Телнең тылсымлы көче.
материал (5 класс) на тему

Телне кешелек җәмгыяте тудырган, кешелек җәмгыяте үстерә һәм тел, үз чиратында хезмәт белән  бергә, кешене кеше иткән, үстергән. Шуңа күрә туган телне кеше үз баласын яраткан кебек яратырга, тәрбияләргә тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл i_tugan_tel.docx32.04 КБ

Предварительный просмотр:

Телнең тылсымлы көче.  

 И туган тел, и матур тел, әткәм - әнкәмнең теле!

         Дөньяда күп  нәрсә белдем син туган тел аркылы.

     Иң элек бу тел белен әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән!

     И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

              Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

    Үзенең туган  телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Чынлап та, туган телне чын мәгънәсендә ярату - туган илне, әткәң-әңкәңне ярату белән бер.  телне юкка гына ана теле дип атамаган шул халык!

   Бөек әдибебез Г.Тукай туган телне ярата белеп яраткан. Эстетларга ияреп, телне бары тышкы ямь бирү чарасы, матур аһәңнәр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, аңлашу, тәрбия һәм  үсү  коралы итеп таныган. Шуңа күрә дә Г.Тукай телне, халыкча итеп, туган тел, матур тел, әткәм – әнкәмнең теле дип  атаган. Шагыйрьнең туган телне яратуы Туган илгә булган мәхәббәт белән генә үрелеп килә, аның аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Бу – җәмгыятькә тормышчан караган һәрбер прогрессив язучыда, филологта шулай .

      Телне кешелек җәмгыяте тудырган, кешелек җәмгыяте үстерә һәм тел, үз чиратында хезмәт белән  бергә, кешене кеше иткән, үстергән. Шуңа күрә туган телне кеше үз баласын яраткан кебек яратырга, тәрбияләргә тиеш.

   Борын-борыннан бөек акыл ияләре, әдипләр, шагыйрьләр телнең тылсымлы көч икәнлегенә инаннганнар, бу көчнең матурлыгына һәм нәфислегенә сокланганнар, аның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләргә тырышканнар. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан нечкә хисләрен, күңел түрендә яткан кичерешләрен, киң хыялында гәүдәләнгән изге теләкләрен белдергән. Элекке буыннар, җир йөзендәге башка байлыклар белән беррәттән, олы тел хәзинәсен дә безгә мирас итеп калдырганнар. Һәр буын ул хәзинәгә үз өлешен өсти килгән, күп сынаулар аша чал тарих аны, һаман эшкәртеп һәм шомартып, безнең заманга китереп җиткергән.

      ХVI гасыр шагыйре Мөхәммәдьяр сүзнең тәэсир итү көчен, телнең җәмгыятьтә тоткан урынын болай билгели:

Адәм углының вөҗүде эчрә бел,

Бер тылсым, бер әлгаҗиб ирер бу тел.

Ул тылсым ачкычы берлә ачылыр,

Нә ки телдән чыкты- ул башка килер...

Бәс ни килсә башка, бел телдән килер,

Адәмигә нә ни кыйлса, тел кыйлыр.

     Тел аралашу, аңлашу коралы гына түгел, ул халыкның рухи эшчәнлеген чагылдыручы чара да. Анда халыкның рухы да, табигате дә һәм тормыш-көнкүреше дә ачык чагыла. Шуңа күрә тел хәзинәсен үзләштерү генә җитми, аны гамәли яктан куллана белү һәм тел күнекмәләренә ия булу да бик әһәмиятле.Тел  кагыйдәләрен дөрес һәм төгәл куллану, матур һәм чиста сөйләшә белү - югары мәдәниятлелек һәм зыялылык билгесе. Тел кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне дә, аларның үз-үзен тотышын да һәм җәмгыятьтәге урыннарын да билгели.

     Телнең тылсымлы тәэсир итү көче, барыннан да бигрәк, кешенең аңына, хис-тойгыларына һәм эчке кичерешләренә йогынты ясавында. Бу исә үз нәүбәтендә күптөрле алымнар, тел-стиль чаралары аша тормышка ашырыла. Элек-электән кешеләр сүзнең тәэсир итү көченә, аның тәрбияви ягына игътибар иткәннәр. Антик дөньяда ук инде - борынгы Грециядә, Римда, Һиндстанда -  матур сөйләм сәнгате аерым фән буларак үскән.Ул заманнарда ук дөрес, төгәл һәм нәфис сөйләмне барлыкка китерә торган чараларны өйрәнгәннәр.

      Сүз чынбарлыкны танып - белүдә зур роль уйный. Без телдә аерым сөйләм төрләре белән очрашабыз. Реаль  чынбарлыкны, җәмгыять һәм табигать каннуннарын сәнгатьчә сурәтләү аша һәм фәнни – логик алымнар аркылы да танырга мөмкин. Тел хәзинәсеннән махсус чаралар, тасвирлау алымнары сайлап алып, аларны бер максатка ярашлы рәвештә, мәгънәгә һәм эчтәлеккә туры китереп, уңышлы һәм дөрес итеп куллана белү аеруча әһәмиятле.

     Телнең күп үзенчәлекләре сөйләмгә кергәч кенә бөтен тулылыгы белән ачыла. Тел чаралары сөйләм эчендә тагы да зур көчкә әверелә һәм төрле мәгънә төсмерләре белдерә башлый. Шул рәвешчә, сөйләм байый, тулылана, аның махсус төрләре барлыкка килә.

     Сәнгатьле сөйләм үзенчәлекле кулланылуы белән телдәге башка стильләрдән аерылып тора. Беренче нәүбәттә, ул үзенең нәфислеге, матурлыгы һәм югары яңгырашы белән игътибарны җәлеп итә. Анда күптөрле сөйләм үзенчәлекләре бергә кушыла. Барыннан да бигрәк, матур әдәбият стилендә сәнгатьчә сурәтләү алымнарына зур урын бирелә һәм язучының үзенә хас алымнары киң чагылыш таба. Тасвирлау чаралары кешенең хис-тойгыларына, эчке кичерешләренә тәэсир итә. Нәтиҗәдә, сүз һәм тел чаралары аша чынбарлыкны һәм иҗтимагый күренешләрне сәнгатьчә күзаллау туа. Матур әдәбият, чынбарлыкның көзгесе буларак, җәмгыять тормышының күп якларын эченә ала.  халыкның үткәне дә ачык гәүдәләнә. Шунлыктан матур әдәбият стиле тел чараларын сайлап алуда, милли әдәби тел нормаларын эшкәртүдә һәм үстерүдә зур урын тота. Кешенең хисләренә тәэсир итү матур әдәбият стилендә телнең сәнгатьчә сурәтләү алымнарының күп кулланылуы белән аңлатыла.  

  Әдәби әсәрләрне иҗат итү телне индивидуаль рәвештә файдалануга нигезләнә. ”Стиле булмаган автор бервакытта да язучы була алмый, - ди А.П.Чехов.- әгәр стиле, үз теле бар икән , язучы буларак ул өметсез түгел. Шул чакта гына аның әсәрләрендәге башка яклар турында фикер йөртергә мөмкин.” Тел язучы өчен төп материал. Әсәрнең теле – гомумихалык теленнән сайлап алынган һәм билгеле  бер макст белән иҗади эшкәртелгән тел чараларының җыелмасы ул.

   Вахит ага Хаковның «Татар әдәби теле» исемле хезмәтендә «Борын - борыннан бөек акыл ияләре, әдипләр, шагыйрьләр телнең тылсымлы көч икәнлегенә инанганнар,бу көчнең матурлыгына һәм нәфислегенә сокланганнар, аның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләргә тырышканнар. Халык теле аша чын йөрәктән чыккан нечкә хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен,  киң хыялында гәүдәләнгән изге теләкләрен белдергән. Элекке буыннар , җир йөзендәге башка байлыклар белән бер рәттән, олы тел хәзинәсен дә безгә мирас итеп калдырганнар, һәр буын ул хәзинәгә үз өлешен өсти килгән, күп сынаулар аша чал тарих аны, һаман эшкәртеп һәм шомартып безнең заманга китереп җиткергән» - ди.

  Телнең тылсымлы тәэсир итү  көче , барыннан да бигрәк , кешенең аңына, хис - тойгыларына һәм эчке кичерешләренә йогынты ясавында. Бу исә үз нәүбәтендә күп төрле алымнар, тел — стиль чаралары аша тормышка ашырыла. Сүз чынбарлыкны танып-белүдә зур роль уйный. Реаль чынбарлыкны, җәмгыять һәм табигать кануннарын сәнгатьчә сурәтләү аша һәм фәнни - логик алымнар аркылы да танырга мөмкин.  Шуларның төренә карап, тел хәзинәсеннән махсус чаралар, тасвирлау алымнары сайлап алына .

       Әдип һәм журналист, педагог һәм тәрҗемәче Фатый Гыйльман улы Кәримов – татар халкының мөбарәк тәсбихендәге энҗеләрнең берсе. Аның  иҗади мирасы искиткеч бай, тарихыбызда калдырган эзе тирән.

       ХХ йөз башы иске әдәби телдән яңа әдәби телгә күчеш чоры. Иске әдәби, борынгы әдәби телдән килгән архаик элементлар күчеш чорында яшәвен дәвам итә.

     ХIХ-ХХ йөзләрдә татар әдәби телендә төрек язма әдәби теле, угыз элементлары матур әдәбият әсәрләрендә киң чагылыш таба.

    Фатыйх Кәрими әсәрләре” Морза кызы Фатыйма”(1901 ел), “Нуретдин хәлфә”(1900 ел),”Шәкерт илә студент(1898 ел)”,  “Нуретдин хәлфә” (1900 ел), “Хыялмы?Хакыйкатьме?” (1908 ел) – шушы күчеш чорында иҗат ителгән әсәрләр. Ф.Кәрими белемен Төркиядә Истанбулда тирәнәйтә. Шуның өчен әлеге әсәрләрдә төрек теле алынмалары, фарсы, гарәп, рус алынмаларының күпләп кулланышы күзәтелә.   Укымышлы, зиһенле, заман белән бергә атлый торган кеше - Ф. Кәрими  белемгә мохтаҗ  була, ул  һәр яктан белемле була . Әдипнең белемлелеге һәм һәвәслеге үзенең әсәрләрендә дә урын ала.

    Ф.Кәриминең әсәрләренең теле традицион калыпка сыешмый. Аларга мәңгелектән, матурлыктан нидер катнашкан, ул - классик төгәллеккә ирешкән.

    Ф.Кәрими әсәрләренең тел сүрәтләү үзенчәлекләре .

Ф.Кәриминең башлангыч чор иҗаты әсәрләренең теле   гарәп, фарсы, төрек, рус алынмалары күп, әдәби телгә хас булган мишәр диалекты үзенчәлекләре үзләрен сиздерә , кайбер төрки сүзләргә берәр төрки телдә аларның яшәгәнлекләренә ышану да кыен булган архаик кушымча - тамгалар ябыштырып кую , яки бер ничә кушымчаны бер - берсенә ялгап китү очраклары бар. Ләкин алар әсәрнең кыйммәтен югалтмый, ниндидер күтәренкелек, ниндидер тантаналылык төсмере йөгертәләр, сәнгатьлелек, мул бизәклелек, уникальлелек чагылышы тәэсире тудыралар.

     Язучының мишәр диалекты үзенчәлекләрен образны бирүдә уңышлы файдалануы, әсәрне җанландырып , персанажның эчке дөньясын яктырта, мишәр диалектының безнең төбәктә куллануның тарихы бар. Уфа провинциясендә дулкын - дулкын булып өзлексез кабатланып торган татар - башкорт востаниеләреннән тәмам гаҗизләнгән хөкүмәт үзләрен «башкорт» дип атаган типтәрләрне Казан ягына күчеп утырырга карар бирә. Ләкин халыкның байтагы көчләп күчергәнне көтми, Зәй һәм Шушма елгаларының үрге агымындагы буш җирләргә күченеп утыралар. Миңлебай авылының « мишәр очы » дип аталган (хәзер Ф.Кәрими ) урамында яшәүче бүгенге кешеләр аларның дәвамчылары. Шуңа да аларның телендә бүгенге көнгә кадәр мишәр - типтәр акценты сакланган. Әлеге материал «Миңлебай авылы тарихы» хезмәтендә чагылдырылган, төзүчесе музейны оештыручы, ачучы Мөдәрис абый Ибраһимов.

Ф.Кәрими әсәрләре беркайчан да шиңмәс,т утыкмас тәэсирчәнлеге, камиллеге, төзеклеге белән аерылып тора. Алар XIX йөз ахыры XX нче йөз башына хас проблемаларныкүтәргәннәр һәм уйланырга мәҗбүр иткәннәр . Язучының әсәрләре «Беркөнлек» бизәк-ялтыравыкка манчып “җанландырылган”  ясалма дәрт -омтылыш һәм хыял идеалларны көн үтү белән тузанга әйләндерә торган вакытның теше үтмәгән икән, димәк, әсәргә мәңгелектән, матурлыктан нидер катнашкан , ул -классик төгәллеккә ирешкән .

Инде күп  вакыт үтүгә дә карамастан әсәрләрендәге проблемалар актуаль, алар яратылып укылалар .

Язучының « Морза кызы Фатыйма » повесте матбугатта басылып чыккан вакыты буенча 1901 нче ел иҗаты дип йөртелә . Бу әсәрдә Кырым морзалары тормышыннан типик булмаган бер очрак сюжет итеп алынган . Күренекле бер морзаның үз социаль даирәләрендә «йөзек кашы» булган яшь һәм чибәр кызы ярлы бакчачы егетне сөеп, аның белән Төркиягә качып китә . Бу әсәр «Йосыф », « Бүз егетләр»дә чагылган традицияне дәвам итә . Әдәбиятыбызның шуннан соңгы үрнәкләре Г.Ибраһимовның « Яшь йөрәкләр » , С.Җәләлнең « Дим буенда», Г.Рәхимнең «Идел» романнары морза кызлары мәхәббәте турында язылган ядкәрләрен искә төшерсәң, Ф.Кәримине , хәтта әдәбиятыбызда бу юнәлешнә башлап җибәрүчеләдән санап булыр иде.

Гомумән, Ф.Кәрими иҗаты, бер зур беренче үрләр яулау кебек , әдәбият барышында, сирәк очрый торган кызыклы бер күренеш. Ф.Кәрими «Бер шәкерт илә бер студент» әсәрендә яңалыкны негатив планда , искелекнең эчтәлеген , яшәүгә хакы юклыгын күрсәтә.  

Җыеп әйткәндә,   ХIХ йөз  ахыры ХХ йөз башы татар әдәби теле үсешенә Ф.Кәрими зур өлеш керткән.

 Аның әсәрләрендә халыкның җанлы сөйләм теле үзенчәлекләре дә һәм борынгыдан килгән язма традицияләр дә киң чагылыш тапкан. ХХ йөз башында татарларның рухи яңарышын барлыкка китерүдә бөтен көчен куеп иҗат итеп Ф.Кәрими үзенең әсәрләрендә рус, Европа алынмаларын- неологизмнарны да уңышлы файдаланган.

Кулланылган әдәбият.

  1. Гайнуллин Г.  Татар мәгърифәтчелек әдәбияты .(1860-1905) – Казан: Тат. кит.  нәшр., 1979.
  2. Гайнетдинов М.  Фатих Кәрими – педагог // Мәгариф. 1996, №4, 75 б.
  3.  Гайнетдинов М.  Яңа мәдәниятыбызның баш конструкторы  // Казан утлары - 2000, №3.
  4. Ибраһимов М. Миңлебайда  Ф.Кәрими музее // Әлмәт таңнары. – 1998, №17, 3 бит.
  5. Миңнегулов Х. Й., Сдретдинов. Урта гасыр һәм Х1Х  йөз татар әдәбияты. Казан: Мәгариф нәшр. 1998.
  6. Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1978
  7. Сафиуллина Ф., Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле.- Казан: Мәгариф нәшр.,1994.
  8. Хаков В.Х.  Мәктәптә татар   язучыларының теле үзенчәлекләрен өйрәнү. Казан: Тат кит. нәшр. 1984.
  9. Хаков В.Х.  Татар әдәби теле.Стилистика.Казан: Тат.кит. нәшр. 1999.
  10. Хаков В.Х.   Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше.Казан:1972.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тылсымлы сәхифәләр

План конспект для 5 класса русской подгруппы.  По изучению творчества Г.Тукая...

Йолдыз Шәрәпованың “Тылсымлы елмаю”хикәясенә анализ .

2 нче сыйныфта уку дәресенә план-конспект....

"Тылсымлы сүз"

Башлангыч сыйныф укучыларын сәнгатьле укырга өйрәтү өчен эш программасы....

Тылсымлы ҡурай

Башҡорт халҡының милли  уйын ҡоралына  һөйөү,ҡыҙыҡһыныу тәрбиәләү....

Тылсымлы һүҙҙәр

http://LearningApps.org/watch?v=pxg2w4d0516...

Сценарий литературного вечера на трех языках « Магия поэзии Тукая/ The Magic of Tukay\'s Poetry/ Тукайныӊ тылсымлы поэзиясе»

Сценарий внеклассного мероприятия разработан для учащихся 2 б класса начальной школы. Материал полезен учителям английского языка, работающим в начальной школе с этнокультурным компонентом. Данному ли...

Рәфис Гыйззәтуллин "Тылсымлы сүз"

Рәфис Гыйззәтуллин "Тылсымлы сүз"...