"Тылсымлы сүз"
рабочая программа по теме

Муслимова Кадрия Усмановна

Башлангыч сыйныф укучыларын сәнгатьле укырга өйрәтү өчен эш программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_suz.docx39.1 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Казан шәһәре Совет районының “124 нче рус-татар гомуми урта белем мәктәбе”

Каралган

МБ утырышында

беркетмә №1

                             

              А.И.Никитина                

             ___________     2013 нче ел                                

Килешенгән

Милли эшләр буенча

директор урынбасары

                               

     Л.А.Давыдова                          

    ___________  

2013 нче ел

Раслый

мәктәп директоры

                                                                                     

В.Р.Козловская  

 _______________                  

2013 нче ел

2013/2014 нче уку елы өчен

III сыйныф  укучылар өчен оештырылган “Тылсымлы сүз” түгәрәгенең

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче:  югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөслимова К.У.

Казан -2013

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Сәнгатьле уку — сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү, уукчының аны үзе ишетә һәм башкаларга аңлаешлы итеп җиткерә алуы. Уку — шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә “Тылсымлы сүз” түгәрәгенең төп бурычы – укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү.

 Сәнгатьле уку тизлеге — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле. Күп укыган бала тиз һәм сәнгатьле укый. Шуңа күрә башлангыч сый-ныфларда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү мөһим мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.

“Тылсымлы сүз” түгәрәгенең төп бурычына мондый бурычлар өстәлә:

  • баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;
  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;
  • яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;
  • әсәрне уку – аның “серенә” төшенү кирәклеген аңлату, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;
  • әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хислә рен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;
  • укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;
  • әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Сүз сәнгате белән таныштыру максатыннан, түгәрәктә шулай ук әдәбият белеменнән мәгълүматлар бирелә: автор турында белешмә, әдәбиятның төрле жанрлары һәм аларның үзенчәлекләре, әсәрнең темасы, төп фикере, фольклорның кече жанрлары үзенчәлекләре, чагыштыру, җанландыру. Ләкин бу терминнарны үзләштерү һәм аларны тексттан таба белү төп максат түгел, алар әсәрне тирәнрәк аңлау өчен кулланылалар.

Әдәби әсәрне тиешенчә кабул итү укучының тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Укылганны бала үзенә үлчәп карый, үз фикерен, эш-кыланышларын әсәр героеныкы белән чагыштыра, дөньяны ничек аңлавына карап, образ тудыра, барысын үз аңы, үз тәҗрибәсе аша уздыра. Әсәрне кабул итү, аңлау өчен вакыт таләп ителә. Укучыга әсәрнең сәнгать тирәнлеге беренче тапкыр укыганда ачылмый, кабат укыганда гына яңа ассоциатив бәйләнешләр туа. Кабат укуны оештырганда, биремнәр катлаулана барырга тиеш. Шул очракта гына балалар әдәби әсәрне кабул итү һәм аңлау ягыннан сыйныфтан сыйныфка үсәләр.

Сәнгатьле уку — әсәрне аңлату ысулы. Ул — әсәрне (геройларның халәтен, аларның кичерешләрен, авторның темага, эчтәлеккә мөнәсәбәтен, язылганның матурлыгын) тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.

Программаны нәтиҗәле үтәү дә балаларның тормыш тәҗрибәсе туплавына бәйле. Дәресләрдә балалар күңел үсү һәм кәеф китү, ярсу һәм өметсезлек, канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшләнгән эшеннән күңел булу тойгыларын кичерергә тиеш.

“Тылсымлы сүз” түгәрәгендә  тыңларга һәм ишетергә — тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүгә зур игтибар бирелә. Хисләр һәм фикер белән бергә сөйләм үсә, балалар тирән фикерле, көчле образлы әдәби әсәрләрне тормышның үзенчәлекле гәүдәләнеше итеп кабул итәргә өйрәнәләр.

Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Үзләштерергә тиешле күнекмәләр

Үткәрү вакыты

1.

“Тылсымлы сүзләр” дөньясында. Такмаклы хәрәкәтле уеннар.

2

Сөйләмнең аралашу чарасы булуын аңлату, балаларны дөрес сөйләргә өйрәтү. Сүз куәтен, сөйләм матурлыгын ачыклау. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

03.09.

2013

2.

“Матур сөйләмгә өйрәнәбез”. Дидактик уеннар.

2

Укучыларның сөйләм дәрәҗәләрен билгеләү, практик күнегүләр.

05.09.

2013

3.

“Тыңларга өйрәнәбез”. “Курчак театры – бездә кунакта” (югары сыйныф укучылары чыгышлары).

2

Сөйләмнең кеше тормышындагы ролен ачыклау. Ялгызлык – авыр хәсрәт. Кеше аралашып яшәргә тиеш, дигән фикерне үзләштерү. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

10.09.

2013

4.

“Әкияттә кунакта”.

“Зур шалкан” әкиятен күмәк уйнау.

2

Сөйләмнең кеше тормышында тоткан ролен күзәтү. Әкиятләрдәге тылсымлы сүзләрне табу.

12.09.

2013

5.

Әдәплеләр иленә сәяхәт.

2

Тәрбияле кеше сөйләме турында уйланырга этәрү. Туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

17.09.

2013

6.

Шигырьләр дөньясында.

2

Укытучылар көненә

шигырьләр өйрәнү.

19.09.

2013

7.

Табигатьтәге авазлар.

2

Магнитофон язмасында кошлар тавышын тыңлау. Табигатьтәге тереклекне үзара аралашу мөмкинлеген укучыларга сак кына аңлатырга, табигатьне җимермичә генә кабул итәргә күнектерергә.

24.09.

2013

8.

“Тәмле сүзләр” дөньясына сәяхәт. “Рәхмәткә рәхмәт” хикәясе.

2

Укучыларны бер-берләре, өлкәннәр белән дөрес аралашырга, сөйләшергә өйрәтү. Очрашканда, саубуллашканда бер-береңә әйтелә торган сүзләр турында мәгълүмат бирү. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

26.09.

2013

9.

“Сөмбелә” бәйрәменә хәзерләнү.

2

Укучыларны “Сөмбелә” бәйрәме белән таныштыру. Аның турында хикәяләр уку,

02.10.

2013

10.

“Тәмле сүзләр” дөньясына сәяхәт.

2

Яхшы сүз белән каракны, ялганчыны да дөрес юлга бастырып булганлыгына инану. Уңай характер сыйфатларын үстерү.

04.10.

2013

11-12.

Аналар көненә хәзерләнү.

2+2

Мәктәп сәхнәсендә әниләр алдында чыгыш ясау күнекмәләре .

08-11.02.

2013

13.

Үтенеч сүзләре.

2

Сөйләм әдәбенә өйрәтү, диалог һәм монолог сөйләменә төшендерү. Мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү. Уңай характер сыйфатларын үстерү.

15.10.

2013

14.

Мәкальләр. Такмаклы уеннар.

2

Мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау. Туган көн бәйрәмендә уйнала торган уеннар уйнау. 

17.10.

2013

15.

Әдәпле сүзләр дөньясында.

2

Игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өндәү. Саксызлык күрсәткәндә гафу үтенә белү. Сөйләмне яңа сүзләр белән баету.
Гафу үтенү сүзләрен тиешле урыннарда куллана белү. Шигырь ятлау.

22.10.

2013

16.

Сәнгатьле итеп сөйләшергә өйрәнәбез.

2

Үтенеч сүзләрен нинди вакытта кулланырга кирәген аңлату. Аралашу культурасын үстерү. Эстетик тәрбия бирү.
Үтенеч сүзләрен кертеп берәр җөмлә төзү. Шәүкәт Галиевның “Шәвәли нәрсә дияр?” шигырен анализлау.

24.10.

2013

17.

Сөйләм тизлеге.

2

Сөйләшкәндә без белергә тиешле кагыйдәләр белән таныштыру. Дөрес сөйләшергә өйрәнүне дәвам итү.

29.10.

2013

18.

Сөйләм тизлеге.

2

Ситуацияләрне уйнап карау һәм анализ ясау. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә. Уен уйнау. Халык әйтемнәре, күрсәтмәләре, киңәшләре.

31.10.

2013

19.

Сөйләм көе, тавыш төсмере.

”Әдәпле качыш” уенын уйнау.


2

Укучыларны әдәпле, ягымлы сүзләрне урынлы кулланырга өйрәтү һәм күнектерү. Сөйләм әдәбе. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

12.11.

2013

20-21.

Сөйләм көе, тавыш төсмере.

“Иң зур кеше” шигырен уку.

2+2

Өйрәнгән мәкальләрне кабатлау. Рәсем буенча көндәлек режим турында сөйләшү.

14-19.11.

2013

22.

“Кояшлы күпер” конкурсына хәзерләнү.

2

“Кояшлы күпер” конкурсына шигырьләр сайлау һәм укырга өйрәнү күнекмәләре булдыру.

21.11.

2013

23.

Әңгәмә кора беләсеңме?

Халык әйтемнәре белән таныштыру.

2

Балаларны урамда әдәпле итеп йөри, сөйләшә белергә өйрәтүне дәвам итү.

26.11.

2013

24.

“Гномнар урамда” дигән хикәя.

Лото уенын уйнау.

2

Хикәянең эчтәлеген аңлаулары, эчтәлек буенча әңгәмә, ситуацияләргә анализ.

28.11.

2013

25.

Сөйләм төрләре.

2

Укучыларны сөйләм төрләре, аларның охшаш һәм аермалы яклары белән таныштыру. Сәнгатьле сөйләү кунегүләре өйрәнү.Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

03.12.

2013

26.

Шрифт һәм аның әһәмияте.

2

Телдән һәм язма сөйләм турында мәгълүмат бирү. Хәрефләр, алфавит турында әйтү, укучылар белән хәрефләрне язу. Рәсемнәр күрсәтеп, аралашу формаларын ачыклау. Табышмакларга җаваплар табу.

05.12.

2013

27.

Диалогик сөйләм.

Шәүкәт Галиевның “Хәерле юл” шигырен уку һәм анализлау.

2

Укучыларны төрле ситуацияләрдә бер-берең белән аралашканда кулланыла торган сүзләр белән таныштыруны дәвам итү һәм аларны файдаланырга өйрәтү. Уңай характер сыйфатларын үстерү.

10.12.

2013

28.

Яңа ел бәйрәменә шигырьләр өйрәнү.

2

Шигырьләр өйрәнү.

12.12.

2013

29.

Монологик сөйләм.

“Ярый, ярамый” уенын уйнау.

2

Табигать күренешләренә карата үз фикереңне әйтергә һәм язарга өйрәтү, кечкен күләмле хикәяләр төзү.

17.12.

2013

30.

Сүзлекләр дөньясында.

2

Балаларның текстта аңлашылмаган сүзләрне табарга өйрәтү, аларны аңлау өчен сүзлекләр белән эшләргә күнектерү.

19.12.

2013

31.

Практик күнегүләр.

2

Х. Халиковның “Витаминлы аш” хикәясен уку. Сүзлек эше. Аңлашылмаган сүзләрне табу, аларның мәгънәләрен ачыклау. “Сүзнең мәгънәсен уйлап тап” уены. Музыкаль тәнәфес.

24.12.

2013

32.

Мимика һәм кул хәрәкәтләре.

2

Укучыларны сөйләмдәге мимика, кул хәрәкәтләре белән таныштыру. Укучыларның психологик халәтләрен исәпкә алып аралашырга өйрәтү. Эстетик тәрбия бирү.

26.12.

2013

33.

Практик күнегүләр.

2

“Тавыштан таныйсыңмы?” уенын уйнау. “Чеби” әкияте өстендә эш. Рәсем-схема өстендә эш. “Борынны урынына урнаштыр” уенын уйнау.

14.01

2014

34-35.

Әтиләр көненә хәзерләнү.

2+2

Әтиләр темасына шигырьләр сайлау һәм уку күнекмәләре булдыру.

16.01.

2014

36.

Тембр. Тавышны дөрес тоту.

2

Укучыларны тавыш төсмере (тембр) төшенчәсе белән таныштыру, дөрес, ачык сөйләргә өйрәтү. Сәнгатьле сөйләм серләренә төшендерү. Логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

21.01.

2014

37.

Практик күнегүләр.

2

“Паравоз” уенын оештыру. Җәйге урманны күзәтү. “Хайваннар авазы” дигән җырлы уен оештыру. Рәсемнәр буенча дөрес авазлар кулланып сөйләргә өйрәнү.

23.01.

2014

38-39.

Әниләр көненә хәзерләнү.

2+2

Әниләр темасына шигырьләр сайлау һәм уку күнекмәләре булдыру.

28-30.01.

2014

40.

Тавыш көче.

Бишек җырлары.

2

Укучыларны сөйләмнең төп үзенчәлекләреннән берсе булган тавыш көче белән таныштыру.  Сәнгатьле сөйләм аша матурлык хисе тәрбияләү.

04.02.

2014


41.

Практик күнегүләр.

2

Бер шигырьне төрле тавыш көче белән уку. “Су анасы” әкиятен тыңлау. Магнитофон язмасында җыр тыңлау һәм тавыш көчен билгеләү.

06.02.

2014

42.

Телефон аша аралашу.

2

Укучыларны телефоннан дөрес сөйләшә белергә өйрәтү. Төрле ситуацияләрдә сөйләм төзи белергә өйрәнү. Фикерләү сәләтен үстерү, тыйнаклык тәрбияләү.

11.02.

2014

43.

Практик күнегүләр.

2

Телефон аша аралашу. Укытучы сөйләме. “Ватык телефон” уенын уйнау. Төрле ситуацияләрдә Телефон аша аңлашу.

13.02.

2014

44.

Мәктәп китапханәсенә сәяхәт.

2

Укучыларны мәктәп китапханәсе белән таныштыру, китап серләренә төшендерү.

1.02.

2014

45.

Яраткан китапларын  уку

(укучыларның сайлавы буенча).

2

Китапханәдән алган китапларны уку һәм эчтәлекләре буенча фикер алышу.

20.02.

2014

46.

Сәнгать сөйләм күнекмәләрен үстерү.

2

Сөйләм турында өйрәнгәннәрне кабатлау. Баланың уңай характер сыйфатларын үстерү. Сәнгатьле сөйләү күнегүләре өйрәнү.

25.02.

2014

47.

Табышмаклар.

2

Табышмаклар тыңлау һәм аларның җавапларын табу. Кешеләрнең ни турында сөйләшкәннәрен аңларга омтылу, сөйләм төзү. Уен- бәйге үткәрү.

04.03.

2014

48.

Табышмаклар иҗат итү.

2

Укучыларда зирәклек, осталык күнекмәләре булдыру.

06.03.

2014

49.

Текст.

2

Балаларга текстның исеме турында төшенчә бирү, текстның эчтәлеге белән исеме арасындагы бәйләнешне ачыклау.
Укылган текст буенча әңгәмә. Текстка исем кую-текстның эчтәлеген кыскача билгеләү икәненә төшендерү.

11.03.

2014

50.

Текстның төп темасы.

“Ташбака белән куян” хикәясен уку, темасын ачыклау. “Ак куян” уены.

2

Укучыларны текстның темасы төшенчәсе белән таныштыру. Текстның (рәсемнең) темасын ачыклый белергә өйрәтү.
Текстның темасы турында төшенчә бирү.

13.03.

2014

51.

Рольләп уку.

2

Әсәрләрне рольләп уку күнекмәләре булдыру.

18.03.

2014

52.

Практик күнегүләр.

2

Укучыларның рольләп уку күнекмәләрен ныгыту.

20.03.

2014

53.

Текст эчтәлеге буенча план төзү.

2

Укучыларны план төзергә өйрәтү, абзац төшенчәсен бирү, абзацларга исем кую.

25.03.

2014

54.

Практик күнегүләр.

2

Бирелгән текстлар буенча план төзү күнекмәләре булдыру.

01.04.

2014

55.

Практик күнегүләр.

2

Бирелгән план буенча хикәя төзеп сөйләү күнекмәләре булдыру.

03.04.

2014

56-57.

Г.Тукай әкиятләрен уку.

2+2

Г.Тукай әкиятләре белән танышуны дәвам итү, рольләп уку күнекмәләре булдыру.

08-10.04.

2014

58.

Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү.

2

Үзләштерелгән күнекмәләрен ныгыту.

15.04.

2014

59-60.

Г.Тукай шигырьләрен уку һәм өйрәнү.

2+2

Г.Тукай шигырьләрен өйрәнүне дәвам итү, конкурска хәзерләнү.

17-22.04.

2014

61.

“Г.Тукай йолдызчыгы” конкурсында чыгыш ясау.

2

Конкурста чыгыш ясарга хәзерләнү.

24.04.

2014

62.

Сүзле уеннар, такмаклы биюләр, кара-каршы чыгышлар.

2

Үзләштерелгән материалларны ныгыту.

29.04.

2014.

2014

63.

Кызыклы шигырьләр.

2

Укучыларны шигырьләр укырга, шигырьне аңлый белергә өйрәтү. Шагыйрьләрнең балалар өчен язылган кызыклы шигырьләре белән таныштыру.

06.05.

2014

64-65.

Р.Миңнуллин шигырьләрен өйрәнү.

2+2

Р.Миңнуллин иҗатын һәм аның шигырьләрен сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

08-13.05.

2014

66.

Кроссвордлар чишү.

2

Табышмаклар җавабын табып, кроссворд чишү. Р. Миңнуллинның “Күңелләргә шигырь кирәк” шигырен уку. Шигырьләр эчтәлеге буенча әңгәмә. “Иң матур шигырь сөйләүче” ярышы.

15.05.

2014

67.

Санамышлар.

2

Балаларны санамышлар белән таныштыру. Санамышларның кайчан кулланылуын мисаллар өстендә аңлату, санамышлар өйрәнү. Сөйләм запасын баету, хәтер үстерү күнегүләре белән танышу.

20.05.

2014

68.

Практик күнегүләр.

2

Санамышлар турында укытучы сөйләве. Санамыш төрләре турында аңлатма бирү. Санамышларның әйтелү темплары. Санамышларның шигырьләр белән охшашлыгын ачыклау.

22.05.

2014

69.

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

2

Укучыларның алган күнекмәләрен ныгыту, үз-үзләренә ышану булдыру.

27.05.

2014

70.

“Иң сәнгатьле укучы” конкурсы

2

Йомгаклау. Ата-аналар каршында чыгыш ясый алулары.

30.05.

2014

Кулланылган әдәбият:

       1.”Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен”. (Җыеп төзүче һәм аңлатма мәкаләләр бирүче Н.Исәнбәт). – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984.

      2. Ә.И.Латыйпова. “Башны уйлатыйк, сүзләр уйнатыйк”. Казан.”Мастер Лайн” нәшрияты.1993.

      3. Г.Х.Гәрәева. “Уртаклашыр тәҗрибәм бар”. “Яңалиф” нәшрияты. 2012.

 4.М.Х.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. 3нче сыйныф өчен “Риторика” дәреслеге. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2011.

5.К.М.Зарипова. “Балалар риторикасы” дәреслеге. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010.

6. Х.Туфан. “Агыла да болыт агыла”. Казан. “Мәгариф”.1993.

7. С.Вәгыйзов.”Кызыклы грамматика”. Казан. Татарстан китап ншәрияты. 1985.

8. Ягъфәров. “Балалар фольклоры”. Казан. Татарстан китап нәшрияы. 1984.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тылсымлы сәхифәләр

План конспект для 5 класса русской подгруппы.  По изучению творчества Г.Тукая...

Йолдыз Шәрәпованың “Тылсымлы елмаю”хикәясенә анализ .

2 нче сыйныфта уку дәресенә план-конспект....

Телнең тылсымлы көче.

Телне кешелек җәмгыяте тудырган, кешелек җәмгыяте үстерә һәм тел, үз чиратында хезмәт белән  бергә, кешене кеше иткән, үстергән. Шуңа күрә туган телне кеше үз баласын яраткан кебек яратырга, тәрб...

Тылсымлы ҡурай

Башҡорт халҡының милли  уйын ҡоралына  һөйөү,ҡыҙыҡһыныу тәрбиәләү....

Тылсымлы һүҙҙәр

http://LearningApps.org/watch?v=pxg2w4d0516...

Сценарий литературного вечера на трех языках « Магия поэзии Тукая/ The Magic of Tukay\'s Poetry/ Тукайныӊ тылсымлы поэзиясе»

Сценарий внеклассного мероприятия разработан для учащихся 2 б класса начальной школы. Материал полезен учителям английского языка, работающим в начальной школе с этнокультурным компонентом. Данному ли...

Рәфис Гыйззәтуллин "Тылсымлы сүз"

Рәфис Гыйззәтуллин "Тылсымлы сүз"...