ЯШЬ БУЫНГА ТӘРБИЯ ҺӘМ АҢ – БЕЛЕМ БИРҮДӘ ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕРӘРЕНЕҢ МИРАСЫ
статья (5 класс)

Зиннатуллина Лилия Фанисовна

Мәгърифәткә омтылу – татар халкының күркәм сыйфатларыннан берсе. 1843 нче елда барон Август Гакстгаузен Казан татарларына шундый бәя бирә: “... Татарлар бик акыллы халык. Мәктәпләре тәртипле. Барлык халык укый – яза белә, рус чутларында саный белә. Аларның әдәбиятлары да бар, анда гарәп, фарсы телләрен өйрәнәләр. Татарлар – йомшак табигатьле, килешүчән, үз шәхесен сөючән, ачык йөзле, ышанучан, җыйнак һәм чисталык яратучы халык” 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zinnatullina_l.f._publikatsiya_1.docx20.77 КБ

Предварительный просмотр:

Зиннатуллина  Л.Ф.

ЯШЬ БУЫНГА ТӘРБИЯ ҺӘМ АҢ – БЕЛЕМ БИРҮДӘ ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕРӘРЕНЕҢ МИРАСЫ

МБОУ “Лицей №188” г. Казань

Мәгърифәткә омтылу – татар халкының күркәм сыйфатларыннан берсе. 1843 нче елда барон Август Гакстгаузен Казан татарларына шундый бәя бирә: “... Татарлар бик акыллы халык. Мәктәпләре тәртипле. Барлык халык укый – яза белә, рус чутларында саный белә. Аларның әдәбиятлары да бар, анда гарәп, фарсы телләрен өйрәнәләр. Татарлар – йомшак табигатьле, килешүчән, үз шәхесен сөючән, ачык йөзле, ышанучан, җыйнак һәм чисталык яратучы халык” [1:356].

Татарларның шундый зур бәягә лаек блуында күренекле татар мәгърифәтчеләренең роле гаять зур.

Бөек мәгърифәтче, тарихчы, фәлсәфәче, әдәбиятчы, тел белгече Ш.Мәрҗәни (1818-1889) бөтен гомерен шәкертләр тәрбияләүгә, гыйлем – мәгърифәт таратуга һәм фәнни эзләнүләр алып баруга багышлаган. Ул үз укучыларына шәрекъ шагыйрьләренең һәм фикер ияләренең бай мирасын, татар халкының әдәби ядкарьләрен һәм авыз иҗаты әсәрләрен өйрәтә. Ш. Мәрҗәни фәннең проблемалары тирән яктыртылган, фәлсәфи карашлары ачык чагылган мәгърифәтчелек рухында утыздан артык фәнни хезмәт яза. Гарәп телендә дөнья күргән бу хезмәтләрендә Мәрҗани XIV-XIX гасырның азагына кадәр яшәгән галимнәрнең, дин белгечләренең, әдипләрнең һәм дәүләт эшлеклеләренең тормыш юлы һәм эшчәнлеген яктырта, аларның мирасын тикшерә һәм бәяли. Аның бөтен әсәрләре фикер азатлыгын яклау, киләчәккә якты ышаныч һәм кеше акылына хөрмәт белән сугарылган.

 Татар халкының атаклы галиме, педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйри (1825-1902) – XIX йөз татар мәгърифәтчеләре арасында иң алдынгысы һәм эшлеклесе. Ул – күп еллар укытучылык итү тәҗрибәсенә нигезләнгән теоретик хезмәтләр калдырган педагог. К.Насыйри укыту – тәрбия турындагы хезмәтләрендә халык тарихын язу өчен материал бирә, укыту – тәрбия өлкәсендә хәзерге көндә дә зур игътибарга лаек фикерләр әйтә. Аның әхлак һәм укыту – тәрбия мәсьәләләренә караган “Кырык бакча” (1880), “Балаларга тәгълим бирмәк” (1882), “Китап-әт-тәрбия” (1891) кебек бай эчтәлекле хезмәтләре  хәзер дә бик заманча яңгырый.

Мәрҗәни ысулларын кулланып, укыту – тәрбия эшендә тәҗрибә туплаган мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы һәм журналист Ризаэддин Фәхреддин (1858-1936) бик күп китаплар, мәкаләләр яза, татар халкының рухи тормышына караган язма чыганакларны җыеп тәртипкә сала. Үзенең мәкаләләрендә Р.Фәхреддин галимнәр, фәлсәфәчеләр, әдипләр турында яза, аларның фикерләренә анализ бирә, “Шура” журналын татар энциклопедиясе дәрәҗәсенә күтәрә, рухи –мәдәни тормышка багышланган күп кенә китаплар бастырып чыгара.  Р.Фәхреддин – педагогика, әдәбият, тел белеме, тарих, фәлсәфә, этнография, хокук белеме һәм башка фәннәр буенча бик күп  хезмәтләр язган шәхес. Аның һәр хезмәте яшьләрне әхлаклы, зәвыклы тәрбияләүгә юнәлдерелгән. “Ата – вә анагызны якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез”. – ди ул. [3:1].

Күренекле педагог, философ, журналист Һади Максуди (1868-1941) 1889 нчы елда беренче тапкыр стена календаре эшләп бастыра. 1906 нчы елда беренче татар китаплары китапханәсе оештырып, 1923  елга кадәр аның мөдире булып тора.  Һ.Максуди  татар мәгарифе  өлкәсендә эшчәнлеген әлифбаны камилләштерүдән башлый һәм яңа әлифба төзи. Татар, гарәп телләре, тарих, география фәннәрен укыта.

Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) татар әдәбиятында үзенең поэтик мәктәбен тудыру белән бергә, халкыбызның педагогик культурасын үстерүгә дә зур өлеш керткән шәхес. Аның башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән  “Яңа кыйраәт” (“Яңа уку китабы”) исемле дәреслеге  (1909 , 1910) ул чор өчен яңа китап булып саналган. “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре”  (1911) исемле хрестоматиясе дә мәктәпләрдә озак еллар укытылган.

Язучы, педагог, галим Нәкый Исәнбәт  (1899 – 1992) халкыбызның тел – әдәбият җәүһәрләрен туплауга, аларны бастырып чыгаруга зур өлеш керткән. Укытучы булу өстенә, ул – дәреслекләр авторы да, өч томлык “Татар  халык мәкальләре”, “Татар халык табышмаклары”, “Балалар фольклоры” җыентыкларын бастырып чыгаручы да. Бу җыентыклар үзләренең тулылыгы, авторның һәр жанрга биргән гыйльми – тарихи аңлатмалары белән татар халкының рухи мәдәниятен, авыз иҗатын өйрәнү юлында фән ирешкән беренче фундаменталь хезмәтләр булып санала.

Укучыларны тәрбияләү мәсьәләсә багышланган хезмәтләрендә Ризаэддин Фәхреддин: “Яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә, һәм ул үзенә укытучыларның һәм ата-аналарның даими игътибарын таләп итә,” – дип яза.

Моңа дәлил итеп, аның тарафыннан тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган унбер исемдәге җитмештән артык китап язылуын күрсәтергә мөмкин: “Гаилә”, “Нәсыйхәт”, “Тәбияле бала” һ.б.

Тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, галим аны чорларга бүлеп карый һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең рольләре гаять зур икәнлегенә басым ясый.

Яшь буынга  үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган укытучы-мөгаллимнәрнең дә һөнәри осталыклары, камиллекләре ни дәрәҗәдә югары булырга тиешлеген, аларның гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле, һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр булырга тиеш икәнлегенә басым ясап, Р.Фәхреддин болай ди: “...Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы ни кадәр тиеш булса – мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте-куәте булуы тагын да артыграк тиештер”.

Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабының иң  башында, Р.Фәхреддин тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, андый баланың гаилә һәм җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп, болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас.

Әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларның тере гәүдәләнеше буларак Р.Фәхреддин үзенең балаларын да шул рухта тәрбияли. Кешелек сыйфатын  бетерүче һәртөрле бозыклыкларга каршы гомере буе көрәшә. Ул бигрәк тә бөтен әшәкелекләрнең башы, бозыклыкларның анасы булган эчкечелеккә каршы гомере буе көрәш алып бара, кешеләрнең бу юлга төшүләре аны тирән кайгыга сала.

Иҗтимагый үсешнең баскычларны бүгенге көнгә кадәр яшь буынны аякка бастыру, мөстәкыйль тормышка әзерләү, аң – белем дәрәҗәсен үстерү, тәрбия өлкәсендә армый – талмый эшләп,  тарихи  яшәешендә бай рухи хәзинә тудырган, гомумкешелек мирасына кыйммәтле өлеш керткән, файдалы бик күп язма истәлекләр, фәнни хезмәтләр калдырган, шуның белән мәгариф, фән һәм мәдәният үсешенә уңай йогынты ясаган XVIII-XX гасырның күренекле татар мәгърифәтчеләрен без һәрвакыт истә тотабыз, алар белән горурланабыз [2:30]. Бөек мәгърифәтчеләребезнең гыйльми хезмәтләре – укыту-тәрбия эшенең иң кыйммәтле хәзинәсе. Еллар үткән саен, аларның халыкка күрсәткән хезмәтләре ачыла гына бара.

Әдәбият

  1. Сибгатуллин Р.Г. Татар милли педагогикасы / Р.Х. Шәймәрданов. – Казан : Матбугат йорты, 2004. – 374 б.
  2. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Мәгърифәт йолдызлыгы / Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 287 б.
  3. Шаһиев Р.Ш. Ризаэддин Фәхреддиннең  иҗади мирасы. / Р.Ш. Шаһиев. – Казан: РИЦ “Школа”, 2007. – 332 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану(чыгыш)

Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә....

Ризаэтдин Газизовның татар телен үстерүдә методик мирасы

         Риза Газизов – татар телен укыту методикасы тарихында тирән эз калдырган методист. Аның татар телен укыту методикасы өлкәсенә керткән яңалыклары бүген дә бик а...

ЯШЬ БУЫНГА ТӘРБИЯ ҺӘМ АҢ – БЕЛЕМ БИРҮДӘ ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕРӘРЕНЕҢ МИРАСЫ

Мәгърифәткә омтылу – татар халкының күркәм сыйфатларыннан берсе. 1843 нче елда барон Август Гакстгаузен Казан татарларына шундый бәя бирә: “... Татарлар бик акыллы халык. Мәктәпләре тәртип...