Урок: Крестики и нолики
план-конспект урока (8 класс) по теме

 

Уен -дәрес: “Крестлар һәм нольләр”.

Максат:Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында алган белемнәрен искә төшерү;  шагыйрьнең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә тоткан урынын билгеләү;

           эзлекле фикер йөрү, сөйләм теле күнекмәләрен үстерү;

Җиһазлау:шагыйрьнең тормыш юлына кагылышлы фоторәсемнәр,

                 иҗатына карата иллюсрацияләр, магнитафон, мультимедиа.

Дәрес барышы:

I.                  Оештыру моменты.

II.               Белемнәрен тикшерү. Өй эшен.

III.             Актуальләштерү.

Укучы:      Тарих бик күп исемнәрне белә

                             Бөек исемнәргә дөнья бай

Сәнгать дөньясында маяк булып, 

                             Мәңге яши, яшьни яшь Тукай.           

Укытучы:  Бүген бөек шагыйрәбез Г.Тукай туган көн. Татар халкының бөек

                 шагыйре Г.Тукай дөньяда нибары 27ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат

                 иткән, шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган.                                                          

 

                            Әйе. Тукай бүге дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә,

                   бүген дә аның иҗатының әһәмияте кимеми. Бу шәхеснең олылыгы

                   тагын да ачыграк төсмерләнә бара. Сөекле шагыйребезнең әсәрләрен

                   укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта,  күңелне яктырта, туган

                   телгә мәхәббәт тәрбияли.

Укучы:      Халкым күңеленә ак нур сиптең,

                                       Кара   төндә булдың   якты ай;

                             Шаулы язның  сүнмәс тугаедай,

                             Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

          Укучы:       Урам   ташларыннан   эзләгез,

                             Тукай  баскан  утлы  эзләрне.

                             Йөрәкләрдән  аны  сез  эзләгез,

                             Иөрәкләрдә-Тукай сүзләре.

          Укучы:       Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

                             Килгән чакта җиргә җылы май;

                             Искә алып бәйрәм үткәрәбез,

                             Яшәтәбез сине, яшь Тукай.

          Укучы:       Буын арты буын алмашыныр,

                             Гасыр арты узар гасырлар,

                             Шигъриятең һәйкәленә шулай

                             Язлар һаман гөлләр ташырлар.

IV.            Практик күнекмәләр формалаштыру

          Укытучы: Укучылар,бүгенге дәресебез әдәбиятыбызның йөзек кашы булып саналган милли шагыйребез Г.Тукайга багышлана һәм дәресебез уен тәртибендә үтәчәк. Уеныбыз 3 турдан тора: 

                                        I тур сөекле шагыйребезнең биогафиясенә багышлана.

                                      II тур шагыйребезнең иҗаты.

                                       IIIтур «Тукай  һәм музыка” дип атала.

I тур.

Шагыйребезнең биографиясе.

1. Г.Тукай кайчан туган? (1886, 26.04.)

2.Әти-әнисенең исеме ничек?

3. Г.Тукай яшәгән Сәгъди абзый йорты кайда урнашкан? (Слайд-Сәгъди абзый йорты)

4. Шагыйрьнең яшәгән җирләре буенча ясаган карта дөресме?

5.Г.Тукай кайсы авылда туган?

6 Катык белән бәрәңгене кайсы авылда туйганчы ашаган?

7. “Үги әбинең 6 күгәрчене арасында мин бер чәүкә булганга... .”

     Кайсы авылдагы тормышы турында сүз бара?

8. Шагыйрь кайсы авылда яшәгәндә сабакка йөри башлый?

9.Өчиледән аны кем кая алып китә?

10. “Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк”,- дип , Габдулланы яңадан Өчилегә кем җибәрә?

II тур

Иҗаты.

1. Бу өзек кайсы әсәрдән.(слайд)

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәгә дәресен карый. (“Эш беткәч, уйнарга ярый )

2. Балаларны хезмәткә тәрбияләү нияте белән язылга әсәрләре.(слайд)

( “Эшкә өндәү”, “Эш”, “Кызыклы шәкерт”, “Япон хикәясе”)

3.Бу өзек кайсы әсәрдән.(слайд)

Борын заман бер ир белән хатын торган,

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;

(“Кәҗә белән сарык “ әкияте)

1.     Балаларны укырга, белем алырга өндәп язган шигырьләре.(слайд)

(“Бәхетле бала”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Китап”, “Мәктәп”,“Иртә”,“Сабыйга”)

5.Кайсы иллюстрация Г.Тукай әсәренә туры килә.(слайд)

6. Әсәрнең исеме.

Аерылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин. (Туган җиремә)

7.Бөтен шигырьләр дә Г.Тукайныкымы?(слайд)

“Эшкә өндү”, “Сабыйга”, “Кораб”, Эш беткәч уйнарга ярый”.

8.Магнитафон тасмасыннан “Печән базары , яхуд Яңа Кисекбаш” әсәрен тыңлау.

Бирем: Бу авторның кайсы әсәре?

9.Г.Тукайның”Шурәле” әсәрен тыңлау (өзек).

Бирем: Кайсы әсәрдән алынган өзек?

10.Шигырьнең исеме.(слайд)

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар якын безнең авылга ул.

 

IIIтур

“Тукай һәм музыка”

Бирем: Тыңланган җыр, көй язучының кайсы әсәренә язылган.

1.”Туган авыл”

2.”Туган тел”

3.”Шүрәле “балетында Фәрит Яруллин Г.Тукайның кайсы шигыренә язылган көйне кулланган. (Тәфтилләү)

4.”Бәйрәм бүген”

5. “Пар ат”

6.”Шүрәле” балетының кереш өлеше.

7.”Тәфтилләү”

8.”Әллүки”

9.”Шүрәле”

10.Тукай маршы

 

V.               Йомгаклау. Нәтиҗә ясау. Үзбәя.

Җиңүчеләр “Шагыйрьне иң яхшы белүче” эмблемасы белән билгеләнә.

VI.            Өй эше. Тестка әзерләнергә.