Укытучы...(эссе)
статья по теме

Низамова Миляуша Касимовна

 

Менә 40нчы ел инде мин 1нче сентябрьне зур дулкынлану белән көтеп алам: 10 ел укучы булып, 30 елга якын укытучы булып. Мәктәпне бетергәнгә чирек гасырдан артык булса да, беренче укытучым, яраткан укытучыларым алдында мин үземне һаман да сабый, укучы итеп тоям. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл укытучым..(эссе)15.01 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучым...

Абажурлы зәңгәр лампасыннан

Өстәленә якты сибелгән.

Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,

Планнар да күптән төзелгән.

Ә ул һаман йокламаган,

Төн йокысын нәрсә алган соң?

Клара Булатова

Менә 40нчы ел инде мин 1нче сентябрьне зур дулкынлану белән көтеп алам: 10 ел укучы булып, 30 елга якын укытучы булып. Мәктәпне бетергәнгә чирек гасырдан артык булса да, беренче укытучым, яраткан укытучыларым алдында мин үземне һаман да сабый, укучы итеп тоям.

Укытучым... Синең алдыңда мин башымны иям. Синең сабырлыкларың, елмаюлы йөзең, таләпчән карашың бүген дә күз алдымда. Һәр дәрескә кергән саен сине күз алдымда тотып дәрес бирәм, синең кебек булырга тырышам.

Укытучым... Син миннән еракта булсаң да,  мин һәр адымымны, син нәрсә әйтересең, ничек бәяләрсең дип ясыйм.

Укытучыларым... Сез миңа туры юл күрсәттегез, белем бирдегез, тормышка ныклы адым ясарга булыштыгыз.

Хәтердә, барысы да хәтердә...

Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлавыма укытучыларга карата булган ихтирам этәргеч булгандыр. Мин мәктәпне бетергәч журналист һөнәрен сайладым. Әмма миңа укытучы һөнәре бик якын, кадерле иде. Һәм мин хезмәт юлымны мәктәптә дәвам иттем.  

Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин- укытучы. Менә өч дистәгә якын бар булмышымны үз укучыларыма багышлыйм.

Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы дип уйлыйм.

Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үзе урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен.

Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр.  Очар кошларын очырган кош кебек тоям үземне. Шул ук вакытта шатлык, горурлык хисләре дә уяна. Алар зур тормышка аяк басалар, туры юлдан китәрләр дип ышанып калам.

Озак та үтмәс, кабат мәктәп, укытучылар белән күрешер өчен, алар да җыелып килерләр. Ә мин һаман да мәктәптә, берләрен үстереп озатсам, икенче нәниләрен каршы алам. Кабат йокысыз төннәр, борчу-шатлыклары белән тормыш үз агымын дәвам иттерә.

Низамова Миләүшә Касыйм кызы

татар теле укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мин - Укытучы. Эссе

Минем хезмәтем  дә мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин дә Укытучы....

"Мин- укытучы" эссе.

                Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр...

"Мин - укытучы!" ( эссе)

Укытучы һөнәре турында уйланулар...

Минем тормышымда укытучы. Эссе.

                                                 ЭссеМинем тормышымд...

Минем тормышымда укытучы. Эссе. "Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен

"Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен эссе. "Минем тормышымда Укытучы"....