сценарий мероприятия ,посвященное ко Дню матери
план-конспект занятия (5, 6, 7 класс) на тему

Этим сценарием могут воспользоваться учителя татарского языка и литературы.Сценарий на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_kone.docx19.68 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләр  көне.

Зал  матур  итеп  бизәлгән, тыныч  музыка  яңгырый. Балалар  һәм  кунаклар  залга  кереп  утыралар.

Алып  баручы.        Кем  дөньяга  кеше  бүләк  итә,

                        Ә  кешегә  якты  дөньяны?

                        Тойгылары  кояш  кебек  кайнар,

Эретерлек  гранит  кыяны?

Кем  куллары  өйне, җирне  ямьли,

Изгелеге  үлчәү  тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү  чыганагы,

Тормыш  яме--әнкәй, хатын-кыз!

Кем  күңеле  тулган  айдай  серле,

Язлар  сыман  назлы, ягымлы?

Шатлыкларын  башкаларга  бүлеп,

Кайгыларга  түзем, сабырлы?

--Исәнмесез  хөрмәтле  әниләр, укытучылар  һәм  балалар! Әниләргә  багышланган  бәйрәмебезне  башлап  җибәрәбез.

1нче  бала.        Иртүк  торып, битен  юган,

                Кем  уяткан  Ләйләне?

2нче  бала.        Уятмады, үзем  тордым,

                Бүген  әни  бәйрәме.

Бергә.        Бүген  әни  бәйрәме!

1нче  бала.        Пәрдәләрне  ачып  куйды,

Көн  кояшлы, көн  ямьле!

2нче  бала.        Якты  булсын, балкып  торсын,

                Әниләрнең  бәйрәме!

Бергә.        Бүген  әни  бәйрәме!

1нче  бала.        Өстәл  өстен  кат-кат  сөртте,

                Бәйде  ап-ак  җәймәне.

2нче  бала.        Чиста  булсын, пөхтә  булсын,

                Бүген  әни  бәйрәме.

Бергә.        Бүген  әни  бәйрәме!

3нче  бала.        Күмәкләшеп  без  дә, дуслар,

                Җырлап  алыйк, әйдәле,

                Котлы  булсын, гөрләп  торсын,

                Әниләрнең  бәйрәме.

*Җыр  “Әнием  турында”

4нче  бала.        Күтәренке  күңелле,

                Бар  да  көләч, шат  бүген.

                Күктә  кояш  елмая,

                Яшерә  алмый  шатлыгын.

Алып  баручы.        Әйе,балалар, әни—һәркем  өчен  кадерле, иң  якын, иң  газиз  кеше  ул. Без  әниләребезгә  һәрвакыт  булышырга, аларны  кадерләргә, олыларга  тиешбез. Безнең  җырларыбыз, шигырьләребез, биюләребез  әниләргә  бүләгебез  булсын.

5нче  бала.        Көннәр  якты  булсын  өчен

                Әни  кирәк!

6нчы  бала.        Йокы  татлы  булсын  өчен

                Әни  кирәк!

7нче  бала.        Ашлар  тәмле  булсын  өчен

                Әни  кирәк!

8нче  бала.        Җил-яңгырдан  саклар  өчен,

                Усаллардан  яклар  өчен,

                Бәхет-шатлык  артсын  өчен

                Әни  кирәк! Әни  кирәк!

1нче  бала.        Әнием, кадерлем!

                Син  энҗе бөртегем!

                Син  хөрмә  җимешем,

                Син  йөрәк  тибешем.

                        Мин  сине  яратып,

                        Иркәләп  торырмын.

                        Мин  сиңа  тормышта

                        Таяныч  булырмын.

2нче  бала.        Иминлекне, тынычлыкны

                Саклар  өчен  кирәк  без.

                Хәзер  кечкенә  булсак  та,

                Әнигә  зур  терәк  без.

*Җыр  “Һәрвакыт  булсын  кояш”

Алып  баручы.        Әйе, үсеп  җиткәч, малайларыбыз  солдат, аннан  әти  булырлар. Ә  менә  кызларыбыз  кем  булыр?

Бер  кыз  курчак  тотып  чыга.

                Әй  курчагым, курчагым,

Син  бит  әле  бик  нәни.

Җитәр  менә  зур  чагың,

Әйтерсең:”Үстем, әни!”

Бу  кемнең  бәбие?

Тыпыр-тыпыр  тәпие.

Нәнидер  бармаклары,

Алсудыр  яңаклары.

Бик  кечкенә  булса  да

Тәпи  йөри  башлады.

Мин  курчагымны  юам,

Күлмәген  тазда  уам.

Ашатам  юындыргач,

Йоклатам  туендыргач.

Алып  баручы.        Я, балалар, әйтегез  әле  кызларыбыз  кем  булыр?

*4нче В  башкаруында  бию.

Алып  баручы.        Балалар, без  әниләребез  турында  шигырьләр, җырлар  әйттек. Ә  менә  әниләребезнең  әниләре  кем  соң  алар? (Әбиләр)  

Дөрес, безнең  кадерле  әбиләребез. Без  әбиләрне  бик  яратабыз. Алар  инде  олыгайганнар. Шуңа  да  аларга  һәрвакыт  булышырга, ярдәмле  булырга  кирәк. Ә  хәзер, әйдәгез, әбиләргә  дип  әзерләнгән  шигырьләребезне  сөйлик.

1нче  бала.        Әниемнең  әнисе—

                Әбием  була  минем,

                Әби  генә  түгел  әле,

                Ул  минем  дәү  әнием.

2нче  бала.        Без  әбине  яратабыз,

                Ул  да  безне  ярата.

                Якты  йөзе, йомшак  сүзе—

                Барсы  безгә  карата.

3нче  бала.        Әби  шундый  җылы,

                Иркәләнәсе  килә,

                Яннарында  песи  кебек

                Сырпаланасы  килә.

*Җыр  “Минем  әбием” (Г.Латыйп  сүзләре, А.Ключарев  көе)

Алып  баручы.        Нигә  бүген

                        Чәчәкләр  балкый  бездә?

                        Нигә  кояш  көлеп  карый?

Балалар.                Беләбез  һәммәбез  дә.

1нче  бала.                Зурлыйбыз, һәрчак  мактыйбыз,

                        Хатын-кыз  йолдызларны;

                        Әниләрне;

                        Әбиләрне;                        

                        Мәктәптәге  апаларны;

                        Үзебезнең  кызларны!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий мероприятия, посвященного Дню матери

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение«Козинская средняя общеобразовательная школа»    «За ласки рук, лучи улыбок, ...

Сценарий мероприятия, посвященного Дню матери. Программа "Свет".

Сценарий мероприятия (конкурс-игра "Свет")....

Сценарий мероприятия, посвященного Дню Матери

Сценарий мероприятия, посвященного Дню Матери...

СЦЕНАРИЙ МЕРОПРИЯТИЯ, ПОСВЯЩЕННЫЙ ДНЮ МАТЕРИ "КАКАЯ ТЫ, МОЯ МАМОЧКА?"

СЦЕНАРИЙ МЕРОПРИЯТИЯ В ПОМОЩЬ ВСЕМ ПЕДАГОГАМ...

сценарий мероприятия посвященный дню матери

Цель: поддержание традиций бережного отношения к женщине , закрепить семейные устои , отметить значение в нашей жизни главного человека – матери.Задачи: формировование уважительного отношения де...

Сценарий мероприятия, посвященного празднованию «Дня Матери»

Цель: способствовать формированию нравственно - эстетических, гражданско- патриотических чувств через раскрытие понятий слова мать; формировать потребность и стремление учащихся бережно и внимательно ...