Охшаш өчпочмаклар.Охшаш өчпочмакларны мәсьәләләр чишүдә куллану.
материал для подготовки к егэ (гиа) по геометрии

Идрисова Миляуша Суфияновна

Охшаш өчпочмаклар.Охшаш өчпочмакларны мәсьәләләр чишүдә куллану.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon achyk_dres.oge_ga_zerlek._28.02.2017.ppt1.9 МБ
Файл deres_tema.docx24.54 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Геометриядә охшашлыклар Охшаш өчпочмаклар һәм аны мәсь әләләр чишүдә куллану 201 7 г.

Слайд 3

Охшаш өчпочмаклар Өчпочмакның биссектрисасы үзлеге Охшаш өчпочмаклар билгеләре. Охшаш өчпочмакларның периметрлары чагыштырмасы. Охшаш өчпочмакларның мәйданнары чагыштырмасы. Охшаш очпочмакларның тормышта кулланышы. Өчпочмакның урта сызыгы Өчпочмакның медианалары үзлеге. Синус, косинус, тангенс Пропорциональ кисемтәләр.

Слайд 4

Билгеләмә Ике өчпочмакның почмаклары тиңдәшле рәвештә тигез һәм бер өчпочмакның яклары икенчесенең охшаш якларына пропорционал ь булса,андый өчпочмаклар охшаш дип атала. C Β A C 1 A 1 Β 1  A =  A 1 ,  Β =  Β 1 ,  C =  C 1 . Δ A Β C ~ Δ A 1 Β 1 C 1

Слайд 5

Өчпочмаклар охшашлыгының кайсы билгесе ?

Слайд 6

Өчпочмакларның охшашлык билгеләре Өчпочмаклар охшашлыгының 1 билгесе. (ике почмак тигез) Өчпочмаклар охшашлыгының 2 билгесе. (ике як пропор циональ, арадагы почмак тигез) Өчпочмаклар охшашлыгының 3 билгесе. (өч якның пропорциональлеге)

Слайд 7

Телдән исәпләү

Слайд 8

ABCD квадратында ВС һәм CD якларының урталары аша KL кисемтәсе үткәрелгән . Квадратның диагонале 1 6 см. KL озынлыгын тап ? Җавап: 8 см

Слайд 9

Δ FCD өчпочмагында FD = 13 см, ә Δ FAB өчпочмагында FB гипотенузасы 39 см. Әгәр Δ FCD периметры 30 см га тигез булса, Δ FAB периметрын тап ? Җавап: 90 см

Слайд 10

Δ ABC ~ Δ A 1 B 1 C 1 , AB : A 1 B 1 = k = 4 S Δ ABC = 48 м 2 . A 1 B 1 C 1 өчпочмагының мәйданын тап? Җавап: 3 м 2

Слайд 11

х ны тап 12 х 5 4 Җавап: х = 15

Слайд 12

6 12

Слайд 13

М ноктасы аша турылар үткәреп, АВС өчпочмагына охшаш булырлык итеп ничә пар охшаш өчпочмаклар төзеп була? А С В М Практик эш

Слайд 14

А С В М 70 80

Слайд 15

ОГЭ дан эшләр

Слайд 16

Ответ: 500 5 0 0

Слайд 17

Ответ: 1,5 l , 5

Слайд 18

Җавап: 1,8 Баганага җирдән 10 м биеклектә фонарь эленгән. Кеше баганадан 12,3 м ераклыкта басып тора. Әгәр кешенең җиргә төшкән күләгәсе 2,7 м булса, аның буеның озынлыгын табыгыз (метрларда). l , 8

Слайд 21

Какие из следующих утверждений верны? 1. Любые два равносторонних треугольника подобны. 2. Если два угла одного треугольника соответственно пропорциональны двум углам другого треугольника, то такие треугольники подобны. 3. Если два треугольника подобны, то их сходственные стороны пропорциональны. l 3

Слайд 22

Какие из следующих утверждений НЕ верны? 1. Если две стороны одного треугольника пропорциональны сходственным сторонам другого треугольника, и углы, заключенные между этими сторонами равны, то такие треугольники подобны. 3. Если угол одного треугольника равен углу другого треугольника, то такие треугольники подобны. 2. Любые два равнобедренных треугольника подобны. 2 3

Слайд 23

Ответ: 23 Ответ:4 Ответ: 5,5

Слайд 24

Ответ: 183 С

Слайд 25

Ответ: 0 ,6

Слайд 26

Ответ: 10



Предварительный просмотр:

                                  Ачык дәрес  

Дәреснең темасы:Охшаш өчпочмаклар.Охшаш     өчпочмакларны  мәсьәләләр чишүдә куллану

                              8 класс

 

                            Төзеде:  Шәтке  урта гомум белем бирү                  

                                           мәктәбенең  математика укыту-

                                           чысы  Идрисова Миләүшә Суфи

                                          яновна

                                         2018-2019

Идрисова М.С-Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы.

 8   класс .  Математикадан ачык дәрес .

Дәреснең темасы:Охшаш өчпочмаклар.Охшаш өчпочмакларны  мәсьәләләр чишүдә куллану.

Дәреснең тибы:Үтелгән  материалны  ныгыту, гомумиләштерү.

Методлар:фронталь,индивидуаль,парларда  эш.

-өлешчә эзләнүчән,

- аналитик  һәм  гомумиләштерү.

 

 Дәреснең  максаты:

Белем бирү:

  • Охшаш өчпочмаклар темасы буенча үтелгән белемнәрне  ныгыту, билгеле бер системага салу, тирәнәйтү.
  • ОГЭдан мәсьәләләр  чишкәндә укучыларга  охшаш  өчпочмакларның билгеләрен   куллана белү  күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү.

  Үстерелешле:

-логик  фикерләү сәләтләрен  үстерү,чагыштыру,гомумиләштерү, нәтиҗә  чыгару күнекмәләрен  булдыру.

-математика фәненә  мәхәббәт ,мөстәкыйльлек тәрбияләү.

-иҗади эш күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви:

  • укучыларга   эстетик тәрбия бирү.

  Җиһазлар:

  • - мультимедийный проектор, экран;
  • презентация ;
  • тарату  материалы; сигнальный карточкалар
  • үз-үзеңә  билге кую кәгазе.

  Дәреснең  структурасы :

 Оештыру  моменты.

  1.   Үтелгән белемнәрне актуальләштерү : 

    а) теоретик  материалны  кабатлау; 
    б) телдән мәсьәләләр  чишү : 5 эш; 
  2. Практик  эш:1 эш
  3.   ОГЭ №17  мәсьәләләр  чишү : 3 эш
  4.   ФАЛЕС турында тарихи мәгълүматлар
  5. №13  теоретик сораулар  : 2 эш
  6. Өчпочмакның урта сызыгы  : 3 эш
  7. Мәйдан  :1 эш
  8. Синус,тангенс  :2 эш
  9. 2  нче бүлектән  эшләр :     №24     2 эш
  10. гомумиләштерү.    СИНКВЕЙН  төзү
  11. Өй  эше бирү.
  12.   Йомгаклау. Рефлексия


  ДӘРЕС БАРЫШЫ:

I  .Оештыру моменты.

Исәнмесез, хәерле  көн  укучылар. Әйдәгез бер-беребезгә   елмаеп карап, бер-беребезгә  хәерле эш гамәлләре теләп урыннарыбызга утырыйк  һәм дәресебезне башлап җибәрәбез.

1 слайд:

Экранда Галилейның геометрия турында бик матур сүзләре язылган. Чыннан да ул безне уйларга, фикер йөртергә өйрәтә. Ләкин шул ук вакытта ул бик катлаулы, кызыклы, һәм мавыктыргыч..

-Ни өчен кызыклы?

Чөнки яңа теорема исбатлау белән ,аның аркылы тагын яңа теоремалар  исбатларга мөмкинлек туа.

-Ни өчен мавыктыргыч?

Геометриядә  теоремалар шулкадәр күп.Ниндидер теореманы исбатлаганда яки ниндидер мәсьәлә чишкәндә  бер үк чишелешкә  төрле юллар белән килергә мөмкин.һәрбер кешенең  үз юлы булырга мөмкин. Кайбер укучы чишелешнең берничә юлын табарга мөмкин. Мәсәлән , бүгенге көндә  Пифагор теоремасын  исбатлауның  367 варианты билгеле.

“Әйдәгез кызыклы һәм мавыктыргыч геометрия дәресенә рәхим итегез. Уңышлар сезгә.

2 слайд:

Без бүген   Геометриядә  охшашлыклар,охшаш өчпочмаклар һәм аларны мәсьәләләр чишүдә куллану дигән теманың йомгаклау дәресендә.

Без теләсә нинди түгәрәкләр, теләсә нинди квадратлар охшаш дидек. Ләкин теләсә нинди өчпочмаклар охшаш түгел. Һәм  өчпочмаклар охшашлыгы дигән теманы  бик кызыксынып үттек. . Бу теманы   үткәч ,бик күп яңа төшенчәләр  , яңа үзлекләр  таптык,яңа теоремалар исбатладык.

II .Үтелгән белемнәрне актуальләштерү

- Искә төшереп үтик әле,нинди яңа төшенчәләр үттек ?

-3  cлайд карау

Укучылар , игътибар итик әле, охшаш өчпочмаклар темасын үтү безгә никадәр яңа ачышлар алып килде:аның ярдәмендә күпме теоремалар исбатладык,моңынчы чишә алмаган мәсьәләләр чиштек., тормыш белән бәйле мәсьәләләр чиштек.

Бу белемнәр  сезгә  алдагы классларда  физикадан , астрономиядән мәсьәләләр чишкәндә кирәк булачак.

-Әйдәгез, хәзер охшаш өчпочмакларга билгеләмә бирегез?

-- укучылар жавап бирә.

       (4 слайд)

Шулай  итеп , өчпочмаклар охшаш булсын өчен, 4 компонент үтәлергә тиеш..

Ләкин боларның барсы да үтәлмичә дә булырга мөмкин, ягъни охшашлык билгеләрен  исбатладык.

Сезгә презентация буенча эш тәкъдим ителә.  5 слайд.

Парларда эшлисез һәм уртак фикергә килеп сигнальный карточкалар ярдәмендә җавапларны күтәрәсез.  

–Кайсы  билге буенча ,өчпочмаклар охшаш?

Өстәге рәттәге эшләр: -     1 рәтләр өчен.

Икенче рәт-      2 рәтләр өчен.

Тикшереп бару. (1 рәтнең җаваплары:  1;  2; 3 . 2 рәтнең җаваплары: (  1;2;3.)

2;  3

  • Өчпочмакларның охшашлыгының нинди билгеләре бар ?  Җаваплар бирү.

Җавап:3  билгесе

  • Ә хәзер телдән исәпләүгә эшләр карыйбыз.

  • А) –урта сызыкка карата
  • Б)-  периметр
  • В)-  мәйдан
  • Г)- биссектриса
  • Д)  медиана үзлеге

(----  Класска практик эш бирелә.)

М ноктасы аша турылар үткәреп,     АВС өчпочмагына охшаш булырлык итеп ничә пар охшаш өчпочмаклар  төзеп була?

Бу эшләр сезнең һәрберегез алдында бар. Кәгазегездә һәрбер укучы   линейка белән турылар  үткәрәсез. Ничә туры үткәреп була?

Җавап:  3

-Үзеңә үзең бәя бирү кәгазенә тутырып барасы!Бу эшне һәм моннан соңгыларын.

III. Яңача биеклектәге белемнәрне тирәнәйтү

(ОГЭ дан эшләр тәкъдим итү. №18)

- Без үткән бу белемнәр ОГЭ дагы эшләр.Без аларны №18 эшләрдә күрәбез.Әйдәгез,бу эшләрне эшләп карыйбыз.

       16 слайд  буенча эш. Эш тәмамлангач,  1 укучы  аңлата эшне.

Җавапларны ничек бланкка тутырасын тикшерү.

17 слайд буенча эш.

18 слайд буенча эш.

-Укучылар , игътибар иттегезме, нинди яңалык бар? Эйе, 3 нче эшебез  татарча. Без беренче тапкыр татарча мисал эшлибез. Быелгы уку елыннан башлап шундый яңалык кертелә, ОГЭ ны татарча биреп булачак.Эле моңынчы татар телендә китаплар булмагач, без гел русча әзерләндек. Димәк, сез  ОГЭ ны, теләгән укучылар, татарча бирә  алачаксыз.

Укучылар без бу эшләрдэ тормыш белән бәйле эшләр тикшердек.

                ( Физкульпауза)

- 19  слайдны карыйк эле. Кем дип язылган?

- Фалес дип.

- Таныш сүзме ул сезгә?

Әйе, Фалес математик кына түгел, ә философ та.  Лос-Анжелестагы университетның, философия библиотекасындагы төп уку бинасының  стенасындагы паннода   аның сүрәте һәм

“Познать себя трудно,советовать  другим  легко..” дигән канатлы сүзләре  язылган. Безнең татар халкында да бар мондый мәкаль.

Кем хәтерли ,ничек әйтелә ул?

Җавап: Үз-үзеңне танып белү авыр, кешегә акыл бирү җиңел.

Мин бит ул вакытта аны сезгә грек Фалес Милетский, яки Милет шәһәрендә туган дип сөйләдем. Ә ул монда таякка таянган, Мисырда пирамидалар арасында сүрәтләнгән.

Нинди бәйләнеш бар икән монда. ? Тарихка мөрәҗәгать итик  әле.

Сүз  Азалиягә бирелә.   (Фалес турында  чыгыш) 20 слайд.

--№20 эшләр тәкъдим ителә.Бу эшләр кагыйдәләрне дөрес  белүгә карата.

 Геометрия  өлеше: 21,22 слайд

- Бланкка язу тәртипләре  күрсәтелеп  барыла.

(верно, не вернога игътибар итәргә!)

  • 23 слайд карау.

Урта сызыкка карата 3 эш

Тикшереп бару.

  • 24 слайд карау.

Мәйдан исәпләү гә карата.

( төрле вариантларны әйтергә)

-25,26 Слайд карау.

Тангенс. Синус төшенчәләре кабатлау

 -27 слайд.

  №24  эш 2 баллы.һәрбер эшләнгән эш язып ,һәм аңлатылып барылырга тиеш.

  • Ә хәзер  укучылар, бу темага карата синквейн төзик эле.
  • Синквейнннар тынлау

 

(-охшаш өчпочмаклар

-Пропорциональ, охшаш.

-исбатларга,табарга ,чишәргә

-охшашлыкны тормышта куллана бел!

-фигуралар.)

--өй эше бирү. ( төрлеяклы өчпочмакта  охшаш өчпочмаклар төзү :14 слайд эше, ОГЭ дан мөстәкыйль эшләр бирү. Һәрбер укучыга  таратыла)

Үзегезнең балларыгызны санагыз да тактадагы бирелгән баллардан, чыгып үзегезгә билгеләр куегыз. Билге кую.

-29  слайд карау. Рефлексия.

Укучылар ,сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

Сезнең  һәрберегез  алдында 4 төстәге өчпочмаклар бар.Сезгә  кайсы  җавап хуш килә, шул  төстәге өчпочмакларны  минем өстәлгә куеп   китегез.Мин  шулар буенча сезгә дәреснең ошау-ошамавын белермен.

  30  слайд.  Сезнең белән саубуллашучы кыз, кем булыр икән?

Танышмы ул сезгә?

Безнен тема белән бәйле түгелме ул?

Җавап:Әйе,Алиса из страны Чудес.Ул да охшаш фигуралар шикелле кечкенә һәм зур рәвешкә керә.

Дәрес тәмам. Барыгызга да зур рәхмәт.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Информацион технологияләр куллану

XX  гасыр ахыры XXI гасыр башы мәгълүмати технологияләрнең бик нык үсүе, информацион бушлыкның тиңдәшсез үзгәрүе белән билгеле. Иҗтимагый тормышның төрле өлкәләре турында мәгълүмат булуы күптән и...

татар телен укытуда яңа технологияләр куллану

Белем бирүдә информацион технология– компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы. ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"

Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Өчпочмакларның почмакларын табу турында теорема

Бу презентациядә өчпочмакларның почмаклары суммасы турындагы теорема исбатлана һәм аны куллануга мәсьәләләр чишелә...