Ана каргышы-йөрәк сагышы. (Татар әдәбиятыннан технологик карта)
план-конспект урока (5 класс) по теме

Назипова Гульназ Шамиловна

Татар телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nazipova_gulnaz_shamilovna_1.docx31.21 КБ

Предварительный просмотр:

Нәҗипова Гөлназ Шамиловна,

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

Кукмара ш.т.п. “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия”

Татар телендә гомуми белем бирү мәктәбенең

5нче сыйныф укучылары өчен

татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта)

Билгеле булганча, соңгы унъеллыкта җәмгыятебездә барган үзгәрешләр белем бирү системасын да читләтеп үтмәде. Бүгенге көндә белем бирүдә инновацион юнәлешне үстерү - төп бурычларның берсе. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен, белем бирү системасы заманча таләпләргә җавап бирергә, укытуның эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш. Мәктәпләрдә, белем бирүнең традицион формалары белән беррәттән, укытуның сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә күтәрүче инновацион технологияләр дә уңышлы файдаланыла башлады. Мин үзем дә дәресләремдә әлеге ысуллардан отышлы файдаланам һәм даими рәвештә тәҗрибәм белән уртаклашырга тырышам. Әлеге дәрес эшкәртмәсе дә шул максатны күздә тотып төзелде.  

Дәреснең темасы

Ана каргышы – йөрәк сагышы. Бәет жанры. “Сак-Сок” бәете.

Максат

Белем бирү: бәет жанры, аның барлыкка килүе турында мәгълүмат бирү, «Сак – Сок» бәете белән танышу;

Фикерләү сәләтен үстерү: бәетләргә хас үзенчәлекләрне билгеләргә өйрәнү, укучыларда мөстәкыйль фикерләү һәм үз фикерен башкаларга җиткерә белү күнекмәләре формалаштыру.

Тәрбияви: әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, ана каргышының төзәтеп булмастай бәхетсезлекләргә китерүенә, каргыштан сакланырга, ата-аналарның сүзләрен тыңларга кирәклегенә төшендерү.

Көтелгән нәтиҗәләр

Предмет буенча нәтиҗәләр: бәет жанры  турында мәгълүмат бирү, “Сак-Сок” бәетен өйрәнү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: халкыбыз иҗаты белән горурлану хисләре тәрбияләү, халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну уяту, геройлар кылган гамәлләр аша тәртибеңә бәя бирергә өйрәнү, әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләре:

  • регулятив: максат кую, әсәрнең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, соңгы, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу;
  • коммуникатив: партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итү; укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлектә төп фикергә килү, төрле җавапларны тыңлау; үз фикереңне тулы һәм төгәл әйтә белү, дәлилләү, сораулар формалаштыру, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.
  • танып белү: кирәкле мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, исбатлау, фикер йөртүнең логик чылбырын төзү, гомуми нәтиҗәне чыгару.

Дәрес тибы

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Төп төшенчәләр

Бәет, каргыш, тема, идея, проблема

Предметара бәйләнеш

Рус әдәбияты, рәсем, җыр

Эшне оештыру төрләре

Индивидуаль, парларда, төркемләп

Материал

Дәреслек: Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова / - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 175 б.

Җиһазлау

“Бәетләрдә – җан авазы” җыентыгы (Кукмара төбәгендә яшәүчеләр иҗат иткән бәетләр. Төзүчесе: Нәҗипова Г.Ш.); проектор, экран, презентация, бәетләр язылган аудиоязма, Урманчеев Ф.И. Тарих мең дә сигез йөздә: Бәетләр, мөнәҗәтләр. – Казан: Мәгариф, 2000.

Формалаштырылачак уку-укыту гамәлләре

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре.

РУУГ - регулятив универсаль уку гамәлләре.

 ТБУУГ - танып белү универсаль уку гамәлләре.

КУУГ-коммуникативуниверсальукугамәлләре

Дәрес барышы

Дәрес

этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Формалаштырылачак уку-укыту гамәлләре

  1. Мотивлаштыру
  1. Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә,

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

Хәерле көн, укучылар! Менә тагын яңа көн туды. Әти-әниләребезнең, туганнарыбызның, сыйныфташларыбызның исән-сау булуына, мәктәптә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек. Әнә шундый сөенеч-

шатлыклар белән дәресебезне башлыйбыз. Әйдәгез әле, бер-беребезгә елмаеп, хәерле көн телик.

Укучылар, ә сез өйдә вакытта да һәрвакыт шулай әти-әниләрегезгә карап елмаясызмы, аларның сүзләрен тыңлыйсызмы соң? (Укучыларның җаваплары тыңлана, үзбәя өчен карточкалар бирелә)

– Җавапларыгыздан күренгәнчә, тормышта бөтен нәрсә дә гел матур гына булып бетми икән шул.

2. “Куян кызы” мультфильмыннан өзек карау һәм аның эчтәлеге буенча фикер алышу.

- Мультфильм нәрсә турында?

- Куян кызының аяклары ни өчен авырта?

- Сезнеңчә, куян кызы дөрес эшләгәнме? Ни өчен?

- Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез икән?

3.  Укучыларга бу дәрестә дә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнүне дәвам итәчәкләрен җиткерү һәм Ә. Баяновның халык авыз иҗаты әсәрләре хакында әйткән сүзләре белән танышу, фикер алышу: “Тормыш факты, кешеләр теленә күчкәч, ул инде факт кына түгел, ул инде – тойгылар төсе йоккан, күпмедер дәрәҗәдә сәнгатьле факт. Язмага күчкәч – бигрәк тә”.

1. Укытучыны сәламләү, бер-берләренә карап елмаеп, яхшы кәеф һәм хәерле көн теләү.

Тыңлау, кызыксыну, фикер алышуда катнашу.

2. Мультфильмны игътибар белән карау, аның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнашу.

3. Ә. Баяновның халык авыз иҗаты әсәрләре хакында әйткән сүзләре белән танышу, фикер алышу.

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

ШУУГ: үзмаксат кую, халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну уяту.

II.Актуальләштерү

  1. Бу уку елында өйрәнгән халык авыз иҗаты әсәрләрен искә төшерү:
  • Алдагы дәресләрдә без сезнең белән халык авыз иҗаты әсәрләренең нинди жанрларын өйрәндек?
  • Халык авыз иҗаты әсәрләренә нинди үзенчәлекләр хас?
  1. Өйгә бирелгән эшне тикшерү (1 вариант. Үз тормышыңда булган мәзәк хәл турында язарга. 2нче вариант. “Хуҗа Насретдин мәзәкләреннән 5 мәзәк укып сөйләргә. 3нче вариант. Мәктәп тормышы белән бәйле 5 мәзәк алып килергә.).
  1. Халык авыз иҗатын искә төшерү, жанр төрләренә мисаллар китерү

Көтелгән җаваплар:

 -  Алдагы дәресләрдә без әкиятләр, җырлар, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар һәм мәзәкләр өйрәндек.

- Халык авыз иҗаты әсәрләренең авторы билгеле булмый, ул халык тарафыннан иҗат ителә.

  1. Укучылар үзләре иҗат иткән яисә укыган мәзәкләрне сөйлиләр.

Үзбәя (укучылар үз эшчәнлекләрен дәрес башында тәкъдим ителгән таблица буенча бәялиләр)

ТБУУГ:  Төрле жанрдагы халык авыз иҗаты әсәрләрен  чагыштырып, аларга хас үзенчәлекләрне аера белү.

РУУГ: күрсәтмәләрне истә тотып, гамәлләр кылу. КУУГ:  Иптәшләрен тыңлау, җавапларын бәяләү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу.

III.Уку мәсьәләсен кую

  1. Ания Туишева башкаруында аудиоязмадан “Сак – Сок” бәетеннән өзек тыңлау, бәетне экранда яктырту.
  2. Төркемнәрдә эш. Бәетне башка халык авыз иҗаты жанрлары белән чагыштыру, бәетнең икеюллык строфалардан торуына игътибар иттерү.
  • Әлеге жанр без моңа кадәр өйрәнгән фольклор әсәрләренең кайсыларына охшаган? Уртак һәм аермалы якларын билгеләгез.
  1. Дәрестә өйрәнәчәк мәсьәләне ачыклау, дәреснең темасын һәм максатларын билгеләү.
  • Без сезнең белән бәет дигән яңа жанр белән очраштык? Димәк, без бүген дәрестә нинди мәсьәләне хәл итәргә тиеш булабыз?

Халык авыз иҗаты

Мин нәрсә беләм

Нәрсә беләчәкмен

Нәрсә белдем

  1. алык авыз иҗаты буенча “Беләм, белдем, беләчәкмен” таблицасын тутыра башлау.

  1. Тыңлау.
  2. Әңгәмәдә катнашу, бер-берләренә сораулар бирү, үз җавапларын дәлилләү.

Көтелгән җавап:

1нче төркем. Уртаклыгы: көйләп укылуы, тезмә формада булуы белән җыр жанрына якын тора, эчтәлегендә халыкның зирәк акылы чагыла.

2нче төркем.

Аермасы: икеюллыклардан тора.

  1. Көтелгән җавап:

 - Без бүген бәет жанрына хас үзенчәлекләрне билгеләргә тиешбез.

4. “Беләм, белдем, беләчәкмен” таблицасындагы 1,2нче баганаларны тутыралар (3нче багана дәрес ахырында тутырыла)

ТБУУГ:  мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын формалаштыру һәм максат кую. РУУГ: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү,  аларга хас үзенчәлекләрне ачыклау.

КУУГ: иптәшләрен тыңлый белү, төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне нигезләп аңлату.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

  1. Дәреслектән  ( 51 бит) бәет турындагы теоретик төшенчәне уку, фикер алышу, бәетнең барлыкка килүе хакында  тарихи чыганаклардан  алынган мәгълүматлар белән таныштыру.
  2. Төркемнәрдә эш. Каргыш сүзенең мәгънәсен ачыклау.
  3. “Сак-Сок” бәете белән танышу.
  4. Бәетнең эчтәлеге буенча фикер алышу:

- Әниләре балаларын ни өчен орыша һәм каргый?

-  Әниләре каргаганнан соң, малайлар нинди кыяфәткә керәләр?

- Ике туган ни өчен кавыша алмыйлар?

- Сез ничек уйлыйсыз: ни өчен әти-әнинең сүзен тыңларга кирәк?

- Ә сезгә әти-әниләрегез нәрсәләр өйрәтәләр, нинди киңәшләр бирәләр?

- Сез аларның сүзләрен һәрвакытта да тыңлыйсызмы соң?

4. Бәетне анализлау.

- Бәетнең тема, идея һәм проблемасын ачыклау.

- Бәеттә күтәрелгән проблеманың бүгенге көндәге актуальлеген билгеләү.

- “Сак-Сок” бәетенең әһәмиятен ачыклау.

5. Төркемнәрдә эш. “Сак-Сок” бәетеннән чыгып, бәет жанрына хас үзенчәлекләрне билгеләү. (Модель Фрейер структурасы файдаланыла, бәет жанрына хас мөһим сыйфатлар, мөһим булмаган сыйфатлар, мисаллар һәм капма-каршы мисаллар языла)

6. Кластер алымын кулланып, укучыларның җавапларын (бәет җанрына хас үзенчәлекләрне) схемада күрсәтү һәм әлеге схема буенча сөйләү.  

  1. Тыңлау, үз фикерләрен җиткерү.
  2. Сүзлектән каргыш сүзенең мәгънәсен язып алу.
  3. Бәетне чылбыр буенча уку.
  4. Сорауларга җавап бирү.

Көтелгән җаваплар:  Әниләре, тимер укны рөхсәтсез алган өчен ачуланып, ике баласын каргый. Анакаргышыаркасындабалалары, кошларгаәйләнеп, кыргыйурмандаочыпйөриләр.

Үзбәя (укучылар үз эшчәнлекләрен бәялиләр)

  1. Бәетне анализлауда катнашу.

Көтелгән җаваплар: Әсәрнең нигезендә «Ана каргышы төзәтеп булмас бәхетсезлекләргә китерә» дигән фикер ята. Без әниләребезгә карата һәрвакыт мәрхәмәтле булырга тиешбез. Аларны рәнҗетергә ярамый. Әсәр безне шуңа өйрәтә.

Үзбәя (укучылар үз эшчәнлекләрен бәялиләр)

5. Көтелгән җаваплар:  - Бәет—татар халык иҗатының лиро-эпик жанры;

-аның нигезендә күпчелек очракларда кайгылы яки көлкеле вакыйга ята;

 - бәетләр тормышта булган төрле хәлләргә нигезләнеп чыгарыла;

  • төзелеше буенча ике юллы строфалардан тора.
  • башлам өлеше шактый кызыклы, тыңлаучыларга нәрсә турында сүз барасы алдан әйтелеп куела.
  •  Көйләп укыла.

Үзбәя (укучылар үз эшчәнлекләрен бәялиләр)

6. Кластер алымын кулланып, схема төзүдә катнашалар һәм схемага нигезләнеп бәет жанрына хас үзенчәлекләр турында сөйлиләр.

Үзбәя (укучылар үз эшчәнлекләрен бәялиләр)

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру. КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү. РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу әдәби әсәрнең эчтәлегенә төшенү.

ШУУГ: әхлак нормаларын үзләштерү.

V. Мөстәкыйль эш

  1. Образга характеристика бирү тәртибен искә төшерү.
  2. Сак белән Сокка характеристика бирергә тәкъдим итү.

(Берничә укучыдан укыту, калган укучыларныкын җыеп алу)

Сак белән Сок образына характеристика бирү, әлеге образларның үзләренә ошаган һәм ошамаган сыйфатларын ачыклау.

Үзбәя (укучылар үз эшчәнлекләрен бәялиләр)

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү. ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

 КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек  инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

VI. Рефлексия, өйгә эш бирү

1. Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау:

  • Бүгенге дәрескә нинди максат куйган идек?
  • Максатыбызга ирештекме?
  • Максатка ирешү өчен нәрсәләр эшләдек?
  • Сезнеңчә, бүгенге дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булачакмы?
  • Сез бүгенге эштән канәгатьме?
  • Кемнәр нинди авырлыклар белән очрашты?
  • Бу авырлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итте?
  • Бүгенге дәрестәге үз белемнәрегезне ничек бәяләр идегез?
  1. Укучыларның үзбәясеннән чыгып, дәрестәге эшчәнлекләрен бәяләү.
  2. Кукмара төбәгендә иҗат ителгән бәетләр тупланган “Бәетләрдә – җан авазы” җыентыгын укырга тәкъдим итү.
  3. Йомгаклау.

Авыр сүзләр әйтмик әниләргә,

Аларга без итик гел ярдәм.

Әниләрне саклыйк, яратыйк.

Калсын әле алар гел күркәм!

Әниләргә назлы сүзләр җитми,

Җитми әле мактау, котлау да!

Ә бит әниләрне гел яратып,

Зурлау кирәк барыбызга да!

  1. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя бирү, “Беләм, белдем, беләчәкмен” таблицасын тутырып бетерү.

Халык авыз иҗаты

Мин нәрсә беләм

Нәрсә беләчәкмен

Нәрсә белдем

  1. Үзбәядән чыгып, катлаулылыгы буенча өйгә эшне сайлап алу:
  • “Сак – Сок” бәетенең эчтәлеген сөйләргә.
  • Сак белән Сокның рәсемен ясарга.
  • Төбәгебездә иҗат ителгән бәетләр алып килергә.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү - белмәү чикләрен чамалау. ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү.

РУУГ:  үз эшен һәм иптәшләренең эшен бәяли белү, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.

ШУУГ: үз уңышларың - уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Тәкъдим ителгән дәрес эшкәртмәсенең өстенлеге шунда: мондый төр дәресләрдә укучыларның мөстәкыйль фикерләү дәрәҗәләре үсә, үз фикерләрен башкаларга җиткерергә һәм аны дәлилли белергә өйрәнәләр, шул ук вакытта балаларда бер-береңә ярдәм итү, ата-анага карата игътибарлы булу кебек кешелеклелек сыйфатлары да формалаша. Ә укучыларны тормышта үз урынын табарлык, җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләү – һәрбер мөгаллимнең бурычы.

Файдаланылган әдәбият

  1. Урманче Ф.И. Тарих мең дә сигез йөз дә. Бәетләр, мөнәҗәтләр. – Казан: Мәгариф, 2000.
  2. Урманче Ф.И. Татар эпосы. Бәетләр. – Казан: Раннур, 2001.
  3. Әхмәтова Ф.В. Бәетләрдә чынбарлыкның поэтик гәүдәләнеше. Казан: Мәгариф, 2011.
  4. Бакиров М.Х. Үзенчәлекле жанр буларак бәетләр. // Казан утлары. 2000 ел №10.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан технологик карта (“Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)».

Туган телебезнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә. Татар теле һәм әдәбияты үз чиратында – татар халкының чал тарихлы бай рухи...

5 нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән “Салават күпере – дуслык күпере” дәресенә технологик карта

5 нче сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен “Салават күпере – дуслык күпере” (“Балачак – хәтердә мәңге калачак...” циклының йомгаклау дәресеннән соңгы 9 нчы дәресе ) дәресенә технологик карта...

«6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан технологик карта (“Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)».

Туган телебезнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә. Татар теле һәм әдәбияты үз чиратында – татар халкының чал тарихлы бай рухи...

«Җиләк - җимешләр, яшелчәләр. Тартым кушымчаларын сөйләмдә куллану.» (1 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән технологик карта (В.Н. Мещерякова системасы буенча дәрес))

Урок проводится с применением коммуникативных технологий. Обучение проходит в группе через совместные игры, общение....

Кереш сүзләр (5 класс рус төркеме өчен татар теленнән технологик карта)

Кереш сүзләр (5 класс рус төркеме өчен татар теленнән технологик карта...

татар теленнән технологик карта

Тема Исемнәрнең килеш белән төрләнешеТеманың максаты 1. Белем бирү: исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү, өйрәнү;алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту....

«Дүрт аяклы дусларыбыз» (4 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан технологик карта)

ldquo;Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына караган лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллануны активлаштыру, камилләштерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру максатыннан үткәрелгән дәреснең технологик к...