хат язу
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

хат язу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hat_yaz.docx24.96 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче вариант

Кышкы каникулда мин Төркиягә бардым. Анда Измир һәм Бурса шәһәрләрендә булдым, төрле истәлекле урыннарны күрдем. Кафеда һәм кунакханәдә төрек милли ризыклары белән сыйландым.

   Синең кышкы каникулларың ничек үтте? Син нәрсә укырга, ниләр эшләргә өлгердең? Җәйге каникулларга нинди планнарың бар?

2нче вариант

      ...Мәктәптә минем рус, татар, әрмән һәм  башка милләттән сыйныфташларым һәм дусларым бар. Без бергә укыйбыз, ял итәбез, бәйрәмнәрне, кичәләрне бергә үткәрәбез. Без бер-беребезгә кунакка да йөрибез.

  Ә синең башка милләттән булган дусларың бармы? Синең шәһәрдә кайсы милләт вәкилләре яшиләр? Син башка милләтләрнең бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында нәрсәләр беләсең?

3 нче вариант.

    Кичә мин татар теле дәресенә әзерләнмичә килдем. Дәрес буе:”Укытучы сорамаса ярар иде”,дип теләп, аңа карап утырдым. Укытучы миннән өй өй эшен сорамады, ләкин мин башка беркайчан да өй эшен әзерләмичә килмәячәкмен.

        ...Ә синең дәрескә әзерләнмичә килгән очрагың бармы? Өй эшләрен, гадәттә, син кайчан әзерлисең? Өй эшләрен әзерләгәндә, нәрсәләрдән файдаланасың?

4 нче вариант.

  ...Кичә мин чит илдә укучы дустым белән Интернет аша аралаштым.Ул миңа үзенең дәресләре, дәреслекләре турында сөйләде. Мин дә безнең мәктәптәге яңалыкларны аңа җиткердем.

    ...Синең дусларың белән Интернет аша аралашканың бармы? Сез күбрәк нәрсә турында сөйләшәсез? Синең дусларыңа җиткерерлек нинди яңалыкларың бар?

5 нче вариант.

     ...Безнең мәктәптә бик күңелле кичә үткәрелде.Ул Халыкара туган тел көненә багышланган иде.Безнең мәктәптә уннан артык милләт балалары укый. Алар туган телләре турында кызыклы чыгышлар ясадылар.

     ...Ә сезнең мәктәптә Халыкара туган тел көнен ничек билгеләп үтәләр? Сездә нинди чаралар үткәрелә? Синеңчә,туган телләрне саклау өчен,нәрсәләр эшләргә кирәк?

6 нчы вариант.

 ..Үткән атнада без татар театрына премьерага бардык. Анда “Хуҗа Насретдин”спектаклен карадык. Спектакль безгә бик ошады.

...Ә син кайсы театрларда булдың? Нинди спектакльләр карадың? Синеңчә, кешеләр ни өчен театрга йөрергә яраталар?

7 нче вариант

 ...Һәр кеше туган ягының табигатенә гашыйк була. Мин дә туган ягымның урманнарына, күлләренә, чишмәләренә сокланам. Җәйләрен без табигать кочагында ял итәргә яратабыз.

  ...Ә син яшәгән якның табигате нинди? Сездә нинди табигый байлыклар бар? Синеңчә, туган якның табигатен саклау өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?

8 нче вариант.

 ...Һәр кешенең яраткан шөгыльләре була. Буш вакытымда мин музыка тыңларга яратам. Музыка минем кәефемне күтәрә.

  ...Ә син буш вакытыңда нишлисең? Нинди яраткан шөгыльләрең бар? Буш вакытны ничек үткәрергә кирәк?

9 нчы вариант

... Тиздән мәктәбебездә “Көзге бал” булачак. Без аңа бик тырышып әзерләнәбез, шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнәбез. Анда “Көзге вальс” конкурсы да оештырылачак.  

   ... Ә сезнең мәктәбегездә нинди мәдәни чаралар үткәрелә? Аларда кемнәр катнаша? Син  соңгы тапкыр үткәрелгән чарада нишләдең? 

10 нчы вариант

      Мин спорт белән кызыксынам. Дәресләрдән соң айкидо секцсиясенә йөрим. Спорт миңа тормышта бик булыша, чөнки мин авырлыкларны җиңәргә өйрәнәм.

   ... Син буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең? Сиңа спорт ошыймы? Спорт белән шөгыльләнү ни өчен мөһим?

11 нче вариант

      Мин  театр сәнгате белән кызыксынам. Ял көннәрендә татар театрына барырга яратам. Мәктәпне тәмамлагач, мин Казан театр училищесына керергә, киләчәктә артист булырга телим.

         ... Ә син нәрсә белән кызыксынасың? Сиңа кайсы һөнәр күбрәк ошый? Сиңа һөнәр сайларга кемнәр булыша?

12 нче вариант.

      Мин кечкенә авылда яшим. Туган ягымның табигате бик матур. Авылдан ерак түгел зур урман бар, ә аның янында – чиста күл. Җәен күлдә балалар су коенырга, балык тотарга яраталар.

      ...Туган ягыңның табигате нинди? Сезнең якларда нәрсәләр бар? Син табигатьтә булырга яратасыңмы?

     

13 нче вариант.

        Мәктәптә без юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез. Минемчә, аларны һәркем белергә тиеш. Минем машина йөртергә өйрәнәсем килә, шуңа күрә кагыйдәләрне яхшы белергә телим.

  ... Син юлда йөрү кагыйдәләрен беләсеңме? Синеңчә, бу кагыйдәләрне кем яхшырак белергә тиеш: җәяүлеме, әллә машина йөртүчеме? Юл йөрү кагыйдәләрен кайда өйрәндең?

14 нче вариант.

  Минем дәү әтием белән дәү әнием авылда яшиләр. Каникул саен мин аларга кунакка кайтам. Алар мине сагынып каршы алалар, ә мин аларга төрле эшләрдә булышырга тырышам .

   ... Синең әбиең белән бабаең исән–саулармы? Алар кайда яшиләр? Син аларга ничек ярдәм итәсең?

15 нче вариант.

      Мин спектакльләр карарга яратам. Шуңа күрә татар һәм рус театрларына еш йөрим, телевизордан да еш карыйм. Яраткан драматургларым да бар.

    ... Син нәрсә белән кызыксынасың? Театрга барганың бармы? Синең яраткан язучың, шагыйрең яки драматургың кем?

   

16 нчы вариант

        Без сыйныфыбызда “Тәмле булсын!” конкурсы үткәрдек. Мин бу конкурста беренче урын алдым. Әнием белән бергә милли ризык – өчпочмак пешердек.

    ... Ә син нәрсәләр пешерә беләсең? Сиңа нинди ризыклар ошый? Сезнең мәктәптә нинди конкурслар була?

17 нче вариант.

       Мин шәһәребезнең тарихы белән кызыксынам. Буш вакытымда тарихи китаплар укырга яратам. Мин бик күп кызыклы әйберләр белдем.

     Син буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең? Нәрсәләр турында укырга яратасың? Туган ягыгыз турында нәрсәләр беләсең?

18 нче вариант

       Мин булачак һөнәремне сайладым инде. Хәзер университетка әзерләнү курсларына йөри башладым. Анда безне төрле галимнәр укыталар.

        ... Син кем булырга телисең? Кая укырга керергә телисең? Нинди фәннәрне яратып укыйсың?           

19 нчы вариант

       Мин хайваннар яратам. Алар турында китаплар укыйм, телевизион тапшырулар карыйм. Өйдә Йомшак исемле песием дә бар.

... Син нинди йорт хайваннарын яратасың? Хайваннар турында китаплар, журналлар укыйсыңмы? Нинди йорт хайваны алырга телисең?

18.

Татарстанның __________ искиткеч матур.

ТАБИГАТЬ

19.

Биек таулар, калын _____, мул сулы елгалар бик күп анда.

УРМАН

20.

Габдулла Тукай _____ табигате турында болай язган: “Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава”.

УЛ

21.

Татарстан территориясе аша дүрт зур елга, _______артык вак елга ага.

ЙӨЗ

22.

Чулман елгасының озынлыгы  445 км, ә Идел Чулманнан ______.

ОЗЫН

23.

Татарстан _______ нефтькә бай.

ҖИРЛӘР

24.

Түбән Камада нефть эшкәртү _______ эшли.

ПРЕДПРИЯТИЕ

25.

Алабугада “Форд Соллерс” заводы _______ җиңел машиналар чыгара.

ЗАМАН

   Прочитайте текст. Преобразуйте глаголы, написанные заглавными буквами в конце строк согласно указанным формам в левой части таблицы, и заполните пропуски полученными формами глаголов. Каждый пропуск соответсвует отдельному заданию 26-32.

26.

Без сыйныфташларыбыз белән Казанга экскурсиягә _____ (инфинитив) уйладык.

БАР

27.

Иртән сәгать 8 дә Казанга _____ (х.з. сыйфат фигыль) автобуска утырдык.

КИТӘРГӘ

28.

3 сәгать _______(хәл фигыль), без Казанга барып җиттек.

ҮТӘРГӘ

29.

 “Әйдәгез башта Казан Кремлен _______ (теләк фигыль)”, - диде укытучы апабыз.

КАРАРГА

30.

Миңа әни: “Казан Кремленда ______ (шарт фигыль), фотографиягә төшәргә онытма”,  – диде.

БУЛЫРГА

31.

Көне буе Казанның истәлекле урыннарын карадык, безгә Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете бик ________ (үткән заман хикәя фигыль)

ОШАРГА

32.

Башкалабыз Казанга  ______ (исем фигыль) безнең күңелләрдә бик озак сакланыр.

БАРЫРГА

18.

Яңа уку елы төрле ______ төрлечә башлана.

ИЛЛӘР

19.

Китап -  миңа якын дус, чөнки мин _____ күп сорауларга җавап табам.

КИТАПЛАР

20.

Китап миңа якын дус,чөнки ул _______ яшәргә өйрәтә.

МИН  

21.

Яхшы уку өчен кирәкле _______ кечкенәдән тәрбияләргә кирәк.

СЫЙФАТЛАР

22.

Алсу контроль эштән бишле алды, чөнки ул _______ язды.

ХАТА

23.

Мин  Габдулла Тукай_______ яттан  беләм.

ШИГЫРЬЛӘР

24.

________ сентябрьдә тантаналы линейкада Татарстанның Дәүләт гимны яңгырады.

БЕР

25.

Татарстан Дәүләт гимнын ____________ татар композиторы Рөстәм Яхин язган.

ТАНЫЛЫРГА

    Прочитайте текст. Преобразуйте глаголы, написанные заглавными буквами в конце строк согласно указанным формам в левой части таблицы, и заполните пропуски полученными формами глаголов. Каждый пропуск соответсвует отдельному заданию 26-32.

26.

Инглиз теленнән бишле _______  (исем фигыль) Олег өчен зур шатлык булды.

АЛЫРГА

27.

Көн саен дәрес ______(хәл фигыль), Олег инглиз телен яхшы белә.

ӘЗЕРЛӘРГӘ

28.

Ул инглиз теленнән олимпиадада ________(хәл фигыль), беренче урын алды.

КАТНАШЫРГА

29.

Олимпиадага _______ (үткән заман сыйфат фигыль) укучылар арасында Олегның дусты Айдар да бар иде.

КИЛЕРГӘ

30.

Олег та, Айдар да киләчәктә тәрҗемәче _________ (инфинитив)  телиләр.

БУЛ

31.

Тантаналы линейкада мәктәп директоры малайларга җиңүче дипломы ____________ (билгеле үткән заман хикәя фигыль).

ТАПШЫРЫРГА

32.

Олег, шатланып, дустына: “Дипломны әниләргә _______ (теләк фигыль)”,- диде.

КҮРСӘТЕРГӘ