«6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан технологик карта (“Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)».
план-конспект урока (6 класс) на тему

Туган телебезнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә. Татар теле һәм әдәбияты үз чиратында – татар халкының чал тарихлы бай рухи хәзинәсе, күңеле матурлыгы, хисләре сафлыгы һәм матур хыялларының үткәне, хәзергесе һәм киләчәгенең сәнгатьчә чагылышы. Шуның өчен дә татар теле һәм әдәбиятын укыту, иң беренче чиратта, телебезнең байлыгына һәм киң мөмкинлекләренә, нәфислегенә, халкыбызның, тел осталарыбызның талантына, сәнгатебезнең камиллегенә соклану хисләре тәрбияләү чарасы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chukech_tehnologik_karta.docx38.05 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  «6 нчы сыйныфта

татар әдәбиятыннан технологик карта

(“Габделхәй Сабитовның “Чүкеч”

хикәясе буенча)»

                        Башкарды:

                                                                Гайнуллина Эльмира Мәлик  кызы

                                                          

                                                       

                                                   

Казан

2016

ЭЧТӘЛЕК

1.КЕРЕШ.....................................................................................................3

2.ТӨП ӨЛЕШ..............................................................................................4

3.ЙОМГАКЛАУ..........................................................................................8

4.КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ...........................................9

                         

КЕРЕШ

Туган телебезнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә. Татар теле һәм әдәбияты үз чиратында – татар халкының чал тарихлы бай рухи хәзинәсе, күңеле матурлыгы, хисләре сафлыгы һәм матур хыялларының үткәне, хәзергесе һәм киләчәгенең сәнгатьчә чагылышы. Шуның өчен дә татар теле һәм әдәбиятын укыту, иң беренче чиратта, телебезнең байлыгына һәм киң мөмкинлекләренә, нәфислегенә, халкыбызның, тел осталарыбызның талантына, сәнгатебезнең камиллегенә соклану хисләре тәрбияләү чарасы.

Проект эшемнең темасы – «6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан технологик карта (“Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)».

Теманың актуальлеге. Сер түгел: соңгы елларда укучыларыбыз күп вакытын компьютер янында иҗтимагый челтәрләрдә үткәрә, көннән-көн азрак укый, күпләре телевизор экранын якын күрә. Шуңа күрә укучыларда туган телгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләүгә игътибарны көчәйтү бүгенге көндә зур әһәмияткә ия һәм актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ә бу исә татар теле укытучысының төп бурычларыннан санала. Татар теленә кызыксыну уяту һәм тәрбияләү укытучыдан шактый катлаулы, эзлекле, дәвамлы эш, игътибар һәм көч таләп итә, иҗади якын килүне сорый.

Максатым – Г.Сабитовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, “Чүкеч” хикәясен үзләштерү, “хикәяләү” төшенчәсенең эчтәлеген аңлату. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

  • аңлап уку күнекмәләре булдыру;
  • үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;
  • һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү;
  • укытучы һәм сыйныфташларың белән уртак эшчәнлек оештыра белү.

Проект эшем кереш, төп өлеш, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Укытучы

Гайнуллина Эльмира Мәлик  кызы

Предмет

Татар әдәбияты

Тема

Тырышкан табар – ташка кадак кагар (Г.Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү; мөстәкыйль фикер йөртүгә омтылу; һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль рәвештә оештыра белү, бәяләү; аңлап уку күнекмәсе булдыру; нәтиҗәләр чыгара белү; текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу.

Коммуникатив УУГ: сораулар бирә белү; үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә, тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү.

Регулятив УУГ:  мөстәкыйль рәвештә дәреснең  темасын һәм максатын формалаштыру; укытучы һәм сыйныфташларың белән уртак эшчәнлек оештыра белү; үзбәя.

Предмет буенча: Г.Сабитовның тормыш юлын һәм иҗатын белү, “Чүкеч” хикәясен үзләштерү, “хикәяләү” төшенчәсенең эчтәлеген белү.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр

Эш кораллары, кадак, чүкеч, келәшчә, пычкы, балта, өтерге, хезмәт

Предметара  бәйләнеш

Рус әдәбияты

Эшне оештыру

Фронталь, төркемнәрдә, индивидуаль

Чыганаклар

Төп: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова].-Казан: “Мәгариф-вакыт” нәшр., 2014. Өстәмә: презентация, карточкалар, Г.Сабитов китаплары.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру (1-2 мин)

Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез әле, бер-беребезгә матур теләкләр телик.

Сыйныф эшкә әзерләнә

(укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)

ШУУГ: укытучы һәм сыйныфташларыңны хөрмәт итү;

КУУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

РУУГ: эш урынын оештыру.

Белемнәрне актуальләштерү

Өй эшен тикшерү (“Әбүгалисина” әсәренең 3 нче өлеше буенча план төзү)

Хезмәт, эш турында әңгәмә кору: Әбүгалисина, Әбелхарис китап белеме белән генә кызыксынганнармы?

К.Насыйри  китап язу, фәнни эш арасында тагын нинди эшләр белгән?

Ә сез буш вакытларыгызда ниләр белән шөгыльләнергә яратасыз?

Укучылар өйдә төзегән планнарын укыйлар.

Укытучының сорауларына җавап бирәләр:

Төрле эш эшли белгәннәр.

Үзе уен кораллары, җиһазлар ясаган. Үзләренең буш вакытларында ниләр эшләргә яратулары хакында сөйлиләр.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү;

П: К.Насыйриның “Әбүгалисина” әсәренең эчтәлеген белү.

Уку мәсьәләсен кую

Без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән? (Г.Сабитовның “Чүкеч” хикәясе белән танышырбыз.)

Бирелгән сораулардан чыгып, дәреснең темасын билгелиләр (без танышачак герой да эшләргә ярата).

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау;

КУУГ: үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү;

РУУГ: дәреснең темасын формалаштыру.

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

1.Габделхәй Сабитовның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыра, китапларын, презентация  күрсәтә.

-Дәреслектә укытучы сөйләгән нинди фактлар турында язылган? Ә нәрсәләр турында әйтелми?

Дәреслектәге белешмәне укыйлар, укытучы белән әңгәмә коралар.

ТБУУГ: нәтиҗә ясау, гомумиләштерү;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү, планлаштыру;

П: Г.Сабитовның тормышы һәм иҗаты турында белү.

2.Текстны укуга әзерлек.

Сүзлек белән эш: яңа сүзләрне дөрес итеп укыганны тыңлау, кабатлау һәм истә калдыру.

Фразеологик сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү (юкәдә икән чикләвек, кадак җене кагылган,үзәге өзелеп һ.б.)

-Тагын нинди фразеологизмнар беләсез?

Рәсем буенча фикер алышу.

-Рәсемдә кемнәрне күрәсез? Алар нәрсә турында сөйләшәләр икән, ничек уйлыйсыз?

Укучылар яңа сүзләрне кабатлыйлар, үзләре укыйлар, җөмләләр төзиләр.

Укытучының сорауларына җавап бирәләр.

-Рәсемдә малай һәм аның әтисе сурәтләнгән. Алар эш кораллары, гомумән, эш, хезмәт турында сөйләшәләр.

ШУУГ: укытучы һәм сыйныфташларыңны хөрмәт итү; хезмәтне яратырга өйрәнү;

ТБУУГ: укылган тексттан кирәкле информацияне табып аера белү;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

3.”Чүкеч” хикәясен уку. Эчтәлек буенча әңгәмә кору.

-Малай нишләргә ярата?

-Әтисе аны ни өчен ачулана?

-Бакый чүкечне туры сугарга ничек өйрәнә?

Укытучы укыганны тыңлыйлар, ишетеп аңларга тырышалар, мөстәкыйль укыйлар.

Сорауларга җавап бирәләр.

-Малай кадак кагарга ярата.

-Чөнки чүкеч кадак урынына еш кына малайның бармагына суга.

-Әтисе аңа такта башлары һәм бер тартмада күп итеп кадак бирә, Бакый шул кадакларны кагып бетерә. Шулай итеп чүкечне туры сугарга өйрәнә.

ШУУГ: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү; хезмәтне ярату хисләре булдыру;

ТБУУГ: укылган тексттан кирәкле информацияне табып аера белү;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

П: “Чүкеч” хикәясенең эчтәлеген белү.

Күзләрне ял иттереп алыйк

(тактада рәсемнәр эленгән, шул рәсемнәргә карап күзләр өчен гимнастика ясыйбыз).

4. Табышмаклар уку.

Көзме, кышмы, язмы, җәйме,

Тыңламый, нишләтәсең,

Кар-буранда,җил-яңгырда

Салмый ул эшләпәсен.

---------------------------

Тешләремнең исәбе юк,

Утын кисәм, “он” ясыйм.

Егет булсаң, кадерне бел,

Мине читкә куйма син.

----------------------------

Бар очым, бар түбәм,

Сугалар – мин түзәм.

Кайчакта кәпрәям:

Тутыгам, кәкрәям.

-------------------------

Гомер буе сугар өчен,
Мине уйлап тапканнар.
Нигә «суккыч» диеп түгел,
Башка исем такканнар?
 

--------------------------- Хезмәтем бик кечкенә,
Кирәк бары көч кенә.
Менә шушы тактаны
Мине бор да тиш кенә.

Укучылар табышмакларның җавапларын табалар:

-Кадак.

-Пычкы.

-Кадак.

-Чүкеч.

-Борау.

ШУУГ: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү; хезмәтне ярату хисләре булдыру.

ТБУУГ: төп фикерне аерып чыгара белү;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: мөстәкыйль эшли белү; үзбәя;

П: эш кораллары атамаларын истә калдыру.

5.Теоретик материал белән эш.

-Бу әсәр нинди жанрга карый?Монда хикәяләү бармы?

“Хикәяләү” төшенчәсен аңлату. Рус әдәбиятыннан хикәяләүгә нинди мисаллар китерә аласыз?

Укучылар җавап бирәләр.

Дәреслектән билгеләмәне татар һәм рус телләрендә укыйлар, мисаллар китерәләр.

ТБУУГ: төп фикерне аерып чыгара белү;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: үзбәя;

П: “хикәяләү” төшенчәсе белән танышу; аның эчтәлеген белү.

Ял минуты

Өй эше

Өй эшен аңлату.

1.Хикәяләү турындагы теоретик төшенчәне истә калдырырга.

2.Хикәяне рольләргә бүлеп укырга әзерләнергә.

3.”Сиңа “Чүкеч” әсәрендәге төп герой –Бакый ошадымы?” дип башлап, диалог әзерләргә.

Үз фикерләрен әйтәләр, өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.

ШУУГ: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү, үз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: үзбәя.

Рефлексия

“Сез ничек уйлыйсыз?” уены. Карточкаларда язылган: тырыш, ялкау, максатчан, эшләргә яратмый, һәрвакыт елый, кадак җене кагылган, кызыксына торган, гел уйнарга ярата һ.б.

Бер укучы карточкаларны төркемнәргә тарата. Һәр кеше мөстәкыйль рәвештә, беркем белән дә киңәшләшмичә, карточканы укый һәм бирелгән биттә (Бакыйга туры килә, туры килми) үзе теләгән урынга куя. Ялгыш дип уйласа, кеше карточкасын алып, арты белән каплап куярга кирәк. Соңыннан һәр төркемдәге укучылар үз фикерләрен хикәядәге җөмләләр ярдәмендә дәлиллиләр.

ШУУГ: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү, үз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: индивидуаль һәм төркемдәге эшне бәяли белү, хаталарны табыр төзәтү; үзконтроль.

Г.Сабитовның “Чүкеч” хикәясендә сүз кем турында бара?

Бакый нишләргә ярата? Ул чүкеч белән оста итеп эшли белгәнме? Әтисе Бакыйга нинди эш йөкләгән? Сезгә бу хикәя ошадымы? Әлеге дәрестә нәрсәне яттан белергә кирәк дип саныйсыз?

Дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.

Үз фикерләрен әйтәләр.

ШУУГ: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү, үз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: индивидуаль һәм коллектив эшне бәяли белү, үзбәя.

Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.
  2. Исәнбәт  Н.С. Фразеологизмнар сүзлеге (I, II том).-Казан: Татар.кит.нәшр., 1989, 1990.
  3. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар әдәбиятыннан программа (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5-9 нчы сыйныфлар/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов.-Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2015.-67б.
  4. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова].-Казан: “Мәгариф-вакыт” нәшр., 2014.-119 б.: рәс. б-н.
  5. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 6 нчы с-ф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина, Ә.З.Мифтахетдинова.-Казан: “Мәгариф-вакыт” нәшр., 2014-175 б.
  6. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре (татар телен өйрәнүче укучыларга). 6 нчы с-ф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина, Ә.З.Мифтахетдинова.-Казан: “Мәгариф-вакыт” нәшр., 2014.-59 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы

Тема :  Абдулла  Алиш  “Нечкәбил”Максат :       1)    әкиятне  укып, эчтәлеген  үзләштерү...

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы

Тема :  Абдулла  Алиш  “Нечкәбил”Максат :       1)    әкиятне  укып, эчтәлеген  үзләштерү...

8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан

Туфан Миңнуллинның  “Бәхетле кияү” комедиясен өйрәнүне йомгаклау....

«6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан технологик карта (“Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)».

Туган телебезнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә. Татар теле һәм әдәбияты үз чиратында – татар халкының чал тарихлы бай рухи...

Ана каргышы-йөрәк сагышы. (Татар әдәбиятыннан технологик карта)

Татар телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта)...

«Җиләк - җимешләр, яшелчәләр. Тартым кушымчаларын сөйләмдә куллану.» (1 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән технологик карта (В.Н. Мещерякова системасы буенча дәрес))

Урок проводится с применением коммуникативных технологий. Обучение проходит в группе через совместные игры, общение....

«Дүрт аяклы дусларыбыз» (4 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан технологик карта)

ldquo;Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына караган лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллануны активлаштыру, камилләштерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру максатыннан үткәрелгән дәреснең технологик к...