Математическая викторина "Счастливый случай"
методическая разработка по геометрии (9 класс) по теме

Газизуллина  Зимфира Амировна

Математическая викторина для 7-9 классов. задачи и вопросы составлены таким образом, чтобы у детей развить интерес к предмету геометрии 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bhetle_ochrak.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Ютазы муниципаль районы

Кече Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

«Бәхетле очрак»

(математик кичә)

Үткәрде:

математика укытучысы

Газизуллина З.Ә.

2013 ел

Максат: Укучыларның математикадан белемнәрен тирәнәйтү, логик фикерләү сәләтен үстерү, уку материалында тиз генә ориентлаша белү; укучыларның дөньяга карашларын тирәнәйтү; математика фәненә кызыксыну тәрбияләү.

1) Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! “Бәхетле очрак” дигән математик уеныбызны башлыйбыз.

2) Уенда катнашучы командаларны бәяләү өчен җюри сайлап китик.

1) Тапкырларга, зирәкләргә,

    Бездә урын түрдән

    Кайда? Нәрсә? Ничә була?

    Әйтсен шуны белгән.

2) Син бик тапкыр капитан

     Җыйгансың бар тапкырны

     Тапкырларың бәлки җиңәр

     Зирәк дигән батырны.

Сүз “Тапкырлар” командасына бирелә.

1) Син бик зирәк капитан

     Синең янда зирәкләр.

     Зирәклектә бар хикмәт

     Андыйлар бик сирәкләр.

Сүз “Зирәкләр” командасына бирелә.

2) Я, хәерле сәгатьтә!

    Мәсьәләләр, башваткычлар әйтәбез.

    Тапкырлардан, зирәкләрдән

     Дөрес җавап көтәбез.

1 тур.  "Алга ... алга"

1 минут вакыт бирелә, 1 минут үткәч звонок шалтырый.

1 командага сораулар:

1) Яссылыктагы төп фигуралар (нокта, туры)

2)  Геометрик фигураларны өйрәнә торган фән (геометрия)

3) Геометриянең яссылыктагы фигураларын өйрәнә торган бүлеге (планиметрия)

4)  Турының бер ярымъяссылыкта ятучы барлык нокталарыннан торган өлеше (нур)

5)  Бер ноктадан чыккан төрле 2 ярымтурыдан торган фигура (почмак)

6) Яссылыктагы кисешмәүче 2 туры (параллель)

7) Геометрик фигураның үзлеген аңлата һәм исбат итә торган жөмлә (теорема)

8) Чиктәш почмаклар суммасы (180 градус)

9) Өчпочмакның почмаклары суммасы (180 градус)

10) Туры почмаклы өчпочмакның туры почмагына каршы ятучы ягы (гипотенуза)

2 командага сораулар:

1)  Фигураларның  үзлеген өйрәнә торган фән(Геометрия).

2)Турының бирелгән ике ноктасы арасында яткан барлык нокталарыннан торган өлеше (кисемтә)

3) Бер туры өстендә ятмаган 3 ноктадан, шул нокталарны парлап тоташтыручы 3 кисемтәдән торган фигура (өчпочмак )

.4)1 яссылыкта ятучы һәм кисешмәүче 2 туры (параллель)

5)  1 яссылыкта ятучы һәм  туры почмак ясап кисешүче 2 туры (перпендикуляр).

6) Иң гади фигураларның төп үзенчәлекләрен аңлаткан һәм исбатланмыйча кабул ителә торган җөмлә (аксиома)

7)Туры почмак кырыенда яткан өчпочмакның ягы.(катет).

8)Турыпочмаклы өчпочмакның 2туры почмагы буламы?(юк).

9Барлык яклары тигез булган параллелограмм. (ромб)

10) Геометриянең пространстводагы фигураларын өйрәнә торган бүлеге (стереометрия)

2 тур. "Кисмәктәге башваткычлар"

Капчыкка лото уенындагы номерлы кисмәкләр салынган (1-12 гә кадәр). Командалар чиратлап 3 әр кисмәк ала. Нинди номер эләксә, шул сорауга җавап бирәләр. Командалар җавап бирә алмаса, тамашачылар җавап бирә.

Сораулар:

1) Борын очыннан кул бармакларына кадәр ераклык (ярд).

2) Алмазның массасын үлчәү берәмлеге (карат).

3) Нинди рус язучысы арифметикадан мәсьәләләр җыентыгы төзегән? (Толстой)

4) Казлар оча. 1 каз икесе арасында һәм өчесе бер рәттә. Берсе алда, берсе артта, берсе уртада. Ничә каз оча? (3 каз)

5) Нинди өч цифрның тапкырчыгышы да, суммасы да бер үк санга тигез? (1 ;2;3)

6)  Самолетта А шәһәреннән В шәһәренә 1 сәг. 20 минут оча. Кайтканда 80 минут кына оча. Ничек аңлатырга? (1 сәг. 20 минут=80 минут)

7)  Өч балалар кубигы һәм линейка бирелгән. Бернинди исәпләүләр үткәрмичә ничек кубикның зур диагонален табарга?

           (диагональне үлчибез)

8)  Бер ярым балык 1500 сум тора. Ун балык күпме тора? (10 мең)

9) Бүлмәдә 7 шәм яна иде, бер кеше үтеп киткән һәм 2 сен сүндергән.Ничә шәм калган? (2)

10) 2 пар ат 40 км юл үткән, һәр ат күпме юл үткән? (40 км.)

11)  1 йомырка 4 минут пешә. 6 йомырка ничә минут пешә? (4 минут)

12) Һәр ай 30 яки 31 гә бетә. Кайсы айда 28 саны бар? (барысында да )

3 тур. "Син миңа, мин сиңа"

Командалар 2 шәр сорау әзерли һәм команда капитаны кем җавап бирәсен әйтә.

4 тур. "Алга баручылар артыннан куу."

2 минутта сораулар укыла. Ничә сорауга җавап бирелә, шул кадәр очко өстәлә. СОРАУЛАР

1 команда.

1) Бер ягы уртак, калган ике ягы-өстәмә ярымтурылар булган почмаклар (чиктәш)

2)  Почмак түбәсеннән*чьтгып, аның яклары арасыннан үтүче һәм почмакны урталай бүлүче нур (биссектриса )

3)   Әйләнә ноктасыннан аның үзәгенә кадәр ераклык ( радиус)

4) Яссылыкның бирелгән ноктасыннан тигез ераклыкта яткан барлык нокталарыннан торган фигура (әйләнә)

5) Үзәк аша үтүче хорда (диаметр)

6)  Каршы ятучы яклары параллель булган дүртпочмак (параллелограмм)

7)  Барлык яклары тигез булган турыпочмаклык.  (квадрат).

8)  Турыпочмаклы өчпочмакта кысынкы почмак янындагы катетның гипотенузага чагыштырмасы (косинус)

9) Өчпочмакның ике ягының уртасын тоташтыручы кисемтә (урта сызык)

10) Әйләнә озынлыгы исәпләү формуласы (С= 2ПR)

11) Почмак зурлыгын үлчи торган инструмент (транспортир)

12) Туры почмаклы өчпочмакта кысынкы почмакка каршы ятучы катетның кысынкы почмак янындагы катетка чагыштырмасы (тангенс)

13)  2 кыз шәһәргә китәләр. Аларга каршы юлда 5 кыз очраган. Шәһәргә ничә кыз барган ? (2 кыз)

14) Өстәлнең бер почмагын кискәч, ничә почмак кала ? (5 )

15)   Башлангычы белән ахыры тәңгәл килгән вектор (нуль вектор)

2 команда.

1)  Бер почмакның яклары икенче почмак якларының өстәмә ярымтурыла-ры булган 2 почмак ( вертикаль )

2)  Өчпочмакның бирелгән түбәсе белән каршы ятучы ягының уртасын тоташтыручы кисемтә (медиана)

3)  Әйләнәнең ике ноктасын тоташтыручы кисемтә (хорда)

4) Барлык почмаклары туры булган параллелограмм (турыпочмаклык)

5) Каршы ятучы ике ягы гына параллель булган дүртпочмак (трапеция)

6) Турыпочмаклы өчпочмакта кысынкы почмакка каршы ятучы катетның гипотенузага чагыштырмасы (синус)

7) Трапециянең ике ягының уртасын тоташтыручы кисемтә (урта сызык)

8) Юнәлешле кисемтә (вектор)

9) Өчпочмакларның охшашлыгының ничә билгесе бар ? (3)

10) Түгәрәк мәйданын табу формуласы (S=ПRˆ2)

11 ) Геометриянең төп фигуралары (нокта, туры, ).

12) Яссылыкның бирелгән ноктасына ераклыгы бирелгән ераклыктан артмаган барлык нокталарыннан торган фигура (түгәрәк)

13)  Без укый торган геометрия дәреслегенең авторы ( Атанасян)

14) Нинди сан бернинди дә математик гамәл кулланмыйча чиксезлеккә әверелә? (8)

15) Параллель күчерүдә тәңгәл килүче ике вектор (тигез)

Йомгаклау. Сүз җюрига бирелә.

Бүгенге кичәдә катнашкан командаларга, безгә күңелле тәнәфес оештырган биюче, җырчы кыз-егетләребезгә, алып баручы кызларга, табышмаклар белән безнең башны катырган Йолдызга  зур рәхмәт.

        Бу ____________ команданың җиңүе бәхетле очрак кына булмыйча, алган белемнәрен дөрес куллану нәтиҗәсе булсын иде дип телисе кала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Вопросы к математической игре "Счастливый случай"

Вопросы к математической игре "Счастливый случай"...

Математическая игра «Счастливый случай» (10-11 классы)

Эту игру можно использовать во внеклассной работе для учащихся 10 - 11 классов....

Математическая игра "Счастливый случай". 9 класс.

Математическая игра для учащихся 9 классов. Цель: развить знания,  разносторонне развивать учащихся....

Математическая игра "Счастливый случай 6-7 класс"

разработка внеурочного мероприятия по математике для учащихся 6-7 классов с презентацией Power Point...

математическая игра Счастливый случай

разработка  внеклассногоматериала по математике, план игры, задания....

Математическая игра "Счастливый случай"

Игра-соревнование. Проводится в дни недели математики....

Математическая игра "Счастливый случай"

Математическая игра для учащихся 5-11 классов, проводимая в рамках Недели математики...