«Җиләк - җимешләр, яшелчәләр. Тартым кушымчаларын сөйләмдә куллану.» (1 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән технологик карта (В.Н. Мещерякова системасы буенча дәрес))
план-конспект урока

Урок проводится с применением коммуникативных технологий. Обучение проходит в группе через совместные игры, общение. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta_1_nche_syynyf_rus_torkemnre_ochen.docx17.05 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Җиләк - җимешләр, яшелчәләр. Тартым кушымчаларын сөйләмдә куллану.» (1 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән технологик карта (В.Н. Мещерякова системасы буенча дәрес))

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча УУГ:  тартым кушымчаларын сөйләмдә кулланырга өйрәнү, “Яшелчә, җиләк-җимеш” темасына караган лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллануны активлаштыру, камилләштерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру.

Танып-белү УУГ: дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү, объектларны чагыштыру, аңлап һәм ирекле сөйли белү.

Коммуникатив УУГ: диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; коммуникатив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану; үз фикереңне җиткерә белү, парларда һәм төркемдә эшли белү.

Регулятив УУГ: уңай халәт, дустанә мөнәсәбәт  тудыру, укытучы ярдәмендә дәреснең максатын һәм темасын билгели белү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Шәхси УУГ: үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренең кирәклеген аңлау, бер – береңә дустанә мөнәсәбәт  булдыру, татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру.

Дәреснең төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, сорау-җавап, фонетик күнегү.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, музыка.

Материал һәм җиһазлау: рәсемнәр, сәгать муляжлар, карточкалар, компьютер технологиясе.

                                      Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре.

Оештыру, мотивлавштыру.

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез.  Хәлләрегез ничк? Әйдәгез, дәресне башлыйбыз.

- Әйдәгез, җырлыйбыз.

-Дәрестә кем юк? Ул кайда? Ул өйдәме?  Әйдәгез Егорга шалтыратабыз.(Телефон уены.)

Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү. Укытучыны сәламләү, сорауларга җавап бирү, сөйләм эшчәнлегенә кушылу. Аудиодәрестәге исәнмесез көенә җырлау.

-Егор юк. Ул өйдә. (Бер укучы Егор, бер укучы аның дусты, берсе Егорның әнисе булып сөйләшә.)

ШУУ: дустанә мөнәсәбәт, укучыга хөрмәт тудыру, үзмаксат кую.

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

Белемнәрне актуальләштерү.

Фонетик күнегү.

- Укучылар, тактага карыйбыз. Анда  сүзләр бирелгән. У хәрефе яки ү хәрефе язабызмы?

 -  Ә хәзер сүзләрне дөрес итеп укып күрсәтәбез (үрдәк, бүлмә, ул, муен, күз, бүрек, бүләк, утыр, уйна).

Укучылар сүзләрдәге тиешле хәрефләрне карточкалар ярдәмендә күрсәтәләр, сүзләрне дөрес итеп укыйлар.

КУУГ: дөрес әйтелеш кагыйдәләрен үтәү

РУУГ:үз фикерләрен һәм җавапларын телдән дөрес итеп әйтә белү.

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

- Укучылар, тактага карыйбыз.  Анда гаилә рәсеме бирелгән һәм бер яклы баскыч.(Баскыч өстендә өчле, дүртле, бишле билгеләре беркетелеп куелган). Балалар, карагыз. Болар кешеләр. Мин сезгә бер минут вакыт бирәм, сез бер минутта баскычтан менеп, билге алыгыз). Шулай итегез. (Укытучы билге алу өчен нәрсә әйтергә кирәклеген күрсәтә. Һәр дөрес җавап өчен укытучы кечкенә кеше рәсемен бер баскычка югарырак күтәрә. Һәр бала ничә җөмлә өйтүенә карап тиешле билге ала).

Хәзер өстәлгә карыйбыз. Монда сумкалар һәм рәсемнәр бар.(Шулай ук сумкаларга төрле язулар язылган һәм рәсемнәр ябыштырылган. Мәсәлән, киемнәр, җиһазлар, хайваннар, кошлар, кешеләр, ашамлыклар, уенчыклар, җиләк-җимешләр, яшелчәләр.)

-Әйдәгез, балалар, ярышабыз! Ике команда ясыйбыз. Бу команда – яшелчә командасы, ә теге команда – җиләк-җимеш командасы. Мин сезгә өч минут вакыт бирәм, сез шушы өч минутта рәсемнәрне сумкаларга саласыз. Башлыйбыз. (Укытучы дөрес җавапларны билгеләп бара, нәтиҗә чыгара).

-Хәзер, “Колбаса” уены уйныйбыз.

Әйдәгез, матур, зур колбаса ясыйбыз. Карагыз! Мин басам. Укытучы артына кем баса?

Оля артына кем баса? Катя, син басасыңмы? Монда кил. Оля артына бас. (Укытучы шушы тәртиптә балаларны тезә.)

-Әйдәгез, хәзер җырлыйбыз.

 

-Укучылар, тактага карагыз. Анда ике яклы баскыч, кишер, кыяр, ике гаилә рәсемнәре. (Һәр командадан берәр кеше сайлана. Җавапларны командадагы башка балалар да әйтә алалар, ләкин сайланган баланың  җавабы гына санала).

-Хәзер сез балар түгел. Син кыяр. Тәмле кыяр. Ә син зур, баллы кишер. Бу синең гаиләң, ә  теге аның гаиләсе.Алар нинди? Аерма бармы? (Җиңүче билгеләнә).

- Карагыз! Бу кем? Караватта кем?

- Ул нишли?

 - Ә  сәгать ничә?

- Шәвәли, тор. (Тормыйм. Ә сәгать ничә?)

-Сәгать тугыз. (Тугызмы? Ай, торам, торам).

-Хәзер юын! (Юынам). Кулларыңны  ю, битеңне ю, колакларыңны ю, муеныңны ю, җылы су белән ю! (Юам! Җылы су белән юам). Хәзер киен.(Нәрсә киим? Хәзер нәрсә эшлибез?)

-Әйдәгез, “Генерал” уены уйныйбыз. (Бер укучы генерал, берсе солдат итеп билгеләнә. Һәр бала рәттән берничә команда бирә.)

-Шәвәли, хәзер нәрсә эшлибез? (Әйдәгез, ашыйбыз!) Ә син нәрсә яратасың? (Мин яшелчә һәм җиләк-җимеш яратам!) Ә яшелчә һәм җиләк-җимеш кайда? (Менә.) Әйдәгез, кибеткә барабыз!

Укучылар гаилә рәсеме буенча  җөмләләр төзиләр. Лексик һәм грамматик берәмлекләрне бирелгән ситуациядән чыгып кулланалар. (Бу – малай. Ул зур түгел, ул кечкенә. Аның башы зур. Аның бите чиста. Аның брыны озын. Аның күзләре мәрхәмәтле. Аның чәче кара. Аның авызы зур. Аның колаклары матур.  Аның тешләре кечкенә. Аның муены кыска.

Укучылар һәр командадан берәр кеше килеп, бер рәсем алалар һәм җавап бирәләр. Мәсәлән, бу машина. Ул – уенчык. Рәсемне дөрес җавапны әткәннән соң гына сумкага салалар. Уен шулай дәвам итә.

-Мин басам!

-Мин басам!

-Әйе, мин басам.

Мин басам, син басасың, ул баса! Нинди матур, нинди озын колбаса! (Җырны берничә тапкыр кабатлап, сыйныф буенча түгәрәк ясыйлар).

-Бар. Минем дәү әнием бар, ә синең дәү әниең юк. (Һәр дөрес җавап өчен команда бер баскычка югары күтәрелә).

-Бу – Шәвәли.

-Ул йоклый.

- Сәгать тугыз.

-Күлмәк ки, чалбар ки, ботинка ки. Әйдәгез, уйныйбыз!

Генерал укучы командалар бирә, солдат укучы үти. Бас! Йөгер! Сикер!, Ела! Йокла! Шулай ит! Алай итмә! Юын! Киен! Яз! Аша! Эч! һ.б.

Укучылар укытучы белән бергәләп, “Кибет-кибет” уены уйныйлар. Аннан нәрсә яратулары, ә нәрсә яратмаулары турында әйтәләр.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау, белем алу процессына уңай караш белдерү.

КУУГ: коммуникатив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану. парларда эшли белү, монологик һәм диалогик сөйләм  күнекмәләрен булдыру.

ТБУУГ: диалогик сөйләм  төзү, аңлап һәм ирекле сөйли белү, объектларны чагыштыру,

үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү.

РУУГ: биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

РУУГ: башкаларның сөйләмен тыңлый белү, уку мәсьәләсен дөрес аңлау, үз эшчәнлекләрен планлаштыру.

Рефлексия. Укучыларны бәяләү.

- Укучылар, хәзер алмаларны саныйбыз. Кемдә ничә алма бар? (Укытучы дәрес барышында укучыларга дөрес, тулы җаваплар өчен кечкенә алма рәсемнәре биреп бара. Хәзер алмалар саны буенча укучыларның эшчәнлегенә нәтиҗә ясала.)

- Дәрестә актив катнаштыгыз, сез бик акыллы балалар. Дәрес бетте, сау булыгыз.

Укучылар дәрес барышында алган алмаларын саныйлар, үз-үзләрен бәялиләр.

РУУГ: бәяләү, хаталарны төзәтү

ШУУГ: үз уңышларын\уңышсызлыкларын турында фикер йөртү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан технологик карта (“Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)».

Туган телебезнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә. Татар теле һәм әдәбияты үз чиратында – татар халкының чал тарихлы бай рухи...

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы. 9 сыйныф...

Кереш сүзләр (5 класс рус төркеме өчен татар теленнән технологик карта)

Кереш сүзләр (5 класс рус төркеме өчен татар теленнән технологик карта...

татар теленнән технологик карта

Тема Исемнәрнең килеш белән төрләнешеТеманың максаты 1. Белем бирү: исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү, өйрәнү;алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту....

«Дүрт аяклы дусларыбыз» (4 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан технологик карта)

ldquo;Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына караган лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллануны активлаштыру, камилләштерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру максатыннан үткәрелгән дәреснең технологик к...