“Белем алыйм дисәң ничаклы – сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!”
методическая разработка на тему

Татар теленнән сыйныфтан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_alyym_disn_nichakly.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

             

Максат.  Татар теленең кулланылыш даирәсе тарайган шартларда яшьләрне  

                  татар телендә аралашырга чакыру; татар теленә һәм китаплар укуга                      

                  мәхәббәт тәрбияләү.

“Туган тел” җыры яңгырый.

1 алып баручы.                   – Исәнмесез, хөрмәтле укучылар!

(татар теле укытучысы)       Бүген без сезнең белән “Белем алыйм дисәң

                                               ничаклы – сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” исемле чарага җыелдык. Бу чара “Мин татарча сөйләшәм!” конкурс - акция уңаеннан үткәрелә. Бу конкурс сезне татар телендә сөйләшергә, бер-берегез белән аралашырга һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә Бөек шагыйребез Г.Тукай әйткәнчә: Дөньяда күп нәрсәне туган тел аша гына белеп була. Икенчедән, безгә ярдәмгә китаплар килә. Шул уңайдан без авыл китапханәсендә җыелдык.

  1. Ә хәзер китапханәче белән танышыйк.

                                 (китапханәче кыскача үзе турында сөйли)

  1. Ә хәзер үзегез белән таныштырыгыз.

                           (һәр укучы үз исемен әйтә)

2 алып баручы.                    “Китап уку – гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша

(7 нче сыйныф укучысы)        балалар дөньяны һәм үзләрен-үзләре күрәләр һәм

                                                  танып беләләр”. В.А.Сухомлинский

    “Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

     Үз-үземне күралмыйча рухым төшсә...

     Шул вакытта мин кулыма китап алам,

     Аның изге сәхифәләрен актарам”- дип язган Габдулла Тукай. Китап яратканнар яхшы белә: китаптан да якынрак дус, иптәш, сердәш бер җирдә дә юк.

1 алып баручы. Тормыш синең алга берсеннән-берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш-табыш ишетәсе килгәндә

дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең.

Китап – юл күрсәтүче маяк ул.

Китапханәче. Хәзер инде, укучылар, без сезне ерак тарихны урап кайтырга чакырабыз. Татар китабының тарихы бик ерак гасырларга барып тоташа. Без дә аның эзләреннән үткәнгә атлыйк.

Китап язмышы – халык язмышы ул. Язма,  басма сүз – кешелек дөньясы уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе. Бу могҗиза ничек, кайчан барлыкка килгән? Менә шушы сорауларга җавап бирүче, татар китабы тарихын өйрәнүче галим - Әбрәр ага Кәримуллин.

Беренче китаплар кулъязма хәлендә булган. Папирус яки кәгазьне уйлап тапканчы “кәгазь” хезмәтен бик авыр балчык такталар үтәгән. Аларга чокыр яза торган булганнар. Андый “кәгазь”дән эшләнгән китапларның авырлыгы йөзләрчә килограммга җиткән. Соңыннан папирус, ефәк һәм кәгазьгә яза башлаганнар. Аннары китап итеп теккәннәр.

Беренче кәгазь Кытайда табыла. Ул ефәктән эшләнә. Кәгазь эшләүне зур сер итеп саклаганнар. Ләкин 751 нче елда әсирлеккә төшкән кытайлылар ярдәмендә бу сер Мөселман илләрендә дә ачыла.

Вакытлар үтү белән китапларны күпләп чыгару өчен, ниндидер җайланма уйлап табу ихтыяҗы туган. Дөньяда иң беренче басма китап Кытайда барлыкка килә. Ван Чи исемле кеше иероглиф штапларын кызыл балчыктан ясый, аннары аларны махсус мичтә яндыра. Аннары китап итеп бастырган. Ләкин бу бик озак һәм мәшәкатьле эш була. IX гасырда Кытай кешесе җыелма шрифт уйлап таба. Бу шрифтны “хәрәкәтчел хәрефләр” дип атыйлар. Ул китап бастыру эшен күпкә җиңеләйтә. 1445 елдан китап бастыру бөтен Европага тарала.

Татарларга басма китап XIV гасырдан бирле таныш. Дөньяда иң беренче типография Италиядә 1464 елда ачыла. Мәскәүдә типография 1553 елда ачыла. Беренче китап басучы Иван Федоров була. Беренче китаплар Италия, Төркия, Һиндстан, Мисыр илләрендә басыла башлый.

Казан университеты китапханәсендә 1593 елда Италиядә басылган Әбү Гали Синаның гарәп телендәге китабы саклана. Шунда ук ван Кулиның  1727 елда Истанбулда чыккан ике томлык “Төрки-гарәпчә сүзлек” саклана.

Гарәп шрифты белән татар телендә басылган беренче китап Лейпциг шәһәрендә 1612 елда табыла. Соңгы елларда Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә 1618 елда Львов шәһәрендә төрки телдә басылган бер китап табылды. Бу – татар телендәге безгә билгеле булган иң борынгы китапларның

берсе. Ләкин ул әрмән хәрефләре белән басылган.

XVIII гасырның 20 нче елларда Петр I Персия походы уңаеннан “Манифест”

 чыгара. 1722 елда бу “Манифест” татар телендә аерым китап булып бастырыла.

Ул дүрт биттән тора һәм Россиядә чыккан беренче татар китабы дип исәпләнә.

Казанда гарәп шрифты белән баса торган беренче типография 1801 елны, рус шрифты белән баса торган типография 1805 елда эшли башлый.

1778 елда Мәскәү университеты типографиясендә беренче татар Әлифбасы дөнья күрә. Аның авторы – күренекле мәгърифәтче, галим Сәгыйть Хәлфин. 1978 елда Әлифбага 200 ел тулды.

1 укучы. Китап әдәпле булырга өйрәтә.

2 укучы. Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклекне төшендерә.

3 укучы. Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра.

4 укучы. Китап гадел булырга өйрәтә. Ялганны, хыянәтне фаш итә.

5 укучы. Китап хезмәтне яратырга өйрәтә.

6 укучы. Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә.

7 укучы. Алтын җирдән табыла, акыл китаптан.

8 укучы. Китап – бакча ул, ә андагы язулар – шул бакчаның гөлләре.

Хор белән: Китапны яратыгыз!

            Җыр “Китап” (З. Хәбибуллин көе, Җ. Тәрҗеманов сүзләре )

Китапханәче китапханәдә булган татар язучыларының, шагыйрьләренең китаплары белән таныштыра.

1 укучы.  Китап – киңәшчең синең,

                  Дустың, ярдәмчең синең.

                  Ул хөрмәткә бик хаклы –

                  Кадерлә син китапны.

                  Почмакларын бөкләмә,

                  Битләрен дә ертма син.

                  Керле кул белән аны

                  Беркайчан да тотма син.

                  Ул яратмый пычракны –

                  Керне, тузанны, тапны,

                  Саф, керсез күңелең белән

                  Бик чиста тот китапны.

Китапханәче. (укучыларга сораулар бирә)

  1. Син ничә яшьтә укырга өйрәндең?
  2. Китаплар сайлаганда сиңа кем булыша?
  3. Беренче укыган китапны хәтерлисеңме?
  4. Сезнең өй китапханәгездә нинди китаплар бар?
  5. Син күбрәк русча укыйсыңмы, әллә татарчамы?
  6. Мәхәббәт турында укыйсызмы?
  7. Әкиятләр укыйсызмы?
  8. Чит ил язучыларының әсәрләрен укыйсыңмы?
  9. Синең иң яраткан китабың бармы?
  10.  Син кем булырга телисең?

2 алып баручы.  Китап ул – рух күтәргеч илһам чишмәсе. Син кулыңа китап

алдың. Сиздеңме – аның тышлыгын ачканда син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың.

3 укучы.  Кешенең дусты китап,

                 Төшермә син аңа тап.

                 Ямансулап утырганда,

                 Ал да укы син китап.

                 Рәхмәт сиңа! Китап!

                 Ертып минем күздән

                 Барлык уйдырмалар пәрдәсен,

                 Син күрсәттең. Бөтен биеклектә

                 Гадилеген һәрбер нәрсәнең.

Китапханәче. Сез китапларга карата нинди кагыйдәләр беләсез?

1. Китапны чиста кул белән генә тот!

2. Китапны бөкләмә, битләре төшмәсен.

3. Китап эченә карандаш һәм башка шундый әйберләр тыкма, аның

тышы кубарга мөмкин.

4. Китапның битләрен бөкләмә, бары тик кыстыргычтан гына

файдалан.

5. Китапны ашаганда укыма!

6. Китап сиңа озак хезмәт итсен өчен аны тышлап куй.

1 алып баручы. “Китабы бар халык үлмәс”. Чөнки ул аның хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Бу турда татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай

болай дигән:

“Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

  Була минем юл күрсәтүче йолдызым”.

2 алып баручы.  Сез китап турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

  1. Китап – бер нәселнең икенче нәселгә калыдырган мирасы.
  2. Китап – тормыш көзгесе.
  3. Китап укысаң, белемең артыр, укымасаң – белгәнең дә онытылыр.
  4. Китап – якын сердәш, ялкаулык – яман килендәш.
  5. Китапның белмәгәне юк.
  6. Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.
  7. Күп йөргән күп белмәс, күп укыган күп белер.

 Җыр “Туган ягым Татарстан” (М. Яриева көе, Р. Миңнуллин сүзләре)

Китапханәче. Татарстан Республикасында бик күп төрле газета-журналлар чыга. Хәзер мин сезне шулар белән таныштырам.

  (Китапханәче Татарстанда чыга торган газета-журналлар белән таныштыра)

Газеталар: “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Молодежь Татарстана”, “Юлдаш”, “Сабантуй”, “Ирек мәйданы” , “Мәгърифәт” “Ачык дәрес” һ.б.

Журналлар: “Сөембикә”, “Афәрин”, “Идел”, “Татарстан”, “Мәйдан”, “Казан утлары”, “Гаилә учагы”, “Салават күпере”, “Сабыйга”, “Сәхнә”, “Ялкын”, “Мәгариф”, “Татарстан укытучысы”, “Казан”, “Мирас” һ.б.

1 алып баручы. “Әсәрләрне таны” уены.

  1. “Ак чәчәкләр ява.

Дөнья матур,

 Шундый матур булып тоела,

 Күге зәңгәр, йолдызлары

  Ак кар булып җиргә коела....”  (Һади Такташ “Ак чәчәкләр”).

 2. ”Үлем турында уйлама,

        Илең турында уйла,

        Илең турында уйласаң,

              Гомерең озын була.”                (Ф. Кәрим  “Үлем уены”)

  1. “Тау башында салынгандыр безнең авыл,

         Бер чишмә бар, якын авылга ул.

         Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

          Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән...”  (Г. Тукай. “Туган авыл”)

  1. “Татарча да яхшы бел,

         Русча да яхшы бел.

         Икесе дә безнең өчен

         Иң кирәкле, затлы тел....”   (Ш. Маннур. Татарча да яхшы бел)

  1. “Җырларым, сез шытып йөрәгемдә

 Ил кырында чәчәк атыгыз!

 Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

 Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!”  (М. Җәлил “Җырларым”)

                        Җыр “Туган телем” (И. Гыйләҗетдин көе, Р. Вәлиева сүзләре)

2 алып баручы.   Өйрән миннән тел, дисең,

                               Миндә барлык сер, дисең,

                               Белмәгәнең бел, дисең,

                               Яктырсың, дисең, аның,

                               Минем сөйгән китабым!

                               

                               Искерсәң дә, уңсаң да,

                               Я таушалган булсаң да,

                               Аунатмыйм мин тузанда –

                               Син кадерле, син якын,

                               Минем сөйгән китабым!

                               

  4 укучы.             Тик тормаучан сабый да,

                               Сабыр, уйчан абый да

                               Битләреңә карый да

                               Дәртләнә төшә тагын,

                               Минем сөйгән китабым!

   

                               Син – кояшым, таңым да,

                               Син – ләззәтле ялым да,

                               Син – киңәшчем янымда,

                               Син – булышчым, илһамым,-

                               Минем сөйгән китабым!

                                                         (М. Хөсәен)

1 алып баручы. Бүгенге класстан тыш чарабыз ахырына якынлашты. Шулай да татар телендә сөйләшүне һич тә туктатасы килми. Татар теле безгә күпме көч, моң, илһам бирә бит. Без татар телендә сөйләштек, татар теленең матурлыгын тагын бер күрдек, тойдык. Татар теленә, халкыбызга булган мәхәббәт хисләре мәңге яшәсен, мәңге чәчәк атсын!

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә - безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

                                   (Ш. Маннур)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мин яратам сине, Татарстан!

Данный материал посвящен теме родного края, даны различного уровня задания, подобраны картинки по теме, представлена песня про любимый Татарстан....

Ачык чара "Ярат математиканы"

Төрле класс укучылары җыелма командасы өчен математик ярыш...

"Гаиләмне бик яратам" темасын кабатлау. (ачык дәрес)

5 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе (Р.Р.Нигъмәтуллина дәреслеге буенча) Дәрескә түбәндәге максатлар куелды: 1)«Гаиләмне бик яратам»темасын гомумиләштереп кабатлау; исем...

"Гаиләмне бик яратам" темасын кабатлау. (ачык дәрес)

5 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе (Р.Р.Нигъмәтуллина дәреслеге буенча) Дәрескә түбәндәге максатлар куелды: 1)«Гаиләмне бик яратам»темасын гомумиләштереп кабатлау; исем...

Конспект урока по татарскому языку "Мин гаилэмне яратам"

Иң бай кеше кем дисезме?Ул кеше мин – белегез!Мактана дип уйламагыз –килегез дә күрегез.Әнием дә, әтием дә –байлыгы безнең өйнең.Нинди генә хәлләрдә дәтабалар безнең көйне.Әбием дә, бабаем да –икесе д...

Мероприятие "Мин яратам сине Татарстан!"

Конспект предназначен для проведения урока татарского языка в русских подгруппах для школ с русским языком обучения....

Мероприятие "Мин яратам сине Татарстан!"

Конспект предназначен для проведения урока татарского языка в русских подгруппах для школ с русским языком обучения....