тест по курсу морфологии (6-класс, татарский язык)
тест по теме

Платонова Дамира Данияловна

6 нчы сыйныф татар теле курсы (морфология) буенча тестлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_syynyf_tt___________test.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

 

 6 сыйныф. Татар теле.           Тест

            Платонова Дамира Данияловна  

ТР Кукмара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Исем

1. Исем сүз төркеме нәрсәне белдерә?

         а) предметның билгесен белдерә;

         б) предметның исәбен белдерә;

         в)  предметны белдерә.

2. Нәрсә ул тартым? Исемнәрнең тартым белән төрләнеше дигәндә нәрсә күз алдында тотыла?

        а) эш-хәл, хәрәкәтне башкаручы затка ишарә итү;

        б) предметның кайсы затка караганлыгын махсус кушымчалар  ярдәмендә белдерү;

        в) исемнең җөмләдәге башка сүзләргә мөнәсәбәтен махсус кушымчалар ярдәмендә   белдерү.

3. Ясалышы ягыннан тамыр исем булмаганын күрсәтегез:

        а) ефәк;

        б) каеннарда;

        в)моңсулык;

        г) табигатьнең.

4. Ясагыч кушымчалы исемнәр язылган рәтне билгеләргә:

      а) басма, ачкыч, гөрләвек, меңлек;

      б) чәчәкләр, диңгезе, авылдашым, йөзем;

      в) бөҗәкләр, наратлык, җанварны, имтиханга.

5. Ташлар( исем сүз төркеме)  сүзенең ясалу ысулы ягыннан төрен билгеләгез:

    а) ясалма сүз;

    б) тамыр сүз;

    в)парлы сүз;

    г) кыскартылма сүз;

6. Дөрес язылмаган сүзне күрсәтегез:

    а)мәктәпләр;

    б)кешеләр;

    в)урманлар;

    г)авыллар.

7. Тартым кушымчалы сүзне күрсәтегез:

     а) ачкыч;

     б) өчпочмакны;

     в)әбием;

     г)күгәрченнәр.

8. Исем сүз төркемен табыгыз:

     а)күчтәнәч;

     б) күчү;

     в) күчмә;

     г) күрү.

9. Кайсы рәттәге исемнәрнең барысында да күпнокталар урынына һ  хәрефе языла?

а) шә…ес, бә…ет, мә…әббәт;

б) ил…ам, мә…абәт, …әйкәл;

в) …ат, …езмәт, …өрмәт.

 

10. Гөлнур сүзенең ясалу ысулы ягыннан төрен билгеләгез:

а) тамыр исем;

б) ясалма исем;

в) кушма исем;

г) парлы исем;

д) тезмә исем;

е) кыскартылма исем.

11. Кем? соравына җавап бирми торган сүзне билгеләгез:

а) апа;

б) балык;

в) Галия;

г) егет.

 

12. Дөрес язылмаган исемне билгеләргә:

а) Эшкә өндәү шигыре;

б) “Су анасы” балеты;

в) Казан шәһәре;

г) “Салават күпере” журналы.

13. Исем ясамый торган кушымчаны  билгеләргә:

а) –чы/-че, -гыч/-геч, -лык/-лек;

б) –лы/ле, -сыз/-сез, -лык/-лек;

в) –даш/-дәш, -лык/-лек, -ым/-ем/-м;

г) –кы/-ке, -выч/веч,  -ыш/-еш.

14. Артык рәтне табарга:

а) батырлык, кыргыч, умартачы;

б) тозлы, кыюсыз, сәгатьлек;

в) калкавыч, басым, сөйләм;

г) авылдаш, утырыш, чалгы.

  1. Дөрес язылган  сүзне табарга:

а) бал-ачак;

б) балачак;

в) бала-чак;

г) бала чак.

  1. Дөрес язылган сүзне күрсәтегез:

а) исемнан;

б) исемдән;

в) исемнән;

г) исемтән.

  1. Хаталы рәтне табарга:

а) Омскида, Ижевскига, музее;

б) гербариең, нефте, роялен;

в) стеналарында, учреждениесе, комедиядә;

г) фестивальга, Тобольскийдан, армияда.

Сыйфат

1.Сыйфат сүз төркеме нәрсәне белдерә?

         а) предметның билгесен белдерә;

         б) предметның исәбен белдерә;

         в)  предметны белдерә.

2.  Сыйфатланмыш дип нәрсә атала?

         а) сыйфаттан соң килгән сүз;

         б)  сыйфат ачыклап килгән исем;

          в)  сыйфаттан алда килгән исем.

3. Сыйфатлар төрләнәме?

          а)  әйе;

          б)   юк.

4. Ясалышы ягыннан сыйфатлар нинди төрләргә бүленә?

          а) тамыр, ясалма, парлы,  кушма, тезмә сыйфатларга;

          б)  тамыр, ясалма, парлы, кыскартылма, тезмә сыйфатларга;

          в) тамыр, кушма, ясалма, тезмә сыйфатларга.

5. Сызыкча аша язылырга тиешле сүзләрне күрсәт:

          а) иң йомшак, дөм сукыр, бик тәмле;

          б)  үтә салкын, җете кызыл, гаять күп;

          в)  ямь яшел, зәп зәңгәр, кап кара;

          г) шундый кызык, ифрат күңелле,  чибәрнең чибәре.

6. Татар телендә сыйфат дәрәҗәләре ничәү?

          а) 5

          б) 3

          в)   4

7.Үтә суык – сыйфатының дәрәҗәсен билгеләгез:

          а) чагыштыру,

          б) кимлек,

          в) артыклык,

          г) гади.

8. Ачы, ачырак, ачкылт, үтә ачы. Дәрәҗәләре дөрес билгеләнгән рәтне күрсәтегез:

          а) гади, кимлек, чагыштыру, артыклык дәрәҗәсе;

          б) гади, чагыштыру, кимлек, артыклык дәрәҗәсе;

          в) гади, кимлек, артыклык, чагыштыру дәрәҗәсе.

9. Иң, җете, үтә, дөм, бик кисәкчәләре ярдәмендә сыйфатның нинди дәрәҗәсе ясала?

          а) артыклык дәрәҗәсе;

          б) чагыштыру дәрәҗәсе;

          в) кимлек дәрәҗәсе;

10. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар гына булган рәтне билгеләгез:

        а) күгелҗем, зәңгәрсу, салкынча, җиләс, аксыл, әчкелтем;

        б)бик эссе, саргылт, ап-ак, матур, ялтыравыклы, нәни;

        в)кыйммәтле, яшькелт, җылымса, алсу, көрән, хәйләкәррәк.

11. “Эшлегә көн җитмәс, эшсезгә көн үтмәс”.Әлеге мәкальдәге сыйфатның үзгәрешен нинди күренеш дип атыйлар?

        а) сыйфатның исемне ачыклап килүе;

        б) килеш белән төрләнүе;

        в) сыйфатларның исемләшүе.

12. Нисби сыйфатлар нәрсәне белдерә?

       а) предметларның, кеше һәм хайваннарның төп билгеләрен  белдерә;

       б)предметның бүтән предметка, хәлгә, эшчәнлеккә мөнәсәбәтле билгесен белдерә.

13. Нисби сыфатларны билгеләгез:

       а) әче (как), түгәрәк (күл), сәләтле (бала);

       б)кышкы (салкын), карлыгач (оясы), ата-ана (мәхәббәте),

       в)кара-кучкыл (болытлар), алсу (нур), тәвәккәл (егет).

14. Ялгыш язылган сүзләрне билгеләгез:

      а) ваграк, сусылрак, очлырак;

      б) югарырак, сарырак, гамьсезрәк;

      в) агырак, тырышырак, түгәрәгерәк;

      г) куерак, усалрак, тозлырак.

                Сан

  1. Сан сүз төркеме нәрсәне белдерә?

а) эш-хәлнең билгесен белдерә;

б) предметның исәбен белдерә;

в) предметны белдерә.

  1. Сан ачыклап килгән сүз ничек атала?

а) санагыч;

б) санаучы;

в)саналмыш.

  1. 0,046% санының дөрес укылышын билгеләгез:

а) 0 0 46 процент;

б) 0 бөтен меңнән 46 процент;

в) 0 бөтен 46 процент;

  1. Хаталы рәтне табарга:

      а) ун сигез, илле өч, уналты;

б) ике-өч, дүрт мең биш йөз унөч, җитмеш җиде;

в) унбиш, алтышар-җидешәр, утыз дүрт.

  1. Сиксән сигез, алты-җиде, унбер, тугыз.   Ясалышы ягыннан төрләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләргә:

а) тамыр, кушма, тезмә, парлы;

б) парлы, тамыр, тезмә, кушма;

в) тезмә, парлы, кушма, тамыр.

  1. Хаталы рәтне билгеләргә:

а) 10 нчы укучы, 100ләп кеше, 20дән алып 30 гача;

б) IV сыйныф, XXI гасыр, III том;

в) 1944 – 1945 нче еллар, VI В сыйныфы, Петр I.

  1. Микъдар саны, чама саны, җыю саны, тәртип саны, бүлем саны. Мәгънә төркемчәләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләргә:

а) 3/5, алтмышынчы, берәү, унар, егермеләп;

      б) утыз-кырыклап, унҗиде, 1995 нче, туксанышар,  өчәү;

      в) биш йөз, меңнәрчә, дүртәү, сиксән беренче, йөз илле бишәр.

     8. Кайсы саннар татар теленә генә хас?

    а) бүлем саны, чама саны;

    б) җыю саны, чама саны;

     в) бүлем саны,   тәртип саны;

     9.  15/84 санының дөрес укылышын күрсәтегез:

а) 15 тән 84;

б) 15 тә 84;

в) 84 тән 15.

  1. Кайсы санның саналмышы булмый?

а) җыю саны;

б) бүлем саны;

в) чама саны.

  1.  Чама саны саны кушымчаларын күрсәтегез:

а) –ар/-әр, -шар/-шәр, -ышар/-ешәр;

б) –лап/-ләп,  -ларча/-ләрчә, -нарча/-нәрчә, -лаган/-ләгән;

в) –ау/-әү.

Рәвеш

  1. Рәвеш сүз төркеме нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен белдерә;

б) эш яки хәлнең билгесен белдерә;

в)эш яки хәлне белдерә;

2. Рәвеш төрләнәме?

          а)  әйе;

          б)   юк.

3. Рәвеш кайсы сүз төркеменә ияреп  килә?

а) исемгә;

б) санга;

 в) фигыльгә, сыйфатка, рәвешкә.

4. Татар телендә рәвеш дәрәҗәләре ничәү?

          а) 5

          б) 3

          в)   4

5. Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә рәвешләр.  Ясалышлары ягыннан туры килгән рәтне билгеләгез:

а) тиз, дусларча, бүген,  бөгелә-сыгыла, чын күңелдән;

б) бу юлы,бервакыт, алай-болай, шактый, кояштай;

в) җәен, сирәк, быел, армый-талмый, ал да гөл.

6. Хаталы рәтне табарга:

а) иртән, башта, озакка, алмадай, тиз-тиз;

б) бераздан, искиткеч, элеккечә, уңга-сулга, соң;

в) күп-күп,  бер вакыт, йөгерә йөгерә, бөтенләйгә, шәп.

7.   Бүген сүзенең ясалу ысулы ягыннан төрен билгеләгез:

а) парлы;

б) кушма;

в) тамыр.

8. Дөрес язылмаган сүзне күрсәтегез:

а) берникадәр;

б) бер аздан;

в) төркем-төркем.

9. Дөрес язылган  сүзне табарга:

а) алма-дай;

б) өчәү ләп;

в) әйберләтә.

10.  Сызыкча аша язылырга тиешле сүзләрне күрсәт:

а) иртә кич, өр яңадан, ашык пошык;

б) көннәрдән бер көнне, бу юлы, ул да түгел;

в) сул якка, иртән иртүк, төркемләп.

Алмашлык

1.Алмашлык сүз төркеме нәрсәне белдерә?

а) исемне ачыклый;

б) предметның кемнеке икәнен белдерә;

в) исемне, сыйфатны, сан һәм рәвешне алмаштырып килә.

  1. Ясалышы ягыннан алмашлыклар ничә төркемгә бүленә?

а) 6

б) 4

в) 5

3. Теләсә кем, үз,  бернинди, барлык, тавышсыз-тынсыз. Ясалышы ягыннан дөрес билгеләнгән рәтне табыгыз.

а) тамыр, кушма, ясалма, парлы, тезмә алмашлыклар;

 б) тезмә, тамыр, кушма, ясалма, парлы алмашлыклар;

в) кушма, ясалма, тезмә, парлы, тамыр.

4. Һәрберсе, кайбер, беркая алмашлыкларының төркемчәләрен билгеләгез:

а) билгеләү, юклык, билгесезлек алмашлыклары;

б)  билгесезлек , юклык, билгеләү алмашлыклары;

в) билгесезлек, билгеләү,  юклык, алмашлыклары.

г) билгеләү, билгесезлек , юклык.

5. Язылышы хаталы булган рәтне табарга:

а) нинди дә булса, ниндидер, болай;

б) андый-мондый, барлык, теләсә кем;

в) һәр вакыт, кайсы дыр,  һич кайчан да.

6. Билгесезлек алмашлыкларын билгеләгез:

а) әллә кайчан, нидер, ни дә булса;

б) шушы, тегеләй, болай;

в) һәммә, барлык, һәркем.

7.Зат алмашлыклары ничәү?

а) 5

б) 6

в) 7

8.Тартым   алмашлыклары нәрсәне белдерә?

а) предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә;

б) затны яки предметны, аларның билгеләрен күрсәтү өчен кулланыла;

в) зат һәм предметларны җыеп яки аерым-аерым билгеләп күрсәтә.

9. –дыр/-дер,  -тыр/-тер кисәкчәләре ничек языла?

а) аерым;

б) кушылып;

в) сызыкча аша.

10. Сорау алмашлыкларына һич яки бер сүзләрен ялгау юлы белән нинди алмашлык ясала?

а) юклык;

б)билгесезлек;

в) тартым.

 

                                                            Тестка җаваплар

6р/тат   сыйныфы

Исем

Сыйфат

Сан

Рәвеш

Алмашлык

Җаваплар:

  1. –в
  2. –б
  3. –в
  4. –а
  5. –б
  6. –в
  7. –в
  8. –а
  9. –б
  10. –в
  11. –б
  12. –а
  13. –б
  14. –б
  15. –б
  16. –в
  17. –г

Җаваплар:

 

  1.  –а
  2.  –б
  3.  – б
  4.  – а
  5. – в
  6. – в
  7. – в
  8. – б
  9. – а
  10. – а
  11.  – в
  12. – б
  13. – б
  14.  –в

Җаваплар:

  1. –б
  2. –в
  3. –б
  4. –а
  5. –в
  6. –а
  7. –в
  8. –а
  9. –в
  10. –а
  11. –б

Җаваплар:

1.-б

2. –б

3. –в

4. –б

5. –а

6. –в

7. –б

8. –б

9. –в

10. –а

Җаваплар:

  1. –в
  2. –в
  3. –б
  4. –г
  5. –в
  6. –а
  7. –б
  8. –а
  9. –б

           



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тесты для подготовки к олимпиаде по татарскому языку

Тесты для подготовки к олимпиаде по татарскому языку для всех классов татаской школы....

Итоговый тест за курс 8 класса по русскому языку

проверка знаний обучающихся за курс 8 класса по русскому языку...

Тест по сказке "Репка" ("Шалкан") на татарском языке.

Тест по слайдам. Каждый слайд представляет вопрос, к нему даются три ответа, из которых только один верный ответ. Начинать надо с первого вопроса....

Итоговый тест за курс 8 класса по русскому языку

Итоговый тест за курс 8 класса по русскому языку...

Итоговый тест за курс 6 класса по русскому языку

Итоговый тест ( с ответами) за курс  6 класса по русскому языку....

Итоговый тест за курс 8 класса по русскому языку

Итоговый тест  содержит 4 варианта заданий по всем темам, изученным в 8 классе....

Итоговый тест за курс 6 класса по русскому языку

Итоговый тест за курс 6 класса по русскому языку...