«Дүрт аяклы дусларыбыз» (4 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан технологик карта)
план-конспект урока

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына караган лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллануны активлаштыру, камилләштерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру максатыннан үткәрелгән дәреснең технологик картасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta._gayazova_f.k._117_nche_mktp.docx20.22 КБ

Предварительный просмотр:

                                              Гаязова Ф.К., Казан шәһәре Авиатөзелеш районы        

       117 нче гомуми белем  мәктәбенең югары

категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема: «Дүрт аяклы дусларыбыз» (4 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан технологик карта)

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча УУГ: “Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына караган лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллануны активлаштыру, камилләштерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру.

Метапредмет УУГ: танып-белүУУГ (дәрестә алган мәглүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү, объектларны чагыштыру, аңлап һәм ирекле сөйли белү, белем дәрәҗәсен исәпкә алып, өй эшен сайлау); коммуникатив УУГ (диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; коммуникатив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану; үз фикереңне җиткерә белү, парларда эшли белү); регулятив УУГ (уңай халәт, дустанә мөнәсәбәт  тудыру, укытучы ярдәмендә дәреснең максатын һәм темасын билгели белү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу).

Шәхси УУГ: үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренең кирәклеген аңлау, дүрт аяклы дусларыбызга карата сакчыл караш булдыру, татар теленә карата кызыксыну уяту.

Дәреснең төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, сорау-җавап, сүзлек эше.

Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Татар теле. 4 нче сыйныф: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен)\ Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.А. Гыйниятуллина – Казан:Татармультфильм, 2014), эш дәфтәре, карточкалар, компьютер технологиясе.      

                             Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре.

Оештыру, мотивлаштыру

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.(Тактада кояш рәсеме эленеп тора. Ул  дәрес барышында җылы хәләт тудырырга ярдәм итә).

Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү. Укытучыны сәламләү, сорауларга җавап бирү, сөйләм эшчәнлегенә кушылу.

ШУУ: дустанә мөнәсәбәт, хөрмәт тудыру, үзмаксат кую.

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

Белемнәрне актуальләштерү.

Фонетик күнегү.

Аның койрыгы йомшак, колаклары кечкенә, күзләре яшел. Ул бик чиста. Үзе сөт ярата, тычкан тота. (песи рәсеме күрсәтелә)

Ул хуҗасын бик нык ярата. Үзе озын колаклы. Командалар үти, тәпиен бирә. (эт)

Укучылар җөмләләрне укыйлар, нинди хайван турында сүз барганын әйтәләр, астына сызылган сүзләрне дөрес итеп укып күрсәтәләр.

КУУГ: дөрес әйтелеш кагыйдәләрен үтәү

РУУГ:үз фикерләрен һәм җавапларын телдән дөрес итеп әйтә белү.

Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

- Укучылар, без бүген дәрестә  нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез?

- Алар безгә ни өчен кирәк?

- Дөрес, алар безнең дусларыбыз. Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы: “Дүрт аяклы дусларыбыз”.

Сорауларга җавап бирәләр. Дәреснең темасын билгелиләр.

РУУГ: дәреснең темасын формалаштыру, күзәтүләр нигезендә нәтиҗә ясау, планлаштыру.

КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү.

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү.

- Сезнең алдыгызда карточкалар ята. Анда русча сүзләр бирелгән, сезгә аларның янына тәрҗемәсен язарга кирәк.

Адаштырды, күчеп килде

дуслаштылар, туңган,

егылып төшкән, бата башлаган,

ябышкан, сузган, качкан.

- Хәзер партадаш иптәшегез белән эшләрегезне алышынып тикшерәсез.

- Укучылыр, бу сүзләр нинди сорауларга җавап бирәләр? Әйдәгез, аларны кулланып җөмләләр төзибез.

Карточкаларда бирелгән сүзләрнең тәрҗемәсен язалар, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр. Сүзләрне кулланып җөмләләр төзиләр.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау.

КУУГ: коммуникатив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану.

ТБУУГ: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү.

РУУГ: биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

Ял вакыты.

“Әпипә” җырын җырлап, хәрәкәтләр ясап бииләр.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-  Слайдта без өйрәнгән әсәрләрдән өзекләр бирелгән. Укыйбыз һәм нинди әсәрдән икәнен әйтәбез.

1)Кечкенә, йомшак кына, ак кына,

Тик маңгаенда кара тап бар чак кына.

2) Айдар аның алдына тәлинкә белән җылы сөт, йомшак күмәч куйды. Песи сөтне эчте һәм йоклап китте.

3) Тычкан баласы Чикыл басмадан чыга икән, ди. Кинәт ул суга егылган. Чикыл йөзә белми. Ул: - коткарыгыз, батам! – дип кычкырган.

- Хәзер китаптың  59 нчы битендәге 5нче күнегүне эшлибез.

Ситуатив күнегүләр

(59 бит, 8 нче күнегү)

Парларда эш. (Диалогны тулыландыру).

Бирелгән өзекләрнең кайсы әсәрдән икәнлеген әйтәләр, әсәрләрнең эчтәлеген искә төшерәләр, шигырь сөйлиләр, әкиятне сәхнәләштерәләр. Геройларга бәяләмә бирәләр. Диалог, монолог төзиләр һәм сөйлиләр (үзләренең дүрт аяклы дуслары турында).

ШУУГ: белем алу процессына уңай караш белдерү.

ТБУУГ: планнан файдаланып, диалогик сөйләм  төзү, аңлап һәм ирекле сөйли белү, объектларны чагыштыру.

КУУГ: парларда эшли белү, монологик һәм диалогик сөйләм  күнекмәләрен булдыру.

РУУГ: башкаларның сөйләмен тыңлый белү, уку мәсьәләсен дөрес аңлау, үз эшчәнлекләрен планлаштыру

Йомгаклау,

өй эше.

Өй эше

1)“Минем дүрт аяклы дустым” дигән темага хикәя язып килергә.

2)Рәсем ясарга һәм рәсемгә карата 3 җөмлә төзергә.

Сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәдә катнашалар, үз фикерләрен әйтәләр. Өй эше алалар.

ТБУУГ: фикерне аңлы һәм ирекле рәвештә телдән әйтеп бирү, белем дәрәҗәсен исәпкә алып, өй эшен сайлау.

Рефлексия. Укучыларны бәяләү.

Укучыларның эшчәнлеген бәяләү.

Кояшның йөзен ясыйлар, үзләрен бәялиләр.

РУУГ: бәяләү, хаталарны төзәтү . ШУУГ: үз уңышларын\уңышсызлыкларын турында фикер йөртү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан технологик карта (“Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)».

Туган телебезнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә. Татар теле һәм әдәбияты үз чиратында – татар халкының чал тарихлы бай рухи...

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан  эш прогаммасы.  9 сыйныф....

«6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан технологик карта (“Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)».

Туган телебезнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә. Татар теле һәм әдәбияты үз чиратында – татар халкының чал тарихлы бай рухи...

6нчы сыйныф (рус төркемнәре) өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация сораулары

1.     Хаталарны төзәт.       Гәрәй Рәхим-рәссам, Муса Җәлил –язучы,Габдулла Тукай- язучы,Һади Такташ- шагыйрь, Сара Садыкова- җырчы,Бакый Урманче- ко...

Ана каргышы-йөрәк сагышы. (Татар әдәбиятыннан технологик карта)

Татар телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта)...

«Җиләк - җимешләр, яшелчәләр. Тартым кушымчаларын сөйләмдә куллану.» (1 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән технологик карта (В.Н. Мещерякова системасы буенча дәрес))

Урок проводится с применением коммуникативных технологий. Обучение проходит в группе через совместные игры, общение....