Кышкы уеннар.Дәреснең конспекты.
план-конспект урока (5 класс) на тему

Конспект урока "Зимние забавы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_uennar.docx26.98 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кышкы уеннар

Максат:

1. Балаларда кыш турында белемнәрен камилләштерү.

Кыш билгеләрен,кышкы уен төрләрен әйтә белү,

уенга чакыра ,риза һәм кире кага белү.

2.Өйрәнелгән лексик,грамматик материалны сөйләмдә куллана

белүне камилләштерү.

Балаларның уйлау –фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Татар телен өйрәнүнең әһәмиятен искә төшерү.Татар теле дәресенә

кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: катнаш дәрес (үткән теманы кабатлау, яңа теманы үзләштерү)

Дәреслек:Р.З.Хәйдәрова.Татар теле һәм уку китабы.3сыйныф.

Җиһазлау:компьютер, мультимедия проекторы, карточкалар.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

1.-Исәнмесез укучылар! Хәерле иртә !

-Хәерле иртә миңа! Хәерле иртә сиңа!

- Хәерле иртә сезгә! Хәерле иртә безгә!

-Бүген сыйныфта кем дежур?(Бүген сыйныфта ... дежур)

-Бүген сыйныфта кем юк?(Бүген сыйныфта ...юк)(Барысы да бар)

2.Фонетик зарядка.

-Эйдәгез, парлашып һава торышы турында сорашыгыз!

-Балалар, бүген көн нинди?(Салкын)

-Кар явамы?(юк яумый, әйе ява.)

-Җил исәме?(Әйе, исә)

-Бүген салкынмы?(Әйе, салкын)

-Температура нинди?(15 градус салкын)

II Төп өлеш.

1.Актуальләштерү:

а) Өй эшләрен тикшерү(14 бит 2 кунегү)

-Әйдәгез өй эшен тикшереп алыйк. КЫШЫН ТАУДАН ШУАБЫЗ,ҖӘЕН АЛЫП КУЯБЫЗ(чана,чаңгы).Сез табышмакның җавабын таптыгызмы?

(җавабын рәсемгә төшерделәр).Рәсемнәрегезне күрсәтегез.

  1. Уку мәсьәләсен кую

-Укучылар, кыш темасын өйрәнүне дәвам итәбез.

- Ә хәзер мине тыңлагыз.Әгәр кышка кагылышлы сүзләр булса кул чабыгыз һәм тәрҗемә итә барыгыз.

Тимераяк, салкын, уенчык, кар ява, шалкан, чана, китап, чаңгы, акбур, тәрәзә, шуа, тау, шугалак,укучы кыз,песи, куян, тиен,карлы буран, әни, укучы малай.

-Булдырдыгыз! Бүгенге дәресебезнең темасын белер өчен әйдәгез слайдларны карап китик.

Сыйныфны 2 төркемгә бүлеп бишәр бирем бирелә. Һәр эшләнгән бирем өчен хәрефләр бирелә. Хәрефләрдән дәреснең темасы килеп чыга (“Кышкы уеннар”).

1 төркем

2 төркем

Яңа ел символы буларак нинди агачны беләбез? (Чыршы)

ы

нн

Кыш айларын атап чыгыгыз (декабрь, гыйнвар, февраль)

к

у

Кышын нәрсә ява? (кар)

ш

а

Кыш бабай безгә нәрсә алып килә? (бүләк)

ы

е

Кышын төннәр озынракмы? (әйе)

к

р

Балалар, сез сорауларга бик җиңел җавап бирдегез! Сез җыйган хәрефләрдән сүзләр төзегез. Нинди сүзләр килеп чыкты? (Кышкы уеннар)   Димәк бүгенге дәреснең темасы “Кышкы уеннар” ”. 

Укучылар әдәбият дәфтәрләрен алып бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.

3. Уку мәсьәләсен чишү:

(1нче слайдны күрсәтү)

Рәсемдә кемнәрне күрәбез? Балалар нишлиләр? Чана,чаңгы, тимераякта шуу,хоккей уйнау –болар кышкы уеннар.

 - Балалар, тыңлагыз әле җөмләләрне! Нинди һава торышында сез уйнарга чыгар идегез?(мин укыйм) Шул җөмләләрне дәфтәрләрегезгә язып куегыз.

1.Буген көн матур.                                     2.Бүген көн салкын.

Салкын түгел.                                              Җил исә.

Ап-ак кар ява.                                             Буран.

 4. Белем-күнекмәләрне ныгыту:

-Буран, җил , кар безнең сүзләрнең башын әйләндергән, сүзләр кушымчаларын югалтканнар, әйдәгез ярдәм итәбез. (-Ребята,метель перепутала окончания слов, давайте поможем их найти)

(балаларга сүзләр таратам, һәр бала (кемдә нинди сүз) төрле почмакларга ябыштырылган кушымчалар янына барып басарга тиеш булалар (почмаклар).

-нар , -нәр, -лар, -ләр

-Эйдәгез һәр группаны тикшерик, дөрес бастылар микән?(Һәр бала сүзен укый, ни өчен бу кушымча ялганганын аңлата.( слово твердое и мягкое, если слово оканчивается на буквы -м, - н,(нар, нәр))

 (2нче слайдны күрсәтү)

Физкультминут (сүзләре экранга чыгарыла)

Бергәләп басыйк әле
Түгәрәк ясыйк әле
Менә нинди түгәрәк!
Бик кечкенә түгәрәк.
Кулны кулга тотынып
Артка таба барабыз
Менә нинди түгәрәк!
Бигерәк зур түгәрәк!
Түгәрәктә йөрибез
Тыпыр-тыпыр биибез. 

Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам итик. 

-Буран, җил , кар безнең сүзләрдәге кушымчаларның гына түгел җөмләләрдәге сүзләрнең дә башын әйләндергән, әйдәгез дөрес җөмләләр төзик әле!(-Ребята,метель перепутала не только окончания слов,но и слова в предложениях.Давайте правильно составим предложения .)

(3 нче слайдны күрсәтү)

1.шуам, Мин,таудан.

2.шугалакта, шуасың, Син.

(4нчы слайдны күрсәтү).

в) -Ребята,вы заметили , когда мы сообщаем о своих действиях,говорим - мин

шуам.А когда сообщаем о твоих действиях говорим-син шуасың.

 Дәреслек белән эшләу.(18 бит.”Тауда”)

  • Текстны уку

  • Сорауларга җавап бирү:

Текст нәрсә турында?

Текстта нинди ел фасылы турында языла?

Кемнәр катнаша?

Нинди кышкы уен турында язылган?

Сез нинди кышкы уеннар беләсез?

Сезнеңчә. Костя нишләргә тиеш?

(5 слайдны күрсәтү).

Рәсемгә карагыз да, диалог төзегез.Ике малай очрашты, алар нәрсә турында сөйләшерләр?

-Исәнме Костя!

-Исәнме Наил!

-Синең чаңгың бармы?

-Бар.

-Әйдә шуабыз.

-Әйдә.


Димәк ,укучылар балалар кыш көне нинди уеннар уйныйлар?

(Чана шуалар,чаңгы шуалар, тимераякта шуалар,хоккей уйныйлар,кар бабай ясыйлар...)

III.Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

-Балалар дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (кыш, кышкы уеннар турында)

-О чем мы говорили сегодня на уроке?( о зиме о зимних играх)

-Что вам особенно понравилось на уроке?

Өй эше.

“Кышкы уеннар”дигән темага хикәя языгыз.. (Составить рассказ)

2.Билге кую.

-Дәрес бетте .Сау булыгыз!

                                      Дәрескә самоанализ

Дәреснең темасы: Кышкы уеннар.

Дәреснең тибы: үткән теманы кабатлау, яңа теманы үзләштерү

        Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

        Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым.

        Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.

        Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

        Дәресемә түбәндәге максатларны  куйдым:

 1. Балаларда кыш турында белемнәрен камилләштерү.

Кыш билгеләрен,кышкы уен төрләрен әйтә белү,

уенга чакыра ,риза һәм кире кага белү.

2.Өйрәнелгән лексик,грамматик материалны сөйләмдә куллана

белүне камилләштерү.

Балаларның уйлау –фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Татар телен өйрәнүнең әһәмиятен искә төшерү.Татар теле дәресенә

кызыксыну уяту.

        Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде.

         Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуализация этабында тормыш белән бәйләдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрестә һәр баланың фикерен  сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды. Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды. Өй эше бирү алдыннан әзерлек эше алып барылды. Гомумән алганда, дәреснең тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Куштарнын кышкы амыдыралы.

Экология болгаш бойдус камгалаарынга материалдар...

Кышкы урман.

Гарәфи Хәсәнов иҗаты аша балаларда кышкы урманның серле көчен күрсәтү....

Открытый урок на тему "Кышкы уеннар" 4 сыйныф

Тема: Кышкы уеннар.Максат: Кыш темасына караган лексиканы искә төшерү;              "Кышкы уен" тексты өстендә эшләү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләре бул...

ачык дәрес "Кышкы уеннар" 2 класс

"Кышкы уеннар"  дигән дәрес эшкәртмәсе һәм тест...

План-конспект на тему "Кышкы уеннар"

Максат :-яңа лексик берәмлекләр исәбенә укучыларның сүзлек байлыгын  арттыру һәм укучыларның тыңлар аңлау , диалогик һәм монологик күнекмәләрен үстерү,сүзләрне үзләртерү дәрәҗәсен билгеләү....

План-конспект на тему "Кышкы уеннар"

Максат :-яңа лексик берәмлекләр исәбенә укучыларның сүзлек байлыгын  арттыру һәм укучыларның тыңлар аңлау , диалогик һәм монологик күнекмәләрен үстерү,сүзләрне үзләртерү дәрәҗәсен билгеләү....

Ачык дәрес план конспекты "Кышкы уеннар"

"Кышкы уеннар" темасына дәрес план-конспекты. ...