"Сыйфат дәрәҗәләре"
план-конспект урока по теме

Сабитова Нафися Мингалеевна

Открытый урок на тему "Сыйфат дәрәҗәләре"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфат дәрәҗәләре (степени сравнения прилагательных).

Максат:

  1. Укучыларга сыйфат дәрәҗәләре турында төшенчә бирү, рус теле белән

чагыштырып, охшаш һәм аермалы якларын күрсәтү;

предмет билгеләрен чагыштырып, укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвәм итү.

2. Сыйфат сүз төркеме турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру.

3. Диологик, монологик сөйләм телен үстерү.

4. Активлык һәм мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен тәрбияләү.

Җиһазлау: 5 нче сыйныфы өчен дәреслек, Р.З. Хәйдәрова, 42-43нче битләр, төсле карандашлар, китаплар, таблица, мультимедиа, презентация.

Сыйфат дәрәҗәләренә багышланган 3 дәреснең беренчесе.

  1. Оештыру өлеше.

 Исәнләшү, уңай һәм психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, балалар!

Матур булсын көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне

Дөрес, матур утырыйк,

Дәрестә җавап бирик.

Күрәм, дәрескә барыгыз да әзер, китап-дәфтәрләрегез парта өстендә, ручка-карандашларыгыз да бар.

Бүген безне дәрестә күп эш көтә:

1.Табышмаклар чишәрбез.

2. Сыйфат  турындагы белемнәрне искә төшерербез.

3. Сыйфат дәрәҗәләре белән (степени сравнения прилагательных) танышырбыз.

4. Сыйфатларны кулланып, дөрес һәм матур  итеп сөйләшергә өйрәнербез.

Игътибар белән тыңлап утырсагыз, эштә актив катнашсагыз, дәрестә барыгыз

да “4-ләр” һәм “ 5-ләр” генә алырсыз дип ышанам.

II. Өй эше тикшерү.

Өйдә сез табышмаклар хәзерләп килергә  тиеш идегез. Хәзер сез, сүзләрне дөрес  әйтергә тырышып,  табышмакларыгызны әйтәсез.

Калганнар бик игътибар белән  тыңлый. Өй эше өчен 2 шәр билге алырга мөмкин.

Табышмакны дөрес итеп әйтеп бирүче дә, җавап бирүче дә билге ала. 5 табышмак өчен-“5”; “4-4”; “3кә-3”. Табышмаклар әйтешү. Билге кую.

III. Актуальләштерү.

Мин дә табышмак әйтәм: 

Энәле күлмәк кигән,

Урманнан безгә килгән (чыршы) (слайд 2).

Сүзлек эше: энәле.

-Чыршы тагын нинди?

-Яшел, матур.

-Ә тагын урманда нинди энәле җәнлек яши?

-Керпе (слайд 3).

Дөрес, керпе дә энәле.

-Энәле сүзе нинди сорауга җавап бирә?

-Нинди?

Нинди? (какой?) сорауларына җавап бирүче нинди сүз төркеме?

-Сыйфат.

Русча кагыйдәсен әйтегез.

-Имя прилагательное - часть речи, которая обозначает признак предмета и отвечает на вопросы  Какой? Какая? Какое?

- Татарчасын кем әйтә алыр?

Предметның билгесен белдереп, нинди? соравына  җавап бирә торган сүз төркеме - сыйфат дип атала (слайд 4).

-Булдырдыгыз! Ә хәзер карандаш, китап сүзләренә кем иң күп сүзтезмәләр төзи алыр икән? Әлбәттә инде нинди? соравын кулланабыз.

-Карандаш нинди?(очлы, озын, төсле)  (слайд 5).

-Китап нинди? (калын, нәзек, матур, кызыклы) (слайд 6).

IV. Яңа материалны өйрәнү.

  1. -Ике карандашны чагыштырыгыз (сравните).

Кайсы озынрак?

-Ике китапны чагыштырабыз.

-Бу китап - калын, монысы аннан да калынрак.

-Икенче китап турында тагын ничек әйтергә була?

-Ул бик калын (очен толстый).

Ә хәзер слайдка карагыз (слайд 7).

Чәчәкләр нинди төстә?

-Кызыл.

-Ләкин кызыл төс барысында да бертөрлеме?

-Юк.

-Рус телендә ничек әйтеп була? (красный, красноватый).

Татарча ничек әйтербез? Кызыл, кызылрак, кып-кызыл, бик кызыл, кызгылт.

Бу - сыйфатның төрле дәрәҗәдә килүе була.

2. Сүзлек эше:

Дәрәҗә - степень.

Хәзер дәфтәрләрегезне ачып числоны, яңа теманы язып куегыз.

Без хәзер сыйфат дәрәҗәләренең (степени сравнения) ясалышы белән танышырбыз, рус теле белән чагыштырып  охшаш һәм аермалы якларын ачыкларбыз.

Кем сыйфатлардан дөрес итеп дәрәҗәләр ясый ала, аларны “ 5” көтә.

Таблицага игътибар итәбез! (слайд 8).

1. Гади дәрәҗә (Положительная степень)

2. Чагыштыру дәрәҗәсе (Cравнительная степень)

3. Артыклык дәрәҗәсе (Превосходная степень)

4. Кимлек дәрәҗәсе (Уменьшительная степень)

Таблица буенча сыйфатларның  ясалышы өйрәнелә, мисаллар китерелә. Рус теле белән охшаш якларын атыйлар.

Название степени

Показатели степени

Примеры

Положительная

(Гади дәрәҗә)

матур  – красивый

сары – желтый

түгәрәк – круглый

Сравнительная

(Чагыштыру дәрәҗәсе)

-рак/ - рәк

матур-рак – красивее

сары-рак – желтее.

түгәрәг-рәк – круглее

Превосходная

(Артыклык дәрәҗәсе)

а)частичное повторение основы;

б) усилительные частицы: иң – самый, бик – очень, үтә – сверх

сап-сары – очень желтый

түп-түгәрәк – самый круглый

бик матур – очень красивый

иң зур – самый большой

үтә сизгер – сверхчувствительный

Уменьшительная – от прилагательных, выражающих цвет

(Кимлек дәрәҗәсе)

-кылт/ - келт

-гылт/ - гелт

-сыл/ - сел, - су

сар-гылт – желтоватый

ал-су – розоватый

ак-сыл – беловатый

зәңгәр-су – голубоватый

Парларда эшләү (бер-берсеннән сорыйлар).

-Кем сыйфат дәрәҗәләрен төгәл итеп әйтә ала - дәфтәр кырыена үзенә “ 5” куя,

“4”сен дә белә, әз генә хаталар җибәрә -“4”, барысын да әйтә алмый - “3”.

V. Ныгыту.

1) Рәсем өстендә эш (слайд 9).

Кайсы алма иң зур алма?

Иң кечкенә алма кайсы?

Кайсы алма зуррак?

Физкультминутка.

  1. Дәреслек белән эш.  76нчы бит.

2нче күнегү. Бирелгән сыйфатларга антонимнар табыгыз.

Ак - ...                     Әдәпле - ...

Салкын - ...              Йомшак - ...

  1. 10нчы слайд ярдәмендә Көн нинди? соравына җавап бирү.

4) 4нче күнегүдә бирелгән төсләрнең кайсылары ошый? Дәрәҗәләрен билгеләргә (телдән).

5) Тиешле сыйфатларны куеп җөмләләрне  күчереп язу (слайд 11). Укучылар мөстәкыйль формада дәфтәрләрендә язалар, бер укучы такта артында яза. Аннан соң күнегү бергә тикшерелә, тәрҗемә ителә.

... көз җитте.  ...., ..., яфраклар коела. ... кошлар ... якка китә. Көзен көннәр ..., ә җәен ... .

(Кыскарак, озынрак, алтын, сары, кызыл, күчмә, җылы).

-Сыйфатлар өстәгәч, җөмләләр матурайды, тулыландымы? Сыйфатлар ни өчен кирәк?

- Сөйләмебезне тулыландыра, матурайта, тагын да төгәл әйтергә мөмкинлек бирә.

6) Уен “артык сүзне тап”.

Алма, карбыз, җиләк, тәмле

Кар, шикәр, чәй, ак

Кыз, көз, әни, чибәр

7) Уен-эстафета. 12нче слайдта бирелгән рәсемнәргә сыйфатлар табарга. Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Кайсы төркем күбрәк сыйфатлар таба, шул җиңүче була.

1. Әни (кадерле, матур, эшчән...)

2. Бала (кечкенә, елак...)

3. Яшелчәләр (файдалы, тәмле, кызыл, сары, яшел, ачы...)

4. Икмәк (тәмле, йомшак, ак...)

5. Җиләк (кызыл, эре, баллы...)

6. Чәчәкләр (төрле төстә, матур, ак, кызыл, шәмәхә...).

7. www.бала.рф сайтыннан Р. Вәлиеваның  “Кыңгырау чәчәк” әкиятен карап, Нинди? соравына җавап бирә торган сүзләрне табу. Сорауларга җавап бирү: Кыңгырау чәчәк нинди булган? Һ.б.

5. Өй эшен аңлату. Билгеләр кую.

8 нче күнегү. Сыйфатлар кулланып, кышкы көн турында хикәя язарга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Чистай муниципаль районы «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе » Дәрес темасы: « Сыйфат дәрәҗәләре» Төзеде: I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Нәфисә Мингали кызы

Слайд 2

Энәле чыршы

Слайд 3

Энәле керпе

Слайд 4

СЫЙФАТ - предметның билгесен белдереп , НИНДИ? соравына җавап бирә торган сүз төркеме

Слайд 5

Карандаш - төсле, озын, очлы

Слайд 6

Китап – калын, нәзек, матур, кызыклы

Слайд 7

Чәчәкләр нинди төстә? кызгылт кып-кызыл кызыл

Слайд 8

Сыйфат дәрәҗәләре Степени сравнения прилагательных Название степени Показатели степени Примеры Положительная (Гади дәрәҗә) – матур – красивый сары – желтый түгәрәк – круглый Сравнительная (Чагыштыру дәрәҗәсе) -рак/ - рәк матур-рак – красивее сары-рак – желтее түгәрәг-рәк – круглее Превосходная ( Артыклык дәрәҗәсе ) а ) частичное повторение основы; б) усилительные частицы: иң – самый, бик – очень, үтә – сверх сап-сары – очень желтый ямь-яшел – очень зеленый бик матур – очень красивый иң зур – самый большой үтә сизгер – сверхчувствительный Уменьшительная от прилагательных, выражающих цвет ( Кимлек дәрәҗәсе ) -кылт/ - келт -гылт/ - гелт -сыл/ - сел, - су сар-гылт – желтоватый ал-су – розоватый ак-сыл – беловатый зәңгәр-су – голубоватый

Слайд 9

Кайсы алма иң зур алма? Иң кечкенә алма кайсы? Кайсы алма зуррак?

Слайд 10

Көн нинди? җылы салкын эссе яңгырлы буранлы җилле йомшак ак суык аяз болытлы

Слайд 11

Сыйфатларны куеп языгыз. ... көз җитте. ...., ..., яфраклар коела. ... кошлар ... якка китә. Көзен көннәр ..., ә җәен ... . (Кыскарак, озынрак, алтын, сары, кызыл, күчмә, җылы).

Слайд 12

Нинди?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

сыйфат

сыйфат турында төшенчә...

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

сыйфат

татар теле дәресләрендә  БДИга әзерлек рәвешендә үткәрелгән дәрес...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....