Массивлар
методическая разработка по информатике и икт (9 класс) по теме

Галиева Гульназ Муллагалиевна

IX сыйныфлар өчен  информатикадан дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon informatika_dres_eshkrtmse.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

Саба районы Эзмә урта мәктәбе

IХ  сыйныфта “ Массивлар”
темасы буенча  д
әрес конспекты.

Галиева Г.М. Эзмә урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы

Максат: Укучыларның бер үлчәмле, ике үлчәмле массивлар темалары буенча

белемнәрен ныгыту, системалаштыру, тикшерү.

Мәсьәләләр эшләгәндә алган белемнәрен дөрес куллана алуларына ирешү.

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

 Укучыларда пөхтәлек, игътибарлылык, иптәшләренә ихтирам кебек

сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:   интерактик такта, кроссворд,  компьютерлар, тест  биремнәре,  индивидуаль карточкалар, мультимедия проектор.

Дәрес тибы: Белемнәрне ныгыту һәм кабатлау дәресе.

Дәреснең структурасы.

  1. Оештыру өлеше.
  2. Терәк белемнәрне актуальләштерү.

Слайдта бирелгән кроссворд ярдәмендә, тест ярдәмендә белемнәрне тикшерү.

  1. Белемнәрне системалаштыру, куллану.

Карточкалар  белән эш.

I V .   Өй эше. (Индивидуаль карточкалар).

V .Дәрескә нәтиҗә ясау.

Йомгаклау.Билге кую.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Исәнмесез укучылар!
  2. Укучылар без  сезнең белән зур күләмле массив темасын төгәлләдек. Өйгә массив темасында өйрәнелгәннәрне кабатлап килергә кушылган иде.

II. Терәк белемнәрне актуальләштерү.

  1. Слайдка күз салыйк. Монда информатик кроссворд. Сезгә бу кроссвордны чишәр өчен булган белемнәрегезне искә төшерегә кирәк. Һәр сорауны игътибар белән тыңлап,(тавыш колонкалардан ишетелә) җавапларны урыннан кычкырмыйча кул күтәреп кенә җавап бирәбез.
  2. 1 сорау. Программалау теле. (Паскаль).
  3. Әйе, укучылар, бик дөрес. Ә тагын нинди программалау телләрен беләсез? (Бейсик, Фортран, Си һ.б.)
  4. Укучылар Паскаль  программалау теленең төп операторлары?

(Чыгару- Writeln , керту- readln).

  1. 2 сорау. Бер типтагы үзгәрмәләр җыелмасы. Нәрсә ул?

(Массив)

  1. Дөрес.Массив турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Массивның исеме була , ягъни үзгәрмәләрнең уртак исеме. Ул бер үлчәмле, ике үлчәмле булырга мөмкин.  Массив номерланган  элементлар эзлеклелегеннән тора. Шул эзлеклелектәге буыннар массивның элементлары дип атала. Аның элементлары сан тибында, символ булырга мөмкин)

  1. 3 сорау Массив номерланган элементлар эзлеклелегеннән тора. Шул номерлар икенче төрле нәрсә дип атала.

(Индекс).

  1. Бик дөрес.Бу индекс нәрсә өчен кирәк соң безгә?

(Массив элементларына мөрәҗәгать  итү өчен).

  1. Укучылар без сезнең белән бер үлчәмле массивны юл  элементларын-нан гына тора дип әйттек.
  2.  4 сорау. Ике үлчәмле массивта  бер үлчәмледән аермалы нәрсә бар? (Багана).
  3. Әйе, укучылар, ике үлчәмле массивлар юл һәм багана элементларын-нан торалар. Аңа мөрәҗәгать  иткәндә юл һәм багана номеры буенча мөрәҗәгать итәбез.
  4.    5 сорау. Массивларны кертү һәм чыгару өчен кулланыла торган оператор. (Цикл операторы)
  5. Искә төшерик әле цикл операторы ничек языла?
  6. FOR I=1 TO n do

Readln (A[I]);

Ярар , укучылар , без сезнең белән массив турында искә төшереп үттек. Ә хәзер мин сезгә тест өләшәм. Дөреслеген гадәттәгечә код ярдәмендә генә тикшерербез.

Тест

  1. Кайсы цикл ике үлчәмле массивны кертү циклы?

1.

For i:=1 to n do

For J:=1 to m do

readln (a[n,m]);

end;

2.

 For i:=1 to n do

For J:=1 to m do

readln (a[I,J]);


3.

For i:=1 to n do

For J:=1 to m do

writeln (a[I,J]);

4.

For n:=1 to n do

For m:=1 to m do

writeln (a[I,J]);

  1. Түбәндәге шарт үтәлгәндә программа нинди эш башкара ?
    IF a[i,j] > 0 then  a[i,j]:= a[i,j]+5;
  1. Масивтагы 0 дән зур элементларны саный.
  2. Масивтагы  0 дән зур элементларны чыгара
  3. Масивтагы һәр элементны бишкә арттыра.
  4. Масивтагы  0 дән зур элементларны бишкә арттыра.

  1. Кайсы шарт максималь элементны табу шарты?
  1. max< a[i,j] then  max:=a[i,j];
  2.  max> a[i,j] then  max:=a[i,j];
  3. max> 0  then  max:=a[i,j];

  1. Кайсы массив “Серле массив”?

1.

2.

3.

5. Мәсьәләнең шартын әйтергә:  .... For i:=1 to 10 do  S:=S+a[i ,j];....

1. Масивта ничә элемент бар?

2. Массив элементларының суммасын табарга.

3. 10 зур элементларны S ка арттырырга

  1. Тестның дөреслеген тикшерәбез. 24112 коды җыелган укучыларның җаваплары дөрес. Молодцы!

III. Белемнәрне системалаштыру, куллану.

- Укучылар менә бу карточкалар төрле  дәрәҗәдә. Үзегез теләгән дәрәҗәдәге карточкадан  мәсьәләләр эшләргә.

 I дәрәҗәдәге карточка.

1. Бер үлчәмле массивның һәр элементын ике тапкыр зурайтырга

2. Ике үлчәмле массивның ярымсуммасын табарга.

3. Бер үлчәмле массивтагы 100 дән зур элементларны чыгарырга.

II дәрәҗәдәге карточка.

  1. Квадрат матрицаның төп диагональ элементларын квадратка күтәреп, суммасын табарга.
  2. Ике үлчәмле массивта 10 зур ничә элемент бар.
  3. Ике үлчәмле массив элементларының тапкырчыгышын исәпләргә

III  дәрәҗәдәге карточка.

  1. Ике үлчәмле массивта төп диагональдә иң кечкенә һәм иң зур элементны табарга.
  2. Бер үлчәмле массив элементларын кире тәртиптә урташтырырга.
  3. Ике үлчәмле массивта һәр багананың суммасын табып, сумманы бер үлчәмле массив рәвешендә чыгарырга.

 Өстәмә мәсьәләләр.

  1. Ике үлчәмле массивта юл элементларын багана элементлары итәргә.
  2. Ике үлчәмле массивта беренче юлны ахыргы юл белән, икенче юлны ахырдан икенче  белән һәм шулай дәвам итеп... алыштырырга.
  3.  Түбәндәге кагыйдә буенча массив тутырырга

4.Очраклы саннар операторы ярдәмендә тутырылган nxm массивы бирелгән. Массивта уңай элеменлар тискәре элеменлардан күбрәк булган  юл бармы?

(Укучылар компьютерга артына  утырып мәсьәләләргә программа төзиләр).

Физкульт тәнәфес . (Музыка куеп җибәрә, укучылар күзләренә күнегүләр ясыйлар).

(Мәсьлә эшләп бетергәннәргә өстәмә  мәсьәлә бирелә.)

  1. Ярар ,укучылар, без сезнең белән массивлар темасын төгәлләдек.

Сезнең өчен бу темалар яңа да, кызыклы да булды. Алга таба информатика дәресләрендә мәсьәләләр чишкәндә бу темага еш мөрәҗәгать итәчәкбез.

Укучыларның төзегән программалары тикшерелә.  Билгеләр куела.(III дәрәҗәле карточкадан  мәсьәлә эшләгән укучыларга “5”, II  дәрәҗәле карточкадан эшләгәннәргә “4”, I дәрәҗәле карточкадан эшләгәннәр  “3” билгеләре ала). (Өйгә эш бирә. Өйгә  индивидуаль карточкалар таратыла. ) Сау булыгыз.

Өй  эше өчен биремнәр.

  1. Ике үлчәмле массивта  ничә уңай, ничә тискәре, ничә 0 гә тигез элемент бар?

рәвешендәге массив төзергә

  1. Ике үлчәмле массивта иң кечкенә элемент торган юлны бетерергә.

4.

 рәвешендәге массив төзергә.

5.Массивта 3кә ,5 кә кабатлы элементларны  квадратка күтәрергә.