндәге таблица буенча температураның амплитудасын исәпләгез

Күзәтү

көне

1

2

3

4

5

6

7

8

9

Һава температурасы

5

0

-4

-2

0

  • 3

2

3

5

16.  Атмосфера басымы түбәнәя бару тәртибендә саннарны  языгыз

C:\Users\user\Desktop\get_file.png

17.  Нәрсә ул җилләр розасы?

18. Нәрсә ул  атмосфера басымы?

“Атмосфера” темасы буенча контроль эш ( 6 класс)

2 вариант

  1. Атмосфераның төзелеше:

а) тропосфера, стратосфера, мезосфера, термосфера

б) мезосфера, термосфера, тропосфера, стратосфера

в) стратосфера, мезосфера, термосфера, тропосфера

    2.  Озон катламы ничә километрда урнашкан?

а)  50 км                               б) 20  км                                    в) 10 км

3.  Самолетлар  атмосфераның кайсы катламында  оча ала ?

а)  тропосфера                              б) стратосфера                            в) мезосфера

4. Диңгез өсте тигезлегеннән  күтәрелгәндә,  атмосфера басымы күпме аралык саен түбәнәя?

а)  10,5 м                              б) 10,5 км                                     в) 10,5 см

5. Билгеле бер вакыт аралыгындагы ( тәүлек, атна, ай, ел) температураларны кушып, килеп чыккан сумманы шул көн санына бүлсәк, нинди  температура табыла?

а) барлык  температура        б) уртача температура          в) югары температура

6. Нормаль атмосфера басымы?

а) 770 мм                              б) 750 мм                                            в) 760 мм

7. Җил нинди юнәлештә хәрәкәт итә?

а) һава басымы югары урыннан түбән булган урыннарга  горизонталь хәрәкәте

б) һава басымы түбән урыннан  югары булган урыннарга  горизонталь хәрәкәте

в) һава басымы югары урыннан  югары булган урыннарга  горизонталь хәрәкәте

8. Җил юнәлешен билгели торган прибор:

а) барометр                                   б) анемометр                    в) флюгер

9.  Төнге бриз нинди җил:

а) сулыктан коры җиргә исүче;  б) коры җирдән сулыкка исүче;  в) турыга исүче җил

10. Нәрсә ул болыт?

а) вак су тамчылар тупламасы                                           б) вак ярмалар тупламасы

11. Боз , кар нинди явым- төшемнәр

а) каты                                 б) сыек                                 г) газсыман

12.  Һавада барлыкка килә торган явым- төшемнәр:

а) боз, яңгыр, кар                                             б) чык, бәс, томан

13. Аерым үзлекләргә ия булган зур күләмле һава?

а) һава массалары                         б) болытлар                           в) җил хәрәкәте

14. Түбәндәге температураларны күрсәткечләре  арта бару тәртибендә языгыз:

- 15,      - 25,      -  30,      - 5  ,   - 3

15. Түбәндәге таблица буенча температураның амплитудасын исәпләгез

Күзәтү

көне

1

2

3

4

5

6

7

8

9

Һава температурасы

4

0

-5

-3

0

  • 1

1

2

4

16.  Атмосфера басымы арта  бару тәртибендә саннарны  языгызC:\Users\user\Desktop\get_file.png

17. Нәрсә ул җилләр розасы?

18. Нәрсә ул климат?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

Х.Туфан иҗаты буенча контроль эш

11 нче класс укучылары өчен Х. Туфан иҗаты буенча кечкенә тест һәм тулы җавапны таләп итә торган биремле контроль эш тәкъдим ителә. Эш 2 вариантта....

11 класста "Логарифмик функция" темасы буенча контроль эш №3.

Дәрес темасы: Логарифмик функция. Контроль эш №3Дәрес максаты: үткән материаллар буенча укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерү; укучыларны имтиханга әзерләү максатыннан рус телендә бирелгән  бирем...

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле  буенча контроль-үлчәү материаллары Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен әдәби уку буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен әдәби уку буенча контроль-үлчәү материаллары Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....

Фонетика буенча контроль күчереп язу өчен текстлар

Фонетика  буенча 5-9 сыйныфлар өчен текстлар...