«Татар халкының милли бәйрәмнәре» Әдәби-музыкаль кичә
материал (6 класс) на тему

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән якынрак  танышу төрле уеннар уйнау,җырлар  җырлау, шигырьләр сөйләү, презентацияне кичә барышында карау аша башкарыла.Укучыларда төрле милләт халкына хөрмәт, дуслык тәрбияләү – кичәнең төп өлеше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Татар халкының милли бәйрәмнәре81.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Специальная (коррекционная) общеобразовательная школа VIII вида № 7 города Елабуги                       

Название: «Татар халкының милли бәйрәмнәре»

(Әдәби-музыкаль кичә)

Автор: Ванюшева З.И.

                                                                учитель татарского языка и литературы

2013 год

Максат:

 1. Татар халкының милли бәйрәмнәрен истә калдыру, алар белән танышу, төрле уеннар уйнау.

2. Җырлар  җырлау, шигырьләр ятлау, презентацияне кичә барышында карау.

3. Төрле милләт халкына хөрмәт, дуслык тәрбияләү.

Җиһазлау: 1. Сөмбелә, Нардуган, Нәүрүз, Җәй өчен костюмнар.

2. «Саумы, кояш»,« Ямьле Кыш бабай», «Яз килә» ,«Күңелле сабан туйлары» җырларына караоке.  «Мәктәбемне сагынам»  җыры.

3. Өстәлдә самовар, чынаяклар, чәйнек, алмалар, әфлисуннар, кәнфитләр, өчпочмаклар, чәкчәк, чиккән сөлге, ашъяулык, 2 боҗра ,4 шәр  кишер, бәрәңге,чөгендер, суган.

4. 3 укучы киемнәрен, бүрекләрен икенче яктан кияләр, аякларында – итекләр, 3 маска,  3 кечкенә кәрзин, кулъяулыклар, укучы кыз хуҗа  хатыны булып киенә, укучы малай – хуҗа киемендә,  

                                                  Кичә барышы.                                  

                                    «Мәктәбемне сагынам»  җыры.  

Алып баручы.

     Исәнмесез, укучылар һәм кадерле кунаклар!

         Без сезнең белән «Татарларның милли бәйрәмнәре» дигән кичәгә җыелдык. Бәйрәмгә рәхим итегез.

      Мы сегодня собрались на вечер “Национальные праздники татарского народа”. Добро пожаловать  на праздник!

     Һәр ел фасылына татар халкы бер бәйрәм багышлый:  2 слайд  көз – Сөмбелә,3 слайд,  кыш –  Нардуган, 4 слайд,  яз – Нәүрүз ,  5 слайд, җәй – Сабантуй.

      Каждому времени года татарский народ посвящал по одному празднику:

осень –  Сөмбелә, зима – Нардуган , весна – Навруз , лето – Сабантуй .

 Сөмбелә  6 слайд  Сөмбелә – уңыш бәйрәме, көз көне 23 нче сентябрьдә үткәрелә.

Укучы.  

7 слайд  Сөмбелә – праздник урожая, проходил осенью 23 сентября.

Укучы.  

8 слайд   Самую стройную, привлекательную, русоволосую девушку одевали как Сөмбелә, приглашали на майдан. На празднике Сөмбелә задавали разные вопросы, давали задания. Вместе веселились.

Сөмбелә  9 слайд

Исәнмесез, кунаклар, балалар!

Минем исемем – Сөмбелә.

Күрәсезме, минем чәчем

Алтын көзнең төсендә,

Тук башаклар төсендә.

Алып баручы.

Әйдәгез, Сөмбелә белән исәнләшәбез.

Балалар

«Исәнме, Сөмбелә!»

Алып баручы

Сөмбелә! Көз турында безгә җыр җырла әле.

Сөмбелә

    10 слайд  Көз җитсә дә, урамда кояш елмая. «Саумы, кояш» җыры.

1. Таралды инде болытлар,

    Аязды һавалар.

    Иделдә дә яшь дулкыннар

    Көзләргә качалар.

               Кушымта:

Саумы, кояш, саумы , иркә,

«Исәнмесез!» - диләр .

Иркәли, иркәли җанны

Ягымлы көйләр.

Сөмбелә

     11 слайд  Бакчаларда, кырларда уңышлар җыелды.  12 слайд Яңа урожайдан әниләрегез тәмле икмәкләр, чәкчәкләр, бавырсаклар, гөбәдияләр, бәлешләр пешергәннәр.

Укучы.

    13 слайд  Сөмбелә, без сиңа әниләребез пешергән чәкчәк алып килдек. Ашап кара әле.

Сөмбелә   14 слайд

Яңа урожай чәкчәге  бик тәмле булган. Рәхмәт сезгә!

Рәхмәт, балалар, сез бик булдыклы, бик тырыш.

Шуңа мул булган быел уңыш!

Сөмбелә

     Балалар, мин сезгә уен алып килдем. Әйдәгез, уйныйбыз.

15 слайд    «Яшелчә җыю» уены. Башлыйбыз!

Сөмбелә

     Вы осенью  собираете  урожай, играете  разные игры. Так встречаете праздник Сөмбелә.

Нардуган

  16 слайд  Нардуган – Яңа елны каршылау, кышын  22 нче декабрьда була.

Укучы

   17 слайд  Нардуган – встреча Нового года, 18 слайд  проходил зимой 22 декабря.

Нардуган

     19 слайд   «Нардуган» - яңадан туу, кояш дигән сүз.

Алып баручы

  20 слайд  Җыр  « Ямьле Кыш бабай»  .

Укучы.

Бик салкын тышта

Уйный кар-буран

Ак төскә керде

Бизәлде урам.

                     Кушымта.

Ямьле Кыш бабай

Килдең син безгә

Кунак буларсың

Кер өебезгә.  – 2 тапкыр

3 укучы итекләр, маскалар, киемнәрен икенче яктан кияләр, кулларында кечкенә кәрзиннәр.

Укучы.    21 слайд

  • Нардуган, нардуган.

Нардуган, хуҗалар!

Укучы

  • Котлы, мөбарәк булсын!

Тормыш түгәрәк булсын!

Укучы

  • Мал-туарыгыз артсын,

Нардуган, нардуган!

Хуҗалар балаларны чәкчәк, кәнфитләр, алмалар  белән сыйлыйлар, кулъяулыклар биәрләр.

Хуҗабикә    22 слайд

 Әйдәгез, түрдән узыгыз. Чәкчәк, кәнфитләр белән сыйланыгыз.

Хуҗа

Үзегез белән дә алыгыз.

Укучы   23 слайд

Солнце, греми, сверкай!

Пусть твой цвет играет на земле,

Утренние заморозки, последний холод.

Пусть не губят новое зерно.

Нардуган

     Балалар, минем уенымны уйнагыз әле.

                        (Нардуган  балаларны уйната.)

    Бер бала уртага чыга, калганнары хоровод йөртәләр һәм җырлыйлар:   24

Аллы-гөлле чәчәк ата

Безнең җирләрдә генә,

Иркен тормыш, рәхәт тормыш

Безнең илләрдә генә.

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез нардуган.

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам.

(Җыр беткәч,  уртадагы бала  ниндидер хәрәкәтләр ясый. Калган балалар да бу хәрәкәтне ясыйлар. Кем бу хәрәкәтне ясый алмый, соң ясый, түгәрәкнең уртасына чыга. Ялгышкан бала уенны дәвам итә.)

Алып баручы

     25 слайд  Познакомились с татарскими национальными праздниками Сөмбелә и Нардуган.

     Традиционно каждый год проводятся все 4 национальных праздника. Следующие праздники – Навруз и Сабантуй.

Для праздника Навруз Вика приготовила песню «Яз килә».    26 слайд

Укучы.

    Җил җылы, Хәмидә,

    Кояш та елмая,

    Бар дөнья уяна – 2 т.

     Кушымта: - 2 т.  

  27 слайд

Яз килә, яз килә,

Чәчәкләр уяна.

Йөрәккә яз килде.

Бар дөнья куана.

Яз килә! – 2 т.

Алып баручы.

Даша споёт песню «Күңелле сабан туе».    28 слайд

Укучы.

  1. Күңелле сабан туйлары,

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

                         Кушымта:

Без җырлыйбыз сабантуйда

Иң матур җырлар сайлап.

Безнең җырга зәңгәр күктә

Кошлар кушыла сайрап.

Сөмбелә, Нардуган.  29 слайд

          Бәйрәмнәр гөрләп торсын.

Күкләр гел аяз булсын,   30 слайд

Җир йөзендә бар балалар

Бәхетле, таза булсын!

Алып баручы .    31 слайд

Укучылар, без бүген нинди бәйрәмнәр белән таныштык?

Сезгә бәйрәмнәр ошадымы?

Бәйрәмебез тәмам. Исәнлек-саулык теләп, күңелле очрашуларга кадәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"

татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү...

Татар халкының милли киемнәре.

5 классның татар төркеме өчен "Татар халкының милли киемнәре" темасына дәрес эшкәртмәсе  һәм презентация дә тәкъдим ителә....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....